Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Әби куркып, үзе генә чыгып киткән”: Янгында калган нәни балаларны 15 яшьлек малай коткарган

“Әби куркып, үзе генә чыгып киткән”: Янгында калган нәни балаларны 15 яшьлек малай коткарган

news_top_970_100
“Әби куркып, үзе генә чыгып киткән”: Янгында калган нәни балаларны 15 яшьлек малай коткарган
14 октябрьдә Мәскәү өлкәсендәге Люберцы шәһәрендә дүрт фатир берьюлы янып бетә. Ут 70 квадрат метр мәйданда була. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мәскәү өлкәсе буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Янгын чыкканда өйдә ике бала була. Алар могҗиза белән генә исән кала. Бу турыда "Комсомольская правда" хәбәр итте.

15 яшьлек Егор Зориков футбол уйнап йөри. Ул бер йорттан төтен чыгуын күреп ала. Балалар янгын булган урынга таба йөгерәләр, ярдәм итә башлыйлар.
"Без әйберләрне, җиһазларны чыгарыштык. Аннары өйдә ике бала бар икәнен белеп алдык", - дип сөйли Егор.

Янгында калган бер айлык баланы биредә яшәүче бер ир-ат алып чыккан.

"Мин аны кибеттә күргән идем. Ул калтырана, үзе сөйли, үзе елый. Бу кеше якында гына эшләгән, ул йортта янгын чыгуын күреп алган. Шуннан соң ярдәм итәргә йөгергән. Өйдә берәр кеше бармы икән дип белешкән. Аңа беркем дә юк дигәннәр. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, бу ир-атлар йортка кергән, алар әйберләрне алып чыгышырга җыенган. Ул диванга иелгән. Анда ни ятканын башта аңламаган. Аннары сабый бала булуын абайлап алган", - дип сөйли янгын чыккан йорт күршесе.

Сабыйның анасы бу вакытта Күп функцияле үзәктә документлар рәсмиләштереп йөри. Бала әбисе белән була. Әби янгын чыккач куркып кала, үзе генә өйдән чыгып китә.

Икенче баланы Егор коткара. Ул йортның икенче катына менеп китә - анда тагын бер бала белән ир-атны күреп ала. "Мин сабыйны алдым да урамга алып чыгып киттем. Аңа бер яшь тә юк әле. Кеп-кечкенә бит, әле яшисе дә яшисе. Башта мин дә курыккан идем, аннары барыбер булды", - дип сөйли 15 яшьлек Егор.

Башлангыч белешмәләр буенча, ике катлы агач йорт артында учак якканнар. Утлы күмер өйгә дә эләккән - янгын башланган, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100