news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бизнес-коуч Алинә Нигәмәтҗанова: «Гаиләсендә тәртип булмаган кешенең бизнесы үсә алмый»

«Коучинг» дигән галәмәт матур, популяр бер сүз бар бит инде. Шул эш белән шөгыльләнүчеләр кешене, кулыннан җитәкләп диярлек, үзе теләгән нәтиҗәсенә ирештерә. Икенче төрле әйткәндә, остазлар була инде. Коучинг дигән нәмәстәкәйнең бөтен файдасына тирәнрәк төшенү өчен, «Интертат» бизнес-коуч Алинә Нигәмәтҗанова белән әңгәмә корып алды.

news_top
Бизнес-коуч Алинә Нигәмәтҗанова: «Гаиләсендә тәртип булмаган кешенең бизнесы үсә алмый»
Фото: © Фотоларны Алинә Нигәмәтҗанова җибәрде, фото һәм видеоматериаллар аның рөхсәте белән кулланыла

«Дөрес юнәлештәме, юкмы икәнен, нигә эше алга бармавын аңламаган эшмәкәрләр, җырчылар, табиблар, укытучылар, башка һөнәр кешеләре дә, хәләл җефетләрен, балаларын аңламаучылар да килә минем янга», – ди Алинә. Саннар психологиясен һәм энергияләр көчен өйрәнә торган Сюцай фәненең трансформацион бизнес-коучы ул. Моны раслаган Европа дипломы да, Дубай шәһәренең Мәгариф департаменты тапшырган сертификаты да, күпсанлы аудитория алдында сөйләү хокукы биргән документы да бар. Хәзерге вакытта исә, Кыргызстанда Ыссык-күлдә һөнәри ориентация буенча белемен арттыра. Сәгатьләр буена сузылган консультацияләрендә, кешенең туган көненнән чыгып, киңәшләр бирә.

Фото: © Алинә Нигәмәтҗанованың шәхси архивыннан

«Йөрәкне ачарга кирәк!»

Әйдә, Алинә, сөйләшик әле, «коуч, коуч» диләр. Нинди файда китерәсез соң сез? «Сюцай фәне коучы мин» дисең бит әле син, ул башкача эшлимени?

И-и-и, ничек кенә әле! Безнең коучинг нәрсәсе белән аерыламы?! Без, башка коуч яки психолог кебек, һәркемгә бер үк «дару» бирмибез. Әйтик, сиңа да, миңа да уңышка ирешү өчен бер үк киңәшләрен бирә торган коучлар бар, ләкин һәркемгә бер үк «дару» булышмый шул. Без кешенең туган көненнән чыгып, аның табигатенә, энергия агышына карап эш йөртәбез.

Туу датасыннан чыгып, һәркайсыбызның үзенә туры килгән һөнәри юнәлеше, үзенчәлекләре бар. Мәсәлән, миндә «7» энергиясе хакимлек итә, чөнки туган көнем 16сы, минем күңел гел хәрәкәтне сорый. Хәрәкәттә булсам гына мин бәхетле. Синең туган көнең 26сы булгач, «8» энергиясе көчле, креатив аркылы теләсә нинди эшне нәтиҗәгә китерә аласың. Эшеңнең нәтиҗәсе күренмәсә, сиңа авыр, шуңа күрә син тиешле нәтиҗәгә ирешкәнче тырышасың. Сине анализлауны дәвам итсәк, ни өчен синең язмыш белән бәйле язмаларыңны укыганда, елыйсы килә?! Чөнки синдә «2» саны туу датасында хәтта икәү – аңлау энергиясе салынган сиңа, «6»ың да бар – йөрәгең ачык! Шул ук язма, мәсәлән, «2» һәм «6»сы булмаган кешенеке күпкә «корырак» булырга мөмкин.

Мәсәлән, «1»се туган кешеләргә мин башка төрле киңәшләр бирер идем, чөнки аның йөрәген ачып җибәрергә, сорарга өйрәнергә кирәк. Кагыйдә буларак, 1, 19, 10сы туган кешеләр сорый белмиләр – «барыйк әле», «килеп ал әле» һ.б. шундый үтенечләр белән сөйләшә белми алар. Алар коры әйтә: «бир», «ал», «куй».

Менә шулай, коуч буларак, мин кешегә үзләренә җитмәгән энергияләр турында сөйләп, аларны камилләштерү өстендә эшли башлыйм. Үзләрен аңлый башлаган кешеләр аннары якыннарын да аңлый, ни өчен үзара аңлашылмаучанлыклар, низаглар булуга да төшенә.

Әйе, кайчак бер көнне туган кешеләр дә төрлерәк булырга мөмкин, чөнки тәрбиядән дә керә бит кешегә. Шуңа күрә мин кайбер очракта әти-әниләренең дә туган көннәрен сорыйм. Бу миңа кешенең нинди мохиттә үсүен аңлар өчен кирәк.

Йөрәкне ачарга кирәк, дисең инде, алайса? Каян табасы аның ачкычларын?

Тән дисциплинасы мөһим! Көненә кимендә 10 мең адым йөрергә. Акыл дисциплинасы тән дисциплинасыннан башка мөмкин түгел! Тән дисциплинасы аша гына энергияне күтәреп була. Әгәр син хәтта үзеңә карата да йөрәгең ябык булуын сизәсең, нәрсә кирәген аңламыйсың икән, йөреп кер! Җәяү йөрү хәзер киң таралган бит. Менә шулай озаклап йөргән кешеләрнең исләренә төшә башлый: «Мин бу кешегә ник үпкәләдем соң әле?», «Ник әле аралашмыйбыз?» дигән борчу хисе да уянырга, шалтыратасы килә башларга мөмкин. Менә ул аралашмауга, үпкәләшүгә әллә бөтен кеше синең кебек борчыла дип уйлыйсыңмы?! Үлеп китеп борчылу «2»се, «6»сы булган кешеләрдә гел бар инде ул, алар кешеләрне нәрсәдер өчен түгел, болай да ярата белә, ә бит мәхәббәтнең чын асылын тоймаган кешеләр дә бар...

Йөрәкне ачып җибәрү өчен, мунчага йөрү дә файдалы. Без анда парланып, кирәкмәгән тискәре фикерләр, эмоцияләрдән арынып чыгарабыз. Контраст булса, тагын да яхшы: парланасың һәм салкын карга, душка яки бассейнга чумасың.

Шулай ук, йөрәкне ачар өчен, иртәне кайнар судан башларга кирәк. Иртүк торуга кайнар су эчеп куярга. Кемгәдер карата ачу йөрсә, йөрәк ярсу булса, салкын су эчәргә кушабыз.

Кеше башкаларны тәнкыйтьләмәсә, хөкем итмәсә, тискәре бәя бирмәсә, күңеле киң булса, Аллаһ мөмкинлекләрен ача. Ә тар күңелле, саран хисле кешеләргә мөмкинлекләр ачылып китә алмый шул. Хәтта кәгазьгә күңелең бик үк өнәп бетермәгән яки кемгәдер рәнҗегән кешеләрне кичерүең турында яза башлагач та, тормышта уңай үзгәрешләр була башлый.

«Мунча начар эмоцияләрдән арындыра»

Рәнҗү хисе яшәсә, үч алу теләге булса, димәк, тизрәк кәгазь алып, «гафу итәм» дип язып куярга?

Әйе. Хәтта шул кешене яратып карарга кирәк. Йөрәкне ачу бик мөһим! Йөрәгең ачык икән, син беркемне каргамыйсың. «Нәрсәгә рәнҗедем, каргадым әле мин моны» дигән аңлау килсә, без үзебезне «җимерелүдән» саклыйбыз. Безгә тәнкыйтьләмәскә өйрәнергә кирәк. «Ул шундый кеше, акыл программасы шундый аның» дип кабул итәргә кирәк.

Без бит гел кешедән нәрсәдер көтәбез, өмет итәбез, башта «үз бакчаңны казырга», үзеңне белергә кирәк. Әгәр тыелып кала алмыйча, кемгәдер рәнҗеп яшисең икән, энергияң, акчаңны югалтасың. Юылып кына төшә ул синнән, ә энергия булмаса, ул кешегә мөмкинлекләр дә килми.

Тәмамланмаган эшләр, мөнәсәбәтләр дә безне артка тарта. Кечкенә чактагы хыяллар да шуңа керә. Алар энергияне кысып тора, үсешкә барырга комачаулый. Без, сабыйлар, шундый ихлас, эчкерсез нәрсәнедер бик теләгәнбез, ә аны безгә алмаганнар яки ашап-эчеп карамаганбыз, ди, менә чиста энергия шунда тупланып калган, дигән сүз. Мин консультацияләрдә «шул балачак хыялларыгызны актарып чыгарыгыз әле, тормышка ашыра башлагыз, максатыгызга тизрәк барачаксыз» дип әйтәм.

Бу әйтелгәннәр – барысы да минем баштан үткән, үземдә сыналган нәрсәләр. Менә шушы белемнәр нәтиҗәсендә элеккеге кризис, авырлыклар минем җилкәгә ник төшкәнен аңладым.

Фото: © Алинә Нигәмәтҗанова җибәрде

«Сәхнә бар кешене дә бәхетле итә алмый»

Мунчаны җене сөймәгән кешеләр дә бар бит. Димәк, мунчага юыныр өчен генә түгел, тискәре энергияне калдырып чыгар өчен генә булса да керергә кирәк?

Әйе, мунча начар эмоцияләрне чистарта. Менә шуңа ышанып керергә кирәк мунчага! Ни өчен афәтләр, чирләр күп, чөнки кешеләр негативта, түбән вибрациядә «утыра». Мәгълүмат кыры көчле. Начар фикерләр белән чир туплыйбыз. Туган көненнән чыгып, һәр кешенең чире дә үзенеке. Очрашулар вакытында без ни өчен ул орган авыртканын, нинди негатив эмоцияләре күбрәк булуын карыйбыз…

Кешенең табигате шундый инде: без бөтен энергияне негативка чыгарып атарга гадәтләнгән. Мунча кереп чыкканнан соң, энергия өстәлә, тулыланасың, ләкин ни өчен энергияне югалтам соң, дип уйланырга, булган энергияне югалтмаска кирәк!

Бизнесменнар, җырчылар мөрәҗәгать итә миңа, дисең. Синең киңәшләрең аркылы үзләрендә үзгәреш сизгән кешеләр бармы?

Андый кешеләр бар, әлбәттә. Кеше шул киңәшләргә колак салып, үзен үзгәртеп, төзәтеп җибәрү юнәлешендә тырышып эшли һәм тормышы җиңеләеп киткәнен сизә. Билгеле кешеләр булганлыктан, исемнәрен әйтә алмыйм инде. Үз-үзләрен аңлаган, ник моңарчы уңышсызлыклар чыгып торганына төшенгән кешеләр бар.

Әйтик, сәхнәдән китәргә дип исәпләп йөргән бер артистка мин, сәхнәдән китсә, сулып төшәчәген, бөтенләй сүнәргә мөмкин булуын аңлаттым. Аның үзенең, «сәхнәдән китсәм, мине онытмаслармы икән» дигән шөбһәсе дә бар, шуңа андый кешегә сәхнәдән китми торуы хәерле. Ул кеше хәзер сәхнәдә булырга тиешлеген аңлады, ул шунда гына очкын чәчеп торачак.

Клипны кайчан чыгарырга, җырны кайчан яздырырга – шәхси календарьдан чыгып, шуларны да карыйбыз. Олы сәхнәгә чыгаргамы, юкмы, дип икеләнеп торган бер җырчы булды миндә. Миссиясе буенча, ул да – сәхнәдән энергия ала торган кеше.

