Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Безнең заман герое: Кукмара районы кешесе Рамил Хисамов янгында өч авылдашын коткарган

Хәвеф-хәтәр килгәндә югалып, каушап калмау өстен сыйфатларның берседер, мөгаен. Кукмара районы Тырыш авылында яшәүче Рамил Хисамов һәм Гөлфинур Мифтахова әнә шул күркәм сыйфатка ия кешеләр булуларын күрсәтте. Аларның тиз реакциясе нәтиҗәсендә өч кеше исән кала. 

news_top_970_100
Безнең заман герое: Кукмара районы кешесе Рамил Хисамов янгында өч авылдашын коткарган

Тырыш авылында чыккан янгын турында Гөлфинур Рамил Хисамовка бик вакытлы хәбәр итә, ә Рамил исә авылдашларын тәрәзәдән чыгарып коткарып кала.

Янгын чыгуы хакында хәбәр 112 бердәм номерына кичә 4.57 сәгатьтә килгән. «Уңыш» ирекле янгын сагы хезмәткәрләре ут капкан йорт янына 10 минут эчендә килеп җиткән. Алар янгынны 20 минут эчендә сүндергән. Йортның мәйданы 56 квадрат метр тәшкил иткән.

Верандасын ялкын камап алган өйдә өч кеше булган. 90 яшьлек Кәүсәрия апа Сәлахетдинова, 67 яшьлек кызы Гөлсинә һәм аның тормыш иптәше. Хуҗалар төтен исен сизеп йокыдан уянган һәм веранда аша урамга чыкмакчы булган, тик ялкын телләре аларга киртә булган. Бәхеткә, күршеләре кереп өлгергән, берәүгә дә зыян килмәгән.

Кукмара районы Сәрдекбаш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиев әйтүенчә, агач йорт тулаем янып бетмәсә дә, торырлык түгел, аны торгызып булмый.

– Түбәсе калай булгач, калай саклады, утны чыгармады. Йортны сүтәчәкләр. Янгынның чыгу сәбәбен ачыклау буенча тикшерү бара. Кәүсәрия апаны быел 90 яшьлеге белән дә котлаган идек, тыл ветераны ул. Читтән кайткан улы Нургаян абый йорт салган иде, шунда торырга исәплиләр. Кызы белән киявенең Чаллыда торыр җирләре бар анысы, - дип сөйләде Илгиз Нәбиев.

Янгынны беренче булып Гөлфинур Мифтахова күргән.

– Авылда ветврач булып эшлим, сөт маститлы түгелме дип тикшерер өчен, 5 тулганчы ук фермага эшкә төшәм мин. Берзаман мунча миченнән кебек төтен чыкканын күрәм, иртүк торып мичкә яктылармы икән дип уйлыйм. Шуннан веранда якларында дөрләп ут янганын күрдем. Сигналга басам – беркем ишетми. Күршеләре Рамил абыйга йөгереп кердем, “Кәүсәрия апалар яна” дип кычкырдым. Ул кереп китте, мин тизрәк башкаларга – Ринат, Илгиз абыйларга хәбәр иттем. Алар килде. Рамил абый Кәүсәрия апаны тәрәзәне ватып чыгарды, мин күршеләренә - Шәрифулла абыйларга кертеп куйдым. Ул йөри алмый, дүрт аяклы ходункига тотынып кына йөри. “Нишләрбез икән” дип елап калды инде, “әле ярый үзең исән-сау калдың” дип юаттым. Соңга калынган булса, ахыры аяныч тәмамланырга да мөмкин иде, - ди Гөлфинур.

Төп герой исә – Кәүсәрия апаларның капма-каршысында яшәүче Рамил Хисамов. Рамил абыйның әнисе Мөкәфирә апа белән сөйләшеп алдык.

– Рамил үзен мактаганнарын бер дә яратмый инде ул. Ничек чыгара алдың аларны дип, шаккаттылар инде аңа. Югалып калмаган инде ул үзе, тизрәк тәрәзәне ваткан. Кулы бераз киселгән пыялага. Хөкүмәтнең калын тәрәзәсе ди, “кул белән бәрдем-бәрдем дә, аннары тимер белән бәрдем, әле анда да ватылгач, тиз генә алып булмый, пыяласы коелып төшми”, - дип сөйләде. Аллаһка шөкер, кешеләргә зыян килмәгән. Кәүсәрия апа курыккан инде. Рамил йорт эченә кереп, тәрәзә янына алып килгәч, үзе кире урамга сикереп, аны чыгарышкан. “Төшсәм, баш бәрелә” дип курка ди әби, “юк, башыңны бәрмибез, күтәреп алабыз” дип юатканнар инде аны.

Көтү чыгар алдыннан булуы да әйбәт. Төнлә булса, тирә якка таралыр иде, бер күтәрелсә, утны тиз генә сүндереп булмый бит. Авыл халкы да утка күтәрелергә ирек бирмәде, - дип сөйләде Мөкәфирә апа.

Хәзер Кәүсәрия апа улы Нургаян улында. Аның кызы, Кәүсәрия апаның оныгы Рузилә әбисенең хәле яхшы булганын әйтте.

– Әби хәзер бездә булачак. Аның төп йорт урыны бу. Теге йорт ятим калган оныклары йорты иде. Башта борчылды инде, олы кеше бит. Менә әле утыра ишегалдында һава сулап, өе җылы, тамагына ашый. Бөтен киеме янып бетмәгән, исән калганнарын алып кайтып юдык. Документлары исән-сау, туганнарда иде алар, - диде.

Рамил Хисамов исә, чын геройларга хас булганча, бик тыйнак кеше булып чыкты. Ул хәтта үзе турында бөтенләй язмауны да үтенгән иде. Без үгетләп сорагач кына, вакыйганы шәрехләргә риза булды. "Шундый зур батырлык эшләгәнсез" дигәч тә, "иии, батырлык түгел бит инде ул. Минем урында булса, ул чагында теләсә кем шулай эшләр иде. Гади авыл кешесе мин. Бездә бөтен кеше бер-берсенә ярдәм итеп яши", - дию белән генә чикләнде ул. 

Тормыш иптәше Рәмзия ханым да аның сүзен җөпләп: "Бик тыйнак кеше. Үзе дә балкыганны балкытырга яратмый ул", - диде аның турында. Үз гомерен дә куркыныч астына куеп, авылдашларын коткарырга ашыккан Рамил Хисамовның фотографиясен күрү дә насыйп булмады, фото бирергә теләмәде.

Рамил Хисамов гаиләсе белән шәхси ярдәмче хуҗалыкта мөгезле эре терлек асрый, дүрт сыерлары бар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100