Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Безнең җыр» лабораториясе: 62 даһидан туган 21 шедевр (шедевр түгелләре дә бар)

«Безнең җыр» лабораториясе 2нче сезонын Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында зур гала-концерт белән тәмамлады. 19 шагыйрь һәм 17 композитор язган, 26 җырчы башкарган 21 җырның премьерасында безнең хәбәрчебез Рузилә Мөхәммәтова да бар иде.

news_top_970_100
«Безнең җыр» лабораториясе: 62 даһидан туган 21 шедевр (шедевр түгелләре дә бар)
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Гала-концерт узган сезонның хиты – Илгиз Мөхетдиновның «Яшә, сула, ярат» җыры белән башланып китте. Дөрес, аңа үзенә генә җырларга бирмәделәр: сценарист һәм режиссерның фәрманы белән, аңа Татарстан Республикасының халык артистлары Алинә Шәрипҗанова, Эльмира Кәлимуллина һәм әлегә дәрәҗәле исемсез Алинә Кәримова, Илгиз Шәйхразиев һәм Динар Шәрәфетдиновлар кушылды.

Тамашачыларны проектның идея авторы – «Калеб» яңа буын җыенын оештыручы, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сәламләде.

Бер антракт белән 2,5 сәгать барган концертта 21 җыр яңгырады. Әлбәттә, аларның барысы да татар җыр сәнгате тарихына кермәсләр, аларның барысы да шедевр була да алмый, ләкин алар барысы да профессиональ дәрәҗәгә җиткереп эшләнелгән (берсе дә халтура түгел), һәм алар бер зал шыгрым тулган тамашачыга яхшы кәеф бирделәр. Шунысы да игътибарга лаек: бу концертта тамашачы өр-яңа җырчыларны һәм композиторларны ачты. Шагыйрьләрне дә ачты, дияр идем, исемнәре алып баручылар теленнән яңгыраса да, аларның нурлы йөзләрен күрсәтмәделәр диярлек. Алга рәткә тезелеп утырган шагыйрьләрнең җилкә чокыры гына күренде, ярый инде, кайберләре торып елмаеп баш иде, артык тыйнаклары тамашачыга борылып та күренмәде. Аккомпаниатор булып сәхнәгә менмәгән композиторлар да тамашачыга бик күренмәде. Аңлыйм, һәрберсен сәхнәгә күтәреп тору вакытны сузар иде – 2,5 ярымлык концерт 3 сәгатькә сузылырга мөмкин. Арттагы экранда күрсәтергә иде, экспертларның сүзләрен күрсәткәнче, шагыйрьләрнең һәм композиторларның үзләрен күрсәтәсе идегез!

Концерт тере музыка астында барды. Сәхнәдә Ильяс Камал җитәкчелегендәге Тинчурин театры оркестры һәм Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры иде.

Быел жюрины экспертлар алыштырган. Алар – Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Татарстан Республикасының Дәүләт камера хоры җитәкчесе һәм дирижеры Миләүшә Тәминдарова; Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Рәмис Аймәт; Әлфия Авзалова фонды җитәкчесе Зөлфия Авзалова – Нигъмәтҗанова.

Проектның кураторы – Тинчурин театры директоры урынбасары Лилия Гәрәевага аерым рәхмәт: бер букет «даһи» белән эшләп кара әле!

Концертның сценариен шагыйрә Резеда Гобәева язган, алып баручылар Венера Аитова һәм Ришат Әхмәдуллин аның текстын укыдылар. Режиссер – Радик Бариев.

Ххх

Барлык 21 җырны «йөреп чыга» алмасам да, кайберләренә – үземә ошаганнарына һәм ошамаганнарына тукталыйм. Әлбәттә, 100 процент объективлыкка дәгъва итә алмыйм, шулай да мөмкин кадәр гадел булырга тырышырмын. Кайбер җырлар минем күз уңыннан читтә калырга да мөмкин – мин бик ошаган һәм бик ошамаганнарына тукталдым.

Концерт Фәнил Гыйләҗев шигыренә Лилия Исхакова язган җыр белән башланып китте. Әлбәттә, Фәнил язгач, былбыллар турында җыр булмас инде, иң кимендә балбаллар турында булыр иде. Яки «Мин татар» дип аталырга тиеш. Әйе, нәкъ шулай! Мондый җырны башкаручы да Рөстәм Насыйбуллин кебек патриотик җырлар остасы булырга тиеш. Һәм әлбәттә, Татарстан Республикасының дәүләт камера хоры белән!

