Безнең «УРАМ» — яшьлек, ирек, иркенлек һәм экстрим мәйданы
Казанда сентябрь аенда урам спорт төрләре буенча Россия чемпионаты узачак. Әзерлек инде бара. «Миллениум» күпере астында велосипед, скейтборд һәм самокатта йөрүчеләрне күрергә була. Алар йөреп кенә калмыйлар, очалар! Яшьләрнең җыела торган урыннарының берсе ул — УРАМ экстрим-паркы. «Интертат» яшьләр белән аралашты.
«УРАМ» ның исеме җисеменә туры килеп тора. «Урам, урам, безнең урам, безгә бәхет юраган», — дип җырлап кына йөри яшьләр бу «УРАМ» да. Россиядәге иң зур экстрим-парк бит ул безнең «УРАМ». Мактанып, җырлап йөрерлек урын да бар.
Экстрим-парк урамдагы спорт төрләренә багышланган. Анда скейтбордта, велосипедта һәм самокатта төрле трюклар эшлиләр, паркур, воркаут белән шөгыльләнәләр, шулай ук футбол да, стритбол да уйныйлар. Тауларына менмичә генә дә велосипед белән самокатларда йөреп була. Бер дә булмаса, кешенең нәрсә эшләгәнен булса да карап була монда. Чөнки кая карама кызык.
Велосипед белән күккә кадәр
Әлбәттә, күзгә нык чалынганы һәм иң экстремале — ул эйр-парк. Кечкенә велосипедларга утырган, башларына каска кигән, кулларына һәм тезләренә саклану чаралары куйган яшьләр шушы резин тауларда нәрсәләр генә кыланмый. Зур тизлек белән төшеп китәләр дә, икенче тауда сикереп, трюклар ясыйлар. Велосипедлары кулларыннан, аякларыннан ычкына, үзләре күккә кадәр очып китәләр дә берничә миллисекунд эчендә ике тәгәрмәчле дусларын очып барган җирләреннән иярләп төшәләр.
Ул тауларда гади велосипед белән йөреп булмый. Аның өчен махсус велосипед — ВМХ кирәк. Урамнарда яшьләрнең кечкенә тәгәрмәчле, кечкенә рульле, гомумән, кечкенә-кечкенә велосипедларда узып киткәнен күргәнегез булгандыр. Менә алар ВМХ дип атала да инде. ВМХ лар бик җиңел һәм аларда трюклар ясавы уңайлы. Бу велосипед мотокросс өчен уйлап табылган була. Сүз уңаеннан, ВМХ — ул Олимпия спорт төре дә әле.
Очып-очып киткәннәрен карап-карап торулары куркыныч та, кызык та. Үзләренә тагын да рәхәтрәктер инде. Курыксалар, Миллеминумга эләгеп калырлык итеп сикермәсләр иде. Әле егетләр белән бергә кызлар да шулай «очып» йөри. Батыр кызлар күп инде ул. Бөдрә чәчләрен җилдә җилфердәтә-җилфердәтә йөрүче кыю йөрәкле кызларга егетләр дә авызларын ачып карап тора.
Шушы көннәрдә «УРАМ» да җыелма командаларның сборлары бара. Төрле төбәкләрдән Казанның «УРАМ» ына әзерлек үтәргә киләләр. Әйтәм ич, иң шәбе безнең «УРАМ», башка шәһәрләрдә андый урам юк. Мәсәлән, ВМХ-фристайл белән шөгыльләнүче егерме өч яшьлек Никита Исаков монда Красноярск шәһәреннән килгән.
— Урам спорт төрләре — ул индивидуальлек, ирек дигән сүз. Унынчы ел шөгыльләнәм. Көн саен, өч-дүрт сәгать йөреп кайтам. Үземә кызык булганга шөгыльләнәм. Монда бернинди дә кысалар, бернинди дә чикләүләр юк. Нәрсә телисең, шуны эшләргә була. Зур имгәнүләр булганы юк. Дөрес итеп эшләсәң барысын да, риск та, җәрәхәт алу мөмкинлеге дә минимумга әйләнә, — ди тәҗрибәле спортчы.
Никита моңа кадәр дөньяда беркем дә эшләмәгән ике трюк эшләп танылган. Аларның берсе ворд-фелс дип атала икән. Бу спорт төре дөньясында мәшһүр шәхес дияргә була. Ә Казанда ул Красноярск төбәге белән бергә әзерлек үтәргә килгән.
Сүз уңаеннан, Казан «УРАМ»ында сентябрь аенда урам спорт төрләре буенча Россия чемпионаты узачак.
Самокатлы балачак
Велосипедчылар белән бергә самокатта җилдерүчеләрне дә күрергә була бу эйр-паркта. Аларында күбрәк балалар элдертә. Әниләре, йөрәкләре ярылырдай булып та, үзләре очып китәрдәй булып та карап торалар сабыйларын. Ә сабыйларның, велосипедтагы зур абыйлар төшеп киткәнче, бер-ике әйләнеп менәсе килә. Абыйларның каршылары очрап, берничә тапкыр матур-матур сүзләр ишеткәч, читкәрәк китеп басарга туры килә. Балалыклары белән, берни булмый инде дип, бер-берсенең каршылары чыгалар да… Очып барган җирдән туктап калуы да авыр бит әле ул. Шуңа өстәп, планлаштырылган трюк чынга ашмый кала. Ну кыза инде велосипедтагылар шул чакта.
Дөрестән дә, кечкенәләр белән «УРАМ» тулган. Шуклык, шаянлык, тизлек яратучы балалар скейтбордта да, самокатта да элдертә генә. Николай Плаксин, мәсәлән, әти-әнисен, Казанга кунакка килгән җирдән, «УРАМ» га тартып китергән. «Безнең Түбән Новгородта мондый ук парк юк. Коля бик ярата шушындый җирләрдә йөрергә, кызыксына. Казандагы бу экстрим-парк алар өчен иң „текәсе“ булып саналгач, килми булдыра алмадык инде», — ди Николайның әнисе.
Ә Коля, башына шлем, аягына, кулына саклану чараларын тагып, самокатын этеп, тау «шуарга» китте. Ә әтисе озата бара. Велосипедтагы абыйлары якын китерәме инде аны дип борчыла. Китерә, китерә, анда сезгә дә, безгә дә урын җитәрлек әле, мин әйтәм. Ә Коля, тауның өстенә менеп басты да, рәхәтләндереп элдертә башлады.
Скейтборд — яшәү стиле
Киләсе зона — ул эйр-паркның бераз җиңеләйтелгән варианты. Ул скейт-парк белән бергә кушыла. Бер яклап скейтбордта йөрсәләр, икенче ягында кечкенә таулы зона — памп-паркта балалар самокат белән велосипедта йөри. Эйр-парк экстремальрәк булса, монсында егылсаң да, артык зыяны юк. Шуңа күрә кечкенәрәкләр шушы өлешендә йөри.
Ә скейт-паркка килгәндә монда олысы да кечесе дә бергә. Скейтбордта төрле трюклар ясау өчен махсус урыннары да бар. Мәсәлән, баскычлар, тотынгычлар ясалган.
Скейтборд — ул чын-чынлап урам инде менә. Америка киноларында яшүсмерләрне скейтбордсыз итеп күрсәтмиләр дә. Аларның өстендә иркен, салынып тора торган футболка яки толстовка, чалбарлары да нәкъ шундый. Аякларында — тигез табанлы кеды. Башларында — кепка яки баш очына гына киеп куя торган баш киеме. Ничек дип аңлатыйм — алар ирекле урам тормышы белән яши торган кешеләр булып килеп баса күз алдына.
Смокингтан, кулына портфель тотып, лакланган туфлиләр кигән кеше белән иркен киемле, үзләрен дә иркен тотучы яшьләрне чагыштырып карасаң, ул күк белән җир арасы. Ул аларның тормыш стиле. Бу ниндидер тактада, бәләкәй велосипедта гына йөрү түгел, бу алар өчен яшәү стиле. Егерме җиде яшьлек Алексей да скейтбординг белән мәктәп елларыннан бирле кызыксына. Башкортстанның Октябьский шәһәрендә кибет баскычларында, тотынгычларында шуып үсә ул.
— Миңа әти-әни базардан шушы «такта» ны алып бирделәр. Башта йөрдем дә, аннары бер елга ташлап тордым. Дусларга да алдылар да, алар белән тагын йөри башладым. Шуннан китте инде. Безнең үзебезнең компания бар иде. Гел бергә булдык, скейтбордта та бергә йөрдек. Төрле трюклар килеп чыга башлагач, тагын да ныграк тартылдык. Кибетләрнең болдырларында шуа идек без.
Без гел имгәнеп торабыз. Аякта да, иңсәдә дә җәрәхәтләр бар. Имгәнәсең дә, дәваланасың, имгәнәсең дә, дәваланасың. Россиядә барысы да үз акчаңа. Америка кебек илләрдә икенче төрлерәк. Анда сине шунда ук аякка бастыралар, — дип сөйләде ул.
Без гел имгәнеп торабыз. Аякта да, иңсәдә дә җәрәхәтләр бар. Имгәнәсең дә дәваланасың, имгәнәсең дә дәваланасың. Россиядә барысы да үз акчаңа.
