Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Диана Сәфәрова үлгән аварияне китереп чыгаруда шикләнелүчегә арест вакыты озайтыла

news_top_970_100
Блогер Диана Сәфәрова үлгән аварияне китереп чыгаруда шикләнелүчегә арест вакыты озайтыла
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы

Уфада блогер Диана Сәфәрова һәлак булган аварияне китереп чыгаруда шикләнелүче ир-атка карата өй аресты срогы озайтылды. Бу турыда «Башинформ» яза.

Чишмә районында яшәүче 36 яшьлек ир-атны блогер һәм Әнвәр Нургалиевның туган Диана Сәфәрова үлеменә китергән авария ясауда гаеплиләр. Аның өй аресты срогы тагын ике айга озайтылган. Ул үзе бу чикләү чарасы белән килешкән. Бу турыда «Башкортостан» ДТРК хәбәр итә.

Суд залына аны конвой белән түгел, инспекция озатуында алып килгәннәр. Аягында махсус браслет куелган.

Тикшерүче Денис Сакаев авария буенча тикшерү версиясен әйткән. «Toyota Camry машинасы белән исерек килеш идарә иткән машина йөртүче ир-ат Юнысова Диана идарә итә торган Honda Civic белән бәрелешә. Бәрелешкәч Юнысова идарәсен югалта, юл кырыена төшеп китә һәм коймага бәрелә», – дигән ул.

Кеше үлеменә китергән авария сәбәпчесен 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

  • Әнвәр Нургалиев сеңлесе Диана Сәфәрова үлеменә китергән авариядә гаеплеләрне эзли
  • Әнвәр Нургалиев блогер Диана Сәфәрованың әнисе һәм балалары белән авылга кайтып килгән
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100