Кызлар арасында үскән Хәмитнең ир туганлы булуы хыялда гына калды. Биш апасы янында үсте егет. Беренче тапкыр кызлар озата кайтуын, капка төбенә килеп җиткәч беренче тапкыр кочаклап алганын, теге кызның егетнең яңагына сугып кереп киткәнен апасына сөйли алмый бит инде. Энекәше, я булмаса абыйсы булса – сөйләр иде. Сөйләшерләр иде бер кинәнеп. Кызлар темасы гына түгел, әллә ниләр сөйләшер иде ир туганы булса. Әмма һәр теләгәнне сорап алып кына булмый.
Җир өсте кардан ачыла башлагач та, сарыкларны тау итәгенә көтәргә алып чыккан көне хәтерендә әле егетнең. Алардан ике йорт аша гына яшәүче күршесе Шамилгә:
– Минем биш малаем булачак, – дигән иде ул.
Үзе биш кыз арасында үскәч, шуңа 5 санын әйттеме, күңеленә шундый теләк килдеме, өздереп «биш малай» диде. Мәктәпне тәмамлагач, күршесе белән юллары аерылды. Шамил укырга шәһәргә чыгып китте. Хәмит армиягә барып кайтты да авылда калды, фермага терлек карарга керде. 1-2 ел эшләгәннән соң, күңеленә шом керде егетнең: авылда кызлар юк. Өйләнергә кызлар калмаган авылда. 5 малай түгел, 1 малайлы да булмавың бар болай барса. Шәһәргә киткән кызлар ялларга кайтканда сүз катып карады. Кызлар борылып та карамады авылда калган егетләргә. «Чөгендер эшкәртеп, бәрәңге чүбе утап арыдык, шәһәрдә яшисе килә», – диделәр. Шулай итеп, өйләнергә кыз таба алмыйча 30 яшен тутырды Хәмит.
Тора-бара, үзе дә авылдан китү ягын уйлый башлады. Әнисе белән киңәшкәннән соң, районга төзелеш оешмасына каравылга эшкә керде. Каравыл бер дә булмаганда ярыйсы, әмма, кулына эш коралы тотып, ирләрчә эшләп өйрәнгән Хәмитнеке түгел. Оешма җитәкчесенә кереп сөйләште дә каравыл эшен алмаштырды. Төзелеш бригадасы белән йортлар төзү эшенә чыгып китте. Ул елларда районда күп катлы йортлар бик төзелми иде әле. Аның каравы, колхозларда төзелешләр барды. Авылларда колхозның административ биналары, мәктәпләр күп төзелде. Кайбер колхозлар икешәр катлы бина төзеп чыкты. Ничек бай яшәгән ул чакта авыллар!
Менә шундый авылларның берсендә тапты ул 5 малайга әни булырлык кызны. Эссе көндә су алырга колонкага килгән Хәмит янына 7-8 яшьләрдәге малай килеп басты. Күзен дә алмады Хәмиттән. Җитмәсә колонка ватык, су агып тора. Юлга да хәйран гына су аккан. Хәмит колонканы төзәткәләп куйгач, су агудан туктады.
– Синең малаең бармы, абый, аңа ничә яшь, минем кебекме, исеме ничек? – дип сораулар яудырды малай. Кечкенә генә малайның шундый кыюлыгына елмаеп карап торды Хәмит. Өйләнмәгәнлеген, малае юклыгын әйтми кала алмады. Бала күңелен алдарга теләмәде. Икенче, өченче көнне дә килде Ришат төзелеш барган бина янына. Үзенчә авыз эченнән нидер мыгырдап җырлап та йөрде.
– Абый, миңа тачка ясап бир әле, – диде малай бер килүендә.
– Ярар, – диде Хәмит. Тик уйга калды, тачка ясарга әтисе дә бардыр, ник миңа әйтә икән бу малай, дип.
– Әтиең ясамыймы? – дип сорап куйды.
– Әти юк минем, абый. Әни, әби, энем белән яшибез. Песиебез бар әле тагын, сыерыбыз да бар.
Хәмит ул көнне иптәшләре белән кайтмады. Район белән авыл арасы 3 чакрым гына. Тулай торакта барыбер беркем көтеп тормый. Ришатка тачка ясагач, җәяүләп кайтырга уйлап, эштән соң каласы итте. Бәлки, тачка гына да булмагандыр 32 яшьлек ирнең уенда. Авылда кызлар юк, бәлки, бу малайның әнисе белән килешеп китәрбез, дигән уй да булгандыр.
Чыннан да килешә Хәмит белән Руфия, никах укытып, бергә яши башлыйлар. Райондагы эшеннән көн саен авылга кайтып йөри. Авыл да юл уңаенда, шәһәргә йөрүче маршрут автобусыннан төшеп калгач ерак та түгел, җәяү керерлек кенә. Менә шулай, уйламаганда, 2 малайлы була да куя Хәмит. Бик ярата балаларны. Малайлар да тиз дуслашалар. 1 елдан үзенең малае да туа. Хәмиттән дә бәхетле кеше булмагандыр ул чакларда. Тик, шулай матур гына яшәгәндә, 7 елдан соң гаиләнең тынычлыгы бозыла. Ул чакта Хәмитнең тагын 1 малае дөньяга килгән була. Руфия бала ялыннан соң эшкә чыккач бик үзгәрә, эштән «салып» кайта башлый. Ферма мөдире килеп, ачуланып, эшкә алып чыгып китә, кич эше тәмамлануга, Руфия исереп кайтып керә. Балаларда, йортта гаме югала. Көннәрдән бер көнне хатын бөтенләй өенә кайтмый. Берәр җирдә егылып калмаганмы, чокырга төшмәгәнме, дип эзли чыга Хәмит.
Табылмый хатын, бер хәбәрсез юкка чыга. 3 көн узгач, кайтып керә. Кайсыдыр авылда, элек бергә укыган дус кызына кунакта булганлыгын әйтә. Ялган икәнлеген сизенсә дә, ышанырга тели ир. Әмма, мондый югалып торулары кабатлана башлый хатынның.
Айнып киткән чакларында аннан да чиста хатын юк. Балаларын да бик ярата, табын тутырып ризык пешерә. Бер эчә башласа, тормышының асты-өскә килә. Баштарак эзләп алып кайта иде Хәмит. Хатын чыгып китте дип, кул кушырып утырып булмый бит. Бәлки, аңына килер, балалары хакына үзгәрер, дигән өмет белән яшәде. Туганнары, танышлары тиргәп тә карады, айнырга уйламады Руфия. Эшеннән куылгач, бөтенләй икешәр-өчәр айга югала торганга әйләнде.
Әмма, бәхет дияргәме, бәхетсезлекме: язның бер көнендә Руфия өенә кайтты. Дөресрәге – кайтардылар, хастаханә аша. Язгы бозда таеп егылып аягын имгәткән. Гипс салганнар. Аягына баса алмагач, кеше ярдәменә мохтаҗ хәлдә кайтты. Акыл кермәсме, дип, эченнән генә сөенде Хәмит. Хатынын да тәрбияләде. Мин эшләгән дә җитәр, өйдә генә торса да риза, балаларга әни кирәк бит, дип, хатынының аягы авыртуына сөенеп тә куйды әле. Тагын 1 малай алып кайттылар. 4 ел яшәделәр. Төпчек малайга 3 яшь тулган көндә тагын чыгып югалды Руфия. Шул китүдән күренгәне юк. Бер тапкыр судта күрештеләр. Ана хокукыннан мәхрүм иттеләр, балаларына алимент түли. Судта күрешкәч тә үз-үзенә ышанмый торды ир. Хатынының эчкечелектән йончыган йөзен, таушалган гәүдәсен күреп кызганды. Беренче күрешкәндәге нурлы йөзле, түгәрәк битле Руфиянең күзләре генә утырып калган иде. Ник үзгәрергә теләми ул, ник үз-үзен түбәнгә өстери – менә шул уйландырды ирне. Шул хакта Руфиядән кабат-кабат сорап, ярдәм итәргә теләсә дә, хатын Хәмит белән никтер сөйләшүне кирәк санамады. Ишетмәде дә ул аны. Әллә аңа әйтә Хәмит, әллә башка берәү белән сөйләшә.
– Синең балалармы икән соң алар? Кеше балалары үстереп ятасыңдыр әле, – дип күңеленә тиючеләр дә бар Хәмитнең. Баштарак авыр кабул итә иде андый сүзләрне. Тора-бара ияләнде. Мәгънәле кеше әйтми бит аны. Үзе бала яратмаган, я баласыз калган, кеше бәхетеннән көнләшүчеләр әйтә. Баланың ни гаебе бар? Ярар, бәлки, минеке дә булмасын, ди. Син минем малай түгел, дип, урамга чыгарып җибәрсенме, нишләтсен ул малайны. Хәмит шул 5 малае белән бәхетле дә инде. Мәшәкатьләре, борчулары күп. Дәрес әзерлисе, түгәрәкләргә йөртәсе, юасы-җыясы, пешерәсе, авырып китсәләр – дәвалыйсы. Барысына да Хәмит җаваплы. Инде Ришат белән Руслан үстеләр. Ришат армиягә барып кайтты. Үзе акча эшли башлады, энекәшләренә ярдәм итә. Биш малай бишесе биш яктан Хәмит өчен нишләргә белмичә торалар. Шушы бәхет түгелмени?! Кечкенә уллары: «Әти, ярый син бар әле», – дип килеп сарылганда иң бәхетле әти тоя ул үзен. Машинасы да, затлы йорты да юк. Әмма, бик бай ул – 5 малае бар аның.
Сәламәт кенә яшәсеннәр дә иманлы юлда йөрсеннәр. Үзе теләп алган бәхет бит! Биш малай әтисе ул Хәмит!
Кечкенә малае: «Әти, әни алып кайтыйк», – дип килеп сарылганда гына чарасызлыгыннан үзәкләре өзелә ирнең.
Кайтмый бит, кайтмый әниләре...