news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сиринә Зәйнетдинованы рәнҗеткәннәр: «Минем дә йөрәгем бар...»

news_top

Җырчы Сиринә Зәйнетдинова социаль челтәрләрдә җан әрнүе белән бүлешә. Чаллыдагы концертыннан соң җырчыга начар эчтәлектәге комментарий килеп төшкән. Җырчы фикеренчә, кайбер тамашачылар артистларның гап-гади кешеләр икәнен оныта.

Кичә концертта мин чын күңелемнән җырладым, ә бүген миңа: «Син карт инде, пенсиягә кит», – дип язалар… Әйе, яшь түгел, идеаль дә түгел. Ләкин минем дә йөрәгем бар, ул да әрни. Мин сәхнәгә дан өчен түгел, ә җырларга, кешеләргә яхшы кәеф бүләк итәргә дип чыгам.

Минем дә балам бар. Мондый сүзләрне укырга бик авыр. Әйдәгез, бер-беребезгә мәрхәмәтлерәк булырга тырышыйк. Мине аңлаган һәр кешегә олы рәхмәтем. Ә бу хатка ничек җавап бирергә дә белмим, – дип язган Сиринә Зәйнетдинова.

Артист үзен рәнҗеткән смсны да күрсәтте.

«Ябыксаң да юк, тешләреңне ясатсаң да юк, күлмәкләреңне алыштырсаң да, моңың юк синең. Тавышың да «әтәк-сәтәк» инде. Җырчы саны булып йөрмә, синнән башка да сәхнәдә чүп-чар күп. Карт инде син, пенсиягә кит», – дигән берәү аңа.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар