«Биек киштәдә иде бит...»: малайлар ут белән уйнау аркасында 6 балалы гаилә урамда калган
Бәла гел көтмәгәндә ишек кага. Әле 1 ай элек кенә Кәбировлар гаиләсендә алтынчы сабый туа. Алтынчы тапкыр әти-әни булу бәхетен кичергән Руслан белән Алинәнең башына уйламаганда хәсрәт төшә – йортлары яна.
Гаилә Казанның Авиатөзелеш районы 1нче Муромская урамында шәхси йорт белән торган. Ире Руслан эштә чакта, йортның хуҗабикәсе Алинә 5 бала белән берүзе өйдә була бу көнне. Әни кеше 1 айлык баланы йоклатырга йөргәндә, уртанчылары – 6 яшьлек малай бала белән 4 яшьлек кыз бала аш бүлмәсендәге шырпы тартмасына үрелә. Балалар шырпыны сызып уйнап карый. Уеннан уймак чыга – санаулы минутлар эчендә Кәбировларның нигезе янып көл була.
Кәбировлар гаиләсендә 6 бала – 15 яшьлек ике игез малай, 14 яшьлек кыз, 6 яшьлек малай, 4 яшьлек кыз һәм 1 айлык малай. Йортта янгын чыккан көнне, өй эчендә Алинә белән 5 бала була. 14 яшьлек кызлары туганнарында кунакта булган.
Көндезге сәгать өчләр тирәсе иде. Мин олы малайларга эш куштым. Берсе ихата тирәсендә иде, икенчесе тузан суыртып, идәннәрне сөртеп йөрде. Ул арада кечкенәләрен утыртып ашатып алыйм, дидем. Ашатырга утырткан гына идем, иң кечкенәсенең йоклар вакыты җитте – көйсезләнә башлады. Улымны күтәреп йокы бүлмәсенә алып чыгып киттем. Мин сабыйны йоклатырга маташкан арада, балалар ашап туеп, качышлы уйнап йөри башладылар. Шырпы сызып карарлар дип кем уйлаган... – дип көенә әни кеше.
«Әни, янабыз!» – дип чәрелдәп кычкырышкан тавышларны ишетеп, әни кеше баласын имезеп яткан җиреннән сикереп тора. Алинә 6 яшлек улы белән 4 яшьлек кызы качышлы уйнаган бүлмәгә йөгереп чыкканда, кәнәфи дөрләп янган була инде.
– Мин өлкән малайларга кычкырдым. Алар йөгереп керделәр. Су сибә башладык. Ут кәнәфигә генә капкан иде әле ул вакытта. Сүндермәкче булдык. Әмма ялкын шундый тиз таралды. Күз алдында бөтен бүлмә кып-кызыл утка чорналды. Минем кулларым пеште. Балалар, төтен йотып, ютәлли башлады. Чыгып йөгерергә кирәклеген аңладым. Йокы бүлмәсендә яткан 1 айлык баланы эләктердем дә урамга чыгып чаптым. Өлкән улларым уртанчыларны алып чыктылар. 112 номерын җыйдык. Ут йортны шундый тиз чолгап алды, әле ярый балаларны өйдән алып чыгып китеп өлгердем... – ди Алинә Кәбирова.
Шырпы сызып караганнар. Сүндерербез, дип уйлаганнар инде. Әмма сүндерә алмаганнар. Кәнәфигә ут капкан. Синтепон белән тутырылган кәнәфи гөжләп янып киткән. Моңарчы шырпы тотканнары юк иде. Теләсә кайсы ата-ана кебек, без дә гел тукып тордык: ут – куркыныч әйбер, аның белән уйнарга ярамый. Өйдә шырпы кулланмыйбыз. Электр плитәсе тора бит хәзер теләсә кайсы йортта. Шырпының балалар алырлык җирдә ятканы юк. Әмма шәхси йорт белән торгач, бер тартма булса да шырпы тотарга туры килә өйдә. Еш кына ут сүнә. Шуңа диеп, аш бүлмәсендәге шкафның өске киштәсендә бер тартма шырпы тота идек. Анда үземнең дә буй көчкә җитә. Ничек үрелеп алганнардыр – белмим. Әтиләренең мунча якканда шырпы сызганын күргәннәре бар. Шуннан отып калганнар микән... – ди әни кеше.
Орышмаска тырыштык. Аларга кычкырып нинди мәгънә инде? Баланың 4-6 яше – шундый куркыныч яшь шул ул. Тукып-тукып торсаң да, үзе эшләп карамыйча аңламый. Менә хәзер аңладылар – «ут» дигән сүздән дә дерелдиләр хәзер. Башка якын да бармаслык булдылар. Кычкырып, ачуланып, тагын да ныграк куркытмаска тырыштык.
Янгын вакытында балалар үзләрен дөрес тоттылар, дип уйлыйм. Безнең башларны шул исән калдыргандыр да бәлки. Кәнәфигә ут капкач, «әни, янабыз!» дип чәрелдәп кычкырыша башладылар. Әле ярый куркып, берәр җиргә посып, качып кереп утырмаганнар. Белмичә дә утырыр идем икенче бүлмәдә. Янып бетәр идек өй эчендә. Вакытында чыгып китә алдык, Аллаһка шөкер. Өлкән улларым да үзләрен бик дөрес тоттылар. Кечкенәләрне алып чыктылар артымнан. Мин, иң беренче эш итеп, 1 айлык балабызны алып чаптым урамга, – ди Алинә.
Гаилә башлыгы Руслан – үзмәшгуль. 6 балалы гаиләне әти кеше берүзе туендыра. Алинә – кечкенә балалар белән өйдә.
Бүген без минем әти белән әниләрдә. Әлегә шушында булабыз. Тиздән кайнаналарга күченәчәкбез. Монда бик читен – бер фатир эчендә 10 кеше торабыз бит. Кайнанам төпчек улы белән тора иде, хәзер кире үз йортына кайта. Ул кайтып җитү белән, без ирем белән, кечкенә балабызны алып, кайнана янына күченәбез. Уртанчы һәм өлкән балалар минем әниләрдә калып тора. Әлегә шушылайрак яшәп торырга туры килә. Әле ярый барып торыр җиребез бар. Минем кулларым пешкән иде, баланы юындырырга бик авыр. Әни булыша инде, – дип сөйли Алинә.
Мәрхәмәтле кешеләр бик ярдәм итәләр. 6 баланың берсенә дә киертер кием дә юк иде бит. Кием-салым, кирәк-ярак белән ярдәм иттеләр. Өйдән бер нәрсәне дә үзем белән алып чыга алмадым. Ярый башыбыз исән калды инде. Ирем йортны төзекләндерергә тырышып карарга уйлый. Рәхмәт инде, дуслары да ярдәмгә ашыкты. Материалларга заказ бирергә белешеп йөриләр. Аллаһ кушып, торгыза алсак иде инде өйне, – ди Алинә Кәбирова.
Кәбировлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар:
Кабирова Алина Ринатовна +7 937 528 42 77 (Сбербанк картасы бәйләнгән)