Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бизнес-тренинглар: триллионнар вәгъдә итүче Аляутдиновлар ничек итеп пиар ясый?

Дистәләгән миллиард сумнар белән исәпләнгән тренинглар базары кешеләргә үз максаталарына ирешергә ярдәм итәме? Бу бизнеска кереп киткән дин әһелләре халыкны ничек шаккатырган? Тренингларны «Интертат» хәбәрчесе өйрәнде.

news_top_970_100
Бизнес-тренинглар: триллионнар вәгъдә итүче Аляутдиновлар ничек итеп пиар ясый?
https://pixabay.com/

Бүгенге көндә тренинглар уздырып акча эшләү кәсебе аеруча зур популярлык казанды. Бу эшкә танылган дин әһелләре дә кереп киткән. Гыйнвар азагында Мәскәүдәге Мемориаль мәчетнең имам-хатыйбы Шамил Аляутдинов үзенең тренингларына игътибар җәлеп итү максатыннан оештырган реклама алымын интернет-җәмәгатьчелек шаккатып күзәтте.

Шамил Аляутдинов үзенең укучыларыннан «триллионер» ясыйм дип, тренингларына кешеләрне җәлеп итә. Мәсәлән, «Триллионер» сайтына күз салсак, аның алты вебинардан торган VIP-курсы 149900 сумга төшкәнен күрә алабыз. Шушы бәягә 30 минутлык шәхси консультация, өй эшләре, өй эшләрен курс авторына тикшертү, вебинарларның күчермәсе керә. Шәхси консультация һәм өй эшләрен тикшерүдән башка гына курсның бәясе 37800 сум тора.

Хәзрәтләрдән — яхшы реклама

Күпләрне гаҗәпләндергән реклама кампаниясенең схемасын тәкъдим итәбез.

Башта Шамил Аляутдиновның бертуганы, Мәскәү мөфтие, Мәскәү җәмигъ мәчетенең баш имамы Илдар Аляутдинов тренингларны һәм марафоннарны барлык проблемаларны хәл итә ала торган «тылсымлы дару» буларак кабул итмәскә өнди.

— Белем бирү курсларының арта баруы җәмгыятьтә тирән процессларны ача. Күпләр үз максатларына ирешү өчен көч куярга теләми. Мондый кешеләр марафон һәм тренингларны барлык проблемаларны хәл итәргә сәләтле тылсымлы таблетка дип кабул итә… Хәзерге массакүләм мәгълүмат ташкынында чыннан да файдалы продуктны ачыклау шактый катлаулы. Проблема кешеләрнең алдануында һәм акча югалтуында гына да түгел. Кызганыч, бу кеше җаннарының тагын да бушавына китерә.

Бер төркем марафон һәм курслар кешеләргә яңа күнекмәләр алырга һәм үсеш юлына басарга ярдәм итсә, икенчеләренең файдасы бик шикле. 2-3 мең сумга марафон сатып алып, бер ай эчендә уңышлы һәм бай булырга мөмкин икәнлегенә ышану күпкә җиңелрәк. Һәм моның сәбәпләре төрле.

Ислам белем алырга һәм үз өстеңдә эшләргә өнди, ә диндә булган кеше һәрвакыт үсеш юлында булырга тиеш. Шул ук вакытта сайланган юл өчен җаваплылыкны аңлау мөһим: хәләлме ул, чыннан да файда китерәме, хәрәмгә этәрмиме?

Исламда теләгәнеңә бары тик тырыш хезмәт һәм Аллаһка чын күңелдән ышану белән генә ирешеп була дигән төшенчә бар. Теләгәнеңә тырышмыйча гына ирешеп булмый! Хәтта алган белемнәрне дә дөрес кулланырга һәм даими үстерергә кирәк, — дип сөйли Илдар Аляутдинов «Риа Новости» агентлыгына.

Шактый популяр телеграм-каналлар, мөфтинең сүзләрен кулланып, ике бертуган арасында низаг чыккан дигән хәбәр тарата. Социаль челтәрләрдә Илдар Аляутдиновны хуплап язалар - менә ул чын мөселман! Хакыйкать дигәндә үзенең туганы белән дә талашырга әзер.

Әмма берничә көн узгач, моның тагын да күбрәк акча эшләү максатыннан оештырылган пиар икәне генә билгеле булган. Туганнар видеоролик элеп куя. Анда бертуганнар, кочаклашып, имеш-мимешләрнең чынга туры килмәве турында сөйли, бер-берсенең хезмәтен мактыйлар. Сюжет буенча, видеода ике бертуган башта кара-каршы сугышырга әзерләнәләр, аннары кочаклашалар.

— Сары матбугат категориясенә кергән эре Телеграм-каналларның берсе Шамил белән Илдар Аляутдиновлар талашкан дип язды. Низагның сәбәбе тренингларның эффектив яки эффектив булмавы тирәсендә барган сүзләр булган, янәсе.

Без элек нинди дуслар булсак, шундый ук булып калабыз. Безнең хисапка хайп ясарга теләүчеләргә минем семинарларга игътибарны арттырулары өчен рәхмәт әйтәм, — дип сөйли Шамил Аляутдинов үзенең «Триллионер» Телеграм-каналына эленгән видеода.

Кешенең дини хисләренә тәэсир итеп, үзләренең бизнесларына игътибар җәлеп итә алган дин әһелләре турында ни дисең?

Гомумән, тренинглар, коучинглар халыкка файда китерәме, әллә күзгә төтен җибәреп, оештыручыларның кесәләрен генә калынайтамы дигән сорау да туа. Тренинглар уздыручыларны «инфочегәннәр» дип атау да халык теленә керде. Соңгы арада интернетта аларга каршы көрәшүчеләр дә барлыкка килде. «Тренингларда ни өчен дөресен сөйләмиләр?» — дип интернет эзләгечтә җыеп карасагыз, тренингларны чиста суга чыгаручыларның бик күп кызыклы видеолары килеп чыга.

Без Аляутдиновлар халыкны алдый дип әйтергә теләмибез. Җәмгыятьтә зур процесс башлангач, гадәттәгечә, аңа зур каршылык күрсәтелә дигәнне генә аңлата.

«Татарларда аларны акыл сатучы дип тә атыйлар»

Без Россия мөселманнары Дини Мәҗлесе рәисе, Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чувашстан мөфтие Әлбир Кргановның тренингларга карата дини яктан фикерен белдек.

— Бүген бездә генә түгел, гомумән, дөньяда бик күп кешеләр коучинг, тренинг үткәреп, бәхет табарга, бай булырга, матур яшәргә өйрәтә. Бу дәресләр бушлай гына үткәрелми.

Ислам күзлегеннән карасак, аның хөкемен түләүле дәрес бирүгә охшатырга мөмкин. Бу очракта дәрес бирүченең белеме җитәрлек, ә укучының белемне кабул итәргә һәм үз теләге белән хакын түләргә әзер булуы мөһим. Ике яклы килешү нигезендә башкарылган эш хәрәм булмый.

Акыл бирүче кешеләр — бездә, татарларда аларны акыл сатучы дип тә атыйлар — нинди продукт тәкъдим итәләр икән? Аларның киңәшләре халкыбызның гореф-гадәтләренә, ислам принципларына нигезләнгәнме? Әллә алар теләсә нинди юл белән максатларга ирешергә өйрәтәләрме? Европада басылган китапларда максатыңа ирешү өчен бернинди киртәләр юк дигән фикер хөкем сөрә. Болары инде мөселманнар рухына туры килми.

Психологларга йөрүчеләр дә бар. Психолог биргән киңәше өчен үз өстенә җаваплылык ала микән дигән сорау туа. Электән килгән гадәт буенча, мөселман кешесе кайгы килсә дә, шатлык килсә дә мәчеткә барып уртаклаша, имам белән киңәшә. Имам ниндидер тренинг алып баручы гына түгел. Ул җаваплылык тоя, чөнки иртәгә каләм-кәгазьләрен сумкасына тутырып, халыктан, мәхәлләдән качып китә алмый. Шуңа күрә имам ике як килешсен өчен, киләчәктә яхшы юлга илтә торган киңәшләрен бирә.

Хәзрәтләргә тренинглар үткәрү килешәме?

Дин әһелләре үзләренең гыйлемен, белем багажын мәдрәсә оештырып, кешеләргә белем бирүгә багышласалар, файдалырак булыр иде дип уйлыйм. Дини белемне мәдрәсәдә бирергә, ислам принципларын сакларга кирәк. Яшьләргә аларның тәэсир зур. Рус, гарәп, татар телләрендә бик матур итеп сөйли беләләр. Китаплар да бастыралар. Моның өчен бик зур рәхмәт әйтергә кирәк. Ләкин шушы коучинг-тренингларда яшьләребезне, бер яктан, чит дин рухи фикерендә булган кешеләрнең кулына да бирәсе килми. Икенче яктан, үзебезгә дә эшләргә, аларга альтернатива булдырырга кирәк. Ул гореф-гадәтләребезгә, динебезгә нигезләнеп төзелсә, Алла каршында әҗерле гамәл булыр иде. Сәүдә эшендә кешегә хәләл белән хәрәмне аерырга өйрәтергә кирәк. Хәләл юл белән әз генә акча эшләсәң дә, аның бәрәкәте булуы, хәрәм малның азагы хәерле булмаячагы турында халыкка аңлатырга кирәк, — дип сөйләде Әлбир Крганов.

«Мин өч компанияне ачып җибәрергә ярдәм иттем»

Татарстанда тренинглар оештыру тәҗрибәсе булган «Белем.ру» оешмасы директоры, «Татнетны үстерү фонды”ның башкаручы директоры Раил Гатауллин белән сөйләштек.

— Тренингларда катнашкан да бар, үземнең дә үткәргән бар. Аларның кемгәдер файдасы тия, кемгәдер юк. Табиб киңәше бөтен кешегә файдалы булмаган кебек, монда да шулай ук. Файда тию-тимәү табибның да, тренерның да никадәр тәҗрибәлерәк, белемлерәк булуыннан тора. Алар профессионал булмаса, әлбәттә, эшләгән эшләренең нәтиҗәсе булмаячак.

Табиблар кешеләргә физиологик ярдәм күрсәтсә, бизнес-тренерлар психологик киртәләрне җиңәргә, мотивацияне арттырып, алга таба үсәргә ярдәм итә. Шәхси һәм төркем җыеп уздырыла торган тренинглар бар. Шәхси тренинг — иң эффективы булып санала, чөнки тренер кешенең бөтен проблемаларын аңлап, дөрес юл күрсәтеп җибәрә ала. Мәсәлән, мин өч компанияне ачып җибәрергә ярдәм иттем. Кызыксынып барам: алар бүген үсеп, ныгып киләләр. Үз эшен башларга куркып йөргән кешеләргә, беренче чиратта, психологик ярдәм кирәк иде. Бизнес башлап җибәрү буенча киңәшләр белән ярдәм итеп җибәргәннән соң, алар әкрен генә уңышка ирешә башладылар.

Төркемле тренингларда тематика ачыла, фикерли белгән кеше үзенә кирәкле мәгълүматны ала. Төркемдә кеше азрак булган саен, аның файдасы күбрәк тия. Кайбер тренерлар меңләгән урынлы заллар җыя. Мең кешенең бөтенесенә дә анда әйтелгән мәгълүмат кирәк дигән сүз түгел. Кеше азрак булган саен, һәркемнең конкрет ихтыяҗы тренер тарафыннан ныграк ачыклана һәм файдасы күбрәк була.

Күп очракта бизнеста уңышка ирешеп карамаган кеше бизнес-тренер булып йөри. Ул башкаларга уңышка ирешергә ничек ярдәм итә алсын?

Мәктәптәге химия укытучысының да, нигездә, заводта эшләгәне юк. Аңа карап, укытучының файдасы юк дип әйтеп булмый. Ул химиянең төп законнарын, теорияне өйрәтә. Шуларга нигезләнеп, укучы алга таба камилләшә, яхшы химик булып үсә ала. Тренерның бизнеста тәҗрибәсе булса, бигрәк тә яхшы, чөнки ул күпләр белмәгән практик серләрне ача ала.

Уңышка ирешкән бизнесменның тренингларда сөйләп утырырга вакыты бармы соң?

Әгәр ул үз вакытын дөрес куллана белә икән, әлбәттә, бар, — дип аңлатты Раил Гатауллин.

«Тренинглар, консультация бирүләр Татарстанда чәчәк ата»

Әлеге темага карата икътисад буенча галим фикерен белү өчен, без Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты, икътисад фәннәре докторы Вадим Хоменкога мөрәҗәгать иттек.

— Башка бизнеслар кебек үк, тренинглар, консультация бирүләр дә Татарстанда чәчәк ата. Моны теләсә кайдагы рекламаларга игътибар итеп аңлап була. Моның белән безнекеләр генә түгел, читтән килүчеләр дә шөгыльләнә. Бу бит тыелган бизнес түгел. Кем аларга ышана, шул йөри инде.

Әгәр тренингларны бизнеста уңышка ирешкән, үз куллары белән нәрсәдер булдырып караган кешеләр шөгыльләнсә, аны тыңлап карауның мәгънәсе бар. Бәлки, ул башлангыч этапта ниндидер этәргеч тә бирәдер. Икенче яктан карасаң, бизнесы чәчәк аткан кеше консультация биреп, акча эшләп йөриме дигән сорау туа. Көчле бизнесмен әллә нигә бер чыгыш ясаса аңлыйм, ләкин андый кешеләр бик сирәк. Әгәр дә бизнес-тренерлар ниндидер китаплар укып кына җыйган мәгълүматны безгә җиткерергә җыеналар икән, алар ышаныч уятмый. Шәхсән үзем шундый фикердә, — диде Вадим Хоменко.

«Кеше тренинг вакытында алган заряд бик тиз юкка чыга»

Тренинглар базарының күләме турында мәгълүмат эзләгәндә, Эшмәкәрлекнең югары институты ректоры, бизнес-тренер Игорь Чекотинның «Инвест форсайт» журналында басылган мәкаләсенә юлыктык. Ул базар күләмен төгәл бәяләү кыен дип яза, чөнки төрле тикшеренү оешмаларын төрле саннар атый. Берәүләр еллык әйләнешне 20-25 млн доллар дисә, икенчеләр 1,5 млрд доллар дип саный икән.

«Россиянең бизнес-тренинглар базарында ниләр бара соң? Бүгенге көндә төп урынны тренер-мотиваторлар били. Кешеләр тренингларга тылсымлы сүз, яшерен сер, көчле энергия белән тулу өчен бара. Кеше шундый тренинг вакытында алган заряд бик тиз юкка чыга һәм теләгән нәтиҗәгә китерми. Бизнес-проектларны эшләү өчен конкрет алгоритмнар күрсәтүче тренинглар мотивацияне күтәрә торган чаралардан аерылып тора. Бу очракта тренингта катнашучы бизнес яки карьераны яңа дәрәҗәгә чыгару буенча гамәлләрнең төгәл тәртибен алып чыга. Максатка ирешү конкрет саннарда чагыла. Нәрсәгәдер ихтыяҗ булган очракта мотив та барлыкка килә. Ихтыяҗсыз мотив — ул һава селкетү.

Читтән мотивация кирәк кешенең психик потенциалы, көче кимегән була. Шуңа күрә тышкы йогынтыга мохтаҗ кешегә бизнес-тренер түгел, ә аны илһамландыручы таләп ителә. Аңа эйфория атмосферасында үз ишләре белән аралашу мөһим», — дип яза Игорь Чекотин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100