Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Айгөл Сәмигуллинага ире 15 ел бергә яшәгәннән соң тәкъдим ясаган

news_top_970_100
Блогер Айгөл Сәмигуллинага ире 15 ел бергә яшәгәннән соң тәкъдим ясаган

Кукмара районы Вахит авылында яшәп, гаилә бизнесы белән шөгыльләнүче блогерлар Айгөл һәм Райнур Сәмигуллиннар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булган. 15 ел бергә яшәгәннән соң, Райнур хатынына кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган.

Күзләре бәйләнгән килеш бүлмә уртасында басып торган Айгөл янына Райнур йөзек һәм чәчәк бәйләме тотып килеп керә. «Матурым, 15 ел элек эшли алмадым бу эшне. Син бик сабыр булдың. Алга таба да минем белән бергә атлап барырга риза булсаң», – дип чәчәкләрне тапшыра ул хатынына. Ир белән хатын кочаклашып, икәүләшеп елыйлар.

«15 елдан соң тәкъдим ясады. Күпсанлы сораулар буенча лентамда калдырам. Кайчандыр Райнурга мин үзем өйләнергә кушкан идем, ә менә аның тарафыннан бу сүзләрне ишетү хыялымда яшәде. Хыялларыгыз тормышка ашсын, кызлар, барыгызга да бәхет телим», – дип яза Айгөл дә үзенең сәхифәсендә.

Айгөл һәм Райнур Сәмигуллиннар 5 бала тәрбияли. Әле бу ел башында гына гаилә зур кайгы да кичергән иде. Аларның «СамРАЙ» тегү цехы, кибете, склады янып, бер мизгел эчендә көлгә әйләнде. Күп балалы гаилә «иписез» калды. Хәзерге көндә Айгөл белән Райнур бизнесларын яңадан торгызу белән мәшгуль.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 декабрь 2024
    Исемсез
    Аңлашылып бетмәде.А дети были...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100