Биектау Сабан туенда күргәннәр: яңа урын, хөрмәт һәм дан, казга боҗра ату
Узган шимбә Татарстан районнарында Сабан туйлары гөрләде. Әле дә күңелләрдә бәйрәм рухы. Биектауда Сабан туеның ничек узганын искә алыйк әле. Анда журналистыбыз Юлай Низаев булып кайтты.

Халык ифрат күп җыелган иде: моңа, әлбәттә, Биектауның башкалабыз Казанга терәлеп торуы да тәэсир итмичә калмыйдыр. Әйтергә кирәк, районда халык саны да 50 меңнән күбрәк, диләр. Районда барлыгы 25 авыл җирлеге бар. Сабантуй да нәкъ шул авыл уңганнары әзерләгән ишегалларын караудан башланып китте. Анда нәрсә генә күрмәдек: милли мәдәният, борынгы гореф-гадәтләр, төрле кәсепчелек осталарының эшләрен ачып биргән күргәзмәләр дә, мастер-класслар да, үзешчән артистлар сәхнәсе дә булды. Ә Сабантуйның мәртәбәле кунагы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин иде.
«Хатирәләрне яңартыр өчен дә бик яхшы вакыт»
Алан-Бәксәр авыл советы башлыгы Зөһрә Гарифуллинаны очраттым. Зөһрә апа халык арасында аерылып тора, ул кып-кызыл күлмәктән иде. Әле күптән түгел генә аның белән нарат күркәләре җыйган идек.
Сабантуй – елга бер килә торган кадерле бәйрәмебез. Шулкадәр әзерләнеп, көтеп алабыз аны. Хатирәләрне яңартыр өчен дә бик яхшы вакыт. Авыл җирлекләре башлыклары белән үзебезнең ишегалларын ясадык. Төрле мастер-класслар, һөнәрчелек үрнәкләрен алып килдек. Халык кызыксына, истәлеккә фотосурәтләргә төшә. Музей экспонатларын да җыеп алып килдек. Татар халкының элеккеге яшәү рәвешен, мәдәниятен тәкъдим итәбез. Элек кулланылышта булган кирәк-яракларны күреп, олылар үткәннәргә кайтып килә.
Быел Сабан туебыз яңа урында – Усад авыл җирендә уза. Монда бик иркен. Быел әле һава торышы да безне куандыра. Яңгыры да кирәк чакта гына явып, чәчүне уңышлы тәмамларга вакыт булды. Мул уңышлар алырга язсын! Дөньяга тынычлык, иминлек телим, – диде ул.
«Авыл халкы тырышлыгы белән ил табыны мул»
Сабантуй Биектау районы имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллинның Коръән сүрәләрен укуы белән башланды. Аннан соң мәйданга ансамбльләр, бию коллективлары биләде. Шулай ук Россия, Татарстан һәм Биектау гимннары яңгырады.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин халыкны Сабантуй белән котлады.
Сабантуй – татар халкының иң кунакчыл бәйрәме. Анда милли кием кияләр, милли ашлар әзерлиләр, халык җырлары һәм биюләре башкаралар, күпмилләтле халкыбызның бай мәдәниятен буыннарга тапшыралар.
Авыл халкына аерым рәхмәтемне белдерәсем килә. Татарстанда яшәүче 4,5 миллион халыкның 1,3 миллионы авыл җирендә яши. Бу хезмәт сөючән кешеләр республикабыз халкын үзләре җитештергән азык-төлек төрләре белән тулы күләмдә тәэмин итә, – диде Мөхәммәтшин сәхнәдән.
«Республикада милли бәйрәмнәрне саклап калдык. Бик күп милләтләрнең бәйрәмнәре үтеп тора. Без бөтен халыклар белән бергә, бер гаилә булып, бәйрәмнәрне үткәрәбез. Бу – үзе бер зур байлык. Сабантуй вакытында, аз булса да, авылда яшәүчеләргә ял итү мөмкинлеге бирелә. Авылларыбызда көн күргән халыкның эше күп. Авыл халкы тырышлыгы белән ил табыны мул. Халкыбызга җан тынычлыгы һәм яшәештә, хезмәттә уңышлар телим», – дип, өстәп әйтте ул журналистларга.
Сабантуй барышында район алдынгыларын һәм хезмәт ветераннарын бүләкләделәр
«Гасырлар буена Сабантуй – халыкның яраткан бәйрәме»
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин да бәйрәм белән котлады.
– Министрлык һәм шәхсән үземнең исемнән сезне татар халкының матур бәйрәме – Сабантуй белән котлыйм. Гасырлар буена Сабантуй – халыкның яраткан бәйрәме, хезмәт тантанасы. Без республика үсешен күреп чын күңелдән горурланабыз. Һәр ел саен Татарстанда социаль объектлар, тораклар һәм парк-скверлар төзелеп һәм яңартылып тора. Шулай ук инженерлык инфраструктурасы да үзгәрешләр кичерә. Болар барысы да безнең республика һәм федераль дәрәҗәдәге дәүләт программалары ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Сабантуйны күрер өчен Татарстанга төрле яклардан киләләр. Җәйләребезне Сабантуйларсыз күзаллап та булмый. Әлеге бәйрәм тантанасы – тырыш игенчеләргә һәм терлекчеләргә хөрмәт билгесе. Нәкъ аларның булдыклылыгы белән илдә, республикада азык-төлек мулдан, – диде министр.
«Биектау – Казан артының энҗесе»
Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов:
«Сезне чын күңелдән иң мөһим милли бәйрәмебез белән тәбриклим. Ул мөһим даталар белән туры килде. Әле генә Рус теле көне һәм якты Корбан бәйрәме узды. Ә аннан соң Россия көнен билгеләп үтәчәкбез. Биредә, Сабантуйда берләшеп, без төрле милләт кешеләре арасында тынычлык, татулык һәм дуслыкның мөһимлеген тагын бер кат ассызыклыйбыз. Биектау – Казан артының энҗесе, хезмәт сөючән куллар һәм юмарт йөрәкләр ягы ул.
Бу юлы без бу зур бәйрәмебез өчен яңа мәйданчык сайладык. Бәйрәмнең төп хуҗалары булган игенчеләребез белән горурланабыз. Алар тырышлыгы белән чәчү кампаниясе уңышлы тәмамланды. Авыл хуҗалыгы эшчеләренә ихластан рәхмәт белдерәбез. Республиканың үсеше аның районнарының хезмәтләреннән дә тора. Биектау халкы төбәкнең алдынгы булуына лаеклы өлеш кертә», – диде җитәкче.
«Биектау Сабан туе – минем күңелгә иң якын бәйрәм»
Хезмәт туе бәйрәме барышында танылган язучы Рафис Корбан белән дә сөйләшеп алдым.
Сезнең өчен Сабантуй – нинди бәйрәм? Нинди хисләр белән туган якка кайттыгыз?
Биектау Сабан туе – минем күңелгә иң якын бәйрәм. Шушы районда туып-үстем, аннары мин – әлеге мәйданда яңгыраган Биектау гимны сүзләренең авторы. Сабантуй ачылышы вакытында иң башта Россия, аннан соң Татарстан һәм Биектау гимннары яңгыраган чакта, горурланып тыңлап утырдым. Биектау Сабан туйлары элек тә бик матур һәм күңелле үтә иде, быел яңа мәйданда аеруча күркәм. Басу батырларын, авыл уңганнарын һәрвакыттагыча зурлап хөрмәтлиләр, – диде ул.
Юктыр әле күргәнең: Сабантуйда каз муенына боҗра атып ярышканны!
Сабантуй мәйданында төрледән-төрле уеннар үтте: гер күтәрү, кул көрәштерү, чүлмәк вату, капчык көрәше, каз тоту, көянтә белән йөгерү һәм башкаларны карадык. Шулай ук эндуро мотоцикллары ярышы узды. Гадәттәгечә сәүдә рәтләре эшләде, бала-чага шау-гөр килеп батутларда, башка мәйданчыкларда сикереште.
Ә шәхсән миңа иң кызыгы – каз тоту уены булды. Чагыштырмача зур гына казлар – фотолардан күрүегезчә, бәпкә түгел инде. Һәм, 300 сум түләп, алар белән уен уйнап була иде. Каз тоту түгел бу. Муеннарына боҗра ыргытырга кирәк иде, аңлавымча. 3 мөмкинлек бирелә. Ә инде җиңүчегә 1 каз яки 1000 сум акча бирәләр иде. Кызык кына тоелды. Мондый уенны күргәнем юк иде.
Ат чабышлары булды. Көрәш келәмендә баһадирдай ир-егетләр көч сынашты. Кызу ярыш барды. Сабантуйның көрәш келәмендә абсолют батыр исемен Азат Яруллин яулады. Ул акчалата приз, телевизор, тәкә һәм автомобиль белән бүләкләнгән.
Әлбәттә, авыл халкына матур бүләк әзерләнгән иде. Сабантуйда Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов чакырылган.
Күңелдә бер бәйрәм хисе иде. Авыл халкының казанышларына куанып кайттым. Елның-елында Сабан туйларында ил табыны муллыгын тәэмин итүче авыл уңганнары данлана. Хезмәтләрендә аеруча зур уңышларга ирешкән иптәшләргә бүләкләр тапшырыла.
Сүземне йомгаклау алдыннан, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынган оператив мәгълүмат белән таныштырасым килә. 9 июньгә чәчүлек мәйданнары 2,7 миллион гектарны тәшкил итте. Шул исәптән 1,7 миллион гектарны сабан культуралары били. Бөртеклеләр – 1,3 миллион, майлы культуралар – 583 мең гектарда чәчелгән. Шулай ук шикәр чөгендере – 53,7 мең һәм терлек азыгы 752 мең гектар мәйданнарында үстерелә. Бүгенге көндә Биектау якларында тулаем 30,6 мең гектар чәчелгән. Язгы бөртекле культуралардан бодай – 4,8 мең, арпа – 8,6 мең, солы – 1,0 мең, борчак – 2,2 мең гектарда чәчелгәне билгеле.
Чәчелгән басу-кырларны күрү иртәгәсе көнебезгә ышанычыбызны арттыра. Хезмәт шавы тынмасын, илебезнең куәте арта торсын, дип телик.