Эльвира Һадиева шигыренә Ильяс Камал көй язган «Тыныңнан йөрәгең тоярмын...» җырын Татарстан Республикасының халык артисткасы Эльмира Кәлимуллина башкаруында, Булат Ибраһимов шигыренә Айдар Ниязов көй язган «Тормыш матур!» җырын Айгөл Гардисламова һәм Рөстәм Хөсәенов башкаруында тыңладык. Әмма, гафу итегез, җырчыларның тамак ертып кычкыруыннан тыш берни дә хәтердә калмады. Әллә экспертлар шундый киңәш биргән, әллә җырчылар үзләре моңсыз... Җәмәгать, моның кадәр акырганда тыннан йөрәк тибешен тоеп буламыни, тормыш матурлыгы күренәмени?!

Резеда Гобәева шигыренә Алсу Сөнгатуллина көй язган «Бәхетле бул гына...» җырын Илгиз Шәйхразиев башкарды. Җырның әллә бәхетле, әллә бәхетсез мәхәббәт турында булуын аңлап җиткермәдем, әмма, беренчедән, Илгиз Шәйхразиевны яратам, икенчедән, Резеда Гобәеваның бүгенге көндә җыр текстлары язучы иң яхшы авторларның берсе (беренче номерлы дияр идем, җыр сәнгатендә белемем азрак) булуы бәхәссез, өченчедән, Алсу Сөнгатуллинаның түбәтәйле иренең хатынын хөрмәтләп плакат күтәрүенә соклануым чиксез! Плакатны безнең якка бормау сәбәпле ни язылуын белмим – әмма яхшы сүз язылгандыр дип ышанам. Резеда Гобәева язган өчен, аның ире Илгиз Зәйниев тә килеп, кәләпүшен киеп, «Минем хатын – шәп шагыйрә» дигән плакат күтәреп торса, бу җыр шедевр булыр иде.

Кем килешер, кем юк, әмма мин Гөлүсә Батталова шигыренә Лилия Таһирова көй язган «Мин әзер!» җырын концертның иң яхшы номерларының берсе дип атыйм. Җырны Татарстанның атказанган артисткасы Анастасия Макарова башкарды. Анастасия минем өчен ачыш булды – минем аны тыңлаганым юк һәм ни өчен атказанган артист булуын да белмим. Мин җырның нәрсә турында икәнлеген дә аңламадым, Анастасиянең нәрсәгәдер – әллә миллләткә хезмәт итәргә, әллә кемне дә булса яратырга – әзер булуын гына ишеттем, чөнки ул гел шулай дип кабатлады.

Миңа Анастасия Макарованың энергетикасы һәм бигүк тыйнаклыкка дәгъва итмәгән костюмы ошады.

Бераз читкә китеп, аерым бер җырчаларны күздә тотмыйча, гомумиләштереп алганда, миңа калса, шоу-бизнес ул «гыйффәтле кием» урыны түгел, тамашачы алдына чыгып баскан икән, кем ничек булдыра ала – шулай ачыла. Гаепләштән түгел – урыны шундый. Әлбәттә, монда «Безнең җыр» сәхнәсе турында сүз бармый – бу лаборатория шоу-бизнесның бер тармагы түгел, югары сәнгатькә йөз тоткан проект.

Минем яраткан артистым – Татарстанның атказанган артисткасы, Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры актрисасы Алсу Фәйзуллинаны алып баручылар сәхнәгә «алтын бәһасенә тиң актриса» дип чакырдылар. Беренче сезонда да, монысында да Алсуның җыры театральләштерелгән композициягә тиң иде. Алсу очрагы – талантлы кешенең тыйнаклыгының карьерага зыяны үрнәгедер ул. Алсу Лилия Гыйбадуллина шигыренә Гөлназ Закирова көй язган «Балам» җырын башкарды. Актан киенеп сәхнә түренә чыккан Алсуның җыры чишмә челтерәведәй яңгырады. Иңенә эленгән челтәр накидкасын биләүдәге бала кебек урап күкрәгенә кысуы гына ни тора!

Ленар Шәех шигыренә Лилия Таһирова көй язган «Иң якты кояшым» җырын Динар Шәрәфетдинов һәм Элина Сафина башкарды. Динар Шәрәфетдинов – танылган җырчы Дәниф Шәрәфетдиновның улы, Казан консерваториясендә укыганын беләм, бәлки, тәмамлагандыр да. Игътибар белән карагыз әле: йөзе күренекле композиторыбыз Салих Сәйдәшевка охшаган, шундый ук якты йөз һәм якты күзләр. Бу егетнең зур потенциалы бар – очсызлана күрмәсен иде, төрле продюсерлар кулына эләгеп, аларның табышы булмасын да, юлында матур, әмма башсыз җырчы кызларны очратып, башын югалтып, гаилә дуэтлары ясаган булып, арзанлы шоу-бизнеска кереп китмәсен иде. Анда аннан башка да җырчыларның очы-кырые юк.

Ленар Шәехнең шигыре матур – Татарстан Язучылар берлегенең юбилей тантанасында Казан шәһәре башлыгының Мактау грамотасы юкка бирелмәгән.

Гөлнара Байназарова, мөгаен, күпләр өчен яңалык та булгандыр, ул – Татар дәүләт филармониясе җырчысы, нигәдер, төрле концертларда, кичәләрдә күренми. Юкка күренми, нинди якты, кояшлы җырчы! Гүзәл Закирова шигыренә Юра Федоров көй язган «Күзләреңдә кояш уйный» җыры Гөлнараның үзенә туры килеп тора кебек. Аңлавымча, Гөлнара кызы Зөлхиҗә белән җырлады.

«Язмыштырмы, ялгыштырмы, бәхетле очрактырмы – узган сезонда бергә иҗат иткән бер иҗади өчлек быел тагын бергә туры килгәннәр», – диде алып баручы Ришат Әхмәдуллин. Илгиз Мөхетдинов узган сезонда Эльмира Җәлилова һәм Ләйсән Абдуллина белән бергә «Яшә, сула, ярат» җырын иҗат иткәннәр иде. Бу юлы шушы өчлек «Бу дөньяда бар да гади» дигән җырны иҗат иткән. Әмма бу юлы Илгиз сәхнәгә үзе генә түгел, Диана һәм Илгиз Мөхетдиновлар дуэты булып чыкты. Мин җырның кушымтадан башкасында сүзләрен аңламадым, көендә дә яңалык ишетмәдем, җырлауларының да рәте-башы юк иде. Ә костюмнары... Илгиз, зинһар, башка кия күрмә ул ямьсез костюмны, ул костюмның эскизын ясап биргән кешене урап уза торган бул! Хатын белән дуэт синең өчен түгел бугай, Илгиз, хатының бик чибәр ханым булса да.

Бу җыр буенча сүзем Илгиз Мөхетдинов һәм аның тормыш иптәше Диананың костюмы белән генә бетмәде. Җырның шигырь авторы Эльмира Җәлилова дип күрсәтелгән. Эльмира – заманча татар җыр сәнгатендә иң уңышлы авторларның берсе. Әмма җыр Эльмираның үзенеке генә түгел: ул, соавтор итеп, Тукайның үзен алган – кушымта шагыйрьнең «Бәйрәм бүген» шигыренең әллә өлешчә, әллә тулысынча кабатлануы. Алай да ярыйдыр инде, экспертлар үткәргән бит. Бәлки, моны Тукай җырын заманчалаштыру, реставрацияләү дип карарга кирәктер.

Йолдыз Миңнуллина шигыренә Эльмир Низамов көй язган «Композитор егеткә» җырын Татьяна Ефремова башкарды. Рояльдә – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмир Низамов, ягъни, маэстро үзе иде. Шәхсән мин кирәген тапмасам да, подтанцовка да булды. Татьяна Ефремова үзе дә сәхнәне тутыра ала торган җырчы да инде. Матур җыр! Темасы Йолдыз өчен көтелмәгәнчә булуы белән дә кызыклы.

Гөлнур Корбанова шигыренә Эльмир Низамов көй язган «Яратам сине барыбер» җырын Эльза Заяри башкарды. Җырчының опера сәхнәсе өчен вокалы җитми, эстрада өчен – харизмасы. Җыр хәтердә калмады, хәтта маэстро язган булса да.

Гала-концертның тагын бер шәп җырын Азат Кәримов башкарды. Гөлүсә Батталова шигыренә Илдар Камалов көй язган «Егет җыры» иде ул. Егет җырын язу өчен Гөлүсә булырга кирәк! Шәп җыр, кыскасы.

Тагын бер шәп җырны Алинә Шәрипҗанова башкарды. «Сөмбелә» дип аталган балалар җыры иде ул. «...шагыйрьләргә ирек бирсәң, алар гел мәхәббәт турында гына язар иде», – диде алып баручы Ришат Әхмәдуллин. Шуңа күрә шобага салганнар да, Рүзәл Мөхәммәтшинга балалар җыры язарга туры килгән. Көен Айдар Абдрахимов язган. Җырны Казан балалар филармониясе ансамбле белән бергә Татарстан Республикасының халык артисткасы Алинә Шәрипҗанова башкарды. Шәп җыр!

Рифат Сәлах шигыренә Алмаз Асхадуллин көй язган «Бабайлардан килгән мирасым» җырын Муса Камалов башкарды. Думбрада композитор Алмаз Асхадуллин үзе, курайда Ильяс Фәрхуллин кушылса да, Муса Камалов матур түбәтәй кисә дә, җиренә җиткереп башкарса да, бу җыр аныкы түгел кебек. Мусага бөтен барлыгы белән елмая ала һәм күзләрендә ут уйната торган җыр бирегез!

Баянчы буларак Испания, Германия, Россиядә үткән халыкара бәйгеләрдә җиңү яулаган, Кытай, Финляндия, Япония, Испания, Россия, Германия һәм башка илләрдә үзенең шәхси концертлары белән чыгыш ясаган музыкант Айдар Сәлахов бу лабораториядә беренче мәртәбә катнашкан. Әдилә Әхмәтҗанова шигыренә Айдар Сәлахов көй язган «Яшерен сөю» җырын Алинә Кәримова башкарды. Алинә Кәримованың тавыш мөмкинлекләре бу җыр кысаларына сыеша алмыйча интекте. Эх, башкачарак җыр кирәк иде бу җырчы кызыбызга, гаҗәеп бит аның тавышы. Ә бу җыр кечерәк тавышлыларга әйбәт кенә инде.

Гөлназ Газизова шигыренә Миләүшә Хәйруллина көй язган «Гомерлек дуслар» җыры да – җырның җырчыларга туры килмәү мисалы. Артур Исламов белән Илгиз Шәйхразиев җырлады аны. Әйе, икесе дә үзенчәлекле тавышлы, матур вокаллы, харизмалы җырчылар. Белмим, аларны кем берләштергәндер, кем кемне чакыргандыр, мөгаен, Артур Исламовка шобагада дуэт чыккандыр, шуңа Илгизне чакыргандыр, чөнки Шәйхразиевның ялгыз җыры бар – «Бәхетле бул гына!» җырын башкарды. Артурга карата язмыш шаяртуы булган инде бу: сәхнә күңел түрен ачып бирә торган урын – тамашачыга бар да күренә, димәк, күңел түрендә дуслык дигән олы хис яшәми икән, мондый җырга алынма, җырлап йөр шунда: «Мин, мин, мин – бердәнбер!» – дип.

Нәтиҗәме? Акырган саен шедевр тумый, әлбәттә. Әмма искиткеч шәп җырлар бар. Гаҗәеп инде менә. Ә шулай да проектка Миләүшә ханым Тәминдарованың йогынтысы сизелә. Акырып җырлагач Тәминдарова булам, дип уйлый башлаган бугай кайберәүләр. Булырсың, ди, бар! Ул бер генә. Ой, һаман җырчыларны язам бугай – ни хәл итәсең, шагыйрь сүзе һәм композиторның моңы (булса, әлбәттә) җырчы аша килеп ирешә шул. Композиторларның моң мәсьәләсе – аерым тема, җәмәгать. Курай белән думбыра гына өстәми аны.

Проектның дәвамы да тагын да булыр бит, әйеме, хөрмәтле оештыручылар!

  • «Безнең җыр» проекты Казан Мэриясе һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы туган телләрне саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән «Калеб» яңа буын җыены тарафыннан уздырыла.
  • Проектның идея авторы – «Калеб» яңа буын җыенын оештыручы, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
  • Безнең җыр иҗат лабораториясе беренче тапкыр 2019 елда узды. Лаборатория барышында ярты елда 32 яңа җыр иҗат ителде. Шуларның 20се финалга чыгып, гала-концертта башкарылды.
  • Проектның максаты – сәнгатьнең төрле өлкәләрендә эшләүче яшьләргә уртак иҗади мохит булдыру, шагыйрь, композитор, җырчыларны узара таныштыру, яңа әсәрләр иҗат итү һәм милли җыр фондын тулыландыру.
Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 29 май 2024
    Исемсез
    Кызыыык язасыз да инде.. Сезгә хикәя язып карарга кирәк. Мөгаен, уңышлы булыр! Гел, бер дә килешмәгән урыннарда, әллә җөмләләрегезнең төзелеше җәлеп итә, әллә юмор бн үрелеп язылгангамы.. рәхәтләнеп көлеп укыдым. Чыыын, тәмләп язасыз, күз тимәсен.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100