«Йортыбыз янганны ишеткәч, иремнең хәле начарланды, чүт йөк машинасы астына керми калдык»
Тукай районы Биклән авылында 23 гыйнвар көнне чыккан янгын Наилә һәм Рафаил Мөниповлар гаиләсенең барлык мал-мөлкәтен көлгә әйләндерә, үзләрен урамда калдыра. Берничә сәгатькә дип, Чаллыга чыгып киткән гаилә кайтып кергәндә, йортка якын килерлек булмый инде.
«Йортыбыз оныклар чыр-чуына күмелә иде»
Бу тормышта бернәрсә дә болай гына эшләнми. Чаллыга җибәреп, Аллаһы Тәгалә үзебезне саклап калырга теләгәндер, – дип тынычландырырга тырыша үзен һәм тормыш иптәшен инде күп еллар намазда булган Наилә апа. Тик үз-үзләрен шулай дип юатсалар да, авылдагы иң төзек йортларның берсе булган, курчак өе кебек матур йортыңнан янган стеналар гына басып калу – йөрәкне телгәли торган күренеш шул.
Наилә апа белән Рафаил абый Бикләнгә һәм әлеге нигезгә моннан 23 ел элек кайтып төпләнгәннәр.
Без ирем белән икебез дә Пермь якларыннан. Башта Түбән Камада яшәдек. Бикләнгә моннан 23 ел элек күченеп кайткан идек. Бер ташландык йорт сатып алдык та, аның урынында үзебез йорт җиткердек. Урыны бик матур, кояшлы җирдә, туфрагы уңдырышлы. Аллаһның рәхмәте бар иде ул өебездә. Аны салып керүнең дә әллә ни кыенлыгы булмады. Тышы кирпечтән, эчләрен тулысынча агачтан эшләттек. Йорт балаларыбызны, оныкларыбызны үзенә җыеп торды. Җәйләрен оныклар чыр-чуына күмелә, аларның уенчыклары гына да бер зал иде, – дип сөйли Наилә апа.
Янгын чыккан көнне Наилә апа белән Рафаил абый, үз эшләре белән Чаллыга чыгып китәләр.
– Иптәшемнең эше буенча институтка кереп, лекция яздырып чыгасы бар иде. Мин үзем лаеклы ялда, ирем эшли әле, икътисад һәм хокук институтында математика, физика фәннәре укыта. Без инде барыбыз да үзебездән соң нинди дә булса файдалы гамәлләребез калсын дип тырышабыз. Ирем дә, студентларга кулланма буларак, аудиолекцияләр яздыра.
«Әйдә, бергә барыйк, син анда әллә ни озак булмыйсың бит инде, чыкканыңны көтеп утырып торырмын», – дидем. Балалар әтиләренә күлмәк алып биргәннәр иде. Шул күлмәк бәләкәйрәк булды. Аны да алыштырып кайтырбыз, дип уйладым, – дип искә ала Наилә апа шәһәргә чыгып китү сәбәпләрен.
«Янгын турында ишеткәч, иремнең хәле начарланды...»
Наилә апаларның йорты көндезге сәгать 3ләрдә яна башлый. Ут-күз чыкканны иң беренче булып каршыдагы һәм бакча башындагы күршеләре аңлап ала. Ишек-тәрәзәләрдән көчле төтен чыкканны күреп, йөгереп килеп җитәләр. Янгынны үз көчләре белән сүндерергә тырышып карыйлар, янгын сүндерүчеләрне чакырталар.
Безгә барысы да бертуктамый шалтыратканнар, ләкин икебезнең дә телефоннарыбыз тотмаган. Без, бер килгәч дип, шәһәрдә иркенләп йөрдек инде, азык-төлеккә дә кердек. Шулай Чаллыга җибәреп, Аллаһы Тәгалә үзебезне саклап калырга теләгәндер, күрәсең. Югыйсә, үзебез дә шунда калып, янып үләр идек.
Авылга кайтып җитәрәк шалтыратулар килә башлады. Авылдашларның: «Сез кайда, йортыгыз янып бетә бит инде!» – дип әйтүен ишеткәч, иремнең хәле начарланды, чүт кенә йөк машинасы астына кереп харап булмадык. Иптәшем шунда ук кычкырып елый башлады. Инде машина астына кердек дигәндә генә, рулен сулга борырга өлгерде…
Без кайтканда, йортны төрле яклап янгын сүндерү машиналары уратып алган иде. Өй дөрләп яна, түбәләре сумала кебек эреп аккан… Иптәшем документларны кереп алам дип бара башлаган иде, янгын күндерүчеләр «якын килмәгез!» дип кычкырдылар. Безнең хәсрәтне аңлап, безнең өчен борчылып, калтыранып, күршеләребез басып тора… – ди хуҗабикә.
«2 гыйнвар көнне генә Коръән ашы уздырдык»
Наилә апа белән Рафаил абый мунчаны да өйдән керә торган итеп төзеткән булган. Мунча да өй белән бергә янып беткән.
Мунчабызга веранда аша керә идек, ул йортка тоташып китә. Аны саклап калу мөмкин түгел иде инде. Янгын сүндерүчеләр сараебызны һәм күрше йортларны саклады. Сарайга күчмәде, Аллаһка шөкер, тавыкларыбыз да, кәҗәләребез дә исән-сау. Бу хәлдән кәҗәләребезгә кадәр аптырашта инде, Гөлназ. Сарай ишеген ачкач, утар кырыена барып, өй урынына карап торалар да кире кереп китәләр. Ялкынның кызуы сарай тәрәзәсенә дә бәреп торды инде, бик куркып калганнар булса кирәк. Ярар, мал-туарларыбыз исән-сау, алар да янса, ни хәл итәр идек.
Өй эченнән бернәрсә дә калмады инде, барысы да янып бетте. Әллә ничә Коръән китабым да янды. Хәзер яңаларын сатып алдым, әлхәмдүлилләһ. Металл табак-савытларым булса да калмадымы икән, дигән идем, алар да эреп аккан.
Инде үзебез исән калганга шөкер итәм. Күпме янып үлгән кешеләр, балалар белән урамда калган гаиләләр турында беләбез. Ирем белән икәү ничек тә аякка басарбыз. Балаларыбыз үз тормышлары белән яши, Аллаһка шөкер. Янгын булган көнне, кайту белән, кече малайга шалтыраттык. Ул Түбән Камада яши, шунда ук кайтып җитте. Казандагы улым да бик борчылды. Ике улымның да бик күп хезмәте кергән йорт иде ул. Туганнарыбыз, күршеләребез белән җыела торган бик рәхәт урын иде. Әле 2 гыйнвар көнне генә Коръән ашы уздырдык. Үзем гел догада булсам да, нишләптер, сизенгән сыман, иң якыннарымны җыеп аш уздырасым килде. Бик күркәм мәҗлес булган иде, – ди Наилә апа.
Наилә апа белән Рафаил абыйның Түбән Камада, уллары фатирында яшәү мөмкинлеге булса да, мал-туарлары булгач, авылдан читкә китәселәре килми инде. Авыл советы, авыл халкы – барысы бергә киңәшләшеп, кыен хәлдә калган гаиләгә бер фатир арендаларга ярдәм иткәннәр.
Бөтен авыл белән безгә яшәр урын эзләделәр. Күпфатирлы йортта бер сугыш ветеранының фатиры бар. Ул үзе ел ярым элек вафат булды, фатиры буш тора. Сатканчы, безгә шунда яшәп торырга рөхсәт иттеләр. Искиткеч чиста, матур фатир. Безнең авылда ялгыз әбиләр бик күп. Алар да «безгә килегез, бездә яшәп торырсыз» дип шалтыраттылар. Без йортсыз, ялгыз калдык, дип әйтеп булмый, бөтен авыл белән кайгырттылар.
Алланың рәхмәте яусын, ярдәм итүчеләр шулхәтле күп булды. Авылыбыз халкы да, Түбән Кама, Чаллыдагы танышларыбыз, ике улыбызның коллегалары – бөтенесе ярдәм җибәрә. Әле кичә Түбән Камадан хәзрәтләр: «Җыештырышырга киләбез», – дип шалтыраталар.
Без кече малаем белән Гомрә хаҗына барган идек. Менә шул Хаҗга баргандагы бөтен кешеләр белән яңадан очрашкан кебек булдык. Бөтенесе шалтырата, хәлләребезне белешә, акча җибәрә. Анда бит кайдан гына юк иде Хаҗга баручылар. Барысына да Аллаһы Тәгалә безгә җибәргәннән дә артырыбрак бирсен.
Мондый кайгыларны ир-ат икенчерәк кичерә. Ирем баштарак бик каты кайгырган иде. Инде хәзер үзен кулга алды, бүген беренче көн эшкә китте. Күпме кеше булышканны күреп тора, аның үзенең дә йөрәге йомшарды, – ди Наилә апа.
«Розеткада кыска ялганыш була торган иде»
Ә инде янгын чыгуның сәбәпләренә килгәндә, янгын сүндерүчеләр әйтүенчә, ут аш бүлмәсендәге розеткадан чыккан.
Әле белешмәне кулыбызга алмадык. Ләкин без үзебез дә шуннан чыккандыр дип уйладык инде аны. Чөнки аш бүлмәсендәге бер розеткада кыска ялганыш була торган иде. Шунда ук төзәтеп куймаганбыз, игътибар бирмәгәнбез шул.
Йортыбызны да иминиятләштермәгән идек, анысы да бик үкенечле. Акча тегесенә дә, монысына да тотыла, балалар кайткач, аларны да сөендерәсе килә. Аннан, мондый хәл булыр дип, бер дә башыңа китермисең бит. Мин пенсиядә, гел өйдә, һәрвакыт күз-колак булып торам, дип уйлыйсың. Ә менә шулай үзең берничә сәгатькә чыгып киткән арада да йортсыз калып була икән, – ди Наилә апа.
Мөниповлар, авылдашлары ярдәме белән, әкренләп янгын калдыкларын җыештыра башлаганнар. Март-апрель айларында яңа өй салырга керешеп булмасмы, дип торалар.
«Үзебез, балаларыбыз исән-сау. Сәламәтлек җитсен, Аллаһы боерса, ничек тә җиткереп керербез. Бу юлы аз гына башка урынгарак салырбыз, дип уйлыйм. Янганы урынына чәчәкләр утыртырмын», – ди Наилә апа.
Мөниповлар гаиләсенә ярдәм йөзеннән, ватсап төркемнәрендә акча җыеша башлаганнар иде. Бер кат өс киеме белән генә калган гаиләгә, киемнәр дә, көнкүреш кирәк-яраклары да алырга кирәк. Төзелеш үзе дә бик зур финанс чыгымнары сорый. Әлеге гаиләгә булдыра алганча ярдәм күрсәтсәк, бик әйбәт булыр иде.
Хәер җибәрергә теләүчеләр өчен Наилә апаның номеры: 8-917-262-57-33 (Сбербанк, Мөнипова Наилә Фәрәтовна)
8-917-263-07-91 (Рафаил Мөнипович)