news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бишбармак» концерты: Балтач ите, батыр Илназар һәм күпне күргән Руслан Кираметдинов

«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә биш җырчыны бер сәхнәгә җыйган «Бишбармак» концерты булды. «Интертат» хәбәрчесе чарадан репортаж тәкъдим итә.

news_top
«Бишбармак» концерты: Балтач ите, батыр Илназар һәм күпне күргән Руслан Кираметдинов
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Үткән ел «Бишбармак» концерты «Чулпан» мәдәният үзәгендә узган иде. Бу ике залда да булган кешеләр, аларның җир һәм күк кебек төрле икәнен беләдер. Быел концертта җырчылар сәхнәгә чыгып җырлый башлагач, фонограммага җырлыйлармы әллә дип тә уйлап куйдым. Бу залның акустикасы шундый булганга гына миңа шулай тоелгандыр гына дип өметләнеп калам.

«Сәйдәш» зур, бар кешегә урын җитә, килүче булса… «Бишбармак»ны быел тамашачы бик каты көтмәгән, ахры, чөнки зал тулы түгел иде. Алгы рәтләрдә шактый буш урыннар булса да, безне анда утыртмадылар, артта «посып» утырырга туры килде. Әгәр бинаның түбәсендә урындыклар булса, билләхи, билетларны шуннан бирерләр иде. Ярый, без, журналистлар, арткы ишектән керергә, арткы рәткә утырырга, сәхнә артында йөрергә, кирәк булса кайберәүләрне «арт»ларына утыртырга ияләшкән инде, бу – беренче очрак кына түгел.

Оештыручылар быел программаны уйлап әллә ни баш ватмаган. «Бишбармак» концертыннан бер көн алда «Дуэтлар солянка»сы узды. Бу чара «солянка»ның дәвамы булды кебек. Монда да Руслан Кираметдинов һәм Сиринә Зәйнетдинова, Зәринә Хәсәншина һәм Илназар дуэтлары шактый күп яңгырады. Ә менә Татарстанның халык артисты Раяз Фасыйхов гел үзе генә чыгыш ясады. Ялгыз булса да, залны үзенең хит җырлары белән «селкетте», ә биючеләре сәхнәне «дер» китерде.

Бу «бишлек»тәге җырчыларның кайсысына иң каты алкышлар яңгырады дип уйлыйсыз? Бишбармак ризыгында борыч ролен уйнаган Руслан Кираметдиновка, әлбәттә. Моны мин уйлап тапмадым, алып баручы Газинур Фәйзуллин шулай диде. Янәсе Руслан – күпне күргән, «әле дә күрүче» җырчы.

Руслан бераз чирләп тора иде, бугай. Сәхнәгә чыккач, җырлый башлаганчы да, сүзләрен әйткәндә дә ютәлләп алды, тавышы да үзгә – Салават абыйныкына охшаган иде. Авырган килеш тә, шулай «чиста» җырлый, «суза» алгач – әйбәт инде ул. Бәлки, без күрмәгәндә, сәхнә артында күкәй сарысы эчеп чыккандыр, ә бәлки, ул, гомумән, чирләмәгән һәм миңа бу шулай тоелган гынадыр.

Моны Руслан Кирамтединов үзе һәм Аллаһ кына белә инде. Ялгышкан булсам, гафу итәрсез. Алай да ныклы сәламәтлек теләп калам, бер үк чирләмәгез.

«Татарстанда һәм Башкортстанда концертларны бик күп куялар. Элек артистлар 500 иде, быел 2000гә якын. Әле бер әйбер уйлап тордым да, шундый фикергә килдем – без, артистлар, бер-беребезнең концертларына йөрсәк тә, ачтан үлмибез», – диде ул.