Миңа бер танылган табиб та килгән иде. Үз эшенең остасы инде, тик күңеленә нидер җитмәгән. Анализлый торгач, аңа каядыр чыгыш ясау кирәгенә төшендек. Хәзер менә төрле конференцияләрдә сөйли, чыгыш ясый, шуңа сөенеп туя алмый. Күңеленең китек җире шулай тулыланган.

Сәхнәдә тору кемгәдер кирәк, ә кемгәдер бөтенләй кирәкми. Сәхнә бар кешене дә бәхетле итә алмый. Әйтик, син җырларга яратасың, ләкин сәхнәгә омтылышың юк, ә әниең сине җырчы булырга үгетли, һәм син җырчы булып карагансың, ди. Ул очракта, син эштән нык алҗып кайтачаксың, энергия белән тулыланып түгел. Өйгә, гаиләсенә энергия ташырга тиеш бит хатын-кыз – аның төп вазифасы да гаилә өчен җылылык учагы булу бит!

Кеше күңеленә рәхәтлек китерә торган җирдә генә уңышка ирешә ала. «Сәхнә сиңа кирәкми», – дип, турысын да әйтә алам мин. Шулай да, сәхнәдә бәхетен тапканнарда да баланс булырга тиеш. «Мин – сәхнә кешесе» дип кенә түгел, гаиләгә дә игътибар калдырырга, юкса, баланс үтәлмәсә, югалтулар булуы да бик ихтимал.

«Кибет тоткан эшмәкәрнең кассасы дөрес урындамы икән, дип карыйм»

Бизнесын башларга тәвәккәлли алмый торган яки башлаган эше алга бармыйча, бер урында таптана торган кешеләргә нәрсә диярсең?

Кибет тоткан кешеләрне алсак, мин, иң элек, ишеге кая карап тора, кассасы дөрес урындамы икән, дип карыйм. Сөйләшү барышында без коллективны да тулысынча карап чыгабыз. Синдә кем «утыруы» бик мөһим. Әйтик, кешенең 3 кибете бар икән, шуның берсендә эш бармый, ди. Мин бөтен коллективны туган көннәреннән чыгып карыйм да: «Әйдә, моннан бу кешене алып, бу кибеткә күчереп торыйк әле», – дим, чөнки аның сату энергиясе бар. Чыннан да, шулай күчереп торабыз да, анда сатулар артып китә. Мәсәлән, «5» энергиясенә ия кешеләр (5се, 14е, 23е туган кешеләр) – алар искиткеч яхшы сатучылар. Аларның кайберләре үзләре дә белми ул хакта. Авызын ачуы була, шунда ук алучысы пәйда була. Аларда сату энергиясе көчле.

Һәр кешенең үз урыны. Бухгалтериягә утыртып кара син «7»не! Әйе, ул эшләр, ләкин табигате буенча матди дөньяны тоемламый, рухилык көчле аңарда.

Бухгалтериягә «8»не утыртып куйсаң, әйе, ул эшкә батыр, ләкин син үзеңнең дә ни дәрәҗәдә камил булуыңны уйлап, сак булырга кирәк, чөнки синең гамәлләреңә, җитәкчелек рәвешенә карап, «8»ле сине я күтәреп җибәрә, я, гаепләрең булса, «ыштансыз» калдыра. «Карманы чистарта» дибез инде без аны үзебезнең телдә. Монысы да энергия эше.

Консультацияләрдә команда оештыру өстендә эшлибез. Туу датасында «2»лесе булганнар – яхшы кадровик, чөнки алар аңлау энергиясенә ия. Кеше үз урынына килмәсә, ул сиңа күтәрелеш бирмәячәк, шуңа күрә коллективтагы кешеләргә үзенә туры килә торган вазифаны бирергә кирәк.

Әле миңа беркөнне генә бер эшмәкәр: «Булды, командага бөтен «8»леләрне җыеп бетердем, эшлиләр», – ди. Нәтиҗәсе күренә – сату күләмнәре артканын әйтте. Башка шәһәрләрдә дә кибетләр ачып җибәргән хәтта. Хезмәткәрләренең туган көннәрен белгән җитәкчегә рәхәт инде: ул кемне күбрәк мактарга, кемгә рәхмәт әйтеп торырга да, башкасын да белә.

Гадәттә, бизнесменнар белән без яңа сәүдә нокталары ачар өчен, ниндидер зур әйберләр сатып алыр өчен, кредит ачтыру өчен дә кайсы көн кулайрак икәнен анализлыйбыз, чөнки мөһим эшләр өчен хәерсезрәк көннәр дә бар. «Яңа ел корпоративларына анонсны кайчан куярга», – дип, эшмәкәр-рестораторлар да уңай көн турында киңәшләшә. Фатир һәм машина номерларына кадәр карыйбыз – туры киләме-юкмы. Машина номерларын хәрефләре белән бергә саныйбыз. Кеше үзенең кем икәнен, хәтта кайсы якка утырып акча алырга кирәклеген аңлагач, эше «пешә» башлый.

«Бизнесменның гаиләсендә хәлләр мөшкел икән – акчасы булмаячак»

Шәп! «Байыйм» дип яшәгән эшмәкәрләргә, алайса, үз кулы астында кемнәр эшләвен карарга кирәк икән бит инде?! Үзе тирәсендә «дөрес» кешеләр эшләсә, бизнеслары тагын да чәчәк атачакмы?

Әйе, әлбәттә, бу – мөһим. Ләкин алай гына «чәчәк атып» булмый әле ул. Беләсеңме, тагын да мөһимрәге нәрсә – гаиләдәге мөнәсәбәтләр! Гаиләсендә хәлләр мөшкел икән – акчасы булмаячак. Бизнеста гел тоткарлык туып торачак.

«Бизнес-разбор»га килгәч, «гаиләгездә ничек сезнең» дип сорыйм – ире яки хатыны белән мөнәсәбәтләре җылымы? Әйтик, хатын гаиләдә ир урынына эшләп, гел акча кертүне генә кайгыртып яши, ә ире өйдә тик утыра, һәм ул ирен рухландырыр, дәртләндерер өчен берни эшләми икән, аның бизнесы да какшарга, һәм ире дә кыска гомерле булуы ихтимал. Димәк, андый хатын иренә «настройкалар» таба белми. Синең бай буласың киләме, бәхетлеме – шуны аңларга кирәк. Кемнәрдер шул сәбәпле бизнесларын алга этәрә алмый. Бизнес күтәрү теләге белән килгән кешеләргә «башта күңелеңдә тәртип урнаштыр» дип әйтәм.

Кешедән «нәрсә ул синең өчен байлык, бай тоясыңмы үзеңне» дип сорыйм. Күп кеше акча артыннан чаба, күңел ярлылыгы сизелә, күңелендә саранлык урнаша, юмартлык юк. Ул бизнесы белән күбрәк акча эшләргә тели, ләкин командасына күп түләми, сәдакасын бирми, салымын кыса. «Салым түләп барасыңмы?» – дип тә сорыйм мин очрашуларда. Саранлык, хәрам һәм үз кесәңне генә кайгыртып, табыш алу нияте була икән, сиңа куркыныч яный, «риск» сагалап кына торачак. Яшерен гамәлләр теләсә кемне эштә дә, гаиләдә дә һәрвакыт кризиска китерәчәк, акча энергиясе югалачак. Ни өчен аеруча соңгы өч елда күп кешенең кыңгыр эшләре фаш ителә? Чөнки хәзер 9 еллык цикл тәмамлана, Галәм саранлык, хәрам, яшерен табышны уйлап эш иткән кешеләрдән «чистарта».

«Шөкер итмичә, нәфес колы булу кризиска китерә»

Нәфес дигән әшәке нәрсә бар бит. Шуннан тыела алмыйлар инде...

Коучинг барышында без «шөкер»нең әһәмиятен аңлатабыз. Шөкер итмичә, нәфес колы булу кризиска китерә. Күпме генә акчасы булса да, күңеле бай кешеләр үзен бай дип саный, чөнки аның «шөкер»е бар. Шөкер итә белү менә шул нәфес артыннан чабудан коткара инде. «Кирәк, кирәк» дип, нәфес артыннан гына чапкан кеше туганын да белми, якынын да «таптап» чыгарга мөмкин, хатынына, балаларына да вакытын бүлми. Андый кешене нәфес сихерләгән дигән сүз. Шөкерле булырга өйрәнү өчен, «Рәхмәт көндәлеге»н кертергә кушабыз. Кеше иртүк уянуга беренче уе акча турында була икән, кесәсеннән ташып торса да, бай кеше түгел ул, ә бары тик акчалы кеше генә.

Фото: © Алинә Нигәмәтҗанова җибәрде

«Акча энергиясе хатын-кызда»

Гомумән, гомер буе бай буласы килгән ир-ат, беләсезме, нәрсәне белергә тиеш – матди энергия хатын-кызда булуын! Хатын-кыз гаиләдә бәхетле булса, гаиләдә бар кеше дә бәхетле булачак. Хатынын өйдә генә утыртып, шуны гына дөрес дип санаучылар бар, ә тормыш иптәшенең күңеле тынычмы, үзен бәхетле сизәме – анысын уйлап та карамыйлар.

Хатын-кызга мөнәсәбәтне без 9 компетенциягә бүләбез. «Бу – безнең нәсел кешесе хәзер», – дип, ир-ат үз фамилиясен законлы төстә бирергә тиеш. Хатынның эчке дөньясын аңларга тырышу, аны ишетү мөһим. Кайбер кеше бит аралашмый да, икесе генә рәхәтләнеп сөйләшеп тә утырмыйлар. Хатынын надан дип санап, «мин үзем генә акча эшлим» дип күкрәк сугып, аны «чүп» урынына күрә торган ирләр бар. Андыйларга юллар ачылмый, иртәме-соңмы – ул акчаларын югалтачак. Хатынының максаты юк икән, ирнең алга китеше юк. Ир-атны хатын-кыз максаты «йөртә». Акча энергиясе хатын-кызда гына. Хатынының матурлыгын, имиджын кайгыртырга тиеш ир-ат. «Тазардың, ямьсезләндең» дигән сүзләр белән дорфаланырга ярамый. Мәхәббәт хисен белгертә белү бик мөһим: кочаклау, үбү, оргазм… Җенси якынлыктан хатын-кызга ләззәт килгәндә, иргә акча килә. Көтмәгән җирдән сюрприз ясап, хатынны сөендерү, мактап тору мөһим. Ир-ат хатынының мәнфәгатьләрен кайгыртып торырга тиеш, хатынының акчасын көтеп яткан ир уңышка ирешә алмый. Хатынына булышудан тайчынмау дигән аспект та бар – хатын-кыз эше дип санаган эшне үзе дә эшли белү.

Гомумән, чын мәхәббәт булырга тиеш. Акчасына, фатирына кызыгып өйләнешүчеләрнең бәхете кыска булуын һәрберебез чамалый инде. Хатын-кыз мәхәббәт хисе белән ирен «йөртә», ә ир хатынын яратса, аның бөтен ихтыяҗларын канәгатьләндереп, кайгыртып яшәрлек мөмкинлекләре булачак.

Син, ир белән хатын бәхете мөһим, дип сөйләдең дә, ә балалар? Алар белән дә аңлашылмаучанлыклар булып ала бит әле кайчак...

О-о-о… Әйе, бик мөһим тема. Һәр әнигә үз баласы турында тирәнрәк белергә киңәш итәбез. Без бит кайчак «ай, бу бала эшләми, ялкау» дип сүгәргә ашыгабыз. Туу датасында «8»лесе юк икән, ул эшли белмәскә дә мөмкин ул эшне. Әйтик, «4»лесе юк икән – максатлар куя белми, нәрсәгә эшләргә кирәген дә аңламый. «1»лесе булмаса, алга таба хәрәкәт итәр өчен, карар кабул итә алмый. Ул оялып утыра, гел икеләнә, шикләнүдә. Теге гасырда туган кешеләрнең бөтенесендә «1»ле саны бар. Без әле азмы-күпме карар кабул итә беләбез. 3се, 12се, 21е туган балаларда төгәллек, анализ көчле инде, алар инструкция буенча яши.

Безгә – теге гасыр әниләренә – балаларны аңларга кирәк. Кайсы якка юнәлеш бирергә? Без бит балаларда үзебез була алмаган кешеләрне тәрбияләргә, күрергә тырышабыз. «Бар, син, кызым, балерина бул әле, минем балерина буласым килгән иде», – дип… Ә, бәлки, аның бөтенләй биисе килмидер?! Еш кына шулай балалар өстенә «басабыз», чиклибез.

Туу датасыннан чыгып, һәр балага аерым караш табарга була. Аның холкын, табигатен аңларга кирәк. Үзебез ирешмәгәнне баладан көтәсе дә юк. Менә шуннан чирләр барлыкка килә инде – бала үзе теләгәне белән шөгыльләнмәгәнгә.

Гомумән, бу фән – чып-чын тормыш фәлсәфәсе. Без һәркемгә ата-аналарга, әрвахларга ихтирам көчен аңлатабыз. Җиде буын әби-бабасын белмәгән, ата-анасы белән уртак тел таба алмаган кеше бай булырга омтыла да алмый. Әгәр байлыкка ирешсә дә, кризис аркылы барыбер югалтачак.

«Шөкерне бөтен кеше әйтә алмый шул – шунда хикмәт!»

Ялгышлардан, хаталанулардан курыккан кешеләргә нишләргә?

Курку хисе безне тоткарлап тора. Эшләп карамыйча, дөресме-юкмы икәнен аңлап булмый бит. Шикләнмәскә, ышанырга кирәк. Әгәр башыбызга «моны эшләп карыйммы икән әллә» дигән уй килгән икән, Ходай аны болай гына башка кертми бит инде. Бездә кеше тотрыклылыкта яшәргә ияләнгән шул. Ә үзгәрешләрдән курыккан кешеләр «стагнациядә», үсми алар, бер урында тора. Хаталангач та торып басып, яхшырак яшәүчеләр бар, бу, һәрхәлдә, «тигез» генә яшәгәнгә караганда әйбәтрәк. Һәр кризислы ситуацияне үсешкә баскыч дип карарга кирәк.

Күп очракта мотивация җитми. «Нәрсәгә «рисковать» итәсең, тик утыр урыныңда», – диючеләр дә табылып тора бит. Ә ул кешегә табигате, холкы буенча нәкъ менә шул кемдер тыйган, чикләргә тырышкан нәрсә җитмәгән була. Менә мин дә шушы эшемнән канәгатьлек алам. «Мине дөрес фикерләргә өйрәттең, канатлар үстереп җибәрдең…» һ.б. шундый сүзләр ишеткәч тә, күп кеше алдында чыгыш ясап кайтканнан соң да, күңелгә шулкадәр рәхәт. Кайткач та, озак йоклый алмый ятам әле мин, чөнки миндә «7», «5» энергияләре «кайный». Кемдер «бу минем кадәр йокламый, ничек чаба икән бу, ә мин, йокламасам, чаба алмыйм» дип үртәләнергә мөмкин. Кирәк түгел алай уйларга. Әйтәм бит, барыбыз да төрле. Туган көне 6сы, 15е, 24е булганнар, гомумән, рәхәтләнеп йокы туйдырырга ярата. Аларга шулай кирәк.

Алинә, әйдә, дөрес итеп хыяллану серләрен дә искә төшерик әле. Тормышка ашмастай тоелган теләкләрне дә язарга, күз алдына китерергә кушалар бит...

