Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Динә Вәлиева иренә няня эзли: «Курыкмыйм – никах килешүендә мөлкәт минем исемдә»

Әйе, бу – чыннан да шулай. Чаллы шәһәрендә яшәүче миллионер хатын, бьюти-наставник, блогер Динә Вәлиева эшмәкәр иренә няня эзли. «Аена 100-150 мең түлим» дип, «Авито»дагы белдерүенә дә язып куйган. Озакка сузмыйча гына, Динә Вәлиеваның үзе белән дә элемтәгә кердек.

news_top_970_100
Блогер Динә Вәлиева иренә няня эзли: «Курыкмыйм – никах килешүендә мөлкәт минем исемдә»
Динә Вәлиеваның шәхси архивы

Динә, ни өчен ирегезгә няня эзләргә булдыгыз? Авырый мәллә ул?

Дөресен генә әйткәндә, «ирем Айдарга няня эзлим» дигән белдерү бөтен Россия буенча таралды. Әлбәттә, ул авырмый, нормаль ир. Иремне бик яратам, әмма тиешле вакытымны аңа бүлеп бирә алмыйм. Күп эшләргә туры килә. Әлегә ахыргача няня табылмады. Бу атна ахырына кадәр урталыкка килербез дип уйлыйм. Белдерүдә кандидатура нинди сыйфатларга ия булуын яздым. Ул бильярд уйнарга, бергә хоккей карарга, шансон тыңларга, аңа бакча эшендә булышырга һәм ашарга пешерергә тиеш. Әлеге өлкәдә 3 елдан да эш тәҗрибәсе ким булмасын. Югары белем мөһим түгел. Ачык, сабыр, стресска бирешмәгән кеше кирәк. «Воровайки»ның, Михаил Кругның җырларын яттан белүе шарт. Вовочка турындагы анекдотларны да белсә, начар булмас иде. Эш графигы атнасына 5 тапкыр. Иртәнге 8:00 дән кичке 20:00 га кадәр. Шимбә һәм якшәмбе – ял көннәре. Көненә 12 сәгать. Безнең өйдә – бар җирдә диярлек камералар. Камералар астында эшләячәген дә аңлап килсен.

Ирегез няня эзләвегезгә каршы килмәдеме? Аны башка хатынга ничек ышанып тапшырасыз?

Бу – безнең уртак килешүебез. Каршы килмәде. Башка хатын, дип... Без бит хатын-кыз кандидатураны гына карамыйбыз. Шалтыраткан кешеләр арасында ир-атлар күбрәк тә. 500дән артык заявка алдык. Шуларның 80 проценты – ир-атлар. Иң мөһиме – үз эшен тиешле дәрәҗәдә алып барсын. Ирем дә, мин дә бер-беребезгә ышанабыз. Няня – өй персоналы. Икебездә дә акыл бар. Гаиләне таркату иремә дә, миңа да кирәк түгел. Аннары безнең никах килешүебездә бар мөлкәт минем исемгә язылган. Аерылган очракта да, алимент белән калачак. Бу – аңа файдага түгел.

Авитодагы белдерүдә ирегез белән икәү төшкән фото куйган идегез. Хәзер ул фото юк. Нигә алдыгыз?

Чөнки мине танып, Инстаграмдагы шәхси битемә яза башладылар. Шул сәбәпле, фотоны алырга мәҗбүр булдым.

Айдар үзе ниләр белән шөгыльләнә соң? Яшь аермагыз да бар кебек.

Ирем эшмәкәр. Яшь аермабыз – 8 ел.

Үзегез ничәнче елгы?

Үзем 1983 елгы. Минтимер Шәймиев, Ирина Аллегрова, Ольга Бузова кебек танылган шәхесләр белән бер көнне Чаллы шәһәрендә туганмын. Югары белемне Казанда алдым. 6 еллап Мәскәүдә дә яшәдем. 2013 елдан бүгенге көнгә кадәр Чаллыда яшим. Белгәнегезчә, кияүдә. Айдар белән 3 бала үстерәбез. Улларыбыз Данилга, Муратка – 14 һәм 9, кызыбыз Амальга – 5 яшь. Әти-әниләремә килгәндә, алар икесе дә авылда туып үскән. Әтием Рамил – Башкортстанның Мәләвез районыннан. Әнием Цилена – Актаныш районының Тыңламас авылыннан. Бабам хәрби кеше булган. Ялгышмасам, ул мәхәббәте – поляк кызына атап, әниемә шундый исем кушкан.

Бертуган абыем бар иде. Миңа 13 яшендә булганда, ул вафат булды.

Косметология өлкәсендә күптәнме?

Косметология өлкәсендә 5 ел. Үземне уңышлы косметологларның берсе дип саныйм. 30 меңнән артык клиентым бар. 300дән артык косметолог минем кул астында әлеге һөнәрне үзләштерде. Чаллы һәм тирә-як шәһәрләрдән генә түгел, хәтта Испания, Төркия кебек илләрдән, Мәскәү, Санкт-Петербург, Красноярск кебек шәһәрләрдән килеп укыдылар. Косметолог эшен бик яратам. Укучыларымда бу эшкә мәхәббәт уятам. Ә бит кайчандыр косметолог эше – төп эшем булса, хәзер инде минем яраткан шөгылемә әверелде.

