«Ач күзләреңне» - Рината Тей иренә багышлап җыр иҗат иткән
Рината Тей әлеге композицияне хәзерге вакытта тернәкләнү чорын үтүче, яшәү өчен көрәшүче тормыш иптәшенә багышлавын хәбәр итте.
Җырчы Инстаграм битендә гаилә мизгелләре белән тулы матур видео урнаштырган. «Бер көн, бер мизгел эчендә бөтен тормышыбыз үзгәрде дә куйды. Әле кичә генә без бик бәхетлеләр, тормыш гөрли иде… Бер вакыйга һәм бөтен нәрсә арткы планга күчә. 25 октябрь. Көрәш, авыртулар, күз яшьләре, реанимация. Мин синең белән, аяк астымнан җир югала, тик мин көчле, чөнки син мине нәкъ шундый иттең. Янәшәңдә утырып, күзләреңә карыйм, йөрәгем елый, «Ач күзләреңне, миңа синсез авыр, ач күзләреңне», — дип кабатлыйм. Сәгатьләр, көннәр, атналар, айлар һәм мин синең мәхәббәт белән тулы ачык күзләреңне күрдем. Изге Рамазан аенда синең сүзләреңне ишеттем. Нәкъ менә бүген, 23 май, синең туган көнеңдә сиңа багышлап язылган җырымны тәкъдим итәм. Бәхетле көннәрнең берсендә, ниләр аша үткәнебезне, барысы да артта калуын аңлап, әлеге җырны сүзсез генә бер-беребезнең күзләренә карап тыңларбыз.
Һәрберегезгә зур рәхмәтләремне җиткерәм, дуслар. Ярдәмегез, терәк булуыгыз өчен рәхмәт! Һәрберегез кадерле! Барысы өчен дә рәхмәт, кадерлеләрем!» — дип язган җырчы.
Инстачылар да иң изге теләкләрен яудырганнар, нык сәламәтлек, сабырлык теләгәннәр.
«Аллаһ сәламәтлек, сабырлык бирсен», «Нык булыгыз. Мәхәббәт могҗизалар ясый», «Бар да яхшы булыр», — дип яза алар.
Посмотреть эту публикацию в Instagram
Открой глаза, вернись ко мне, открой глаза... ⠀ Один день, одно мгновение перевернуло жизнь с ног на голову, один лишь миг... ⠀ Еще вчера счастливые мы, счастливые все, жизнь кипит, вокруг все развивается...лишь одно событие, и все уходит на задний план. Но я никогда не теряла надежду и не теряю, я верю в тебя, ведь ты смысл нашей с сынулькой, жизни. ⠀ 25 октября. Борьба, боль, слезы, реанимация. Я рядом с тобой, я дышу в такт с тобой, земля словно уходит из под ног, но, я сильная, потому что именно такой сделал меня ты!!! ⠀ Сижу рядом с тобой на краю стула, смотрю в твои глаза, которые в тот момент были закрыты...душа болит, сердце плачет, а в голове звучат строки: «Открой глаза, мне тяжело без тебя. Открой глаза...» ⠀ Часы, дни, недели, месяца, и я увидела твои открытые глаза, наполненные жизнью и любовью. Увидела, услышала твои слова в священный месяц Рамазан. Благодарю Аллаха, благодарю тебя, за то, что ты с нами, что услышаны наши молитвы??. ⠀ Сидя тогда у кровати твоей, я тихо пела песни тебе, которые выливались из души моей, и я знала, ты слышишь меня, ведь именно в эти моменты, дрогнулась твоя рука. ⠀ И, именно сегодня, 23 мая, в день твоего рождения, я презентую свою новую песню, которую посвящаю тебе, она для тебя, родной!И в один прекрасный день мы при прослушивании этой песни, будем молча глядеть друг другу в глаза, понимая, через что мы прошли, и зная, что все уже позади. Матурым, я люблю тебя!!! ⠀ Друзья, к вашему вниманию, сегодня предрелиз, моей новой песни «Ач, кузлэренне». Историю рождения которой, вы уже узнали выше. ⠀ Также, я хочу выразить огромную благодарность каждому из вас. Спасибо вам, за вашу помощь, поддержку, благодаря вам мы прошли ни один курс реабилитации. Каждого из вас ценим. Спасибо родные, спасибо вам за все. Я никогда не забуду вас, и обещаю, что буду и дальше радовать своим творчеством. Теперь я точно знаю: «Вместе-мы сможем все»?? С огромной благодарностью ко всем Вам, Ваша Рината Тей... ♥️ ⠀ Текст: @gulfiyashakirofa Музыка и аранжировка: @jemalkhan_official Видео: @alsinaa_
Публикация от Рината Тэй (@rinata.tei)