Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Бик акыллы, тыныч, тәртипле малай иде...” Питрәчтә 14 яшьлек велосипедчы малайны машина бәрдереп үтергән

Кичә Питрәчтә коточкыч фаҗига була: 14 яшьлек велосипедчы малайны машина бәрдерә. Иптәшләре зират каршындагы юл аша чыгып өлгерә. Ә ул, ни кызганыч, артка кала. Тау астыннан югары тизлектә менеп килүче машина кисәк кенә туктый алмый. Югыйсә, видеода малай машинаны күргән кебек - велосипед утыргычыннан бераз күтәрелеп, тормозга басарга җыенганы күренә... Әмма малай да, машина да туктый алмый.

news_top_970_100
“Бик акыллы, тыныч, тәртипле малай иде...” Питрәчтә 14 яшьлек велосипедчы малайны машина бәрдереп үтергән

Питрәчнең җирле “Вперед” газетасы мәгълүматларына караганда, авария кичә 20 сәгать 20 минутта Никольская урамында була. Ашыгыч ярдәм биш минуттан, юл-патруль хезмәткәрләре ун минуттан, тикшерү-оператив төркем 20 сәгать 35 минутта килеп җиткән. 

Чит ил автомобиле йөртүчесенә зыян килмәгән. Аның югары тизлектә баруы хәбәр ителә. Малайның да юл йөрү кагыйдәләрен бозуы хәбәр ителә - башында шлемы да, киемендә яктылык кайтаргыч элементлары да булмаган.

14 яшьлек егет - Казаннан. Ул, укуын тәмамлап, әби-бабасына кунакка кайткан була. “Татар-информ” хәбәрчесе малайның әбисенең күршесе Марина Романова белән элемтәгә керде.

– Коточкыч фаҗига бу. Алар ел саен каникулга әби-бабайларына кайта иде. Дуслары белән велосипедта йөрергә чыккан булганнар, бик аяныч хәл. Бик акыллы, тыныч, тәртипле малай иде. Шушы хәлгә күңел дә ышанмый хәтта. Без фаҗигадән соң шундук хастаханәгә киттек, тик ул реанимациядә үлде. Кичә әти-әниләре дә хастаханәгә кайткан иде, - дип сөйләде ул.

Мәрхүм малай гаиләдә олы бала булган, аның сеңлесе дә бар. Марина Романова малайны кайчан җирләячәкләрен төгәл әйтә алмады.

Шушы авария тавышын Лилия Сөнгатуллина да ишеткән.

– Кичә кич белән бассейннан кайтып бара идем, миннән шул 500-600 метр чамасы ераклыкта бик каты дөбердәгән тавыш ишеттем. Мин ике машина бәрелеште дип уйлаган идем, аннары шушы фаҗига тавышы булганын аңладым. Кичке унынчы яртыларда барып караучылар велосипед ятканын да, кулларына богау киертелгән ир-атны сораштыруларын да күргәннәр.

Бик кызганыч хәл, аның урыны да шундыйрак бит әле, җайсыз, күренми торган урын. Машинаның тау астыннан чаптырып менеше булган, шуңа кисәк туктый да алмагандыр инде, күрәсең, – диде ул.

“Инстаграм” челтәрендә дә бу юл һәлакәте турында хәбәр таралган. Комментарий калдыручылар машина йөртүчеләргә хәзер иң куркыныч вакыт, балаларның уйламаган җирдән килеп чыгу ихтималлыгын искәртә. Моны аңлап, уяу булырга, тизлекне киметергә өнди. 

Бу Питрәчтә июнь башыннан велосипедчылар катнашында инде икенче юл һәлакәте. 1 июньдә Иске Шигали авылыннан 12 яшьлек укучыны машина бәрдергән иде. 

Мәрхүмнең гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз, сабырлык телибез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100