13 яшемнән медицина өлкәсендә булырга теләдем. Пластик хирург буласым килде. Әмма әти-әнием рөхсәт бирмәде. Еллар уза торды. Мин барыбер балачактан килгән хыялны тормышка ашырдым. 2 балам булганда, әле өченчесе тумаганда, медицина буенча белем алырга киттем һәм бүгенге көндә зур уңышларга ирешүемә Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен.

Дөресен әйтәм: мин подписчикларымның күз алдында үстем. Елдан-ел яхшыра барам. Блогер буларак аудиториям алдында җаваплымын. Чөнки аларга мотиватор булып торам. Миңа карап, күпләрнең тормышы яхшы якка борылды.

Сезне «аена миллионнар эшли», дип сөйлиләр.

Әгәр дә кеше билгеле фикер йөртеп, үзенә план төзеп, фараз ясый ала икән, нишләп әле миллионнар эшләмәскә?! Бүгенге көндә 4 дипломым бар. Барысы да диярлек «5»легә. Мәктәпне дә алтын медальгә тәмамлаган идем. Үз-үзеңә булган бәяңне төшермичә, энергияң ташып торганда барлык максатларга ирешеп була, дип саныйм. Аллага шөкер, иң кирәк булган энергия миндә бар. Энергиясе ташып торган кеше бөтен өлкәдә дә акча эшли ала. Косметологиядә генә акча эшләмим. Электрон мәйданчыкларда шәхси брендымдагы эчке киемнәр сатам. Косметология, ябыгу, «Стань лучшей версией себя» юнәлешендәге онлайн курслар алып барам. Мотиватор, наставник буларак, үземнең кызларымны рәхәт яшәргә, җиңел итеп акча эшләргә өйрәтәм. Җиңел акча булмый! Бер урында ятып торган кешегә дә килеп төшми! Ә мин акча эшләү процессының җиңел булуын күрсәтәм. Бүгенге көндә кызларым яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Мәсәлән, Йошкар-Олада яшәүче ялгыз ана кече кызына 2 ай булганда укырга килде. 2 ай барган курс эчендә 400 мең сум акча эшләде. Моңарчы баласының пособиясенә яшәгән иде.

Күз тиюдән курыкмыйсызмы?

Күз тиюнең барлыгына ышанам. Беренчедән, барысы да – кешенең башында. Икенчедән, энергетикасы начар булган кешеләргә генә күз тия ала, дип уйлыйм. Өченчедән, астрология һәм нумерология буенча миндә билгеле бер көч бар, һәм шул рәвешле үземне, гаиләмне саклый алам.

Блогер үзен реклама белән туендыра. Сез дә рекламадан баш тартмыйсыз, дип аңладым.

Блог алып баруыма 5 ел була. Беренче чиратта, мин – эксперт блогеры. Косметология буенча алып барам. Блогерның төп эше блог алып барудан тора. Рекламадан кергән акча белән тамагын туйдыра. Блогер эше – төп керем чыганагы түгел. Беренче елларда рекламаны бөтенләй алмадым. Хәзер дә «иләк аша чыгарып» сайлыйм. Акча дип, рәттән реклама ясап утыру миңа килешми дә.

Аннары шәхси тормыштан бөтен әйберне дә чыгарып күрсәтмим. Нәрсә кирәк, шуны гына. Өйдә ярдәмчем бар. Пешерә, юа, үтүкли. Миңа ярдәмчемә түләү күпкә кулай. Минем эшем күпкә кыйммәтрәк тора. Аның 1 көнлек эшенә караганда, минем 1 сәгатем күпкә кыйммәтрәк. Эшемдә дә ярдәмче тотам. Кызым Амальның да нянясы бар. Туганнан бирле миңа булыша.

Социаль челтәрләрегезне дә ярдәмчеләрегез алып барамы?

Анысын үзем. Язылучыларны алдап булмый. Үзең алып барасыңмы, юкмы – шунда ук аңлап алалар. Килгән хатларга үзем җавап бирәм. Җавапны тиз кайтарам. Җавап бирү 1-2 минутка кадәр сузылырга мөмкин.

Минем позиция нинди? Әгәр дә мин вакытымны нәрсәгәдер багышлыйм икән, димәк, ул миңа акча китерергә тиеш. Телефоннан 5 минуттан артык сөйләшмим. Әгәр дә 5 минуттан артык сөйләшәм икән, шулай ук миңа акча китерергә тиеш. Бу – вакыт уздыру дигән сүз. Ә вакыт – минем өчен иң кыйммәтле ресурс.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 11 июль 2023
    Исемсез
    Язма башында «аена 100-150 мең түлим» дип язылган ич)
  • 9 июль 2023
    Исемсез
    Ничэ сум тулэячэгегезне язмагансыз
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100