news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Биш сабый әнисез калды: «Әнием җәннәттә булса, аны безгә матур итеп күрсәт, Аллаһым»

Балаларга: «Сез әниегез белән җәннәттә очрашачаксыз», - дип әйтәм. Шулай дигәч, елмаеп куялар, ә үзләренең күзләрендә моңсулык… Бик сагыналар…» - ди, хатынын җирләп, 5 кечкенә кызы белән ялгыз калган Булат Нәбиуллин. Ул «Интертат»ка нибары ике көн эчендә арабыздан китеп барган тормыш иптәше Алинә турында җылы һәм ихлас итеп сөйләргә көч тапты.

news_top
Биш сабый әнисез калды: «Әнием җәннәттә булса, аны безгә матур итеп күрсәт, Аллаһым»
Фото: Булат Нәбиуллинның шәхси архивыннан

Мондый сынауларны лаеклы күтәрә алу адәм баласының бик сирәгенә биреләдер. Бик күпләр «нигә безгә килде мондый сынау» дип елар, сыкрар, бәргәләнер, кемдер бөтенләй дөньясыннан ваз кичәр иде. Булатның, эчтән өзгәләнсә дә, гаиләсенә килгән шушы олы хәсрәтне шул дәрәҗәдә дөрес кабул итә белүе, алай гына түгел, әниләренең бакыйлыкка күчүен сабыйларына да дини күзлектән аңлатырга тырышуы - чын мәгънәсендә батырлык.

«Хатынымның максаты Коръәнне тулысы белән өйрәнү иде»

Алинәнең әнисе белән минем әни икесе дә Буа районы Бик-Үти авылыннан, - дип, хатыны белән танышу тарихын сөйләүдән башлады сүзен Булат. – Мин үзем университетның дүртенче курсында укыганда дин юлына бастым. Дин безне башта, якташлар буларак, Алинәнең абыйсы белән якынайтты. Шул чорда булачак тормыш иптәшем белән дә аралаша башладык.

Алинә мине чиста күңелле, оялчан кыз бала булуы белән җәлеп итте. Әкренләп үзе дә дингә килде. Ләкин аның өчен бу юл җиңелләрдән булмады. Якыннары аның яулык ябуына да, мәктәпне тәмамлавы белән үк никах укытырга теләвебезгә дә каршы килделәр. Соңрак, Аллаһның рәхмәте белән, барысы да җайланып, безнең гаилә коруыбызга үз хәер-фатихаларын бирделәр. 2012 елда Алинә белән никах укыттык, - ди ул.

Коръән китабына сыйган сүрәләрне хәтердән кабатлый алу – гаҗәеп күренеш! Булат – Коръән-хафиз – әнә шул могҗизага ия кеше. Аның тормыш иптәше Алинә дә шушы юлда булган.

Алинә «Апанай» мәчете мәдрәсәсендә укыды, Коръәннең 140 битен ятлап чыгарга өлгерде. Хатынымның максаты Коръәнне тулысы белән өйрәнү иде.

«Кулыңа Коръән ал, Аллаһы Тәгалә синең тормышыңны үзе җайлар» дигән сүзләр бар. Без дә элек бизнес белән шөгыльләндек, кибетләр тота идек. Ләкин барысын да калдырып, дин юлына бастык, икебез дә укырга кердек.

Алинә өлкәннәргә дә, балаларга да бик теләп дин сабаклары өйрәтте. Без инде менә өченче ел рәттән авылыбызда балалар өчен мәчет яны лагеры оештырырга тиеш идек. Үзебез диндә булгач, шушы чиста, дөрес юлга башкаларны да, аеруча үсеп килүче буынны өндисе килә. Шушы максат белән тотынган идек без Алинә белән бу эшкә. Аллаһка шөкер, беренче елны ук лагерыбызга 40лап бала йөрде. Быел да хатыным бу эшкә бар күңелен биреп әзерләнгән иде. Шуңа да, Алинә арабыздан китеп баруга карамастан, савап та булыр дип, без бу лагерьны үткәрергә булдык, – ди ул.

«Хатынымның җитди авыруы бардыр дигән уй башыбызга да килмәде»

Булат белән Алинәнең бер-бер артлы 5 кыз кызлары дөньяга килә. Бүгенге көндә аларның иң олысына 11 яшь, иң кечкенәсенә 6 ай. Сабыйларның әни назы, әни җылысы, кайгыртуына иң мохтаҗ вакытлары да бит. Аллаһы Тәгалә гомерен кыска иткән шул якын кешеләренең. Булат Алинәне бу якты дөньдан алып киткән авыр көнне искә алды.

Әңгәмәдәшем сүзләренчә, тормыш иптәшенең беркайчан да җитди баш авыртуларына зарланганы булмаган.

Барыбыз да шулай бит инде – баш авырта дип, дару кабып куябыз, әмма беребез дә МРТ үтәргә чапмыйбыз…Шуның өстенә, әле бит аның бәби тапканына да 6 гына ай. Бәби алып кайтканда хатын-кызлар бөтен анализларны да тапшырып, табибларга йөреп торалар…. Шуңа да, хатынымның җитди авыруы бардыр дигән уй башыбызга да килмәде, – ди ул.

Вафатына ике көн кала Алинәнең хәле бетә, ул бертуктаусыз коса башлый. «Ашыгыч ярдәм» чакырткач, аны 7 нче шәһәр хастаханәсенә алып китәләр.

Алинә ашыгыч ярдәм машинасына үз аягы белән кереп утырды әле, ләкин барганда юл буе йоклап барды, хәле булмады. Машинадан без инде аны каталка белән чыгардык. Башта ашказаны белән проблемалары бардыр дип тикшерделәр. Ул яктан барысы да тәртиптә булгач, башы да авыртып торганга, башына МРТ ясадылар. МРТ хатынымның башында бик зур шеш үсеп ятканны күрсәтте…

Шушы тикшеренүләр вакытында, хәле бетеп, хатыным инде аңын югалта башлады. Аны тиз арада реанимациягә алып кереп киттеләр. Янына керергә ярамаганлыгын әйтеп, өйгә кайтырга, икенче көнне генә килергә куштылар, – ди Булат.

Булат икенче көнне хастаханәгә килгәндә аның тормыш иптәше комага киткән була инде. Әңгәмәдәшем бу көнне балаларының әнисе, 14 ел гомер кичергән хатынын соңгы тапкыр күрә.

Алинә инде үзе мөстәкыйль сулый да алмый, ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырылган иде. Шеш тәмам зураеп, баш миенә зыян китергән һәм башка органнарының эшчәнлеген туктаткан. Табиблар әйтүенчә, хәле стабильләшкән очракта, шешне операция ярдәмендә кисеп алып булыр иде. Ләкин, кызганычка, хатыным башка аңына килмәде инде… Шул килеш китеп барды. Без барыбыз да яшь организм бирешмәс, тернәкләнер дип өметләнгән идек. Аллаһы Тәгалә шулай язган булган, күрәсең… – ди ул.

«Кызларым, үскәч, әниебез өчен хаҗ кылачакбыз, диләр…»

Булат әлеге вакыйганы чып-чын ирләрчә, бер рухи ныклык белән кабул итә. Тормыш иптәше белән җәннәттә күрешүне өмет итә, көтмәгәндә әнисез калган сабыйларын да шушы сүзләр белән юата.

Мине еш кына аш мәҗлесләренә - мәрхүмнәрнең өчесе, җидесенә Коръән укырга чакыралар. Нинди генә үлемнәр турында ишетмисең… Кемдер исерек килеш, кемдер тагын да начар үлем белән китеп барган. Менә андый кешеләрнең якыннарын юатырлык сүзләр табуы да бик кыен. Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһү гәләйһиссәлләм әйткән бит, хатын-кыз 5 вакыт намазын укыса, Рамазан аенда уразасын тотса, ирен санлап, хөрмәт итеп яшәсә, аңа җәннәтнең 8 капкасы да ачык була, кайсыннан тели, шунсыннан керә алачак, дигән. Мин үземне Алинәнең менә шулай дөрес итеп яшәп китеп баруын уйлап юатам. Тормыш иптәшем белән без ничә ел бәхетле гомер кичерә алдык. Ул үзеннән соң сау-сәламәт биш кыз калдырып китте. Барыбер, күпме генә теләсәк тә, язылганнан артыгын яшәү мөмкин түгел. Ничек кенә авыр булса да, балаларым белән моны аңлыйбыз – ди ул.

Булат әниләренең башка кире кайтмаячагын кызларына да дини белемнәре аша аңлатырга тырыша. Аның сүзләренчә, кызлар һәрвакыт фани дөнья һәм ахирәт барлыгын белеп яшәгәннәр.

Без әнисе белән балаларга бу дөньяның вакытлыча гына икәнлеген гел аңлата идек. Мәңгелек дөньяда җәннәт бар, анда эләгү өчен хәзер дөрес итеп яшәргә кирәк дип әйтә идек. Хәзер дә: «Әниегез белән һичшиксез җәннәттә очрашачаксыз», – дип әйтәм. Шулай дигәч, елмаеп куялар, ә үзләренең күзләрендә моңсулык… Бик сагыналар… Әни кеше бит ул, исән булып каядыр китеп барса да, бала аның кайтканын түземсезлек белән көтеп тора. Ләкин балалар сабыр булырга тырыша. Аларга карыйм да, ничек түзәләр икән дим.... Мин, алар урынында булсам, инде күптән елап бетәр идем. Тик кызларымның «нигә болай булды, бу безгә ни өчен» дигән үпкә хисләре юк. Чөнки ничек кенә сынаса да, Аллаһы Тәгалә турында яхшы уйларга кирәк. Ул безгә бары тик хәерлесен генә бирә, беркемгә дә начар әйбер теләми.

