news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бистә шәле»ндә катнашкан Илшат Заһидуллин: «7 яшемдә әбием шәл бәйләргә өйрәтте»

Балык Бистәсе районында быел өченче мәртәбә «Бистә шәле» республика хатын-кызлар кәсебе фестивале узды. Узган елны да әлеге бәйрәмне тамаша кылган идем. Быел исә СММ-белгечебез, үзе дә Балык Бистәсеннән булган Милена Новикова һәм фотографыбыз Рамил Галидан торган иҗат төркемебез белән эшләп кайттык.

news_top
«Бистә шәле»ндә катнашкан Илшат Заһидуллин: «7 яшемдә әбием шәл бәйләргә өйрәтте»
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали, Юлай Низаев

Әтнә, Арча, Алексеевск, Саба, Теләче, Аксубай, Кукмара, Лаеш, Питрәч һәм башка районнардан катнашучылар, кунаклар килгән иде.

Дастаннарда телгә алынганга,

Хыялымда көн дә сиңа чабам,

Тукталам да чал тарихың каршысына

Бихисап күп сорауларга җавап табам.

Риваятьләр ишетелә ерак чордан,

Ерак бабам бу җирләргә нигез салган.

Бик осталар яшәгән бу җирләрдә,

Бистә сүзе мәңгелеккә берегеп калган.

– Хәерле көн, хөрмәтле Балык Бистәсе халкы, мөхтәрәм милләттәшләр, ерак араларны якын итеп килгән кунаклар! Сезне Балык Бистәсе җирлегендә күрүебезгә бик шатбыз. Балык Бистәсе – элек-электән матур табигате, гүзәл Чулман елгасы белән мактала. Киң күңелле, талантлы һәм тырыш кешеләр яши безнең якта, – дип башлап җибәрделәр бәйрәмне алып баручылар.

«Елдан-ел фестиваль таныла, дуслык җепләре ныгый бара»

«Бистә шәле» республика хатын-кызлар кәсебе фестивале өченче ел рәттән халыкны районның Сабантуй мәйданына җыя. Моннан ничәмә еллар элек барлыкка килгән шәл бәйләү кәсебе Балык Бистәсенең Күгәрчен авылында башланып киткән булган. Тора-бара ул башка җирлекләргә, авылларга да күчкән, һәм шәл бәйләү осталары белән тулаем район дан тота башлаган. Оештыручылар билгеләвенчә, фестивальнең максаты – әлеге кәсепчелекне, матур традицияләрне саклап калу һәм киләсе яшь буыннарга тапшыру.

Фестивальне ачу тантанасы бәйрәмдә чыгыш ясаячак иҗат коллективлары белән танышудан башланып китте. Мәйдан буйлап, беренчеләрдән булып, Балык Бистәсенең төрле авылларыннан килгән уңган ханымнары узды. Аннары парадны ансамбльләр дәвам итте.

Бәйрәмне тантаналы рәвештә Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов ачты:

«Бистә шәле» хатын-кызлар кәсебе фестиваленең төп максаты – гореф-гадәтләрне саклау, барлау һәм киләчәк буыннарга тапшыру. Горурланып әйтә алам, «Бистә шәле» фестивале бу юнәлештә бер зур адым булып тора. Бүгенге бәйрәмгә республикабызның 15 районыннан 300дән артык кунак җыелды. Елдан-ел фестиваль таныла, дуслык җепләре ныгый бара. Сезгә чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Һәркайсыгызга исәнлек-саулык, тынычлык телим. Бик зур рәхмәт!

Халыкны «Таткультресурсцентр»ның проект эшчәнлеге һәм мәдәни инициативаларга ярдәм итү секторы мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гүзәл Фәезова да сәламләде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Хафизҗановна Әюпова, «Таткультресурсцентр» җитәкчесе Алсу Равил кызы Мифтахова һәм шәхсән үземнең исемнән әлеге матур бәйрәм белән котлыйм. Менә 3 нче ел рәттән сезнең бу бәйрәмегезгә киләбез. Ул әле бик яшь бәйрәм, ләкин елдан-ел аның масштаблары зурайганын сизәбез. Бүген без биредә катнашучы районнарның да артканын күрәбез. Аннары беренче мәртәбә Оренбург өлкәсеннән дә килүчеләр бар. Һәм киләсе елда ул төбәкара дәрәҗәсендә булачак, дип ышанабыз.

«Бистә шәле» – чыннан да районның бер брендына әверелеп бара

«Иң креатив шәл» – фестивальдәге төп бәйгеләрнең берсе булды. Районның социаль-мәдәни бүлеге мөдире җитәкчесенең урынбасары Резеда Җәләлова:

«Бистә шәле» – чыннан да районның бер брендына әверелеп бара. Шунысы да куанычлы, элегрәк, беренче елда күбрәк районыбызда яшәүче шәлчеләр катнашкан булса, хәзер ераклардан, башка яклардан да шәл бәйләүгә маһир осталар җыела. Һәм «Иң креатив шәл» конкурсында катнашучылар да арта бара. Быел да әлеге конкурста күптөрле шәлләр тәкъдим ителгән. Анда гади һәм классик форматтагы шәлләр генә түгел, косынка, шарф, палантин кебек бәйләнгәннәре дә күргәзмәдә урын алган. Төрле бизәкләр белән бизәкләп, чуарлап, энҗе-мәрҗәннәр белән бизәп, искитмәле матур, ялтыр-йолтыр итеп тора торган җепләр белән дә ясалган шәлләрне күрәбез. Конкурсның жюри әгъзалары эшнең затлылыгына, иҗади башкарылышына, аның бизәкләренә һәм аның сыйфатлы, пөхтә итеп эшләнешенә игътибар итә. Һәм инде, әлбәттә кулдан бәйләнгәннәре генә игътибарга алына. Хәзер махсус машинкалар ярдәмендә бәйләүләр модага керсә дә, куллар җылысы белән бәйләнгән шәлләргә берни җитми!

Балык Бистәсенең Яңа Арыш авылы китапханәсе мөдире, урындагы «Авыл офыклары» газетасының актив хәбәрчесе Рәзилә Мөхәммәтрәхимова ел саен фестивальне оештыру эшләре үзәгендә кайнап йөрүен беләм.

Бистә шәле» республикакүләм фестивальгә әверелде. Әлеге фестивальне без шундый куанып үткәрәбез. Чыннан да, аның масштаблары киңәя. Әзерлекләр бик иртә башлана. Бик теләп район мәдәният йортына репетицияләргә йөрибез. Күңелле һәм рәхәт фестиваль. Иң элек шәлләр бәйлибез, шуннан соң шәлләр белән мода дефилесын күрсәтәбез. Шулай ук «Ак калфак» белән дә аулак өйләр оештырабыз. «Бистә шәле» фестивале алга таба да дәвам итәргә, яшәргә тиеш. Елдан-ел килгән кунакларыбыз да арта. Бүген Кукмара районыннан «Сәйлән» һәм «Сердәш» ансамбльләрен каршы алдык. Аларны бөтен мәйдан белән таныштырып, бергәләп күңел ачтык. Күңелләребез бик шат, киләсе елларда да фестиваль шаулап-гөрләп үтсен, – дип сөйләде Рәзилә.

Ир-атлар да шәл бәйли икән

Шәл бәйләп утыручы ханымнар һәм кызлар янында бәйләүгә мөкиббән ир-егетләрне дә күргәч, таң калдым. Шәл бәйләүче Котлы Бөкәш авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, мәктәптә балалар өчен түгәрәкләр алып баручы укытучы Илшат Заһидуллин белән сөйләшеп алырга булдык:

Мин шәлләрне бик яшьтән үк бәйли башладым. Ир-ат яки хатын-кыз эше генә, дип санамыйм. Мин гомер буена шәлләр бәйләдем инде. Шуның белән тормыш иттек, барлык җитмәсләрне җиткездек. Бик кечкенәдән әтисез калдым, әби тәрбиясендә үстем. Әбием мине 7 яшемдә шәл бәйләргә өйрәтте. Без ул вакытта әле кәҗә мамыгыннан түгел, куянныкыннан бәйли идек. Яшь бәрән йонын алып кайтып, аңа куян мамыгы кушып эш итә идек. Егет кешегә – җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Әлһәмдүлилләһи шөкер, барысын да эшли беләм. Тормыш иптәшем белән йорт эшләрен дә синекенә, минекенә бүлешкәнебез юк. Без хайваннар да асрыйбыз. Ял минутларында бергәләп утырып шәлләр бәйлибез, – ди ул.

Бер шәлне бәйләргә күпме вакыт китә соң?

1 шәлне 1 атна бәйлим. Үзем йонын эрлим, үзем бәйлим. Ихтыяҗ бар. Алалар, бүләккә дә алучылар бар. Җылы оеклар, бияләйләр дә бәйләп ташлыйбыз, энем.

Фестиваль төрле бәйгеләргә нәтиҗәләр ясап, лаеклыларны бүләкләүләр һәм хөрмәтләүләр белән дәвам итте. Алдарак язып үткәнемчә, беренче чиратта «Иң креатив шәл» бәйләүчеләр билгеләнде. Аннары «Эрлим, чорныйм» һәм «Уртага читләрне тегү» кебек бәйгеләрендә җиңүчеләр ачыкланды һәм бүләкләнде.

Шәл бәйләүче, йон эрләүче яшь кенә малайларны күреп алдык. Казаннан Салават Мөхәммәдъяров һәм аның дусты Оренбург якларыннан килгән Даниил Кашерцев булып чыкты. Алар белән киләсе язмаларның берсендә якыннанрак таныштырып үтәрбез.

«40 ел шәл бәйлим»

«Иң креатив шәл»дә Гран-прины алган Рәзифә апа Җәмалиева белән аралашабыз:

Шәлләрне 40 ел бәйлим, Аллага шөкер. Әкрен-әкрен генә, вакыт булганда яраткан шөгылем белән мавыгам. Шушы көнгә кадәр ничәмә шәлләр бәйләдем. Мин тормышка чыкканда бернәрсә дә белми идем. Һөнәрем буенча тегүче идем, шәл бәйләргә килендәшләрем өйрәтте. Өч килендәшем бар. Бик тиз өйрәнеп тә куйдым. Ул чорда әле сарык йоны һәм куян мамыгы бергә кушылып бәйләнә иде. Кәҗә мамыгы юк иде. Бик четерекле хезмәт бу, сүз дә юк. Аннан соң түземлелек тә кирәк, йон да теләсә кая оча, өйдә тәртип салу да мөһим. Бүген мин бәйгедә 1 кило 400 грамм күләмендәге мамыктан бәйләнгән шәл белән катнаштым. Ул – бөркәнеп ята торган шәл. Бәяне бирделәр, бик шатмын, – ди әңгәмәдәш.


Шулай ук, Рәзифә апа фестивальдән бик кәнәгать булуын әйтте һәм дәвамлы булуын теләде. Фестиваль – Сабантуй кебек кадерле бәйрәм, диде.

«Керәшен мәйданчыгы оештырдык»

Шулай ук фестивальдә Алан-Полян авылының «Чулпы» һәм Казаклар Чаллысының «Нур» фольклор ансамбльләре Балык Бистәсе керәшеннәре мәдәниятен күрсәтте. Алар да бәйрәмгә ямь өстәп җибәрде. Фольклор иҗат коллективы җитәкчесе Сергей Новиков бу хакта тулырак сөйләде:

Без әлеге бәйрәмендә керәшен мәдәниятен күрсәтәбез. Керәшен мәйданчыгы оештырдык. Биредәге мәйданчыкта август аенда була торган Спас бәйрәмнәрен күрсәттек. Мәйданчык түгәрәк формада ясалды. Беренчесе – Бал спасына багышланган, төрледән-төрле умартачылык продуктлары тәкъдим ителде. Аннары сәгать уңае буенча атласак, Алма спасы китә. Ул 19 августта бәйрәм ителә. Быел алма яхшы уңыш бирде. Түгәрәкнең бер өлешендә җиләк-җимешләрдән пешерелгән ризыклар тәкъдим ителде. Спасларны безнең Чикләвек спасы тәмамлый. Ул әле 28 август көнне генә билгеләнә. Ләкин быел чикләвек уңышы да шәп күренә.

Төп мәйданда «Чулпы», «Нур» ансамбльләре Семык бәйрәме күренешен күрсәттеләр.

«Ел саен килергә, катнашырга ниятлибез»

Биредә сәхнә тоткан ансамбльләр чыннан да күптөрлелеге, үзләренең матур-матур җырлары белән сөендерде. Биектаудан килгән «Шигал» чуваш ансамбле солистлары белән әңгәмәләшеп алдык.

Безнең ансамбль Шигали авылы мәдәният йортында оешып эшләп килә. Безнең солистка Тамара Вахитова хорефографиядә дә, җырда да сынатмый. Иҗат коллективыбыз инструменталь: балалайка, аккордеон, гармун, гитара, скрипка һәм чуваш халкы милли уен коралларында уйныбыз. Бу фестивальдә беренче тапкыр катнашабыз. Бәйрәм күңелгә хуш килде, шулкадәр кунакчыл халык яши икән бу якларда. Ел саен килергә, катнашырга ниятлибез, – дип бәян итте Шигали мәдәният учагы һәм ансамбль җитәкчесе Вероника Натарова.

Төрле төр шәлләр, шәлләрдән ясалган күлмәкләр, калфаклар, кызлар өчен алка, йөзек, браслет ише бизәнгечләрдән һәм кул осталары эшләнмәләреннән торган күргәзмәне дә карап чыктык. Ниләр генә юк иде! Данлыклы бистә кабартмаларын да тәкъдим иттеләр. Шулай ук җирле музей хезмәткәрләре дә бик бай һәм кызыклы эчтәлекле күргәзмә ясаганнар. Әлеге күргәзмәгә хәтта ки 80 һәм 100 еллык шәлләргә кадәр чыгарганнар. Музейда эшләүчеләр үзләре әйткәнчә, алар кадерле ядкарьләр итеп саклана. Алар турында безгә Олы Елга авылы тарихы музее җитәкчесе Хәтимә апа Солтанова сөйләп үтте.

Бәйрәмнең хедлайнерлары булып Рәфил һәм Эльмира Җәләлиевлар чыгыш ясады.

Журналист фикере: шәп булды, матур булды фестиваль

«Бистә шәле» гаять күңелле үтеп китте. Халык өчен аралашу мәйданы булды, шәлчеләр исә шәл бәйләү осталыкларын күрсәтте. Матур концерт карап, мастер-классларда катнашып, истәлеккә фотога да төштек. Балык Бистәсенең уңган кызлары пешергән тәмле ризыклардан авыз итеп, бу якларның шифалы суын эчеп, югары кимәлдә үткән чарадан көч алып, оештыручыларга рәхмәт белдереп таралыштык.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар