Җырчы Алинә Давытова бик күңелсез хәлгә очраган – мошенниклар тозагына эләгеп, акчаларыннан колак каккан.
«Беләсезме бүген нәрсә булды? Мин шокта…. Иртәләрем бер дә хәерле түгел. Әмма, иң мөһиме – без исән-сау. «Нәрсә булды?» – дип күп сораулар килә. Иртәгә сөйлим, миңа бу би-и-ик зур сабак булды. «Изге күңелле» булуның нәтиҗәсе», – дип язган иде җырчы кичә үзенең сторисларына.
Соңрак җырчы, вакыйгага ачыклык кертеп:
«Дуслар, гыйбрәт булсын дип, аңлатып китәм. Дүшәмбе көнне эшләр белән йөргәндә, бер таныш кыз: «Сәлам, матурым, хәлләр ничек? Миңа ашыгыч рәвештә акча кирәк иде, биреп тора алмассыңмы?» – дип яза. «Әлбәттә, җибәрәм», – дидем, берни уйламыйча. Мин кешегә ышандым. Карта номерын, исем-фамилиясен җибәрде. Мин шул номер буенча акча һәм квитанция җибәрдем. Бу миңа «иртәгә кире бирәм» дигән иде. Көттем-көттем, юк инде. Дүртенче көнне генә: «Ничек хәлләр, акчаны кайчан бирәсең?» – дип язам моңа. Бу миңа шалтырата: «Нинди акча?» – ди. Мин аптырашта калдым. «Дүшәмбе җибәрдем бит сиңа акча», – дим. «Алинә, мин сиңа язмадым», – ди, елый башлады. «Мине взломали, шулай дип статусларыма куйган идем, карамадыңмыни?» – ди. Бергәләп полициягә барырга тәкъдим итте. Шуның белән бу тарих тәмамланды… Мошенниклар хәзер кешенең ватсабын «взламывать» итеп, акча талап яталар икән.
Әнигә дә әйттем. «Әни, сиңа хәтта минем исемнән «50 мең кирәк» дип шалтыратырга мөмкиннәр, берүк җибәрә күрмә», – дидем. Шундый очракта әни кеше, уйлап та тормыйча, 50 меңне җибәрә инде. Монда да бит иптәш кыз сорап язды, мин җибәрдем…
Инде хәзер, ярар, шулай кирәк булгандыр, дим. Әмма ул мошенникларның болай кеше алдап бәхетләре булмаячак. Аллам сакласын, коточкыч. Алар кеше картасына кереп акчаларны алалар икән. «Без сезгә ялгыш акча салганбыз», – дип әйтәләр дә, ул кеше акчаны кире җибәргәндә, аның бөтен карта мәгълүматларын алып, акчаларын алалар. Бу – коточкыч. Аларны тоту да мөмкин түгел, бу – иң начары. Миллион, миллион ярым акчаларын югалткан кешеләр бар», – дип сөйләгән Алинә.