Фото: © Булат Нәбиуллинның шәхси архивыннан

Мин үзем дә яшьли ятим калган бала. Әтием миңа 9 ай вакытта вафат булган. Шуңа миңа иртә «үсәргә» туры килде. Акчаны да эшләп, хәләл тир түгеп табарга кирәклеген беләм. Әнием исә миңа 22 яшь булганда арабыздан китеп барды. Әни төшләремә бик еш керә. Әниләрен җирләгәннән соң кызларыма: «Аллаһы Тәгаләдән әниебезне күрсәт дип сорагыз. Ул сезнең гозерне җавапсыз калдырмас», - дип әйтеп куйдым. Әле менә шушы көннәрдә генә 9 яшьлек Зәйнәбебез әнисен бик матур итеп күргән. «Әнием җәннәттә булса, аны безгә матур итеп күрсәт, Аллаһы Тәгаләм», - дип сораган. Зәйнәп «әнием» дип елап уянды, үзе миңа төшен сөйләде: «Әтием, әниемне бик матур урында күрдем. Андый матур җирләр безнең Казанда юк. Әнием бакчада атынгычта атынып утыра. Аның белән сөйләшә дә алдым. Киткәндә генә җибәрәсем килмәде, шуңа еладым», - диде.

Мин үзем, әни үлгәч, аның өчен хаҗ кылам дип ниятләгән идем. Ләкин кеше башта үзе өчен хаҗ кылырга тиеш. 22 яшьтә акчалар туплап, хаҗга барып кайта алдым. Аннан соң балаларыбыз туды. Алинәнең дә бик тә хаҗга барасы килә иде. Балаларыбыз кечкенә булганга бу ниятебез чигерелә торды. Инде менә хәзер балалар: «Без үскәч әниебез өчен хаҗ кылачакбыз», - дип йөриләр. Бу балаларның үз-үзләрен тынычландыру ысулы да, – ди ул.

Булат сүзләренчә, алар Алинә белән кызларын мөстәкыйль, эш сөючән итеп тәрбияләргә тырышканнар.

Хатын-кыз тәмле итеп ашарга пешерә белергә, чиста-пөхтә булырга тиеш дип әйтә идек. Безнең кайтуыбызга кызлар пирогларга кадәр пешереп куялар. Бозсалар да, көйдерсәләр дә, ачуланганыбыз булмады. Эш рәтен белеп үссеннәр дип, юлны гел ача идек. Үз йортыбыз белән торгач, тавыклар карау, яшелчәләр үстерү, бакча утау сыман эшләр дә ят түгел үзләренә, Аллаһка шөкер, – ди Булат.

«Кечкенәсен туганнан туган апам карашачак»

Ләкин эш рәтен белү белән генә түгел шул… Кызлар барысы да бик кечкенә бит әле. Ялгыз башына шундый зур җаваплылык төшкән Булат балаларның әбиләре ярдәменә дә өметләнә алмый. Булатның әнисе күптән гүр иясе, Алинәнең дә әнисе моннан 5 ел элек вафат булган. Шуңа да әңгәмәдәшемә бары тик туганнарына таянырга гына кала.

Иң авыр вакытларыбызда туганнарым бик булышты. Туганнан туган апаларыма рәхмәтләр яусын, балаларны алып китеп торалар, чиратлашып карыйлар. Әлегә менә барыбыз бергә авылга кайттык. Кызларның олылары безнең белән бергә лагерьга йөриләр. Лагерь беткәч, Казанга алып китәрмен дип торам. Туганнан туган апамның берсе кечкенә кызыбызны үзебез үстерешәбез диде. Аның исеме дә тормыш иптәшемнеке кебек үк Алинә, ул шулай ук диндә… Үзләренең 3 уллары бар, – диде Булат.

Булат сүзләренчә, Алинәнең кинәт вафаты турындагы хәбәр интернет киңлекләрендә таралганнан соң, балаларны тәрбияләшергә теләк белдереп, бөтенләй чит кешеләрдән дә шалтыратулар килгән.

Мондый вакытта күпләрнең туганнары да балалардан баш тартыр иде. Гаҗәеп яхшы күңелле кешеләр дә бар икән дип шаккаттык инде без. Татарстаннан гына түгел, төрле төбәкләрдән элемтәгә керделәр. Гомумән, хәлебезне белүчеләр, ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр бихисап.

