«Бик моңлы идең, җаный»: Сиринә Зәйнетдинова Эльмира Сөләйманованың каберенә барган
Чаллы шәһәренә килгәч, Татарстанның атказанган җырчысы Сиринә Зәйнетдинова сәхнәдәш дусты Эльмира Сөләйманованың каберен зыярәт кылган, чәчәкләр салган.
«Эльмира… Бик иртә киттең… Бик моңлы идең, җаный. Күпме матур җырларың калды, ә син юк… Сәхнәдә син җитмисең. Урының җәннәттә булсын!» – дип язган Сиринә Зәйнетдинова.
Искә төшерәбез, Татарстанның атказанган җырчысы Эльмира Сөләйманова узган ел 16 декабрь көнне йөрәк өянәгеннән вафат булды. Тиздән аның үлгәненә 1 ел була.