Бишенче баласын көтүче Гүзәл Хөснетдинова «кайгы төсендәге» фотосессиясен күрсәтте
Блогер Гүзәл Хөснетдинова бишенче тапкыр әни булырга җыена. Ул ире белән «в ожидании» темасына фотосессия дә ясаган.
«Бу – иң матур көмәнле фотосессияме? Шулай бит?» – дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Блогерның язылучылары Гүзәлнең еш кына кара төстәге киемнәр киюен билгеләп үткән. «Барысы да яхшы, ник бу кара кайгы төсе бөтен җирдә һәм бик еш?», «Ник карадан соң?» – дип язганнар.
«Шундый кайгылы (траурные) кешеләр инде без», – дип кенә җавап биргән күп балалы ана.
«Сез трендны ача да, яба да беләсез инде», – дигән комментарий да бар.