Мөселманнар арасында мәчетләр салдыручы, мохтаҗларны ашатучы, зур эшләре белән танылган кардәшләребез күп. Ә без гомер буе тыйнак кына тормыш иттек, минем тормыш иптәшем дә бик оялчан хатын-кыз иде, күренеп йөрмәде. Шуңа да карамастан, үзенең яшьли китеп баруы белән ул күпме кешеләрне тетрәндерде…. Елап каян гына шалтыратмыйлар. Моның хакында тормыш иптәшемә сөйләсәң, үзе дә, хисләнеп, елап җибәрер иде, мөгаен… Алинәнең дингә якын булуы, шулай яшь балалар белән тырышып-тырышып Коръән ятлавының да бәрәкәте, хикмәтедер инде бу, – дигән фикердә ул.

Әле моннан бер атна гына балалары белән бер табын артына җыелып, гөрләшеп яшәп яткан Нәбиуллиннар гаиләсенең бер чите кителгән инде… Югыйсә, шундый югалту килер дип уйламаганнар да. Әле күптән түгел генә барлык туганнары бергә җыелып, кечкенәләренең бәби чәен уздырып җибәргәннәр. Моңа кадәр беренче катында гына яшәгән йортларының икенче катын да эшләп чыгарга ниятләп торганнар.

Без һәрвакыт мөмкинлекләребезгә карап яшәдек, беркайчан кешедән әйбер сораганыбыз булмады. Алинәнең дә «нигә бу юк» дип әйткәне булмады, булганына шөкер итеп, шатланып яши белдек. Бакчабызда яшелчә, җиләк-җимеш үстердек. Үзем мәчеттә эшли идем. Хәзер кечкенә бала белән ничек булып бетәр. Бала хакы да бар, аларның үзләрен генә калдырырга да ярамый.

Алинә белән әле вафаты алдыннан гына бер сүрә турында сөйләшеп утырган идек. Анда Аллаһы Тәгаләнең динле кешеләр янында дөньялыкта да ахирәттә дә янәшә булачагы, үзенең колларына җәннәт вәгъдә итүе турында әйтелә. Шулай ук Аллаһы Тәгалә, динле кешене үз янына алганнан соң, аның якыннарын да ярдәменнән калдырмас, диелә. Безнең балаларыбыз кызлар өчен генә булган гаилә мәктәбендә укыйлар. Укулары өчен һәрберсенә 25 мең сум акча түләргә кирәк. Алинә әле исән чагында ук: «Быел бит өченчесе дә беренче сыйныфка укырга керә, ничек акча җиткерербез», – дип кайгырган иде. Инде менә, игелекле кешеләр, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән кызларыбызны укытырга еллык акча җыелды.

Шуны гына әйтәсем килә: дөрес юлдан барганда, Аллаһы Тәгалә үзенең ярдәменнән ташламый. Без дә яшьләр бит, без дә башка юлдан да китә алыр идек. Ләкин башкача яшәүне сайладык, дин күңелләребезгә тынычлык салды.

Без үлем сәгатенең кайчан сугачагын белмибез. Бу фани дөньядагы вакытыбыз бик аз. Шуңа да изге гамәлләр кылып калырга, дингә вакыт табарга тырышырга кирәк. Аллаһы Тәгаләне беренче урынга куйсагыз, Аллаһы Тәгалә үзе бар тормышыгызны җайга салачак. Кайвакыт бер сүздән дә кешенең тормышы үзгәреп китә. Уйланырга җирлек булсын дип сөйләдем боларны, – диде безгә Булат.

«Интертат» сайты редакциясе Булат Нәбиуллин һәм аның балалары, якыннарының авыр кайгысын уртаклаша. Алинәнең урыннары оҗмах түрләрендә, каберләре нурлы булсын! Булатның үзенә Аллаһы Тәгалә балаларын үстереп, аякка бастырырга, иманлы, тәүфыйклы кызлар итеп тәрбияләргә көч һәм сабырлык бирсен.

Булат үзе беркемнән дә ярдәм өмет итми. Әлеге язманы әзерләргә да, әңгәмәдәшем, ярдәм сорау максаты белән түгел, башкаларга гыйбрәт булсын дип кенә ризалашты. Тик шулай да, Булатның реквизитларын куеп үтми булдыра алмадык. Күңелендә мәрхәмәт орлыклары булган киң күңелле укучыларыбызның җомга хәерләрен әнисез калган сабыйларны сөендерү өчен җибәрү мөмкинлеге бар: 8-927-479-08-93 (Булат, Сбербанк, Ак барс банк)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар