«Биектауга кайтканга үкенмим»: миллион сум ярдәм алган табиб гаиләсе белән йорт салган
Гомуми практика табибы Эльвира Фатыйхова Казаннан Биектауга күченгән. «Авыл табибы» федераль программасы буенча 2013 ел башында 1 млн сум ярдәм алып, шул акчага йорт салып чыгып, бүген гаиләсе белән бик рәхәтләнеп үз өендә гомер кичерә. Бу гаилә белән без дә танышып кайттык.
Эльвира Фатыйхова Биектау Үзәк район хастаханәсе сырхауханәсенең баш табибының халыкка медицина ярдәме күрсәтү буенча урынбасары вазифаларын да башкара. Мамадышның Шәдче авылында туган Эльвираның ничек табиб булып китүенә гаҗәпләнәсе юк – табиблар династиясен дәвам итүче ул.
– Табиб булу теләге балачакта ук туды, чөнки әти – гомуми практика табибы, әни – шәфкать туташы. Мин аларның эшен белеп үскән кеше. Табиб булу теләге көчле иде, бүтән бер һөнәрне дә уйламадым. 11 нче сыйныфны тәмамлаганда кая укырга барырга дигән сорау юк иде. Әти-әнигә моның өчен рәхмәт. Мәктәпне тәмамлап, КДМУның педиатрия факультетына кердем, аннары 6 нчы курстан соң, гомуми практика табибы белгечлегенә ике ел ординатура уздым.
Кияүгә чыктым, кызыбыз Әдилә туды. Ирем Денис белән баштан ук Казанның үзендә түгел, ә шәһәрдән читтәрәк яшәрбез дип планлаштырган идек. Биектау районы ошады, шәһәргә дә якын, яшәү өчен бөтен инфраструктурасы әзер, мөмкинлекләр бар. «Авыл табибы» программасы буенча Биектау Үзәк район хастаханәсенә урнашырга уйладым. Бирелгән 1 млн сум акчага йорт төзи башладык. Әллә аны төзеп бетереп күченгәнче, Казаннан йөреп эшләдек. Ә аңарчы мин Казанның Авиатөзелеш районында консультатив-диагностика үзәгендә эшләгән идем, - дип сөйли башлады Эльвира ханым.
Шулай итеп, Биектауда 150 квадрат метр мәйданлы ике катлы йорт сафка баса. Гаиләдә икенче балалары Рамил дөньяга килә.
– Казаннан киткәнегезгә үкенгәнегез бармы?
– Бер дә үкенгән юк. Казанга хәзер барганда да, «әле ярый үз йортыбыз белән шәһәрдән читтә яшибез» дип сөенәбез. Рәхәт бит инде: үз бакчаң, үз ишегалдың. Балалар теләсә кайчан һавага чыгып керә ала.
Монда бит инде барысы да бар – мәктәпләр, балалар бакчалары, ял итү урыннары... Шәһәргә дә якын. Кешеләр дә ягымлы монда. Беренче тапкыр эшкә килгәч, Биектау хастаханәсендәге мохиткә бик гаҗәпләнгән идем. Шундый мәрхәмәтле кешеләр, һәрвакыт ярдәм иттеләр. Әле ул вакытта яшь белгеч бит, тәҗрибә зур түгел. Хастаханәдә яшь буын белән өлкән буын арасында бәйләнеш булуын сиздем, - ди Эльвира Фатыйхова.
Бүген инде ул шактый тәҗрибәле табиб. Өендә сөйләшкәннән соң, Эльвира безне эш урынына алып барды. Үзенең эш сменасы булмаса да, берничә пациентын кабул итәргә дә ризалашты. Үз табибларының эшкә килгәнен, кабинетын ачканын күреп сөенгән һәм үз проблемалары турында тизрәк аңа сөйләргә атлыгып торган авыруларын ничек кире борып җибәрсен ди инде ул?!
«Авыруны кызгана белү кирәк»
– Халык күбрәк йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларына зарланып килә, аларның кан басымы күтәрелә. Шикәр чире, күкрәк, муен, бил остеохондрозы, бәвел чыгару юллары инфекцияләре дә еш очрый. 2021 елның декабрендә ачылган шушы яңа сырхауханәдә халык өчен бөтен уңайлыклар бар инде хәзер. Заманча җиһазлар, җайланмалар, штат берәмлекләре дә бүлеп бирделәр, шуңа кадрлар белән проблемалар да юк диярлек.
Хезмәткәрләр өчен компьютерлар бар. Интернет тоташтырылган. Ял бүлмәсе дә бар. Без бик канәгать, - диде Эльвира Фатыйхова.
Беркем дә табиб янына барасы килеп бармый, кирәк булганга бара бит инде, чөнки чир сорап килми. Менә шул ярдәмгә өметләнеп килгән авыруларның хәленә керә белгән табиблар күбрәк булса, пациентлардан шикаятьләр дә булмас иде дә бит. Шуңа күрә ел саен Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясе утырышында да республика җитәкчелеге «пациентларга мәрхәмәтле мөнәсәбәт булырга тиеш» дип кат-кат тукып тора. Бәхеткә, андый белгечләр бар. Эльвира Фатыйхова үзе дә шундыйлардан булуында шигем калмады.
