news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бик тә юксынганга...» – Фирүзә әтисе истәлегенә җыр чыгарган

news_top

Җырчы Фирүзә үзенең яңа иҗат җимешен – «Әткәй чүмәлә сала» дигән бик тә моңсу, күңелләрне айкый торган җырын тәкъдим итте. Ул аның сүзләрен дә, көен дә үзе язган.

Фирүзә «Интертат»ка сөйләгәнчә, әлеге җыр аның якын кешесе – инде арабыздан киткән әтисен сагыну, юксыну хисләре чагылышы.

Әтиемне бик тә юксынганга иҗат ителгән җыр. Аның белән күңелле, ямьле җәй көннәрендә, болында печән әзерли торган идек. Кояш кыздыра, эссе, әти ап-ак күлмәктән, маңгаеннан тирләре ага. Ул күлмәк изүләрен ачып җибәрә дә, сәнәк белән зур итеп печәнне күтәреп ала. Ә мин исә аның артыннан коелып калган печәнне тырма белән тырмалап йөрим. Әти печәннән чүмәлә сала. Кабат әти белән шул чүмәлә төбендә ял итәбез. Казанда аш пешерәбез, гөлҗимештән чәйләр кайнатып, сөйләшеп, көлешә-көлешә чәй эчәбез. Кабат инде янә эшкә тотыныла.

Менә шул иң кадерле, якты мизгелләрем күз алдымда торды бу җырымны язганда, – билгеләп үтте ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар