«Бик күпләр акча җибәрергә өлгергән...» – Илнар Сәйфиев мошенниклар корбаны булган
Бу көннәрдә генә җырчы Алинә Давытованың мошенниклар тозагына эләгеп, акчаларыннан колак кагуы хакында язган идек. Явыз ниятле кешеләр бик нык активлашкан чор булса кирәк, җырчы Илнар Сәйфиев та сторисларында мошенниклар кулына эләгүе хакында хәбәр итә.
«Дуслар, мошенниклар минем ватсапка кереп, барлык контактларыма смс юллаган. Бик күп банкларга микрозайм, кредит алу өчен гариза җибәрергә өлгергәннәр. Тиз арада элемтә операторы салонына барып, мошенникларның компьютер аша эшләгәннәрен табып, аларны аердым. Ләкин бик күпләр акча җибәрергә өлгергән. Зинһар, сак булыгыз!» – дип яза җырчы.