Алексей инде ун Казанда яши. «УРАМ» га ул үзе өчен генә чыга. Руслар әйтмешли, «покайфавать» итеп кайтып китә. Тотрыклы рәвештә шөгыльләнмәгәч, ярышларда да катнашмый. Үзе өчен, рәхәт алу өчен генә баса «такта» га. Безгә ул бексайд-флип дигән трюк эшләп күрсәтте. «Флип» — сикерү булса, «бексайд» дигәне арка белән борылып сикерү дигән мәгънә өсти икән.
Паркур, воркаут, стритбол, футбол эстетикасы
Киләсе зона — стритбол — урам баскетболы мәйданчыгы. Берничә өлешкә бүленгән бу зонада туп сикертәләр. Тирләп-пешеп, янып-көеп стритбол уйный яшьләр. Янында гына, русча әйткәндә, «качалка» урнашкан. Урам теле белән әйткәндә воркаут була инде ул. Турникларда төрле күнегүләр ясау, кыскасы. Саф һавада бушка спорт белән шөгыльләним дисәң, рәхәтләнеп «УРАМ» га килә аласың. Монда инде мускуллары ныгып өлгергән бабайлар да, кызык өчен дип атынып йөрүче сабыйларны да күрергә була.
Шулай ук якында гына яшьләр паркур белән дә шөгыльләнә. Төрле җирләрдән сикереп төшеп, төрле-төрле күнегүләр ясыйлар, бөтерелеп тә, артка таба, кырый белән дә сикерәләр.
Ә алга таба футбол мәйданына да манзара ачыла. Футбол кыры да берәү генә түгел, ә берничәү. Берсендә кеп-кечкенә бәбиләр уйнап йөрсә, икенчесендә яшүсмерләр ТикТок төшерә, өченчесендә яшьләр ярсый-ярсый футбол уйный. Ярсулары кайвакыт шундый көчәеп китә малай, сүгенү сүзләрен җыеп, томлык китап чыгарып булырлык дәрәҗәгә җитә. Егетләрнең асыллары бер кычкырып җибәргәндә якындагы памп-паркта велосипедта очып барган берәрсе куркуыннан рулен җибәрер дә, ничек очып барган, шулай очып төшәр кебек тоела башлый. Нишләтәсең инде, футбол бик хисле спорт төре бит ул.
УРАМ: нәрсә, кайда, ничә сум?
УРАМ экстрим паркы ел әйләнәсе эшли. Миллениум тукталышында төшеп калып, тротуадан бераз аска таба төшәргә кирәк. Машина белән килгәнсез икән, машинаны юл читенә куеп була.
УРАМның өсте каплаулы, ябык бинасы да бар. Анда ел әйләнәсе шөгыльләнеп була. Ябык бинада эйр-парк, стрит-плаза һәм пул, бию залы, күргәзмә мәйданы, лектории, кафе; туалеты, душы булган ял итү урыны һәм чишенү бүлмәсе урнашкан.
Апрельдән октябрьгә барлык мәйданчыклар да йөрү һәм шөгыльләнү өчен ачык була. Ә ноябрьдән мартка кадәр экстрим-паркның ачык өлеше җәялеләр өчен, ябык өлеше шөгыльләнү һәм махсус җиһазларда йөрү өчен эшли. УРАМ профессионал спортчылар тарафыннан куркынычсызлык стандартларына туры китереп ясалган. Россиякүләм һәм халыкара ярышлар уздырырга да яраклы.
Көн дә иртәнге уннан кичке унга кадәр спорт кирәк-яракларын прокатка алып торып була. Мәсәлән, велосипедның бер сәгате — 150 сум, ике сәгате — 200, көне буен алсаң — 500 сум. Электросамокатның ярты сәгате 200 сум, бер сәгате — 350, ике сәгате — 500 сум, көне буена — 1000 сум була. Прокатка шулай ук лонгборд белән скейтбордны да, балалар өчен урындыгы булган велосипедны да, самокатны да, трюк ясый торган самокатны, роликларны да, веломобильне дә, шлем белән тез һәм терсәк калканнарын да алып була.
УРАМ экстрим паркы кичләрен тулы була. Бер ягында — Казансу, өстә — Миллениум, тирә-юньдә чисталык һәм бер сулышта булган яшьләр. Казандагы яшьләр өчен булган зур һәм кирәкле мәйданнарның берсе ул УРАМ. Безнең «УРАМ» чыннан да башкалар көнләшерлек шул.
Галерея: Казандагы «Урам» экстрим-паркыннан фоторепортаж