«Шуны телим» дип түгел, «шул әйберем бар» дип язарга кирәк. Күзен йомып, шөкер хисе аркылы шул әйбере булганны күз алдына китерә алса, хәтта шуннан «И, Ходаем, тормышка ашты бит» дип, елап та җибәрәсе килә икән, һичшиксез, теләгәненә ирешер. Шөкерне бөтен кеше әйтә алмый шул – шунда хикмәт! 1 ноябрьдә туган кеше – бигрәк тә, чөнки «мин» дигән «1»леләре күп. Шөкер хисе аркылы хыял тормышка ашу халәтен кичерә белергә кирәк. Ул инде күңеле белән якынайган була. Язу гына түгел, үзеңә «булдырасың» дип әйтеп торырга кирәк. Максат куя белмәүчеләр бар ул, андыйларга аерым киңәшләр. Әгәр үзеңне үзгәртмәсәң, кул кушырып утырсаң, күпме максат куйсаң да, мәгънәсе юк.

Менә без, бер төркем халык, Дагыстанга бардык. Кыяларга менеп, хыялларын дәфтәр битләренә төшерергә өйрәттем. Берәү, фәлән көнне шундый ресторан төзим, дип язган булган – ышанасыңмы, үзе дә көтмәгән җирдән яңа банкет залы төзелде дә куйды. Тагын берәү гомердә алмас кебек тоелган машина турында хыялланып утырды. Әле башта ышанмыйча гына язды – нәкъ 1 сентябрьдә көтелмәгән җирдән шул машина пәйда булды. «Бу ел сезнең өчен уңышлы, туктамагыз, алга барыгыз», – дип әйткән идең, нәкъ шулай булды, Алинә», – дип, хәзер рәхмәтләр укый ул җырчы гаилә.

Нәфес, саранлык, харам, яшерен табыштан тыелырга кирәк, дидек. Безгә үсешкә тагын нәрсә комачаулый?

Әле бит безнең барыбызның да яраткан гайбәт сөйләү гадәте бар. Кемнедер гаеплибез, гайбәт чәчәбез икән, менә шул үзебезгә кире әйләнеп кайтканын көт тә тор!

Тормыш – бумеранг…?

Әйе инде. «Карале, бу кыз бала корсакка узып кияүгә чыккан», – дип сүз таратасың икән, үз кызыңа шуны ук китереп бирәчәкләр. Кемгәдер бәя биргәнче, үзеңдә бала булуын онытмаска кирәк. Гайбәт чәчү – уңышсыз кешеләрнең яраткан хоббие. Күңеле тар, хөсетле кешеләр гайбәт чәчә инде. 80 процент кеше шулай яши.

Гайбәт чәчкәндә, кемнедер гаеплибез икән, шул вакытта акча бетте-китте. Кем беләндер талашканда, тавыш күтәреп, ярсып сөйләшкәндә, энергияне югалтабыз. Ә энергия булмаса, гыйлем белән генә әллә кая китеп булмый. Иң зур байлык – белемле һәм энергияле булу. Энергия – иң кыйммәтле чыганак. Күпләрнең тамагы тук, өсте бөтен, ә бәхетен таба алмый, энергиясе юк, чөнки дөрес җирдә эшләми яисә аңлау юк. Үзен аңласа, иренең дә табигатен, холкын аңлап, аны шулай кабул итеп, ярата башларга мөмкин.

Шуңа күрә, фикер сөрешен, гадәтләрне үзгәртәбез, төзәтмәләр кертәбез, эмоцияләр тренажерын кабызабыз. «Б» ноктасын билгелибез дә, шул максатка таба барабыз.

Димәк, йомгаклап, тагын бер алтын киңәш.

Битлектә яшәмибез. Башкаларга ярыйм дип, «шулай кирәк» дип яшәү безне эчтән кимерә һәм җимерә.

Рәхмәт, Алинә. Энергия туплау үзенчәлекләре һәм үсеш серләре белән коуч хезмәтең киләчәктә әле бик күпләргә файда китерсен!

Фото: © Алинә Нигәмәтҗанова тәкъдим итте

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар