Биектау районы Ямаширмә авылында янгын: «Балаларым исән калды дип сөенәм»
26 июнь көнне Биектау районы Ямаширмә авылында яшәүче Нәҗмиевләр хуҗалыгында янгын чыгып, йорт-җирләре кара кисәүгә әйләнгән.
«Төнлә чыкса, беребез дә исән каласы түгел идек»
Карак алса - берне ала, ут алса - бетереп ала», - дип белми әйтмәгән борынгылар. Ярты сәгать эчендә ике балалы Нәҗмиевләр гаиләсе бер кат күлмәктән урамда утырып кала. Гөрләп торган тормышларының асты өскә килә.
И, җаныем, менә шундый хәлләр инде бездә, - дип еламсырап башлады сүзен Кадрия апа Нәҗмиева. - Мәхшәр көнемени, ярты сәгать эчендә яндык бит. Ярты сәгать эчендә!
15 яшьлек олы малаем өченче яртыда кайтам дип сыйныфташлары белән чыгып киткән иде. Тормыш иптәшем һәм кече малаем белән бәрәңге чүбе утарга дип бакчага чыктык. Өч тулганда иптәшем өй тирәсен урап килде. «Малай кайткан, аз гына ятып торам дип әйтте»,- диде. Бераз эшләгәч, тукта, уятыйм әле үзен дип йортка таба керә башладым да, әллә нәрсә уйлап, кире борылдым. Шул вакытта кергән булсам, бәлки янгынны йортка күчеп өлгергәнче күреп алыр идем.
Шуннан соң 6-7 рәт бәрәңге кенә эшкәрткәнбездер инде. Кемнеңдер: «Нишләп ятасыз монда, янып үләсез бит», - дип әче итеп кычкырган тавышына кулымнан тәпкем төшеп китте. Җыйнаулашып өйгә йөгердек. Иптәшем баланың өйдә калганын исенә төшереп, аны уятырга, документларны алырга кушты. Үзе су сибәргә дип чапты.
Өебез агач, эчке ягы мдф белән эшләнгән иде. Ул исә бик әшәке ис чыгарып, ап-ак төтен булып яна икән. Ярый әле документларыбыз бер урында гына тора. Шулай булмаса, төтен эчендә таба алмаган булыр идем. Үземне үзем белештерә торган дәрәҗәдә түгел идем анда. Тиз генә пакеты белән документларны эләктердем дә, бакча ягына болгап аттым. Улыма урамга чыгарга күрше егете ярдәм итте.
Ул арада ут бөтен йортны, хуҗалыкны чормап алды. Өй, сарай, мунча күз алдыбызда янып бетте. Йорт янәшәсендәге кирпеч корылмага кадәр җимерелде, - ди Кадрия апа.
Башларына хәсрәт төшкән, санаулы минутлар эчендә бернәрсәсез калган Кадрия апа ярый үзебез исән-сау дип шөкер итә.
Ярый ла көндез чыккан, дим. Ул янгын төнлә чыккан булса, беребез дә исән каласы булмаган икән. Олы улым ничек чыгып өлгерде бит! Балаларым өйдә калып, шунда янып үлсә, бер көн дә яши алмас, шунда ук артларыннан китәр идем. Болай да йөрәкләрем урыныннан чыгып китәрдәй булып уйный. Алай да үземне кулга алырга тырышам. «Балаларың исән, янәшәңдә, Кадрия. Калганы булыр», - дип тынычландырам үземне.
Башка елларда күп итеп тавыклар, бройлерлар ала торган идем. Быел бер баш кош-корт та алмадым. Күңелем сизенгәндер сарайларыбыздан сыңар казык та калмаячагын. Бу - иремнең төп йорты. Кайнана-кайнаталар тырышлык белән көн күргән нигез. Алардан калган, соңрак үзебез эшләп тапкан бөтен мал көлгә әверелде.
Әле ирем хәзер дә шул калдыклар янында кайнаша. Чөнки җил белән очкыннары чыгып, һаман кабынып-кабынып китә ди. Әлегә нигезне җыештыра алмадык. Чөнки иминиятләштерү компаниясенең хезмәткәрләре килеп карады да, Казаннан да белгеч чакырабыз, янгын урынына тими торыгыз дип китте. Ходаема бер шөкер, йорт-җирем дә, мунчам да иминиятләштерелгән иде. Азмы-күпме аның акчасы чыгар дип торабыз.
Гаилә әлегә ике уллары белән бергә Кадрия апаның Ямаширмә авылында яшәүче әниләренә күченгән. Бәхетсезлек килгән Нәҗмиевләр ничек тә бирешмәскә, көзгә кадәр бик зур булмаса да берәр йорт күтәрергә хыяллана.
Авылыбыз халкы дус-тату яши. Җыештырышырга да, акчалата да булышырбыз, бер дә кайгырмагыз дип киттеләр шул көнне үк. Мин үзем Куркачи икмәк кабул итү предприятиесендә эшлим. Андагы җитәкчелек тә бәла килгәнне белеп: «Теләсә нинди мөрәҗәгать белән кер, тартынып торма, ярдәм итәрбез», - диделәр. Кеше кайгысына битараф калмаганнары өчен барчасына мең рәхмәт», - диде ул.
«Янгын сүндерү машиналары күршеләрен саклады»
Нәҗмиевләргә акчалата ярдәм җыюга туганнары, авыл төркемен алып баручы Рәмис Хәмидуллин алынган. Бу куркыныч көн вакыйгаларын ул да искә алды.
Без ул көнне корбан чалган идек. Эшкәртеп бетергәннән соң сарыкны чалган кешене өенә төшереп куйдым. Ул вакытта бернинди хәвеф-хәтәр сизелми иде әле. Ә кире кайтканда Илсурларның мунчалары төтенли иде инде. Мунча төтенеме соң бу дип карый торгач, янгын икәнлеген аңлап алдым. Мин килеп җиткәндә бөтен җирләре дөрләп яна иде.
Миннән соң озак та тормыйча, үзебезнең авылның янгын сүндерү машинасы килеп җитте. Кабат ут белән көрәшкә күрше-тирә оешмалардан һәм Биектауның үзеннән килгән машиналар да кушылды. Әмма алар күбрәк күрше йортларны саклауга көч куйдылар, - диде ул.
Башта Рәмис акча җыюны авылдашлары арасында гына оештырмакчы булган.
Дөресен әйткәндә, мин моны артык зурга китәр, башкалар да ишетеп алыр дип уйламаган идем. Авылда фаҗигалар, бәхетсезлек очраклары булган очракта акчалата ярдәм җыеп, зыян күргән кешеләргә илтеп тапшырам мин. Бу юлы да авыл төркемендә әлеге сорауны күтәреп чыктым. Авылдашларыбызның күбесе бу хәбәрне социаль челтәрләрдә дә тараткан. Берничә танылган блогер үз сәхифәләренә урнаштырган. Икенче көнне үк счетка 50 мең сумнан артык акча җыелган иде инде. Узган ел үзебезнең дә гараж янган иде. Илсурларның хәлен яхшы аңлыйм. Акча бик санаулы инде андый чакта, йорт күтәрә башлау белән җыелган сумманы тиенен-тиенгә илтеп тапшырачакмын», - диде Рәмис.
Кадрия һәм Илсур Нәҗмиевләр гаиләсенә ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен :
42 76 62 00 41 59 03 36 (Сбербанк)
8-951- 893-51-15 - Хәмидуллин Рәмис Рәисович
Аллаһы Тәгалә беребезгә дә мондый кайгы-хәсрәтләр күрсәтмәсен.