news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Биш балалы Гүзәл Хөснетдинованы машинада кызу йөргән өчен тоткарлаганнар

news_top
Биш балалы Гүзәл Хөснетдинованы машинада кызу йөргән өчен тоткарлаганнар
Фото: Гүзәл Хөснетдинова аккаунтыннан

Блогер Гүзәл Хөснетдинова соңгы берничә көндә Калмыкиядә булган. Шуннан Татарстанга кайтып барганда, аны полиция хезмәткәрләре туктаткан.

Гүзәл ханымның 8 штрафы булуы ачыкланган. Аны иртәнгә кадәр суд көтәргә полиция бүлегенә озатканнар. Юл иминлеге хезмәткәре сүзләренчә, Хөснетдинованың 5 баласы булу да бу карарга берничек тә тәэсир итми. «Мине тоткарладылар! Былтырдан бирле түләнмәгән штрафлар бар, диләр... Минем түләнмәгән штрафлар булса, мине беркайчан да чит илгә дә чыгармаслар иде», – дип язган блогер үз сәхифәсендә.

Искәртеп үтик, Гүзәлнең сеңлесе Лилиянең юл һәлакәте аркасында гомере өзелгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар