Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Безнең моңлы сандугачыбыз үзенең мәңгелек тирәгенә кунды”

27 июльдә Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, татар эстрадасының Примадоннасы Хәния Фәрхинең каберенә таш куелды. Хәтер чарасында “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе җырчының иң якын дуслары, туганнары, танышлары белән аралашып кайтты. Аларның фикерләрен һәм истәлекләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
"Безнең моңлы сандугачыбыз үзенең мәңгелек тирәгенә кунды”

Исегезгә төшерәбез, Хәния Фәрхи моннан бер ел элек, 27 июль көнне, Башкортстанда әнисе янына кунакка кайткач, йөрәк өянәгеннән вафат булган иде.

Хәния Фәрхинең каберенә таш куелу чарасы 11 сәгатьтә башланып китте. Якыннары һәм белгән кешеләре Хәния Фәрхине өзелеп сагынганы аермачык сизелде. Чара алдыннан ук халык яраткан җырчысының кабере янына чәчәкләр куярга ашыкты. Күңелләре тулган кешеләр дә бихисап иде: алар елый-елый бер-берсенә хатирәләрен барладылар.

Билгеле булганча, ташны Хәния Фәрхинең тормыш иптәше Габделхәй Биктаһиров ясаткан . Ташның авырлыгы – 5 тоннага якын, аның алгы ягында “гомерләрне үлмәс җыр итик” дигән язу һәм Хәния Фәрхинең фотосы урнаштырылган, арткы ягында Роберт Миңнуллинның түбәндәге шигырь юллары теркәлгән:

Чибәрлегең – күз алдында,
Моңнарың – күңелләрдә...
Ничекләр генә түзәрбез
Моңнарың түгелгәндә?!

Таш куелу чарасында җырчының рухына багышлап Коръән аятьләре укылды. Килгән кешеләр арасында Татар дәүләт филармониясе җитәкчесе Кадим Нуруллин, танылган татар көрәшчесе, Европа чемпионы Хәбил Бикташев, артистлар Зөһрә Шәрифуллина, Илсөя Бәдретдинова, Рамил Миндияр, ИлСаф бар иде. Соңыннан Хәния Фәрхинең туганнары җырчының елын уздырырга юл тотты.

Чарада катнашкан “Татар-информ” хәбәрчесе Хәния Фәрхи белән якыннан аралашкан дуслары, танышлары һәм туганнары белән әңгәмә корып сөйләште.

“Хәния чыккач, сәхнә кояш кебек яктырып китә иде”

Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина: “Хәния турында иң матур фикерләр генә әйтә алам. Аның турында уйлаганда да күңелләрем рәхәтләнеп китә, чөнки ул шулкадәр якты, матур кеше иде. Кешелекле, бик гадел булды ул. Шунысы мөһим Хәния кешеләрне шатландыра белде. Хәния сәхнәгә чыкканда да, кояш кебек балкып чыга иде, сәхнә яктырып китә иде.

Аны югалту миңа бик авыр. Безгә, артистларга, Хәния Фәрхи бик җитми. Безнең сәхнәдә бушлык. Тамашачылар тарафыннан да аның җитмәгәнен сизеп торабыз. Шуңа күрә дә аның урыны оҗмахта түрләрендә булсын. Без аны яраттык, яратабыз һәм яратачакбыз да. Без монда һәр елны килербез, Хәнияне онытмабыз. Аның җырлары һәрвакыт безнең белән бергә булыр”.

“Юк-бар таратканчы, кешеләр сүзләрен чамалабрак сөйләсеннәр иде”

Җырчы Илсөя Бәдретдинова: “Хәния Фәрхи минем өчен бөек җырчы. Аның янына болай гына барырга батырчылыгым җитми иде. Ул гел елмаеп йөрде, беркайчан да ачуланмады, хәтта авыр вакытларда да. Кәефем киткән чакларда мине Хәния апа елмайта иде. Шундый булып истә калган.