– Табиб, беренче чиратта, зур хәрефтән Кеше булырга тиеш. Һәр пациентны үзе аша үткәрергә тиеш – кызгану да, компетентлык та булырга тиеш. Авыруга карата кызгану, хәленә керү мөһим. Яхшы табиб үз өлкәсендә киң белемле булып, диагнозларны дөрес куеп, дөрес дәвалый белергә тиеш.
Һәр һөнәрдәге кебек, табиб эшенең дә авырлыклары бар инде, билгеле. Авыру билгеләре китаптагыча булмаска да мөмкин, ниндидер яшерен билгеләре дә булырга, чир башкачарак та узарга мөмкин. Клиник лаборатория, диагностик процедуралары да җитеп бетмәскә мөмкин. Төнге дежурлык та була – гаиләне, өйне бер тәүлеккә калдырасың. Иремә рәхмәт, ярдәм итә инде, аңлый, - диде табиб.
– Сезнең эшне аңламаган, гаеп эзләргә генә торган кешеләр була бит. Андый вакытларда ничек эш итәсез?
– Төрле пациентлар очрый, без инде кеше дөрес аңларлык итеп аңлатырга, мөмкин булганча ярдәм итәргә, пациентлар белән сүзгә килмәскә, тавыш чыгармаска тырышабыз.
Тормыш иптәше Денис Эльвираны «гаиләбезнең шәхси табибы» дип атады.
– Гел хатынымның сагы астында без. Әзрәк хәлсезләнсәк тә, аның ярдәме белән шундук тереләбез.
Җаваплылыгы зур инде эшендә, арып та кайта, эше авыр. Кичке, төнге сменалары да була, аңа ияләндек инде. Пандемия чорында аеруча күп булды дежур торулар.
Халыктан да ишетәм, читтән дә күзәтәм – бик җаваплы кеше ул, гел борчыла. Төнлә дә берәр авыруын исенә төшерергә мөмкин. Үзенә кемнедер әйбәтләп карап бетермәгән төсле тоелса, икәү бергә дә барабыз – «борчылсаң, әйдә, барыйк өенә, тагын бер тапкыр карыйк» дим.
Казаннан Биектауга бик теләп кайттык. Элек тә Биектау ошый иде. Федераль программа буенча мөмкинлек барлыкка килгәч, шундук күченергә тәвәккәлләдек. Балачактан авылда үз йортыбыз белән яшәдек без. Үз өең белән яшәү фатирга караганда күбрәк ошый, - дип уртаклашты Денис.
Балалары янына кунакка Ставропольеның Ессентуки шәһәреннән Денисның әнисе дә кайткан иде. Килененең эше турында ул да берничә сүз әйтте.
– Һаман шалтыраталар инде аңа. Сәламәтлеген сөйлиләр, уртаклашалар, ул һәркайсын тыңлый, каршы килми. Кайчак өйгә кайткач та борчыганнарына аптырап та куярлык инде. Ә ул һаман телефонда. Эшенә бик намуслы карый. Эше муеннан ашкан, әле бакчасын, хуҗалык эшләрен дә карыйсы бар бит. Помидор-кыярлары өчен дә борчыла.
Миңа да киңәшләрен биреп кенә тора. Тегеннән шалтыратып, «теге, бу җирем авырта» дисәм, ул инде миңа «тегене, моны эч» дип, ничек дәваланасын өйрәтә. Берәр җиремне, аякларны дәваларга кирәк булганда, монда кайтам, - дип сөйләде.
– Сез кайткансыз, менә дигән итеп яшәп ятасыз. Ник авылларга эшкә кайтмыйлар икән соң? Табиблар җитми бит. Югыйсә, акчасы да бар бит.
– Кешеләр авыл җирлегендә яшәргә әзер түгелләрдер дип уйлыйм. Бигрәк тә, башкаладан ераклашкан районнарда, анда инфраструктура алай ук үсеш алмагандыр. Шуңа ерак районнарда кадрлар, җиһазлар җитми, югары технологияле медицина ярдәме юк.
Дөрес, торак төзи башласаң, 1 млн сум җитми дип уйлыйм, әле без алганда да җитмәде ул. Үзебезнең җыелган акча, ата-аналар булышлыгы белән җиткердек йортны, - диде Эльвира Фатыйхова.
Әле династия дәвам итәр дигән өмет бар. Ни өчен дигәндә, Эльвираның ике энекәшенең берсе быел КДМУ ның 6 нчы курсын тәмамлаган. Эльвираның балалары да әниләренең эзе буенча бик китәргә мөмкин.
– Балаларым да табиб булсын иде дип телим. Әдилә башта теш табибы булырга тели иде, аннары теләге психологка үзгәрде. Ә Рамил теш табибы булырга тели, ничек булып бетәр инде…