Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биш бала белән тол калган Ринат Хаҗипов: «Әниләренең үлүен балаларга әйтү авыр булды»

Апас районы Сатмыш авылында яшәүче Хаҗиповлар гаиләсендә биш бала әнисез калган. Иң кечкенәсенә 8 март көнне бер яшь тулачак. Иң олы кызларына да 14 яшь кенә әле. Гаилә башлыгы Ринат Хаҗипов шушы көннәрдә хатынын җирләгән. Хәзер ул — ялгыз әти.

news_top_970_100
Биш бала белән тол калган Ринат Хаҗипов: «Әниләренең үлүен балаларга әйтү авыр булды»
Ринат Хаҗипов

Язмыш китабына төзәтмәләр кертеп булмый, ни язылса, шуны күрәсең, диләр. Хаҗиповлар гаиләсендәге биш бала әнисез калган. Иң бәләкәенә бер яшь тә тулмаган бит әле, ә ул инде бер тапкыр да әнисенең җылы кочагын тоя алмаячак.

33 яшьлек Рәйсә Веселова ике ай диярлек чир белән көрәшкән. Фамилиягә карата алдан ук әйтеп узам, язылышканнан соң ул үз фамилиясен калдырган.

«Ярты сәгать элек хатының үлде, дип хәбәр иттеләр»

Мин шалтыратканда Ринат Хаҗипов, хатынын җирләп, Башкортстаннан кайтып килә иде. Хәләл җефетен туган ягында җирләгәннәр. Алар икесе дә Башкортстанның Әлшәй районыннан икән. Бәләкәй вакыттан бергә булганнар.

Без мәктәптә дә бергә укыдык, — дип башлады ул сүзен. — Аннан соң икебез дә көллияткә укырга кердек. Укулар тәмамлангач, Уфага киттек. Анда күрешеп йөрдек. Икебез дә районга кайтырга булдык, бергә яши башладык. Бер-бер артлы балалар алып кайттык. Мин армиягә киткәндә беренче кызыбызга сигез ай иде. Кайткач, улыбыз туды. Минем әти-әни Мамадыш районыннан, без дә Татарстанга кайтырга булдык. Ике бала белән бергә Биектауга кайтып төштек. Анда яшәгәндә тагын бер бала алып кайттык, Казанда да яшәп карадык. Икебез дә гомер буе авылда яшәгәч, авылга кайтасы килде. Риелтор Апас районында йорт табып бирде. «Ана капиталы»на йорт алдык. Тугыз ел Сатмышта яшибез, ул вакыт эчендә тагын ике бала алып кайттык, — дип искә алды ул.

Балаларның өчесе мәктәптә укый, берсе балалар бакчасына йөри. Бакча да әле ремонтка ябылган икән, март башында ачыла дип көтәләр. Сабыйларның иң бәләкәенә 8 март көнне бер яшь тулачак. Әниләренең дә туган көне шул ук көнне булган. Бер елны үзенә шундый бүләк ясап куйган.

19 декабрьдә Рәйсә Веселованың хәле начарлана — ашказаны авырта. Ире фельдшер чакырта, район хастаханәсенә баралар. Икенче көнне үк аларны Казанга Республика клиник хастаханәсенә җибәрәләр. Рәйсә Веселова анда кала, 8 гыйнвар көнне ашказаны асты бизенә операция ясыйлар, үт куыгын алалар. Бер айдан хатынны хастаханәдән чыгаралар.

Өйгә кайтканда аның биш дренаж көпшәсе бар иде. Абсцесс булган, ягъни үлек җыелган. Хастаханәдә панкреонекроз диагнозы куелган иде. Хастаханәгә кергәндә аның авырлыгы 110 кг иде, 70 кг булып кайтты. Табиблар бу чирне артык майлы ашау, режим белән тукланмау белән бәйле, диделәр. Аны инде өйгә үләргә җибәргәннәрдер. Мин шулай дип уйлыйм. Өч көн өйдә булды, хәле нык авыр иде, ашый алмады, косты, анда да су гына чыга иде. Мин аны тагын район үзәк хастаханәсенә алып киттем. Хирургия бүлегенә салдылар. Кан басымы төште, шуннан реанимациягә күчерделәр. Икенче көнне иртән, сигезенче ун минутларда янына кердем. Әз генә сөйләшеп алдык, әйбәт кенә калган кебек иде. Реанимациядә озак торырга ярамый, шуңа палатада көтәргә куштылар. Безне яңадан Казанга җибәрергә тиешләр иде. Көттем, берни дә әйтмиләр дип аптырадым. Хирург күренгәч үк барып сорадым. Ул ординатура бүлмәсенә керергә кушты, табиб та анда иде. Ярты сәгать элек хатының үлде дип хәбәр иттеләр. Аннан соң моргка киттек, — дип сөйләде ул.

«Янып торган кешеләр була, менә ул шундый иде»

Әти кеше өчен иң авыры бу хәбәрне балаларга әйтү була. Мөлдерәмә тулы биш пар күз карап торганда сүзләр табуы да авыр. «Өйгә кайткач, балаларны чакырдым. Әниегез күкләргә китте, безнең йөрәктә генә калды, дип аңлаттым. Ничек тә булса әйтергә кирәк иде. Ул нык кыен… — диде Ринат абый. - Хәзер балаларны бер минутка да калдырмыйм. Олы балалар да аңлый: «Әти, без сиңа ярдәм итәбез», — диләр. Олы кызыма быел 14 яшь тула, бәләкәен карарга ул ярдәм итә. Мин ышанам, барысы да әйбәт булыр. Алла теләсә, түзәбез. Әлегә бик авыр, сүз дә юк.

Хатыным тормышны бик яратты, дуслары күп иде. Янып торган кешеләр була бит, менә ул шундый булды. Биергә ярата иде. Табигатькә тартылды. Балалар белән бергә җиләк, гөмбә җыярга, балыкка бара иде. Гел балкып торды. Диңгезгә барырга хыялланды. Бер тапкыр да барганы юк иде. Быел барырга ниятләгән идек тә бит… Зур йорт турында хыялланды. Күп балалы гаилә буларак, безгә йорт бирәчәкләр дип хәбәр иткән иде администрация. Шул йортны бик көтте. Булыр дип өметләнәбез, аның кәгазьләрен илтеп тапшырдык, көтәбез.

Без бөтен эшне бергә эшләдек. Бәрәңге утыртырга да бергә чыга идек. Берсендә җиләккә баргач, елан килеп чыккан иде. И курыкты шунда, ул кычкырган тавышка мин йөгереп килдем. Курка иде шул еланнардан. Искә төшерергә бик авыр. Үлгәч, улымның төшенә кергән, хәлләрен сораган. Улым: «Әйбәт, әни, үзең ничек?» — дигән. «Минем барысы да яхшы», — дип җавап биргән. Шуннан улым елап уянган, — дип сөйләде ул.

«Балаларымны үзем аякка бастырам»

Ринат абый 2020 елда әнисен җирләгән, 2019 елда хатынының әтисе үлгән. Рәйсә Веселова үзе дә гаиләдә бишенче бала булган. Ринат абый туганнарының ярдәменә өметләнә, әлегә кадәр дә гел ярдәм итеп торганнар. Гаилә башлыгы М-12 юлы төзелешендә слесарь булып эшләгән, хәзер инде декрет ялы алачак.

Бүген кайтабыз, иртәгә үк документлар белән йөри башлыйм. Мин эштән декрет ялы алачакмын. Балаларымны бер минутка да калдырмыйм. Барыбер аякка бастырачакмын. Үзем үстерәм! Аннан соң шәхси тормышым турында уйлармын әле. Иң беренче урында — балаларны аякка бастыру, — диде ул. Тавышы калтыраган вакытлар булса да, ир кеше нык булырга тырыша. Биш бала алдында күз яшен дә күрсәтә алмый… Аның үзенә дә 33 яшь кенә бит әле. Хатыны белән бергә 15 ел яшәп калган.

Алла теләсә, балаларны тормышка чыгарам. Апаста йорт та бирсәләр, шунда күчәрбез. Балалар түгәрәкләргә йөри алачак. Авылда мәктәп кенә бит инде. Алла теләсә, булыр, хәзер генә түзәсе, — ди ул.

Ксюша, Айдар, Артем, Даша, Адель өчен язмыш шундый сынаулар әзерләгән.

Хаҗиповлар гаиләсенең кайгысын уртаклашабыз. Ходай сабырлык бирсен. Кеше кайгысына карата битараф булмыйк. Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Ринат Хаҗиповның банк картасы:

4000 7934 7469 2441 — «Ак Барс»

Карта телефон номерына бәйләнгән: 89520472576.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100