Усал телле кешеләр була, кирәксә-кирәкмәсә дә теләсә нинди сүзләр чыгаралар. Хәния апаның туганнары, якыннары күңелләрендә нәрсә икәнен үзләре генә беләләрдер. Кайвакытта, аларга түгел, миңа да авыр була. Нәрсә дип әйтим, Хәния Фәрхи турында юк-бар таратканчы, сүзләрен чамалабрак сөйләсеннәр иде”.

“Хәния Фәрхи килсә, Ханты-Мансийскиның барлык шәһәрләрендә дә халык җыела, заллар тулы була иде”

Ханты-Мансийск автоном округыннан Хәния Фәрхинең гаилә дусты Нурия Җиһаншина: “Мин 1995 елдан Хәния Фәрхи белән аның Ханты-Мансийскта концертларын оештырып йөрдем. Шуннан башлап без алар белән бик тыгыз аралашып тордык. Без Уренгойга кадәр барып җитә идек. Ул миңа 2017 елның март аенда узган концертыннан соң “Нурия, без синең белән ун мең километр юл үткәнбез”, - дип хәбәр салган иде. Без Хәния белән бик күп тапкыр суык вакытларда халыкны сөендереп йөрдек. Хәния Фәрхинең гастрольләре вакытында мин аны бик көтеп каршы ала идем. Аны бар халык та ярата, сагына. Сүз уңаеннан, Ханты-Мансийскида быел аның туган көнендә зур концерт оештырдылар.

Белеп бетермәгән артистларга халык җыеп булмый, әмма дә ләкин Хәния Фәрхи килсә, Ханты-Мансийскиның барлык шәһәрләрендә дә халык җыела, заллар тулы була иде.

Мин аны зур шәхес, олы йөрәкле, һәрвакыт кешегә ярдәм итә торган кеше буларак истә калдырачакмын. Ул безгә килгәндә гел гаиләсе өчен кайгырды, гастрольләрдә балаларын сагынды. Миңа килгән вакытта өчәр көн торган чаклары да булды. Концерт көне булмаса, “син миңа кәстрүлләреңне калдыр, үзем ашарга пешерәм”, – дип әйтә иде. Мин эштән кайтуга Хәния бик тәмле итеп ашарга да пешереп куя торган иде. Аның абыйсының өчесен минем өйдә үткәрергә туры килде, ул анда да аш-сыйларны үзе әзерләде. Мин аны бик яхшы яктан гына хәтерлим. Казанга килгәч тә, ире Габделхәй белән каршы алалар иде. Авыр вакытларда да алар ярдәмгә килергә тордылар. Хәния миңа: “Казанга килгәч, андый-мондый хәл булса, шалтырат! Без сиңа һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер”, - дип әйтә иде.

Хәния Фәрхи чәчәк кебек матур чагында, халыкка кирәк чагында кинәт кенә арабыздан китеп барды”.

“Безнең моңлы сандугачыбыз үзенең мәңгелек тирәгенә кунды”

Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина: “Кабер ташын ясауда катнашкан егетләргә, җизнигә, кызларга, Хәния апаның яраткан тамашачысына мең рәхмәт әйтәсем килә. Безнең моңлы сандугачыбыз үзенең мәңгелек тирәгенә кунды. Апа, бәгърем, кояшым! Алланың рәхмәтендә бул! Без сине мәңге онытмабыз. Хәния апа, без сине бик яратабыз”.

“Хәния Фәрхи көн аралаш төшемә керә”

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының мәгълүмати-аналитика идәрәсе җитәкчесе, журналист Гөлназ Шәйхи: “Дөньяда Хәния Фәрхидән дә яхшы кеше юк! Булмагандыр да... Бер көн дә онытылганы, искә төшми калганы юк. Бер еламаган көнем юк. Шундый матур булып көн аралаш төшемә керә. Урыны оҗмахта булсын, ул бик матур җирдә. Андый бай күңелле, эчкерсез кеше юктыр. Күңелендә начарлык йөртмәгән кеше булды ул”.

“Хәниянең бала тапканы – иң истә калган мизгелләрнең берсе”

Яр Чаллы шәһәренең беренчы номерлы бала табу йортының акушер-гинекологы булып эшләгән Әнисә Вәлиева: “Аның күңелендә зур мәхәббәт бар иде. Ул Алсуны бик җиңел тапты. Үземнең кырык еллык хезмәтемдә Хәниянең бала тапканы – иң истә калган мизгелләрнең берсе. Ул безгә яңа елга ун көн кала килде, аның башка хатын-кызлар кебек үк, тизрәк бала табасы килде. Хәния бернәрсә дә таләп итмәде. Хәния Алсуны Яр Чаллының беренче номерлы балалар тудыру йортында 1995 елның 24 декабрендә тапты.

Шимбә көнендә мин дежурда идем. Күз салсам, Хәния йөкле хатыннар кабинетында утырып тора. Мин аны модельләр белән тиңлим. Әгәр дә рәссам булсам, аның портретын ясар идем, музыкант булсам, аңа багышлап көй язар идем. Ул аның көтеп алынган, сөекле баласы иде. Бер көн үткәч, мин өемә кайтып киттем. Өйгә кайтып идәннәрне юганнан соң, миңа Хәниянең тулгаклары башланганын хәбәр иттеләр. Якшәмбе көннең иртәсендә Габделхәй бала тудыру йортына килде, алар Хәния белән күз карашлары белән генә күрешеп алдылар. Шуннан соң Хәния бала таба башлады. Ул вакытта стационар телефоннар аз, ә кесә телефоннары бөтенләй юк иде. Габделхәй кайдан белеп килгәндер? Ул шундый бәхетле иде. Хәния бала тудыру йортында алты көн булды, шул алты көндә дә ул тәрәзәдән килеп карап торды. Мәхәббәт булмаса, хатын-кызга бернинди авырту да киртә була алмый икән.

Хәния Фәрхи 2-3 ай элек төшемә керде, төшемне Алсуга да сөйләдем. Ул яшел күлмәген киеп, модель кебек елмаеп бара иде. Хәния миңа мөрәҗәгать итеп: “Әнисә, Ясин укыгыз. Алсу да укысын, аңа дә әйтегез”, - диде. Шул сүзләрне мин Алсуга да әйттем.

Хәния Фәрхине искә алу концерты 30 майда Чаллыда булган иде. Бик әйбәт узды. Концертка бар кеше дә моңсу булып килде. Тамашачылар концертны йөрәкләре белән кабул итеп тыңлады. Концертка килеп, ләззәтләнеп кайттым. Хәния Фәрхине искә алу көннәре традицион булырга тиеш. Алла боерса, без аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга җиткерәчәкбез.

Хәния бар булмышын эстрадага бирде, аңа гаиләнең, балаларының һәм тамашачыларының зур терәге кирәк булды. Кызганыч, гаиләсе белән бергә булырга вакыты бик аз кала иде. Шуңа күрә дә ул туган ягына кайтырга тырышты. Хәния Фәрхи кебек зур артистларның шәхси психологлары булуы мөһим дип саныйм мин. “Таш атканга – аш ат” дигән татар халкы мәкале бар. Хәниягә таш ыргытсалар да, ул аш белән кайтарды. Безгә дә шундый булырга кирәк. Аның мәхәббәте җырларында, тамашачыларында калды. Ул безнең күңелләрдә.

Соңгы арада татар дөньясы өч артистын югалтты: Вәсилә Фәттахова, Әлфия Авзалова һәм Хәния Фәрхи. Бу югалтуны киләсе еллар тулыландыра алырмы? Моның өчен зур күңел һәм йөрәк кирәк. Хәния бар күңеле белән, бөтен энергетикасын биреп җырлады. Шуңа күрә дә артистлар иртә китәдер. Җырлаучылар бар, әмма җырчылар юк”.






Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100