«Бик бәхетле булса гына яшәр»гә тиешле Рәдүлә Ситдыйкова: «Чигүле сөлгеләрне күп алалар»
Кукмара районы Купка авылында яшәүче Рәдүлә апа Ситдыйкова инде бик күп еллар чигә. Рәсем ясау да аның яраткан шөгыле. Ул заказга чигә. Елмаеп торган Рәдүлә апаны, аның эшләрен күргәч, сәламәтлеге чикле булуга ышанасы да килми.
Өйгә кергәндә, Рәдүлә апа түрдәге өстәл янында чигеп утыра иде. Ак тукымада чәчәк кызарып килә. Әнисе Сәлимә апа элеккеге кара чемоданны өстәлгә алып куйды. Берәм-берәм кызының кул эшләрен чыгара башлады. Төрле төстәге чәчәкләр белән бизәлгән кулъяулыклар, баш яулыклары, алъяпкычлар, тәрәзә пәрдәләре тезелде. «Аның эшләре бик күп иде. Әз генә калды инде, сорыйлар, сөлгеләре сатылып бетте шул», – ди әни кеше.
«Рәдүлә» исемен мин беренче тапкыр ишеттем. Шулай диюемә, алдымда утырган Рәдүлә апа елмаеп куйды. «Башка беркемдә Рәдүлә юк ул, исемен атасы кушкан иде. Бик булган кеше иде әтисе. 5 ел инде китеп барганына... 5 ел икәү яшибез. Аллаһка шөкер, балалар, оныклар кайтып йөри. 1 улым Казанда, тагын 1 улым һәм кызым авылда яши», – диде Сәлимә апа.
«Бер әби: «Бик бәхетле булса гына яшәр», – дигән иде»
Рәдүлә апа гаиләдә икенче бала булып туган. 2 яшенә кадәр ул таза, сау бала булган. Сәлимә апа 50 елга якын элек булган хәлләрне искә алды.
Кызым әйбәт кенә булып туган иде. Мин аны вакытында таптым. Үсте, тәпи китте, йөгереп йөри башлады. 2 яшендә температурасы күтәрелде, 39 градустан төшмәде. Нидән шулай булгандыр инде. Хастаханәгә йөри башладык. Аны преднизолон дигән дару белән дәваладылар. 2 яшьлек баланы шуның белән дәвалыйлармы инде?! Үзебез дә уйламадык инде. Шуннан башланды. Ул дару олыларга ярый, ә сабыйны нишләтте. Дару буыннарга нык тәэсир итә, үзгәртә икән. Бик сызланды. Мин аны әбиләргә дә алып барып карадым. Бер әби: «Бик бәхетле булса гына яшәр», – дигән иде. Аллаһка шөкер, кызыма 50 яшь тулды, – дип сөйләде ул.
Сәлимә апа 74 яшен тутырган. Ул гомер буе авылда яшәгән, штукатур булып та, фермада сыер савучы булып та, мәдәният йортында җыештыручы булып та эшләгән. Ул III дәрәҗә Хезмәт даны орденына ия. Әни кешегә хастаханә юлын да бик күп таптарга туры килә.
Рәдүлә апа бертоташтан хастаханәдә ятуларын, авырганнан соң йөреп китүләрен – барысын да хәтерли. Хастаханәләрдә ятканда, ул рәсемнәр ясый башлаган. «Мин 8 яшьтә хастаханәдә йөреп киттем. Беренче тапкыр аякка басканымны хәтерлим. Аяклар авырта иде. 13 яшьтән генә әйбәт йөри башладым, аннан хастаханәдә ятмадым инде», – диде ул.
Сәлимә апа башта баласын мәктәпкә күтәреп йөртеп караган. Аннан укытучылар үзләре өйгә килеп укыткан. Классташлары белән ул бүген дә аралашып тора. Мәктәп елларында ук Рәдүлә апа чиккән эшләре, ясаган рәсемнәре белән күргәзмәләрдә катнашкан. Ул үзлектән чигә башлаган. Сәлимә апа үзе дә чигә торган булган, бу осталык кызларына да күчкән, ә уллары рәсемгә оста. Сәлимә апа кызының бертуганының туена ясаган плакатларны да чыгарып күрсәтте.
Рәдүлә апа ашарга пешерегә, савыт-саба юарга яратуын сөйләде. Бигрәк тә камыр ризыклары пешерергә ярата. «Туганнар кайтыр алдыннан пешерүләр бигрәк тә күңелле», – ди ул.
«Чигүле сөлгеләргә ихтыяҗ зур»
Чигү остасы заказларсыз тормый да. Без килгәндә чигә торган эше дә мәдәният йортыннан заказ иде. Сабан туйлары алдыннан заказлар нык күп була. Былтыр заказларны ясарга әнисе дә, бертуганы да ярдәм иткән. Быел Сабан туйлары һәр авылда да булмады, шуңа заказлар алай күп булмаса да, эш җитәрлек булган. Сабан туена сөлгеләрне ул кыштан ук чигә башлый.
Сезонында җитештереп өлгереп булмый. Сөлгеләргә ихтыяҗ зур, күп сорыйлар. Кызлар, армиягә китәсе егетләренә дип, кулъяулык та чиктерә. Яшьләр бер дә чигү эше белән шөгыльләнми түгел, чигәләр. Хәзер яшьләрнең вакыты юк бит, әлбәттә, чиктерү кулай. Аның бер начарлыгын күрмим. Иң мөһиме – яшьләр чигүле кулъяулык бүләк итү гадәтен саклый. Бу бик сөендерә.
Заказлар төрле районнардан килә, интернет аша да эзләп табалар. Мин ашык-пошык эшләмим, алай матур булмый. Мин матур булсын дип тырышам. Зур итеп чиккән сөлгеләр 2 мең сум, ә кулъяулыкларны 500 сумга ясыйм. Чигү җепләре, тукымаларга да бәяләр артты. Очраганда алып куябыз инде. Казанга кунакка баргач, аннан җепләр алып кайтам, заказ биреп тә кайтартам, шәл җепләрен дә кулланам. Төрле төстәге шәлләрне алып кайтып куябыз да, әни сүтә. Сөлгегә рәсемнәрне чигү өчен җеп күп кирәк. Бер уйласаң, хәзер бик җайлы, авылда эшләп тә була. Кирәкле әйберне заказ биреп кайтарып була, анысы рәхәт, теләгәнне эшләргә мөмкинлек бар. Хәзер инде чигәсе рәсем үрнәкләрен дә үзем ясыйм. Үрнәкләр сораучылар да бар, – дип сөйләде Рәдүлә апа.
«Егетләргә кулъяулык кирәк иде. Кияүгә чыксаң да, чигелгән әйбер кирәк иде. Барысын да үзебез эшләдек. Хәзер яшьләр сата да ала инде», – дип куйды Сәлимә апа.
Рәдүлә апа үзенең эшләре белән бик күп бәйгеләрдә җиңгән. Бертуганы авыл мәдәният йортында эшләгәндә, чигү буенча түгәрәкләр дә оештырып караганнар. Яшьләр кызыксынмагач, бу эш дәвамлы булмаган.
Рәдүлә апа әле чигүле һәм бисер белән бизәлгән брошкалар ясарга да тели. Киемнәрне чигү белән бизәү нияте дә бар, чөнки чигү элементы булган киемнәр бер тренд булып кереп китте.
«Мин кешене энергиясеннән сизәм»
Ярты ел элек Рәдүлә апа психология өлкәсе белән кызыксына башлаган.
Мин үзем бик аралашучан. Интернет аша күпләр белән таныштым. Сөйләшә торгач: «Сез психологмы әллә?» – дип сорап та куялар. Миңа төрле кеше яза, үз язмышларын сөйлиләр. Мин ярдәм итәргә, киңәш бирергә тырышам.
Минем дуслар арасында инвалидлар юк диярлек, 1-2 кеше генә бар. Мин сәламәт кешеләр белән аралашам. Башта алар минем проблема турында белми бит инде, үзем дә әйтеп тормыйм. Аралаша торгач, кайбер кешегә үземнең проблема, инвалидлык турында әйтеп җибәрсәм, кеше ышанмый.
Мин Кысла йолдызлыгы астында туганмын, шуңа интуицияне эшкә җигәм. Аралашканда, кешене энергиясеннән сизәм. Кешедән җылылык сизәм икән, мин аралашам, ышанам, кунакка да чакырам. Минем белән күрешергә теләк белдерүчеләр дә бар. Кешенең нинди булуын аралаша башлагач ук сизәм. Кайбер кешеләрдән салкынлык сизелә, андыйлар белән уртак тел, сөйләшер сүз таба алмагач, аралашуны туктатам, – дип сөйләде ул.
«Төшләремнең чынга ашканы бар»
Рәдүлә апа кайбер вакыйга, кешеләргә бәйле билгеләрне төшләрендә күрүен сөйләде. Ул, гомумән, күргән төшләрне кешегә сөйләмәү яклы. Вакыт узгач кына, нинди билге булганын үзе аңлый.
Минем төшләрем чынга ашканы бар. Мәсәлән, мин бик озак вакыт төшемдә сары капка күрдем. Сеңлемнең туеннан соң ул төш керми башлады. Сеңлем сары капкалы йортка килен булып төште. Башка туганнарым белән дә шулай булды. Ул төшнең нәрсәгә булганын шулай соңыннан гына аңлыйсың, әлбәттә. Ничек һәм кайчан чынга ашасын алдан белеп булмый.
Төшемдә миңа төрле исемнәр әйтәләр, күпмедер вакытта шундый исемле кешеләр минем тормышта барлыкка килә. Үземнең тормышка бәйле кайбер вакыйгаларны алдан күрәм, очрашулар, мәсәлән. Берәр эш башлар алдыннан, ул эш минем өчен ничек булыр икән, дип уйлап йөргән вакытлар була. Анда да билгеләр төшемдә килә. Мәсәлән, баскычтан менсәм, ул эш минем өчен уңай, дигән сүз. Танышасы кеше турында берәр мәгълүмат булырга мөмкин. Мәсәлән, сәламәтлеге белән проблемасы булса, төшемдә әйтәләр.
Бик озак вакыт бертөрле төш керсә, ул чынга аша. Ничек чынга ашасын гына белеп булмый. Ул төшләрне Аллаһы Тәгаләдән билгеләр, кисәтү итеп кабул итәм. Шуңа күргән төшләремне кешегә сөйләмим. Кайбер төшләремне кыска хикәяләргә салдым, – диде әңгәмәдәшем.
Соңыннан без хыяллар турында сөйләшеп алдык. «38 яшьтә башлаган мелодрамаларны язып бетерәсем бар. Чигүгә кереп киттем дә, ул тукталып калды...» – диде.
Мине озатырга чыкканда, Сәлимә апа да: «Кызымның күңеле бик яхшы, кешегә ышана ул. Юлында әйбәт кешеләр генә очрасын иде», – дип теләде. Безгә дә изге теләкләрен әйтеп җибәрде.