Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биш тонна сарымсагы өшегән фермер: «1,6 миллион сум акчаны җиргә күмеп куйдым»

Сарман районы Каташ-Каран авылында яшәүче Азат Сөләймановның грант акчасына утырткан сарымсаклары ноябрьдә өшегән. Хәзер фермер грант программасы кысаларындагы йөкләмәне ничек үтәргә дә белми.

news_top_970_100
Биш тонна сарымсагы өшегән фермер: «1,6 миллион сум акчаны җиргә күмеп куйдым»
Азат Сөләйманов архивыннан

Сарман районы Каташ-Каран авылында яшәүче Азат Сөләйманов күпләп сарымсак үстерергә хыяллана. Сарымсак авылда һәркемнең диярлек бакчасында бар, гадәттә, үскәндә әллә ни проблема тудырмый. Россиядә сатуда булган сарымсакның егерме проценты гына безнең илдә җитештерелүен исәпкә алсак, аны урнаштыру проблемасы да юк.

— Фермерларга бирелә торган грант алу өчен, бизнес-план төзеп, 2019 елның җәендә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына документлар тапшырдым. Грантны оттым һәм миңа декабрь уртасында 2 млн 664 мең сум акча күчте. Билгеле инде, декабрь аенда бернәрсә дә утыртып булмый. Шулай да, дәүләт биргән акчага 2019 ел өчен ун процент салым түләргә кирәк.

Бизнес-план нигезендә, мин үзем дә проектка ун процент кертергә тиеш идем — 300 мең сум керттем. 2020 елда сарымсак утырту, алу өчен җайланган трактор белән комбайн, орлык сатып алдым. Биш гектар җиргә октябрьдә биш тонна сарымсак утырттым. Яз көне сарымсак тишелмәде. Карадык, тикшердек — утырткан тырнаклар өшегән. Метеорологлар 19-20 ноябрьдә 36 градус салкын булганын әйттеләр. Ул вакытта җиргә кар ятмаган иде әле. Шулай итеп биш гектарга утырткан сарымсак тулысынча әрәм булды. Утырту материалын гына миллион ярым сумга алган идем. Йөз мең сумлык ашлама керттем. Хәзер менә бернәрсә юк. 1,6 млн сум акчаны җиргә күмеп куйдым.

Министрлык белән төзегән килешү нигезендә, миңа хәзер ялланып эшләргә дә ярамый. Төп эшем — сарымсак үстерү булырга тиеш. Хәзер менә өйдә ятам. Әле биш ел буе ике эшче тотарга, ел саен ун гектар сарымсак утыртырга тиешмен. Аптыраган хәзер, — дип сөйләде аянычлы тарихын Азат Сөләйманов.

Планны үти алмаган өчен министрлык акчаны кире кайтартмасмы?

Фермер районның авыл хуҗалыгы идарәсеннән дә, министрлыктан да ярдәм сорап караган.

— Райондагылар биргән телефон буенча министрлыкка чыгып караган идем, анда миңа дәүләт ярдәме ике мәртәбә бирелми дип аңлаттылар, — ди Азат Сөләйманов.

Эшкәртелгән җир буш калмасын дип, фермер шәхси инвестор ярдәмендә кызыл чөгендер чәчеп караган. Анысы да әллә ни уңышлы китмәгән — апрельдән бирле рәтле яңгыр яумый. Хәзер су сиптереп йөри.

Фермер эш башлар алдыннан иминиятләштерү турында да белешкән булган, тик авыл хуҗалыгы продукциясе белән эш итүчеләрне таба алмаган.

Азат Сөләйманов сарымсак уңышы буенча планны үти алмаган өчен министрлык акчаны кире кайтартмасмы икән дип борчыла.

— Теләсәләр дә, ничек кайтарыйм аны? Мин хәзер болай да минуста. Хатынның машинасын да саттык. Техникага, орлыкка тоткан өч миллион сум акча буенча министрлыкка отчет җибәрдем, башкарган бөтен эшне видеога төшереп бардым. Акча тулысынча максатчан тотылды. Һава торышының шулай буласын, сарымсакның өшиячәген каян беләсең инде. Моңарчы сарымсакның күпләп өшегәне турында ишеткән дә юк иде. Дөресен генә әйткәндә, кемгә ничек чыгып карарга икәнен дә белмим. Мондый хәл белән очрашкан юк бит әле, — ди Азат Сөләйманов.

Министрлык җавабы

Грант акчаларын кайтару-кайтармау буенча ачыклык кертү өчен «Татар-информ» агентлыгы Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына мөрәҗәгать итте.

Министрлыкның матбугат хезмәтеннән җавап килеп иреште.

«Килешү буенча йөкләмәләрне үтәмәгән өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 16 сентябрендәге 17нче карары нигезендә, акчаны тулы күләмдә кайтару каралган.

Фермерга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына шартнамәнең гамәлдә булу вакытын озайту турында гариза язарга һәм кичектерүне сорарга кирәк», — диелә министрлыкның җавабында.

«Татар-информ» агентлыгы юрист киңәше сорап, Фермер, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемировка да мөрәҗәгать итте. Ул җитди мәсьәләләр буенча читтән торып кына юридик киңәшләр биреп булмавын әйтте.

— Монда үзенчәлекләр бик күп. Фермер үзе безгә килеп карасын. Ниндидер киңәш биргәнче, башта орлыгын, утырту технологиясен тикшерергә кирәк, — диде Камияр Байтемиров.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100