«Безнең җыр» проекты җырларында эпигонлыкмы, плагиатмы: каршы як җавабы
Күптән түгел «Безнең җыр» лабораториясенең гала-концерты булып узды. Концертта яшь шагыйрьләр һәм композиторлар иҗат иткән җырлар башкарылды. Яшь шагыйрь, җырчы, композиторларны таныштыру һәм милли җыр фондын баету максаты куелган «Безнең җыр» лабораториясенең иҗат җимешләренә карата филология фәннәре кандидаты, тәнкыйтьче Миләүшә Хәбетдинова үз фикерен белдерде. Аның фикеренчә, кайбер яңа җырлар моннан күп еллар элек язылган көйләрне кабатлый, аларга аваздаш. Композитор, шагыйрьләр, музыка белгечләре үзләре бу хакта ни уйлый?
«Яхшы әйбер белән чагыштырганнар»
«Безнең җыр» концертында «Егет җыры» дип аталган җырны башкаручы җырчы Азат Кәримов:
Рәсәйкүләм гүзәл әсәр белән чагыштырганнар бит. Моны мин зур хуплау дип табар идем. Димәк, тагын да яхшырак итеп башкарырга тырышачакмын. Шулай ук зур, лаеклы әсәр булып үсәр дигән өметтә мин. Аңа охшашлыгын белми идем әле. Авторлык хокукы тәртибен белүче, аңлаучы кеше аңларга тиеш монда охшашлыкның 20 проценты да юк икәнне. Эскерттән энә эзләү кебек бу. Яхшы әйбер белән чагыштырганнар, начар, түбән зәвыклы әсәр белән тиңләсәләр, бик рәхәт булмас иде әле. Үлгән эткә генә типмиләр, дигән сүз бар. Безнең өчен тәнкыйть бик кирәк, Аллага шөкер, тәнкыйтьли башладылар. Адекват тәнкыйть булыр дигән өметтә калам, – диде ул.
«Көй бу жанрга якын да килми»
Композитор Илдар Камалов:
Җырны беренче тапкыр комиссиягә күрсәткәндә үк «Любэ» белән чагыштырганнар иде. Ул «Береза...» җырына монда сылтау да юк хәтта. Темасы фортепиано булырга тиеш иде. Гитарада уйнаганга, аккомпанементны гадиләштергәнгә күрә шулай килеп чыкты. Аны менә шул рәвешле гитарада уйнасаң, «Любэ» төркеме җыры белән чагыштырып була. Бу сорау күбрәк мелодикага түгел, ә инструментовкасына һәм башкаруга кагыла. Көй үзе бу жанрга якын да килми хәтта, – дип аңлатты.
«Җырларны экспертлар берничә тапкыр тыңлады»
Шагыйрә Гөлүсә Баттал:
Мин – шагыйрь кеше. Мин үземнең шигырем өчен җавап бирәм. Минем музыка белемем юк. Мин музыканы матур яки ямьсез дип кенә аерам. Аллаһы Тәгалә миңа музыка сәләтен ишетүне шундый гына итеп биргән.
Үзебезне яклап, мин болай дияр идем. «Безнең җыр» – ул лаборатория. Беренчедән, лаборатория булгач, анда экспериментлар ясау табигый. Икенчедән, «Безнең җыр» проектындагы җырлар каядыр шыпырт кына, ниндидер бер почмакта гына иҗат ителеп, шунда ук гала-концертка чыкмады. Аларны, минем күзлектән, бик компетентлы белгечләр берничә тапкыр тыңлап гала-концертка үткәрделәр. Кайбер җырлар шушы тыңлаулар барышында экспертлар тарафыннан ниндидер киңәшләр алып, күпмедер дәрәҗәдә үзгәртелде, төзәтмәләр кертелде. Мин ул экспертларның компетентлыгына шик белдерә алмыйм, чөнки алар – исемле, танылган кешеләр. Мәсәлән, Миләүшә Тәминдарова – Россия күләмендә танылган шәхес. Зөлфия апа (Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова – ред.) да – гомер буе җыр сәнгатендә кайнаган кеше. Бүгенге көндә татар җырын алсаң, иң истә калган, халык телендә булган җыр текстларының авторы – Рәмис абый Аймәт. Бу мәсьәләдә аның тәҗрибәсе бик зур. Әгәр дә анда ниндидер плагиатлык, җитешмәгән урыннар булса, алар, һичшиксез, бу турыда әйтерләр иде.
Мондый фикерләрнең булуы начар түгел, һәр кешенең үз фикерен белдерү хакы бар. Әгәр дә бу проект шундый бәхәсләр, тәнкыйть уята алган икән, димәк, ул яхшы проект дигән сүз. Бернинди фикер булмаса, сагаер идек. Бу беркемдә дә фикер, кайтаваз уятмады. Кешенең күңелендә фикер уятмагач, аны үткәрүнең ни мәгънәсе бар, дияр идек. Синең турында никадәр күп сөйлиләр, син шул дәрәҗәдә популяр, һәм синең продуктыңа ихтыяҗ бар. Бу – бүгенге заман шартларының берсе. Шуңа күрә тәнкыйтьме, мактаумы – бу проект тирәсендә ниндидер сүзләр, сөйләшүләр, фикерләр һаман бара икән, димәк, ул популяр дигән сүз.
«Композитор ул – үзе тыңлаган, яраткан әйбер, көй»
Композитор, музыка белгече, сәнгать фәннәре кандидаты, Мәдәният министрлыгының Стратегик планлаштыру һәм фаразлау бүлеге башлыгы Айгөл Софийская:
Сүземне үземнең яраткан композиторлардан башлыйсым килә. Соңрак ни өчен икәнен аңлатам. Алар: Рөстәм Яхин, Ринат Еникеев, Алмаз Монасыпов, Шамил Шәрифуллин, Резеда Әхиярова, Илһам Байтирәк һәм башкалар. Бу композиторларның көйләре миңа бик якын, чөнки аларның үз йөзләре бар. Алар безнең традицияләребезгә нигезләнеп, төрле юллар белән иҗат итәләр.
Композиторлар һәрвакыт эзләнүдә, үз иҗат юлларын табарга тырышалар. Кайберәүләр исә, классик композиторлар әсәрләренә нигезләнеп, традицион юл белән баруны сайлый. Кайбер башка композиторлар, икенче юл белән, мәсәлән, XX гасырда барлыкка килгән агымнарга, композиция техникаларына нигезләнеп – төсле тавышлы сонорика, алеаторика, серияле, додекафон техника буенча китүчеләре дә бар. Ниндидер яңа музыкаль тел дә була ала.
Бәлки, Эльмир үзе ярата торган музыканы күп итеп тыңлагач, аның иҗатында шул көйләрнең чалымнары яңгыраш табадыр. Бүтәннәргә охшашлыгы да бардыр. Ул аны кабатлый, дип, гаепләп тә булмый. Бу – аның стиле, «слуховой багаж». Мин композиторларны яклыйм, чөнки барысы да югары белемле, зур профессионаллар.
Мәкаләдә язылганча ук аны чиста плагиат дип әйтеп булмый. Ул – алган да күчереп язган түгел. Иярү ул үзеннән үзе килеп чыга. Миңа, мәсәлән, бабаларыбыз чорындагы музыка күбрәк ошый: мөнәҗәтләр, бәетләр, китап уку көйләре, зикерләр. Мин күбрәк шуларны тыңлыйм. Минем музыкамда шул төсмерләрне дә сизеп буладыр. Бер яктан татарча пентатоника булса, икенче яктан ориентацион музыка, борынгы, архаик интонацияле авазлар ишетелә.
Миләүшә Хәбетдинованың шулай итеп музыкаль фикер йөртүенә, яхшы музыкаль хәтеренә сокланам. Мин аңа рәхмәт тә әйтәм, ул – үз эшенең төпле белгече. Ул чыннан да халык фикерен җиткерә. Мин боларның барысын да югарыда аңлаткан контексттан чыгып сөйлим.
Мин безнең халкыбызга яратырлык музыка кирәген дә аңлыйм. Мәсәлән, Шамил Шәрифуллин көйләре халыкчанмы, әллә югары профессиональ дәрәҗәдәге музыкамы? Ренат Еникеев, Алмаз Монасыповныкы ничек? Кем җавап бирә? Кемгәдер бик каты ошый, кемдер аңлап бетерә дә алмаска мөмкин. Анысы да бар бит. Бу – укымышлылык, белем дәрәҗәсе дә. Кемгәдер «дөбер-шатыр» да ошый бит.
XX гасыр башында бүтән музыка тыңлаганнар. Аннан гасыр уртасында ул кабат үзгәргән. Хәзер инде музыка бөтенләй башка. Элек дәүләт радиолары бик яхшы эшләгән, хосусый радиолар булмаган. Кешеләрнең зәвыгы да шуңа карап формалашкан. Һәр музыкаль әсәр эфирга чыгар алдыннан зур сайлау үткән. Мәсәлән, композитор әсәрләрен сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Рөстәм Утәй җитәкчелегендәге «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе оркестры башкарган, һәм аны югары дәрәҗәдә дәүләт студиясендә яздырып, эфирга чыгарганнар. Әлбәттә, элек бөтен «дөбер-шатыр»ны куймаганнар. Кеше нәрсә күрә, ишетә, кеше шуңа ияләшә, аны эталон дип уйлап, шул якка таба борыла, орентиры үзгәрә. Күбесе аны дөрес юл дип уйлап китә. Хәзер, акча түлисең икән, теләсә нәрсә куялар. Мәдәният министрлыгында да бу сораулар күп тапкырлар күтәрелде. Рәисебез Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә оештырылган «Үзгәреш җиле» проекты да юкка гына барлыкка килмәде, – ди ул.
Композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәенов:
Ул мәкаләне укымадым, әмма шуны әйтә алам: руска охшатып язучылар күп. Хәзер җырлар бигрәк күбәйде һәм истә кала торганнары юк диярлек. Көйләрнең күбесе ничек тә уйлап табылган, «бармактан суырып алынган» кебек, ясалма килеп чыгалар. Миңа шулай тоела. Җыр үсә-үсә, кушымтасына килеп җитә. Монда аңламый да каласың, инде кушымта башланган була. Таныла торган көй, музыка язу өчен сәләт кирәк, минемчә. Җыр язучылар күп тә, яза белүчеләр генә аз. Минем җырларыма да ияреп язучылар булды. Бу хакта без Илгиз Закиров белән сөйләшәбез. Җырны урлаганнар дип, алай суд юлларында йөрмәдек, – диде ул.
«Ул китергән параллельләр арасында мин охшашлык тапмадым»
Әлеге чарада эксперт булган Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Татарстан Республикасының Дәүләт камера хоры җитәкчесе һәм дирижеры Миләүшә Тәминдарова:
Музыка дөньясында эпигонлык борынгыдан ук бар. Без һәрвакыт Ференц Лист һәм Орландо Лассо, Жан-Филипп Рамо һәм Генри Перселл кебек композиторларда да охшашлык, параллельләр таба алабыз. Моцарт һәм Бахның да охшаш яклары бар. Аларда да ниндидер гомуми интонацион мизгелләрне табып була. Соңгы вакытта Артемий Лебедев бер кушымта күрсәтте. Анда билгеле бер стиль, текст кертәсең дә, ул сиңа бик күп җырлар чыгарып бирә, аңлыйсызмы. Ясалма интеллект, нейрочелтәр көй тудыра. Хәзер композиторларга оригиналь булу бик кыен. Алар артыннан ук төрле технологияләр, кушымталар, ясалма интеллект басып килә. Оригиналь булу хәзер бик авыр һәм мөмкин түгел диярлек.
Без Миләүшә белән социаль челтәрләрдә полемикага кердек. Ул китергән параллельләр арасында мин охшашлык тапмадым. Бәлки, минем белемем җитеп бетмидер. Мәсәлән, ул Валерий Сюткин җыры белән чагыштырган көйдә, гомумән, бернинди уртак интонация дә тапмадым. Ул Игорь Крутойны да әйтеп үтә. Аның «Замыкая круг...» һәм «Ангел-хранитель мой» җырлары, мәсәлән, Майкл Джексонныкына охшаган. Бөтен дөнья шул гомуми интонацияләрдән тора.
Кайвакыт миңа да оригиналь интонацияләр булмау ошамый. Әмма, минемчә, композитор һөнәре ул шулкадәр нәфис, нечкә. Ул – иң драматигы. Җырчы теләсә каян җырлый ала. Композитор иҗатын уйнамыйлар икән, ул дөньяда юк, дигән сүз. Аның бөтен гомере, эше югала.
Һәр кешегә дә Эльмир Низамовка кебек бәхет елмаямы икән, хөкүмәт тарафыннан хуплау ала аламы? Бездә иҗат итеп тә, танылу ала алмаган, билгесез композиторлар да бик күп бит. Мәсәлән, Мансур Мозаффаровның әле берәү дә уйнамаган тулы бер операсы ята. Композитор кебек нәфис һөнәр ияләре беркайчан да структуралы хезмәт хакы алмыйлар. Шуның кадәре танылмагач, иҗатлары уйналмагач, бәлки, безгә аның кадәр үк композиторлар да кирәк түгелдер, әмма монысы – икенче мәсьәлә.
Беләсезме, Миләүшәнең савыты һәрвакыт яртылаш буш, ә минеке, киресенчә, тулы. Ул мине, белгеч буларак, әлеге эпигонлыкны күрмәүдә, үткәреп җибәрүдә гаепли. Мин аны аннан да кимрәк ишетмим. Мәсәлән, анда авторлык хокукларына дәгъва бирерлек тә урыннар булды. «Уфтанма» җыры тулысынча кабатланган кебек. Ул аңа игътибар итмәгән, ә мин күрдем. «Әйдә, башка җыр яз», – дип әйтә алмыйм бит инде. Бу композитор намусында кала. Ул җыр халыкка бик ошады, аңа «Афәрин!» дип кычкыра-кычкыра кул чаптылар.
Авторлык хокуклары һәм эпигонлыкның бер кагыйдәсе бар. Әгәр бер җырдагы 7 нота икенчесендә рәттән кулланыла икән, бу – плагиат. Әгәр көйнең ритмик интонациясе охшаш икән, инде моны дәлил итеп китереп булмый. Ул күрсәткән әйберләр плагиат түгел. Хип-хоп, фанк, регги һәм башка ритмнарда бик күп әсәрләр иҗат ителгән. Бу – музыка стиле. Бу – ритм оештырылуы, аны плагиат дип атап булмый.
Эпигонлыкның бер начарлыгы да юк. Шундый мисалларны бик күп итеп китерергә була. Кайвакыт бөтенләй аерып булмаска да мөмкин. 7 нота рәттән кабатланмаган икән, без аны плагиатлыкта гаепли алмыйбыз. Язмада китерелгән мисаллар бик каты кабартылган. Шулай дип тә, башкача әйтергә дә була.
«Безнең җыр» – бик шәп, риясыз проект. Сәгыйтованы бик яратам, әгәр шулай дип әйтергә яраса. Ул – тәрбияле, стильне тоя белә, әдәбиятны тоемлый. Мәсәлән, «Яңа җыр»проектындагы җырларны аннары кулланып булмый, авторлык хокуклары бар. Безнең республикада авторлык хокуклары проблемасы инде күптәннән бар. Бу – бик җитди сорау. Аны берәү дә белми, анда хаос.
Кичә генә Анастасия Макарова видеосын җибәрделәр. Алар Лилия Таһирова белән хит тудырдылар. Ул да бик ерактан гына Руслана, Евровидениены хәтерләтә. Татар музыкасында менә шундый модалы, заманача ноталы яңгыраш җитми. Аңлыйм, татарлар өчен мондый нәрсә авыр керә, әмма ул «бу булмаска тиеш» дигән сүз түгел әле.
Мин барлык язган тәнкыйтьчеләргә дә бик рәхмәтлемен. Язганнар, Аллаһка шөкер, димәк, битараф түгелләр. Мин тәнкыйтьне хуплыйм, ул булырга тиеш тә. Тәнкыйть бар икән, бәхәс туа, соңыннан – хакыйкать. Тәнкыйть була икән, ул конструктив булсын, башкаручыларның индивидуаль үзенчәлекләренә дә игътибар ителсен. Санап китеп кенә тәнкыйтьнең бер мәгънәсе дә юк. Ул яңа кагыйдәләр, я булмаса сайлап алу критерийлары, халык сайлавына чыгару һәм башка яңалыклар тәкъдим итсен.
Композиторның уңышы җырны кем һәм ничек итеп башкаруыннан тора. Җырның алга таба яшәве һәм яшәмәве дә шуңа бәйле, – дип аңлатты белгеч.