«Безнең яшьлек җырлары»: әрсез Илназ Минвәлиев, биюче Таишев һәм журналист уйланулары
«Күңел» радиосы «Безнең яшьлек җырлары» дип аталган программасын Казанда тәкъдим иткән иде. Шул ук концерт Чаллыда да үтте. Бары тик Чаллыда катнашучылар саны гына азрак иде.
Концертка кадәр уйланулар
Минемчә, Чаллы – җырчылар акча эшли алырлык иң бай шәһәрләрнең берсе. Монда халык җыр-моң ярата, концертларга йөри. Гадәттә Чаллыга кунакка башка шәһәрләрдән җырчылар килә, биредә башка ширкәтләр оештырылган концертлар куела. Ниһаять, Чаллы шәһәренең «Күңел» радиосы да «авторлык концертларын» куя башлады. Шундый төшенчә кертик әле. Сценарий өчен дә, реклама өчен дә, аренда өчен дә һәм башка төрле нечкәлекләр өчен дә нәкъ «Күңел» радиосы җавап бирә. Әйбәт бит!
Шуны искәртеп үтик: радиода концертлар өчен генә җавап бирүче бүлек тә юк, ул бүлекне җитәкләгән өчен аерым хезмәт хакы алучы мөдир дә юк. Алар үзләре барысын да башкарып чыга: радио җитәкчесе Лилия ханым, алып баручы Ришат Хаҗиев һәм алып баручы Алинә Хисмәтуллина-Вәлиева. Шуның белән бетте.
Мин менә шундый уйлар белән шатланып килдем концертка. Ә хәзер концерттагы уйларымны язып үтим әле.
«Тамашачының ял итәсе килә»
Декрет ялында утырган журналист буларак, эшемне сагыну сәбәпле, концертлар залына иртәрәк барырга булдым. Сөйләшеп, гапләшеп алырмын, дим, артистлар белән. Керү белән мине Татарстанның атказанган артисты Нурзадә каршы алды. Без аның белән ул утырган өстәл янына атладык. Бизәнгечләрен җәеп салган, төрледән-төрле помадалар, пудра дисеңме, каш карандашы, ирен карандашы, күз карандашы...Минәйтәм, артист кеше бизәнгечләргә акча күп сарыф итә инде, дим.
Бетә бара, ала торам, – ди Нурзадә.
Яңа ел төнендә син һәрвакыт эшлисең бугай, име?
Әйе, гел эшлим. Өйдә үзем генә утырасым килми. Чакырсалар да, кешегә йөрмим инде, күбесе гаиләле бит. Шул бер өчләргә кадәр эшлим дә өйгә иртәнге якта гына кайтып җитәм.
Бәйрәм итмичә, йокларга ятасыңмы?
Тәмле салатлар ашап алам инде. Өстәлне эшкә киткәнче корып куям. Эштә ашарга бик вакыт та булмый бит ул. Шул сәгать унике сукканда балалар шәрабен генә йотып куям мин. Өемә кайтып, чәйләп алам да йокларга ятам.
Соңгы бер 5 ел дәвамында иң истә калган Яңа ел төнең нинди иде?
Бер елны Яшел Үзән районыннан иртәнге сигезенче яртыларда кайттым. Шундый арылган иде, ашадым да ятып йокладым. Бер көндезге 12ләр тирәсендә берәү ишегемне шакый да шакый. Кайсы юләре беренче гыйнвар көнне килде инде, дим. Торасым килми, бер 2-3 сәгать кенә йоклаган килеш бит инде. Бардым, ачтым. Бу күрше икән. «Ачкычыгыз ишектә эленеп калган», – ди. Онытып кереп киткәнмен. Ишекне дә япмаганмын. Аллам сакласын, нинди дураклар булмас...
Яңа ел төнендә кунаклар исерәдер? Салмыш килеш сиңа бәйләнүче ир-атлар бармы?
Юк, бу арада кеше эчми башлады. Күңел ачу өчен исерү мөһим түгел икәнен аңлады кеше. Бәйләнүгә килгәндә, юк алай.
Мобилизация вакытында тамашачы концертларга йөриме?
Ни булса да, тамашачының ял итәсе килә. Берничә сәгатькә булса да онытылырга тели кеше. Без мобилизациягә эләккән егетләр янына бардык бит. Җырладым да, автобуска утырып, рәхәтләнеп бер еладым. Күңелемә бик авыр булды.
«Башкаларның тормышына тыкшынмыйм»
Алга таба юлымда Рәфинә Ганиуллина очрады. Алар ире Рәзил Камалов белән әле килгәннәр генә иде. Рәзил баянын рәтләгән арада, без Рәфинә белән аралашып алдык.
Бу арада сезне сәхнәдә еш кына парлы итеп күреп була.
Безне аерым-аерым чакырмый башладылар. Без хәзер концертларда да, төрле мәҗлесләрдә дә бергә чыгыш ясыйбыз. Яшерен-батырын түгел, икәү бергә булгач, ротацияләрне түләү дә җиңелрәк бирелә. Аннан соң парлы дуэтлар популярлашты бит хәзер. Гәрчә мин парлы җырлауга каршы идем моннан берничә ел элек. Баналь дип уйлый идем. Рәзилнең тавышы да үзенчәлекле итеп ачылды ничектер.
Син – белемең буенча вокал укытучысы. Рәзилгә: «Дөрес җырламыйсың», – дип әйткәнең бармы?
Юк, бары тик: «Үзең булып җырла», – дим. Аның үз тавышы матур. Хәзерге попса мәдәниятендә тавыштан да бигрәк харизма кирәк. Без, шөкер, өлкән буын тамашачысы өчен дә, яшьләр өчен дә туры килә алырлык итеп җырлый алабыз. Шушы ике юлны да алып бара алсак, тагы да югарыга атларбыз, дип уйлыйм.
Яңа костюмнарыгыз үзенчәлекле.
«Болгар радиосы» премиясенә лаек булуны белгәч, яхшы костюмнар тектерергә уйладык. Чаллыда яшәүче апалы-сеңелле мастерларга тап булдык. Эшләреннән канәгать калдык.
Кыйммәтме?
Арзан түгел. 100 меңгә басты. Һаман югарыга таба барырга тырышабыз. Һөнәребез шундый: акча сарыф итәргә кирәк. Без моны аңлыйбыз һәм кабул итәбез.
Әниең ничек, Рәфинә?
Ул мөстәкыйль түгел, шуңа карамастан, барысын да аңлый.
Сеңелләрең белән аралашмыйсыз икән.
Андый момент булды инде ул. Бу хакта бик сөйләшәсем килми.
Җырчы Аиша ни хәлләрдә?
Белмим. Номерын табып, сорагыз. Шундый карарга килдем: башкаларның тормышына тыкшынмыйм.
«Абыемның хатыны каршы»
Концерт башлануга санаулы минутлар калып бара. Инде барысы да диярлек сәхнәгә чыгарга әзер. Шулай ук киенергә әзерләнеп йөрүче Халидә апа Бигичева белән исәнләштем. Халидә апаның сөйләшү манерасы бик үзенчәлекле: кычкырып сөйли ул.
Чаллыда беренче тапкыр ничәнче елларда булган идегез, хәтерләмисезме?
Юк, хәтта соңгы тапкыр кайчан булганымны да хәтерләмим. Чаллы журналисты Зөлфия Галим иң беренчеләрдән булып интервью алган иде миннән. Әле һаман да ул газетаны саклыйм. Чаллыга кабат-кабат киләсе килә.
Сез концертларда еш катнашасызмы?
Булдыра алганча. Бер үкенечем бар: Хайдәр абыем белән бергә җырлаган булмады. Менә шул гына мине борчый.
Хайдәр абыйның исемен тагы да мәңгеләштерер өчен нинди эшләр алып барасыз?
Башка җырчылар арасында да башкаручылар бар аның җырларын. Башкаралар икән, шатланам. Әгәр теге яки бу җырчы абыемның җырына алынган икән, димәк, ул – зур һәм кыю йөрәкле. Ә абыемның исемен мәңгеләштерү буенча бик күп эшләр башкарыр идем дә соң, абыемның хатыны (җырчы Зөһрә Сәхәбиева. – авт.) каршы. Ул исән-сау, хокуклар буенча бар җырлар анда. Ул, киресенчә, миңа ярдәм итәргә тиештер, дип уйлыйм. Ә ул, мәсәлән, Рифат Фәттаховка: «Ул гына катнашмасын», – дип әйтә минем турыда. Ничек каршы киләдер?!
Хайдәр абыйның җырларын башкаручыларга шелтә белдергәнегез бармы?
Юк, миңа ошамаса, башкага ошар, дим. Менә 1000 тамашачы булса, димәк, 1000 төрле фикер һәм теләк. Барысына да ошап та, ярап та булмый.
Туганнарыгыз, дусларыгыз арасында өлешчә мобилизациягә эләгүчеләр бармы?
Бар, сеңлем. Догаларда, догаларда инде… Дөнья тынычланды, бу чирләр бетте, бар да яхшы, дигән хәбәрләр ишетәсе килә.
Аралашуыбызны бүлеп, шигырьләр авторы (кызганыч, исемен белми калдым) үз китабын Халидә ханымга китерде. Халидә ханым аның белән сөйләшеп алды.
Берсен дә куып җибәрәсе килми бит. Әлбәттә, бөтенесен дә башкарып булмый. Кайберләре ошамый да… Язып кына калмасыннар, башкаларга да бирсеннәр, дим. Миңа бик азы туры килә, чын. Әмма мин бәреп әйтмим.
Хайдәр абыйның төшегезгә кергәне бармы?
Әле менә күптән түгел генә керде. Җырлый ул, тик ул җыр фани дөньяда языла алмый. Анда уен кораллары юк, сандугачлар җырлый, елгалар ага, җилләр шаулый анда. Төшемдә бу җырны ишеткәч, кемгәдер шалтыратырга тырышам, уйнап кына күрсәтә алмыйм. Абый елмая!.. Уяну белән онытыла. Урыны оҗмахта булсын.
Шулай итеп концерт башланыр вакыт та җитте. Грим бүлмәсеннән чыкканда, «Дөбер-шатыр» төркеменең солисты – автор-башкаручы Илназарны күрдем. Аның белән яхшы итеп сөйләшеп булмады, чөнки Илназ Минвәлиев я бер сүз кыстыра, я икенчесен. Бераз кыскарак күлмәктән идем, декольтем да артык ябылмаган иде, шуңа Илназ, төрттереп, Илназарга бары тик җыр һәм сәнгать турында гына уйларга киңәшләрен яудырды. Шулай итеп, залга юл тоттым. Концерт башланды.
Концерттан соң фикерләр
Бу концертта Дәниф Шәрәфетдиновның улы Динар чыгыш ясады. Казанда консерваториядә 3нче курста укый икән Динар. Концерт булган көнне Дәниф абыйга операция ясаганнар. Ул Казанда үткән бу концертта да катнаша алмаган иде.
Динарның чыгышы камил үтте. Минем бары тик Дәниф абыйның да тавашын ишетәсем килгән иде. Кичәдә Халидә апа абыйсы Хайдәр Бигичевның тавышын ишеттерде бит. Хәзер техник җайланмаларының алга китү чоры. Уйлавымча, кушымтада булса да Дәниф абыйның тавышын яздыру катлаулы булмас иде.
Динарның чыгышыннан соң зал дәррәү алкышлады инде. Дәнифнең үзен дә, җырларын да сагынган халык. Киләсе концертларда Дәниф абыйның үзен күреп булыр дип ышанып, аңа сәламәтлек телик.
Илназ Минвәлиевнең сүз эзләп кесәгә кермәвен, әрсезрәк булуын моңа кадәр дә ишеткәләгәнем бар иде. Аның әнисе дә, хастаханәдә чиратта утырганда: «Мин – Илназ Минвәлиевның әнисе», – дип, беренчеләрдән булып кереп китәргә теләгәнен сөйләгәннәр иде миңа бер. Дөресен әйтим, Илназның сәхнәдә чыгышын беренче тапкыр күрдем, һәм, Илназ үз концертын куйса, барырга теләгем булмаячагын аңладым. Хәзер аңлатам.
Беренче җырын әйбәт итеп җырлады ул. Баянга җырлады, менә карагыз – сәләтем бар дип, җырлый белүен күрсәтте. Әгәр дә Илназ шушы җырын гына башкарса, мактап, бер-ике сүз язып киткән булыр идем, бәлки, чөнки аның бу чыгышы «плюс»ка җырлаган Халидә апа, Ландыш кебекләр белән чагыштырганда уңышлырак иде. Тик… Илназның икенче чыгышы, гомумән, репетициягә ошаган иде. Пульт артында утыручы Таһир абыйга берничә тапкыр рәттән я микрофонның тавышын күбәйтүне, я колонкалардан музыканың әкрен яңгыравын әйтеп торуы чын репетициягә әйләнеп кала. Аны бит 1-2 тапкыр ишарәләп кенә дә була. Белүемчә, Таһир абый инде күп еллар тавыш көйли торган пульт артында утыра, аңламый калмас иде әле.
Өченче җыр, гомумән, булырга тиеш түгел иде. Илназ үзе өченче җыр булачак дигән карарга килгән. Аңлавымча, алып баручылар да кисәтеп куелмаган иде. «Күңел» радиосы ди-джейлары Лилия Гатина белән Ришат Хаҗиев сәхнәгә чыкты – «облом», Илназның чыгышы әле тәмамланмаган икән. Ришат аптыравын качыра алса да, Лилия яшерә алмады. Мин үзем Лилия урынында нишләр идем микән, белмим, тик зур сәхнәгә менәргә җөрьәт иткән алып баручы авызын ачып катып калырга тиеш түгел, бигайбә. Гомумән, аның алып бару манерасы миңа ошап бетмәде. Ник суза ул аның кадәр, ник кычкыра?
Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина бер тарих сөйләгән иде. Ул яшь чагында Илһам ага Шакиров төркемендә алып баручы булып эшләп йөргән икән. Гөлзада апа Илһам абыйны кычкырып, сузып игълан иткәнгә, җырчы аңа: «Ник кычкырасың? Мине болай да беләләр монда», – дигән. Монда да шул ук очрак. Аннан соң текстны укуы да яңалыклар укыганга охшап кала иде. Ялгышмасам, Лилия «Чаллы ТВ» каналында «Яңалыклар» редакциясендә эшли. Мин үзем дә яхшы алып баручы түгелмен, тик сәхнәдән үзен алып баручы итеп тәкъдим итүчедән тамашачы һәм журналист буларак профессиональлекне таләп итә алам. Алинә Хисмәтуллина яхшырак алып барыр иде дип уйлыйм, әмма ул, әле күптән түгел генә әни булу сәбәпле, бу концертта катнашмагандыр.
Илназга кире кайтыйк. Сез беләсездер, концерт программасын төзегәндә, оештыручылар җырчыларның барысыннан да диярлек берәр я икешәр җыр җырлавын сорый. Бертигез итеп. Әйе, концертларда легенда статусына лаеклылар, калганнар 1 җыр башкарганда, 2не җырларга мөмкин. (Иркә кебекләр 2 җыр башкара… Ә ул – эстрадада берәү генә.) Илназ алдыннан Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров чыгыш ясады. Ул икене җырлады. Баянга кушылып тагын берне җырлый алам, диюе дә программага үзгәрешләр кертмәгән. Ә Илназ 3 җыр башкарды. Рөстәм абыйга Илназдан өченче җырны башкарырга яравын яки ярамавын сорарга калган! «Жалкы» түгел, хет алтыны җырласын, бары тик шуның кадәр гамьсез итеп программаны бозуы бер дә кабул итәрлек түгел.
Калган чыгышлар салмак кына үтте. Рәфинә Ганиуллина белән Рәзил Камаловның дуэтлары бик уңышлы. Рәзилне сәхнәдән җырчы буларак беренче күрүем иде. Рәфинә үзен сәхнәдә иренә караганда кыюрак тота, тәҗрибә белән киләдер анысы. Ә Рәзилнең тавышы матур. Бу парлы дуэтка уңышлар телим.
Рамил Миндияр башкаруында «Соңлама», «Кышкы учак» җырлары «плей-листымда» бар. Әмма Рамил әфәнденең җырлавын беренче күрдем. Бу мөмкинлек өчен радиога рәхмәт. Берсендә, кызлар белән сөйләшкәндә, Миндиярның исән булуына ачыклык керткән идек, гафу… «Интервью алырга» дип аталган исемлегемә Рамил әфәндене теркәп куйдым.
Алсу Хәбибуллинаны да күңел сагынган. Мин аның «Кермә, бәгърем, кермә төшләремә» җырын гына беләм. Ул шуны җырлады да. Гөлдания Хәйруллина 25 ел элек кигән күлмәген киеп чыкты. Җырлавы да, фигурасы да сакланган, шөкер.
Фәрит Таишевның биюе миңа мәзәк тоелды. Гафу, минем бер танышым, бераз салса, шулай бии: аякларын төрле якларга болгап. Камил түгел иде. Хәзер Фәрит белән Ландыш бергә төрле мәҗлесләр оештыра икән, дип ишеттем. Фәрит – тамада, Ландыш – җырчы.
«Айфара» төркеме егетләре бераз олыгайган. Тик Алмазның җырлау манерасы шул ук. Алар һаман да 30 ел элек булган егетләр кебек хис итәләр кебек үзләрен.
«ХИТ» вокал-инструменталь ансамбле дә бу концертта чыгыш ясады. Алар танылган җырларга «кавер» җырлый. Үзләренчә, үзенчәлекле итеп башкаралар. Мин каенанам белән килгән идем, аңа ошамады. «Әнием, әйдә барабыз, син яраткан җырчылар, син тыңлаган җырлар була», – диюемә, ул бу төркемнең чыгышларын күз алдына китермәгәндер. «Дөбер-шатыр» төркеме дә аның критерийларыннан торган кастингны үтмәгәндер. Миңа үзем дә «ХИТ»ларның чыгышыннан канәгать калмадым. Төркемдәге хатын-кыз татар түгел бугай ул, ни турында җырлаганын аңлый микән?! Әллә алар, популяр җырларга «кавер» ясап, Татарстанда төрле мәҗлесләрдә акча эшләү ысулын тапканнармы?!
...Мондый концертлар кирәк. Әйе, мин 90нчы елларда үсмәдем. Бәләкәй чагым ул елларга караса да, инде җырны аңлап тыңларлык чагым 2005 еллардан соң башлангандыр. Ә мин бу җырларны беләм, чөнки безнең өйдә һәрвакыт диярлек татар телле радио уйный иде. Хәтта музыка центры иртәнге 7дә будильник урынына кушыла иде. Мине татар сәнгате, мәдәнияте аша татар итеп тәрбияләгән әтиемә рәхмәтле мин. Татар җырларын тыңлавымнан беркайчан да оялмадым. «Текә» булу – максат түгел, үсеп килүче буын үз сәнгатен, җыр-моңын онытмауны максат итсен иде.
...Күңелемне «кырган» тагын бер нәрсә бар. Концертларга еш кына мөмкинлекләре чикләнгән тамашачы йөри. Бу концертта да «кояш баласы» бар иде. Минем янымда утыручы озын тырнаклы, ясалма керфекле, айфонлы апаларның шушы кызга төртеп-төртеп көлүләре җанымны айкады. Фотога да төшерделәр, видеога да. Бездән астарак утыручы тагын берсе, оятсыз елмаю белән, шушы кызчыкны видеога төшерде. Безнең халыкта, ни дисәң дә, наданнар бар инде ул, Аллам сакласын!.. Бөтен кәефемне бозып атты шуларның кылануы, кит моннан!
«Күңел» радиосының Казандагы концерты: