Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азнакай блогеры Альбина Харисова: «Илүсәләрне балага узу сөенече белән котламадым»

Альбина Харисова бер төркем блогерлар белән Дубайга күчкән иде. Күптән түгел ул гаиләсе белән кире Татарстанга кайтты.

news_top_970_100
Азнакай блогеры Альбина Харисова: «Илүсәләрне балага узу сөенече белән котламадым»

Татарстаннан бер төркем блогерлар Дубай шәһәренә яшәргә күчте.  Блогерлар үз социаль челтәрләрендә башка илдә ничек яшәүләрен, көннәрен ничек үткәрүләрен күрсәтеп бара. Язылучыларның күбесе татар балаларының чит илдә яшәргә күчүләрен аңлап бетерми. Илүсә Фәлахова, күчкән мәлдә, әти-әниләре белән начар мөнәсәбәттә булды, Илүсәне бертуган (дөресрәге, бу гаиләгә балалар йортыннан алынган) энесе Руслан никахына чакырмады. Блогерлар тегүчелек белән бәйле бизнес ачарга планлаштыргач, инвесторлар һәм дуслары арасыннан бурычка биреп тора алучыларны эзләде (шул исәптән миннән дә акча сораулар булды, без Илүсе белән 2019 елдан бирле таныш). 

Азнакайдан «Альбинушка» исемле блогер, иң беренчеләрдән булып, кире Татарстанга кайтты. Югыйсә, ул Илүсә, Раушан һәм башкалар белән бик дус иде. Дубайда яшәгәндә алар төрле курслар ачып, шушы курсларны сатарга тырыштылар. Гомумән әйткәндә, блогерларны күзәтеп баручылар килешер, бу арада алар бик күп төрле курслар ачып, акча эшләргә тырыша. Сүз уңаеннан, Илүсә Дубайга күчәр алдыннан машинасын, йорт җиһазларын, киемнәрен сатты, фатирын сатуга куйганны беләм, тик төгәл сатылуын яки сатылмавын әйтә алмыйм. 

Альбина белән аралашып алдык. 

Альбина, син ничәнче елдан блог алып барасың?

Мин блогерлыкны 7 ел алып барам. 2016 да СММ специалистка укып чыккач, үзем блогер булырга булдым.

 Хәзер сезнең Резедә белән бергәлектә алып барылган «Инстататарки» блогы «не действующий»мы?

Безнең «Инстатарки» сәхифәсе хәзерге вакытта ял итә.

Син хатын-кызлар арасындагы дуслыкка ышанасыңмы?

Мин дуслыкка ышанам, үзең чиста күңелле булсаң, кырыеңдагы дуслар да шундый була.

Сез Резедә белән әле дә дуслармы?

Әйе, без аның белән аралашабыз.

Ник күптән түгел Чаллыда үткән блогерлар җыелышында булмадың?

Озак юлдан кайткач, хәлсезлек бар иде барыбызда да, шуңа күрә бара алмадык.

Дубайдан кире кайтуыгызның сәбәбе нидә?

Кайтасы килде, туган яклар сагындырды.

Ирең әйдәдеме?

Ул да сагынды, тик әйдәмәде, кайту карарыбызга бергә килдек. 

Сез Илүсәләр белән социаль челтәрдә бер-берегездән «отписались», бу ни белән бәйле?

«Борчак пешми», диләр бит, русча әйткәндә, «лыжи не едут». Бездә дә шулайрак килеп чыкты.

Бәхәсләштегез?

Юк. Китүебезне белгәч, хәерле юллар теләделәр. 

Аларга сезнең кире кайтып китүегез ошамадымы?

Монысын үзләреннән сорасаң гына инде. 

Бала көтәләр икән, бу сөенеч белән котладыңмы? 

Юк. (Дуслыклары шуннан күренә инде. – авт.)

Әллә башка аралашмыйсызмы Илүсә Фәләховалар белән?

Дөнья хәлен белеп булмый.

Сез Дубайга нинди максат белән киткән идегез?

Дөнья күрергә. 

Күпме акча калдырдыгыз? Бер мәлне Илүсә бурычка акча сорый башлаган иде. Сез бурычка алдыгызмы, әллә акчагыз җиттеме?

Дубайда акча тиз тотыла, тиз бетә. Андагы валюта белән хезмәт хакы  алып яшәсәң, жинелрәк.
Акча җитте, Аллаһка шөкер. Бары тик кайтырга гына бурычка алдык. 

Дубайда әле дә яшәгән блогерлар тегүчелек белән бәйле бизнес ачарга планлаштырганнар иде, дип беләм. Сезнең ул эшкә катнашыгыз бармы?

Юк, без болай да соңыннан гына кушылган идек, тик 1-2 көннән соң, бергә эшләүне дәвам итмибез, дигән карарга килдек. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100