«Без, артистлар, бер-беребезнең концертларына йөрсәк тә, ачтан үлмибез»

Фото: © «Интертат», Фирүзә Гыйниятова

Шулпа – Сиринә Зәйнетдинова. Шулпага борыч өстәгәч тәмлерәк була, шуңа алар Руслан Кираметдинов белән дуэт яздырганнар, ди. Сиринә апа үзе чибәр, үзе моңлы, тавышы чишмә сыман агыла, җырлары да мәгънәле. Күлмәкләре турында әйтәсе дә юк инде! Алай да аңа Чаллыдагы сольный концертыннан соң начар эчтәлекле комментарий килеп төшкән булган.

«Көчле хатын-кызлар да елыйлар», берне утырып балавыз сыгып алгач, онытыла ул, Сиринә апа. Күңелегезгә якын алмагыз, сез – искиткеч. Әле шуңа өстәп, бу концертта тамашачы сезгә генә күчтәнәчләр, чәчәкләр бүләк итте. Димәк, сезне яраталар!

Татарстанның атказанган артисты кияүгә чыккач, иң беренче токмач кисеп, шунардан аш пешереп күрсәткән булган. Ул пешекче кызы икән, шуңа кулыннан бар да килә. Кайнанасы аны нечкә итеп токмач кискәне өчен мактаган да булган.

Фото: © «Интертат», Фирүзә Гыйниятова

Ул кичтә танылган автор-башкаручы Илназар «Камыр-батыр» булды. Имеш-мимешләрдән курыкмый, Зәринә Хәсәншина белән дуэт яздырганга «батыр» сүзе дә өстәлгәндер, мөгаен.

Ә Зәринә Хәсәншина исә бишбармакта токмач ролен башкарды, чөнки ул – уңган, яңа гына «пешкән» килен. Концертка аның күп кенә туганнары да килгән. Зал болай да тулы түгел, әле аның күпмесе чибәр Зәринәнең туганы булып чыкты.

Зәринә Хәсәншина татар эстрадасында иң зәвыклы җырчыларның берседер. Кыяфәте, буй-сыны, матур күлмәкләре, салмак хәрәкәтләре – күз тимәсен. Тавышы турында әйтеп тә тормыйм, тыңлам туярлык түгел!

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Раяз Фасыйховны «Балтач ите» дип сәхнәгә чакырдылар. Бишбармакны итсез, татар эстрадасын романтик Раязсыз күз алдына китереп булмый. Бәлки, халык артисты булганга аңа иң мөһим «роль»не биргәннәрдер.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Концерт башланыр алдыннан, тамашачыларга кечкенә генә «тест» тараттылар, аны эшләп, лототронга саласы иде. Антракттан соң ике җиңүчегә тешләрне профессиональ чистартуга сертификат тапшырдылар. Мин дә катнаштым – бәхет елмаймады, тешләрне тагын щетка һәм паста белән генә чистартып торасы була инде.

Шул нәни кәгазь кисәгендәге текстта да хата калдырырга кирәк бит. Анда «Концерт нәрсә белән кызыксынды?», - диелгән иде. Без кайдан белик инде концертның нәрсә белән кызыксынганын?

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Концертның икенче бүлегендә кулдагы бармакларны барладык. Баш бармак – Зәринә Хәсәншна, чөнки ул җырлый башлагач, бармак күтәрелә, «лайк» куясы килә.

Имән бармак – Илназар. Янәсе җырлар язганда, аның башына идея килә дә, ул «о» дип бармагын күтәреп куя.

Урта – күпне күргән, күпне күрсәткән бармак – Руслан Кираметдинов. Һаман күпне күргән дип «күпертеп» тормаска да була иде, минемчә. Бу тормышта кем авырлыклар белән күзгә-күз очрашмаган соң?!

Хисле, атсыз бармак – бер иргә ике тапкыр кияүгә чыккан Сиринә Зәйнетдинова, ә бөтен артистны берләштерүче чәнти бармак – Раяз Фасыйхов. Ансыз авыр, ансыз күңелсез.

Концертны оештыручылар – «Татар радиосы», «TMTV» һәм «Татар медиа групп». Шунысын гына әйтә алам, үткән елгы «Бишбармак» миңа күбрәк ошаган иде, тик быелгысы да «ничава» шунда.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар