Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Безнең хыялдагы йортыбыз...» – яңа салган өйләрендәге янгында әтиләре һәм өч сабый һәлак

Янгын беркемне дә, шул исәптән сабыйлар гомерен дә аямый… 11 февраль көнне Питрәч районындагы «Заречье-2» бакчачылык ширкәтендә чыккан янгын гаилә башлыгы Рамил Фәләхов һәм 13, 7, 5 яшьлек өч кызларының гомерен өзә. Әниләре Алена Полюбай, ике яшьлек улы белән тәрәзәдән сикереп, котылып калырга өлгерә.

news_top_970_100
«Безнең хыялдагы йортыбыз...» – яңа салган өйләрендәге янгында әтиләре һәм өч сабый һәлак
социаль челтәрләр

Ике катлы йорт урынында бүген көл өеме һәм кукраеп утыручы зур мич кенә торып калган. Фаҗига булган урында аунап ятучы балалар уенчыклары, янгын кызуында эри башлап, бер якка авышкан Кар бабай гына берничә көн элек бу йортның сабыйлар шат тавышыннан яңгырап торуы турында сөйли.

«Безнең хыялдагы йортыбыз» дип язган булган хуҗабикә әлеге йорт турында. Җирдә яшәргә теләп, таш каладан авылга күченгән күпбалалы Фәләховлар бәхетле тормышларының шундый куркыныч рәвештә челпәрәмә киләсен алдан белсә икән…

«Күршеләр, ярдәм итегез! Янабыз!»

Әниләре Алена Полюбайның үзәк өзгеч итеп: «Күршеләр, ярдәм итегез!!! 36нчы участок! Янабыз!!!» – дигән аудиохәбәре ширкәтнең ватсап төркеменә иртәнге 7 тулып 10-15 минут узуга килеп төшә.

Сигезенче яртыларда фаҗига урынына «Царево Village» торак комплексыннан янгын сүндерүчеләр килеп җитә.

«Заречье-2» ширкәте рәисе Роза Добрякова сүзләренчә, янгын сүндерүчеләргә эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр дә булдырылган.

– Электриклар да, «ашыгыч ярдәм» дә бик тиз килде. Электриклар килгәндә, йорт электр энергиясеннән автомат рәвештә сүндерелгән иде инде. Янгын сүндерүчеләр дөрләп янган йорт эчендә 4 кеше барлыгын белеп эшләделәр… «Ашыгыч ярдәм» алып киткәндә, янгыннан исән калган хуҗабикә үз аңында иде әле. Өч баласы белән иренең ут эчендә калганын әйтергә өлгерде», – ди ул.

Йокыдан уянып, нәрсә булганын аңлап алган Алена Полюбай, икенче кат тәрәзәсеннән бар көченә сөрән сала. Аның тавышын ишетеп алган күршесе гаиләгә ярдәмгә ашыга.

«Баланы ат, тотып калам. Үзең сикер, югыйсә үләсең», – дигән аңа күршесе. Аленаның инде озак уйлап торырга вакыты да калмаган була – улын күршесенә тотып ата. Баланың җәрәхәтләнгән, сынган урыннары юк, дип әйттеләр. Ә Алена үзе бик үк җайлы төшмәгән, умыртка сөяген сындырган», – дип сөйли бу куркыныч вакыйгаларны Роза Наилевна.

«Интертат»ка фаҗига корбаннарының бер туганы хәбәр итүенчә, зыян күргән әни белән баланы шунда ук «ашыгыч ярдәм» машинасы белән хастаханәгә озатканнар. Алена катлаулы операция кичерә. Ул уңышлы уза. Хәзерге минутта аларның гомерләренә куркыныч янамый. Тик менә бер мизгелдә 3 баласын һәм ирен югалткан ананың күңел яраларын гына дәвалый алырлармы…

Роза Наилевна сүзләренчә, Фәләховлар барысы да икенче катта йоклаган. Ә янгын беренче каттан башланган. «Чыгарга бернинди мөмкинлекләре дә булмаган инде аларның. Ярдәм итәргә килеп җиткән башка күршеләр дә өйгә үтеп керә алмады. Чөнки баскыч төбеннән башлап, бөтен керү юлларын ут ялмап алган иде», – ди бакчачылык ширкәте председателе.

«Начар тормыш рәвеше алып барган кеше йорт төзи аламы?»

Мондый зур фаҗигаләр, гадәттә, кеше саксызлыгы аркасында, күбесенчә, амораль тормыш рәвеше алып барган гаиләләр белән килеп чыга. Фәләховлар гаиләсе хакында болай дип уйларга бер генә сәбәп тә юк. Тынычлык эзләп табигать кочагына күченеп кайткан зур гаилә, башкалар кебек үк тавык-чебеш асрап, бәрәңгесен, кыяр-помидорын үстереп, тырышып-тырмашып көн күргән.

Роза Добрякова да Фәләховлар гаиләсен бары тик уңай яктан гына белә.

«Алар башта бу участокта кечкенә, җәйге йорт төзеделәр. Гаилә башлыгы беренче тапкыр электр счетчигын 2017 елда теркәгән. 2018 елда шушы 2 катлы йортны төзи башладылар. 2020 елда Фәләховлар беренче тапкыр бакчачылык ширкәтендә кышлады. 2022 елда йортны рәсмиләштергәннәр иде.

Йортны зур – 128 кв.м итеп салдылар. Ниндидер начар тормыш рәвеше алып барган кеше йорт төзи аламы?

Безнең бакчачылык ширкәтендә 700дән артык участок бар. Якыннан аралашмасак та, биредә яшәүчеләрнең барысын да диярлек беләм. Фәләховларны тәртипле күпбалалы гаилә дип ышанып әйтә алам. Ике кызлары Казанның 82нче мәктәбендә укыды, кечкенә кызлары бакчага йөрде. Рамил кызларны иртә белән алып китә, кич алып кайта иде. Эчкечелек, башка начар гадәтләр белән мавыгырга аларның вакытлары да булмагандыр... Шуның өстенә, әтиләре гаиләдәге бердәнбер туендыручы иде. Алена да волонтерлык эшләре белән шөгыльләнде, җәмгыять эшләрендә актив катнашты», – ди Роза Николаевна.

(Аленаның мобилизацияләнгән солдатларга носилкалар тегү белән шөгыльләнүче «Золотые руки Ангела» һәм авыр хәлдә калган әниләргә ярдәм күрсәтүче фондларда торуы билгеле).

«Балаларын бөтен күңелләрен биреп тәрбиялиләр иде»

Мәрхүм гаилә башлыгының якын туганы (исем-фамилиясен язмавымны үтенде) сүзләренчә, Рамил абыйсы белән Алена Казанда яшәгәндә танышып кавышканнар.

«Нык әйбәт гаилә иде алар. Дус-тату булдылар, бер-берсен хөрмәт итеп яшәделәр. 4 балаларын да яратып, бөтен күңелләрен биреп тәрбиялиләр иде. 3 кыз һәм төпчекләре – көтеп алган малай. Рамил абыйның гаиләсе белән еш күрешеп булмады. Ләкин алар да, без дә Сарманга кунакка кайткан вакытларда бик җылы аралашып яшәдек.

 

Фото: © социаль челтәрләр

Табигатьтә балалар белән яшәве рәхәтрәк бит инде. «Үзебез бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерербез, балалар да тәгәрәшеп үсәрләр», – дип, алар моннан берничә ел элек Казан читенә күченергә булдылар.

Алена Казанда яшәгәндә «Татфондбанк»та эшләде. Ул ябылгач, үзен балалар һәм хуҗалык эшләренә багышлады. Рамил абый IT- юнәлеш буенча белгеч иде», – ди туганнары. 

Аның сүзләренчә, янгын чыккан иртәдә Алена иң беренче булып уянган һәм ирен кызларын уятырга дип чыгарып җибәргән. «Рамил абый ис белән агуланган булгандыр, күрәмсең, кызлар йоклаган бүлмәгә чыгып китү белән үк Алена аның егылган тавышын ишеткән. Бәлки, балалар аңа кадәр үк ис тиеп үлгән булгандыр инде… Йоклаганда берни сизелми бит… Ут төнлә үк төшеп, пыскып янып яткандыр, дип уйлыйм мин», – ди туганнары.

Ул абыйсының искиткеч тырыш кеше, ә кызларының тәртипле, акыллы балалар булуын билгеләп үтте.

Абый бик тә хезмәт сөя торган кеше иде. Бу сүзләрне әйткәндә аны күз алдына китерәм дә, елыйсым килә… Холкы белән бик тыныч кеше булса да, шаян булды. Гел елмаеп, һәр әйбердән кызык табып яшәде. Аның белән бер өстәл артында туры килгәндә, тыныч кына утырам димә. Гел көлдереп, шаян сүзләре белән кәефне күтәрә иде. Юмарт булды. Кайткан саен мул итеп күчтәнәчләрен төяп алып кайта иде.

Бу хәлләрның чын булуы башка сыймый», – диде ул.

 

Фото: © социаль челтәрләр

Туганнары сүзләренчә, Рамил Фәләхов гаиләсе белән Сарман районында яшәүче әти-әнисе янына еш кайтып йөргән. Бу фаҗига турында хәбәр итсәләр дә, олы яшьтә булу сәбәпле, алар уллары һәм оныкларын җирләргә килә алмаган.

«Ботинка-бияләйләр киптерергә дә, ашарга пешерергә дә, йортны җылытырга да…»

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе башлыгы Максим Трущин хәбәр итүенчә, әлеге вакытта янгын чыгу сәбәпләренең төп ике версиясе карала. Алар – мич җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу һәм электр җиһазларын урнаштыру һәм куллану кагыйдәләрен бозу.

Билгеле булганча, Фәләховлар гаиләсе яшәгән йорт газга тоташтырылмаган булган. Йорт мичкә ягып һәм электр ярдәмендә җылытылган. Бакчачылык ширкәте председателе сүзләренчә, газга тоташтыру зур чыгымнар сорау сәбәпле, бүгенге көндә ширкәттә электр белән җылытылучы йортлар күп. 714 участокның бары тик 270 генә газга тоташтырылган. Фәләховлар өчен андый зур йортны җылытып җиткерү бик үк җиңелләрдән булмагандыр. Роза Добрякова сүзләренчә, янгын сүндерүчеләр йорт урынында электр җылыткычлары тапканнар. «Мич тә ягылган булгандыр, инде янгынны сүндергәннән соң да морҗадан төтен чыгып торды», – ди ул.

Мичнең дөрес чыгарылу-чыгарылмавы буенча да сораулар күп.

Актив рәвештә социаль челтәрләр алып баручы Алена үзе бу мичнең гаилә өчен бик мөһим роль уйнавы хакында яза.

«Ботинка белән бияләйләр киптерергә дә, трусик-носкиларны җылытырга да, ашарга пешерергә дә, йортны җылытырга да булыша», – дип яза ул мич турында йортка күченгән елны.

 

Фото: © cоциаль челтәрләр

«Болай итеп йортны җылытырга гына түгел, юкка чыгарырга да мөмкин», – дип язган комментарий иясенә хуҗабикә: «Эленеп торган киемнәр тимергә кагылмый, димәк, тукымага ут кабу куркынычы юк. Әгәр сүз мич турында бара икән, янгын теләсә нинди электр приборыннан чыгарга мөмкин. Шуңа күрә барысына да күз-колак булып торырга кирәк», – дип җавап биргән.

Әлеге мич тыелган социаль челтәрдә тагын берничә тапкыр күренеп китә. Менә бер фотода мич алдында аш пешә, икенчесендә  – песи җылынып утыра, өченчесендә ягасы утын кибә.

 

Фото: © социаль челтәрләр

Фәләховлар йортны каркас материалдан, такталар арасына махсус җылыткыч материаллар куеп төзегәннәр. Алена социаль челтәрләрдә, бик шатланып, шәхси йорт җиткерү тәҗрибәсе һәм анда күченү процессы белән дә бүлешә. Фотоларны «Хыялдагыйорт» хэштегы белән билгели. 

«Йорт нәрсәдән башлана? Әлбәттә инде, нигездән. Без бүген гаиләбез өчен бик тә мөһим булган проектны башладык – йорт җиткерәчәкбез. Әйе, әйе, без – шәһәрдәге өч бүлмәле фатирдан шәһәр читенә күченеп, кышка йорт салып керергә җыенган акылсыз әни-әни. Планнар зурдан. Әмма безнең проектыбыз һәм теләгебез бар. Димәк, барысы да яхшы булачак», – дип яза Алена.

 

Фото: © социаль челтәрләр

«Янгын чыгуны хәбәр итү сигналы булмаган»

Роза Добрякова сүзләренчә, бу янгынның шундый күп корбаннарга китерү сәбәбе – участокта күпбалалы гаиләләр яшәгән йортларга куела торган, янгын турында хәбәр итү сигналлары булмау.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча күзәтчелек эшчәнлеге язуынча, янгын чыкканны хәбәр итә торган сигналлар Фәләховларның теркәлү адресы буенча Казан шәһәренең Мәскәү районындагы фатирларына урнаштырылган.

«Без аларның йортларында сигналлар булмаганны белмәдек тә», – ди Роза Добрякова.

 

Фото: © социаль челтәрләр

Мәрхүмнәрне бүген Казанның Курган зиратына җирләделәр. Хушлашу чарасы шәһәрнең судмедэкспертиза бинасы янында узды.

Янгында исән калган Алена Полюбай белән улына ярдәм итү өчен акча җыю оештырылган. Акчаны Аленаның бертуган абыйсы Павел Полюбай исеменә күчерергә мөмкин.

Матди ярдәм күрсәтү өчен телефон номеры: 8 917 285-62-97 (Полюбай Павел Александрович, Сбербанк, Тинькофф).

Әлеге гаиләнең якыннары һәм туганнарының күтәрә алмаслык тирән кайгысын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә сезгә күркәм сабырлыклар бирсен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100