Биюче Гүзәлия Хөснетдинова кияүгә чыга. Аңа сөйгәне тәкъдим ясаган. Артист тормышындагы куанычлы һәм көтелгән вакыйга белән үзенең сәхифәсендә уртаклашты. Яраткан кешесе аңа чәчәк бәйләме һәм йөзек бүләк иткән.
«Ну, всё, яшь егетләр, сау булыгыз! Кызлар, гафу, мин аны үземнеке иттем! Яңа сериал башлыйбыз! 1 сезон, 1 серия… Әйе», – дип язган ул.
Төрле җырчыларның төркемнәрендә эшләгән биюче Гүзәлия Хөснетдинова бик ачык, бернидән дә оялмый торган блогер буларак танылды. Ул үзенең сторисларында серләрен яшермичә сөйләргә ярата. Әле күптән түгел генә артист өйләнмәгән егетләрнең якын да килмәве, ә менә өйләнгән ир-атларның бәйләнеп интектерүе турында сөйләп зарланган иде. Менә бит, үзенә тиң яры озак көттермәгән! Гүзәлияне котлыйбыз!
