news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Биюче Гүзәлия Хөснетдинова зарлана: «Өйләнгәннәр бәйләнә»

news_top
Биюче Гүзәлия Хөснетдинова зарлана: «Өйләнгәннәр бәйләнә»
Фото: Гүзәлия Хөснетдинова сәхифәсеннән

Төрле җырчыларның төркемнәрендә эшләгән биюче Гүзәлия Хөснетдинова үзенең сторисларында серләрен яшермичә, ачылып сөйләргә ярата. Бу юлы артист янәшәсендә гел өйләнгән ирләр бөтерелүе, ә өйләнмәгән егетләрнең, куркып, читтә йөрүенә зарланган.

«Дуслар, әле сөйләмәдем бит мин сезгә. Эштәге бер өйләнгән малай миңа: «Хатын авылга кайтып китте, әйдә очрашабыз», – дип язып яткан иде. Бүген миңа әйтә: «Хатын мине «спалила», – ди. Менә мин гаеплеме аңа? Әле хатыны мине гаепле итәчәк. Исемемә кадәр белә, ди. Җитмәсә, хатынына әйткән: «Эштәге бер кыз миңа шулкадәр ошый», – дигән. Аерылышырга җыеналар икән. Мин монда бернәрсә дә белмим. Ә бу инде миңа өйләнергә, минем белән очрашырга җыена икән. Нинди баш кирәк моның өчен, нинди акыл! Ничек тотып ярмаган аны ул хатын!

Минем, күрәсең, хәзер шундый период – миңа өйләнгәннәр бәйләнә, яза, янымда йөриләр. Кирәк кешеләр инде алар миңа! Нинди гөнаһларым өчендер инде бу. Ну, карар җирем бар инде, дөресен әйтим инде. Ә тегеләре куркалар, өйләнмәгәннәре... Язарга куркалар», – дип зарланган Гүзәлия дусларына.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 19 июль 2025
    Исемсез
    Биюче түгел, гайбәтче сторисы булган бу. Беренче җөмләсеннән үк сизелә. Бу арада гына икенче мәртәбә укыйм инде аның турында, үзен рекламалыймы соң?
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар