Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бирсә дә бирә икән сынауларын… - 2 өлеш (Сәлия Гарифуллина)

Туган ягына кайтмаска карар итә ул. Анда кайтып, ни бар? Ирсез, ике балалы хатын кемгә хаҗәт.

news_top_970_100

Дәвамы. 1 өлешен сылтамага кереп укырга мөмкин.

Фабрикага эшкә урнаша. Эш сөючән авыл кызы үзен тиз арада таныта. Бераздан бригадир итеп үрләтәләр аны. Фатир да бирәләр. Шулай тормыш җайга салына. Балалар акрынлап үсә. Ялгыз чибәр хатынга күз атучылар байтак була, билгеле. Тик күңелен яулаучы гына очрамый. Бәлки вакыты җитмәгәнгәдер. Ә көннәрнең берендә…

Таныш хатыны туган көн мәҗлесенә чакыра Мәдинәне. Шунда карашы зәңгәр күзләр белән очраша да инде. Малик атлы ирне бер күрүдә ошата ханым. Әллә гашыйк булу шулмы икән, дигән уй йөгереп үтә башкаеннан. Менә сиңа мә! Гадәттә, ир затына кырын карап, горур гына узып китүче Мәдинә шул бәйрәм кичәсеннән соң сөю утында яна башлый. Малик та битараф түгел шикелле. Һәрхәлдә, чибәркәй янына ашкынып килә, бүләкләргә күмә. Тора-бара бергәләшеп яшәү теләген сиздерә. Куана Мәдинә. Бердәнбер тормыш юлдашын тапты кебек.

Бар яклап килгән ир: сөйкемле, гәүдәгә ыспай, эшкә талымсыз, кеше белән сөйләшә белә. Дөнья көтәр өчен менә дигән. Тик бал мичкәсендә бер кашык дегет дигәндәй, кәефне кырып торган нәрсә дә бар шул. Малик хатынның балаларына ияләшеп китә алмый, үз итми. Шарт та куя: кызыңны әниеңә кайтарып куй, улыңны бергәләп тәрбияләрбез.

Мәдинә сөйгәненә һаман ныграк тартыла бара, инде аннан башка яшәешен күз алдына китерми! Аптырагач, ахирәте белән киңәш кора. «Ике дә уйлама, — дип кырт кисә тегесе. — Андый ирләр гел очрап тормый. Кызыңа да ияләшер. Ничава, авылда бер-ике ел яшәгәннән балаңа әллә ни булмас. Малик тынычлангач, Гөлшаянны кире алып килерсең. Улың монда кала ла…» Мәдинәбез күнә. Чыннан да, бөтенләйгә аерылмый ич сабыеннан. Авыл һавасы да килешер. Югыйсә, чирдән башы чыкмый кызының. Аның каравы, улы әтиле булып үсәр. Үз атасын белми дә диярлек, тиз үк тартылып китәр Маликка…

Менә шулай авылдагы әбисендә гомер кичерергә мәҗбүр була да инде Гөлшаян. Мәктәпкә дә шунда бара. «Бер-ике ел» дигәнебез байтакка сузыла. Төрле чаклар кичерергә туры килә әби-оныкка. Икесе дә холык-фигыльләре белән «йомшаккаем, аппаккаем»нардан түгел. Кызулар, бер-беренә юл куеп бармыйлар. Хәер, озак вакытлар бер түбә астында яшәгәч, җайлашалар тагын. Чит кешеләр түгел лә. Мәдинә ел саен диярлек газизләре янына кайтып әйләнә. Күчтәнәчләрен жәлләми. Кызын чуктай киендерә. Әни карчыгы да өлешсез калмый, билгеле. Күрше-күлән тәүге мәлләрне «тажиктан кайткан хатын» турында төрлечә гәп куерта. Әмма тора-бара Мәдинәне көтеп ала башлый. Җылы яктан кайткан кием-салым, тукымалар ымсындыра. Көнләшүчеләр дә булгандыр. Төрле кеше бар бит бу фани дөньяларда…

Гомер уза. Гөлшаян үзәкләрне өзәрдәй чибәргә әверелә. Тәүге мәхәббәте дә көттерми. Ташкындай ургылып керә кыз тормышына. Нияз атлы берәү күңелен яулый, төн йокыларыннан ваз кичәргә мәҗбүр итә. Егет тә сылуга битараф калмый. Ике арада «мәхәббәт хатлары» йөри башлый. Талгын кичләрдә, челтер чишмә буенда очрашулар ешайганнан ешая…

Әйткәндәй, яшь йөрәкләрнең мәктәпне тәмамлаган җәенә туры килә бу «сөю чоры». Вәгъдәләр бирешәләр. Нияз армия хезмәтеннән кайтуга, өйләнешергә ният коралар. Кызның әбисе генә ачулана гамьсез яшьләрне. Булмаганны. Мәктәптән соң эшкә урнашырга, бераз тернәкләнергә, өс-башны карарга кирәк. Гаилә корыр чак түгел әлегә. Әмма Гөлшаянның да чигенергә исәбендә юк. Нияздан башка язмышын күз алдына да китерә алмый ул. «Эшләргә дә, гаилә тормышын алып барырга да өлгерермен, Нияз булганда, миңа берни дә куркыныч түгел», — дип кырт кисә.

Әби кеше уйга тала. Болай булмый бу, оныгының холкын яхшы белә. Нидер ниятләдеме, туктатырмын димә. Мәгърифә карчыкның үзенең холкына охшаш… Байтак баш ватканнан соң, әби кеше Мәдинәне чакыртып кайтарырга карар кыла. Җитәр, карамады түгел, карады оныгын. Хәзер инде әнисе үзе кайгыртсын баласының киләчәген. Буй җиткән кызыйны тыеп була димени! Әйткән сүз — аткан ук. Кайта Мәдинә. Озын-озак уйлап тормый, кызының ай-ваена карамый, «җылы яклар»га әзерли башлый. Җаен да таба. «Мәхәббәтегез чын икән, өйләнешерсез. Туйга бераз „мамыкланып“ алырга кирәк, балам», — дип үгет-нәсихәт бирә.

Гөлшаян күнә. Чыннан да, бирнә җыеп кияүгә чыкканда, начар булмас! Нияз исә күңелсезләнә. Аерылулары җиңел түгел шул. Бик еракка җыена ич матуры…

Ни гаҗәп, җылы төбәк кыз күңеленә хуш килә. Бәлки, туган җире булгангадыр. Әнисе кызын эшкә урнаштыра. Ахирәтләр дә табыла. Туган әткәсе белән дә араларын өзми. Нилектәндер, кыз һәм ата бер-беренә ныграк тартыла. Ул-атага карый, диюем. Әнәс, Гөлшаянның энекәше, үги әтисен, Маликны үз итә төшә сыман. Кече яшьтән аның тәрбиясендә булгангадыр, мөгаен. Ә менә Гөлшаян-Малик мөнәсәбәте… Тәүге караштан бер-берсен өнәми алар. Кызга үги ата чит-ят тоела. Кыланмышлары да ясалма кебек хәтта. Әнкәсе ни тапкандыр шул чырайсыз бәндәдә, аңламассың…

Малик та яратмый кызны. Чем-кара, зур күзләр сагайта аны. Гел нидер күзәтә, яшерен серне ачарга тырыша сыман. Икесе дә кызу булгангамы, эләгешеп китәргә генә тора ир белән үги кыз. Мәдинәгә ифрат читен. Яраткан, газиз кешеләре уртак тел таба алмый ич. Ничек яшәмәк кирәк. Иртә-кич талаш, өйгә кайтып керәсе килми хәтта. Өстәвенә, Маликның яман ягы «калкып чыкты».

Салырга яраткан ир торган саен ешрак «төшерә», буш вакытын «шешәдәш дуслары» белән уздыра башлады. Хатын шелтәләргә керешсә, җавап бер: кызың гаепле. Әбисе юньле тәрбия бирмәгән. Болай яшәү мөмкин түгел. Йә Гөлшаян, йә мин. Ике ут арасында калган бичара ханым тәмам пошаманга төшә. Кызын авылдан, сөйгән ярыннан аерып, бирегә алып килүенә үзе үк үкенә дә соң… Терсәк якын, тешләп булмый. «Монда сыймыйсың, кире әбиең янына кайтып кит», - дип әйтә алмый ла инде. Ничек аңлатырга барын Маликка, әй Аллам!

Туктаусыз борчылулар, хәвефләнүләр, өйдәге низаглар эзсез калмый, билгеле. Мәдинә, каты авырып, түшәккә ятарга мәҗбүр була. Яман шеш барлыгы ачыклана. Чирле хатын кемгә хаҗәт, ир озак уйланып, газапланып маташмый. Себер якларына юллана. Шул китүдән хәбәрсез югала. Хаты да юк, шалтыратып хәл дә сорашмый, ичмасам. Хәер, хатынга инде барыбер. Гомерен озайтырга чара калмаган. Кызы ярый аягында, хезмәт урыны да бар, үҗәтлеге дә җитәрлек. Ә менә улыкае… Мәктәп яшендәге сабый гына ич. Артык йомшак, иркә, бар кешегә ышанып баручан. Кем кулларына калыр бу балакай гына!

Мәгърифә карчыкның да яше шактый, үзен карар кеше кирәк булачак тиздән. Бөтен дөнья шул буыннары ныгып җитмәгән Гөлшаян карамагына кала түгелме? Хәле начарланган, әмма әле аңында булган авыру кызы белән озак кына сөйләшә. Гафу үтенә, туган атасы белән араларны өзмәскә куша. Изге күңелле ир ярдәменнән ташламас. Әле дә җае чыккан саен булышырга гына тора ич. Гәрчә инде икенче гаилә белән яшәсә дә. «Әбиеңне ташлама, кирәк икән, монда алып кил. Бергә булырга тырышыгыз…» — ди ана көч-хәл сулыш алып. Мәдинәне җирләгәч, кайгы-хәсрәт дәрьясына чумган Гөлшаян дәү әнисен чакыртып ала.

Бөгелеп, сыгылып төшкән, күзгә күренеп картаеп, сулып киткән Мәгърифә, оныкларын кочкан килеш, туктаусыз елый. Рәнҗеш, үпкә хисләре күз яшьләре белән ургылып чыга. « Әй, язмыш, ник бу кадәр сыныйсың, каргыйсың. Нинди гөнаһларым өчен җәберлисең?! Закирҗаным вафатыннан соң ялгыз балалар үстердем. Көн-төн димәдем, эшләдем. Инде нарасыйларым бәхетле яшәр, дип өметләнгәндә… Кызыкаемның башкаена үзем җиттем. Шул гөнаһым атлатмыйды-ы-р…»

Шул ук көнне җаны чыгардай тоя үзен ана карчык. Башка яшәмәс кебек. Тик сикәлтәле язмышның үз кануннары. Гомере бетмәгән икән әле. Бераз оныклары эргәсендә булышкач, Мәгърифә әби кайтыр якка җыена башлый. Туган төбәген үлеп сагына, җирси. Тамырыннан йолкып алынган үсентедәй хис итә үзен. Гөлшаян дәү әнисен авылга кайтарып куярга, үзе энесе белән биредә вакытлыча калып торырга ниятли. Әнәснең укуын беткәнче түзәрләрме-юкмы, күз күрер.

Дәвамы бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100