Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Бисмиллалы «Чишмә»дән бисмиллалы су: Лаеш районында чиста су пунктлары ачылды

Лаешның хәзер биш авылында «Чишмә» чиста су пунктлары бар. Теләгән һәр кеше теләгән күләмдә һәм бушка алардан чиста су ала ала. «Халык өчен» дип эшләнелгән саваплы проект турында – «Интертат» язмасы.

news_top_970_100
Бисмиллалы «Чишмә»дән бисмиллалы су: Лаеш районында чиста су пунктлары ачылды
Абдул Фархан

Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең бер хәдисендә: «Адәм баласы үлгәч, өч төрле гамәле Кыямәт көненә кадәр изгелек булып барыр: дога кылучы баласы калса, изге эш кылса, хәерле гыйлем бирсә», – дип язылган. Кое казу, чишмә чистарту – изге эш. Чөнки су – Аллаһының нигъмәте дә.

Лаеш районында бер көндә ике «Чишмә» ачылды. Чиста су пунктлары районның Габишево, Усад һәм Сокуры авылларында бар иде. Хәзер Имәнкискә белән Столбище халкы да, ниһаять, сулы булды. Суга кытлык кичергән Столбище кешеләре арасында «Чишмә» ачылышында бәхеттән хәтта елап ук җибәрүчеләр дә булды. «Бу – бик кирәк иде. Бездә су белән кыенлык бар иде. Бик зур рәхмәт сезгә!» – диде бер абый һәм төзүчеләрнең чын күңелдән кулларын кысты. Халык өчен ясалган «Чишмә»ләр бит.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Дөрес, бу «Чишмә»ләр – гадәти чишмәләр түгел. Исеме «Чишмә» булса да, анда суны скважина белән бораулап, 80-90 метр тирәнлектән казып чыгаралар. Суның бөтен төрле анализлары алына, лабораторияләрдә тикшерелә. Кешегә эчәргә файдалы су булсын өчен, «Чишмә»ләрдә махсус фильтлар урнаштырылган. Авыл халкы гына түгел, юлчылар да, туктап, чиста су ала торган урын бу. Һәм, иң мөһиме, бушка. Кибетләрдә 5 литр суны да зур гына бәягә алган заманда, бу «Чишмә»ләр – чыннан да зур бәхет. Мәсәлән, Усадтагы шундый «Чишмә»дән көненә 8 тонна су алалар икән.

«Су сәдакасы – иң көчле сәдака»

Мондый «Чишмә» чиста су пунктларын төзү Лаеш районында гына бар. Аның идеясе блогер Рәсүл Тәүдиряковка барып тоташа икән. Рәсүл – биш еллап Африкада коелар ачып йөрүче кеше. Аның катнашында иң җылы материкта йөздән артык кое ачылган. «Африкада суга ихтыяҗ бик зур. Анда, эчә торган су алу өчен, хатын-кызлар иртәнге алтыда торып, бадьяларын алып, чүлдән 5әр чакрым күрше авылга баралар», – дип сөйләде ул.

«Африкада ачканны нигә үзебездә дә ачмаска?» – дигән уй аны ТР Иҗтимагый палата вәкиле Азат Гайнетдиновка алып килә. Бер төркем хәйриячеләр җыелып, Лаеш районы халкын сулы итә башлый.

Шуңа өстәп, аны дәүләт, район акчасына түгел, иганәчеләр үз акчаларына төзи. «Шәп егетләр инде. Нинди кирәкле һәм зур эшләр башкаралар. Алар безне ачылуга гына чакыра», – ди Лаеш районы аппарат җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов, проектны башлап җибәрүче меценант Азат Гайнетдиновка карап.

Азат Гайнетдиновны күпләр «Приют человека» дигән реабилитация һәм адаптация үзәге генераль директоры дип тә белә. «Кеше суны кулланган саен, безгә әҗере килеп торачак», – ди ул, халыкны сулы итүнең савабы барлыгын белдереп.

Эчә торган су проблемасы безнең районда гына түгел, бөтен республикада бар. Бик аз районнарда гына яхшы сыйфатлы су бар. Бу проект турында юкка кычкырып сөйләмибез. Башка районнар да ишетеп, күреп алсын иде. Халыкның чиста суга ихтыяҗы канәгатьләндерелсен иде.

Су сәдакасы –  иң көчле сәдака. Бу – бик саваплы эшләрнең берсе. Әле «бетмәс сәдака» дигән әйбер дә бар. Кеше суны кулланган саен, аның әҗере килеп торачак, Иншә Аллаһ.

Имәнкискә әбиләре

Имәнкискә авылында «Чишмә» ачылышына ныклап әзерләнгәннәр иде. Сүз уңаеннан, бу «Чишмә» су пунктлары мәчет яннарында урнашкан. Имәнкискә «Чишмә»сен ачарга ак яулыклы әбиләр дә, кечкенә генә бәбиләр дә килгән иде. И сөенделәр инде әбиләр! Ачылыш тантанасында әйткән һәр сүзгә чын күңледән «амин» дип тордылар.

Имәнкискә авылы олы юл өстендә урнашкан. Аның аша көненә ничәшәр машина үтә торгандыр. «Чишмә»нең нәкъ юл өстендә булуы шунысы белән дә әйбәт – юлчылар рәхәтләнеп суга туктый ала.

«Тәмлеме соң суы?» – дип, ак әбиләр янына килеп бастым. 82 яшен тутырган Раушания әби Гарипова «во» дип, баш бармагын күрсәтте. «Узган-киткән кеше бик интегә иде шул», – ди Раушания әби суның кирәклеге турында.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Суны өстәге чишмәдән алып кайта идек. Монсы бик кирәк. Узган-киткән кеше бик интегә бит. Без үзебез арткы урамда торабыз. Юлчылар: «Монда колонка бармы соң?» – дип, су сорап киләләр. Колонка бер җирдә генә, анда бирәләрме әле юкмы, дим. «Әби, безгә су бир әле. Ял итәргә килгән идек, юынырга да суыбыз юк. Кама суы ямь-яшел, – ди. – Акчасын бирәм», – ди. «Ал, улым, акчасы да кирәк түгел» дип, су биреп җибәрәм, – ди Раушания әби.

84 яшьлек Нурания әби Галиева үзе белән: «Җырлыйм да, биим дә, намаз да укыйм. Яшем дә әйбәт. Бик авыр эшләрдә эшләсәм тә, Аллаһы Тәгалә саулыгын бирә миңа. Башта грузчик булып эшләдем, аннары сыер саудым», – дип таныштырып китте. Нур бөркелеп торган тагын бер әби Нурания Галиева.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

И-и, җанашым, ничек кирәк булмасын инде, кирәк инде! Миңа 84 яшь. Без – Кама килгәнче, болыннарда уйнап үскән балалар. Менә ул болыннарны бик сагынабыз инде без… Өстәрәк бер чишмәбез бар. Авылдан өч чакрым ул. Анда барып җитеп булмый. Җиләккә менгәндә генә эчәбез суын, – дип сөйләде ул.

Гәпләшеп торган тагын бер төркем апа-әбиләр янына килеп бастым. Укытучылар икәнлекләре йөзләренә язылган. «Бик ошады! Суы тәмле. Рәхмәт яусын!» – дип сүз башлады 45 ел укытучы булып эшләгән Халисә әби Хәсәнова. «Хәзер отставкага җибәрделәр, рәтең бетте, диләр», – дип көлдереп тә алды.

Башлангыч сыйныфлар укытып, хәзер лаеклы ялга чыккан Алия апа Зыятдинова әнисе Руфия әби белән тора иде. «Бик тәмле, шифалы. Бик зур шатлык, бик зур бәхет! Мәчет янында булуы – бигрәк тә. Авылымны бик яратам. Йортыбыз да мәчет янында. Бу җирләр миңа бик якын», – дип сөйләде Алия апа. Аның Имәнкискә турында язган җырын Асылъяр башкаруында ачылыш тантанасында җырлаттылар да әле.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Имәнкискә әбиләренең ихласлыгы! Йөзләреннән нур бөркеп торган әбиләр бертуктаусыз төзүчеләргә рәхмәт укыды. «Тәмле! Бар, син дә эчеп кара, кызым!» – дип кыстый торгач, «Чишмә» суыннан авыз иттем. Суы, валлаһи, тәмле. Бераз гына татлы тәме дә бар сыман.

Лаеш башлыгы: «Күңел сөенә»

«Чишмә»ләр ачылу тантанасында Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов шәхсән катнашты. Имәнкискә әбиләре белән кочаклашып күреште. Әбиләрнең телендә – бетмәс-төкәнмәс рәхмәт сүзләре.

«Ижминводы», Кавказадагы санаторийларда ял иткәндә, шундый су эчә идек. Кранны ачасың, аннан чиста, файдалы су ага. Күңел сөенә. Бу – федераль да, республика программасы да түгел. Монда бернинди дәүләт акчасы кермәгән. Бу – эшмәкәр егетләребезнең халыкны сулы итү өчен куйган хезмәтләре. Аларга зур рәхмәт! Мәчет янында салынган «Чишмә» мәчетне дә матурлый. Бисмиллалы «Чишмә»дән бисмиллалы су алып эчсәк, файдасы да, шифасы да булыр, – дип, Илдус Зарипов халыкны чын бәйрәм белән котлады.

Бисмиллалы су дигәннән, Имәнкискә мәчете имамы Вазыйх хәзрәт Сафиннан да чишмә ясауның савабын сорадым.

Мөхәммәд (с.г.в.), сәдакага күперләр төзү, мәчет төзү, чишмә төзү дә керә, дигән. Бу – бик саваплы эш. Чөнки безнең якта су белән читенрәк. Су комлы. Халык бик интекте. Юлчылар да бик күп йөриләр. Безнең теләк шул: Аллаһ разый булып, авыл халкы сөенеп, исәнлек-саулыкта, шатлыкта шушы судан файдалансыннар иде, – диде хәзрәт.

Халык өчен

Ике авылда да, күзләренә яшь тулган кешеләрне күреп, бу эшнең никадәр саваплы булуын аңлыйсың. Халык өчен! Су проблемасы Лаешта гына түгел, республиканың бөтен районнарында да бар. Күп җирдә суның бер кайнатудан юшкыны утыра, каты, комлы була. Кеше сәламәтлегендә иң мөһим урынны да су алып тора. Чиста су – сәламәтлек нигезе.

«Чишмә» проекты халыкны сулы итә. Шуңа өстәп, бушка сулы итә. Мондый проектлар булып торсын, халык сулы булсын. Саваплы эшләрнең Кыямәт көненә кадәр изгелек булып барганын да онытмыйк.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 28 август 2022
    Исемсез
    Чишмә суларыгыз "БисмиЛләәһ!"ле булса тагында саваплырак булыр, ин шәә АЛЛААҺ!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100