news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда узган төндә хатын-кыз һәм ике бала янып үлгән

news_top
Татарстанда узган төндә хатын-кыз һәм ике бала янып үлгән
Фото: Татарстан прокуратурасы

Бүген төнлә Биектауның Тукай урамындагы шәхси йортта янгын чыккан. Янгында хатын-кыз һәм 2 бала һәлак булган. Бу хакта «Происшествия Татарстан» Телеграм-каналы яза.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә, 2 катлы йортның икенче каты яна торган булган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләр янган өйнең тәрәзәсеннән 7 яшьлек малайны коткарган.

Янгын урынында 3 яшьлек малайның, 5 яшьлек кыз баланың һәм 57 яшьлек хатын-кызның мәетләре табылган.

Янгынны сүндергәннәр, ул 100 квадрат метр мәйданда булган. Якынча белешмә буенча, янгын сәбәбе – кыска ялганыш.

Татарстан прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, вакыйга урынына Биектау районы прокуроры вазифасын башкаручы Руслан Зайнуллин барган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар