«Безнең имамнар бу өлкәдә пассив»: Олимпия җыелмасында хәзрәтләр булырга тиешме?
Фигуралы шуучы Камилә Вәлиева Олимпия җыелма командасының «духовнигы» протоиерей Андрей Алексеев белән сөйләшүе татар җәмәгатьчелегендә сораулар тудырды. Кемдер муллаларны, кемдер җыелма команданы туплаган рәсми затларны гаепләде. «Интертат» Олимпия уеннарына хәзрәтләр нигә бармаган дигән сорауга җавап эзләде.
Олимпия уеннарында Камилә Вәлиеваның протоиерей Андрей Алексеев белән сөйләшүен татар халкы кискен кабул итте. Нигә ул кызның рухын күтәрү һәм үгет-нәсихәтләрен бирү өчен анда хәзрәтләр бармаган, дигән сорау туды.
Башта христиан дине әһеле Андрей Алексеев турында. Ул 2016 елда ук Россия Олимпия җыелма командасының «духовнигы». Дин әһеле спортчы кыз белән сөйләшүен дә аңлатты. Протоирей сүзләренчә, күрешү очраклы рәвештә килеп чыккан. Дин әһеле коридорда Камиләне очраклы рәвештә очраткан, олы кеше, дин әһеле буларак, кызга җылы сүзләр әйткән.
«Безнең имамнар бу өлкәдә пассив»
КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова сүзләренчә, бу очракта кискен нәтиҗәләр ясау дөрес түгел.
Поп Камилә өчен — гади ир-ат. Камилә аны дин кешесе дип кабул да итмәгәндер. Безнекеләр хәзер, паника ясап, чукындыру мәсьәләсен күтәрә. Татарлар бик кискен итеп бу чукындыру мәсьәләсе белән бәйле түгелме, баланы башка дингә күчермәсләрме икән, диләр. Дин мәсьәләсе шәхси сорау. 15 яшьлек баланың нинди диндә булуы ата-анадан тора. Әти-әнисе дин мәсьәләсенә карата ничек тәрбияләгән, шулай була. Моннан зур шау-шу күтәрергә кирәкми.
Ул абый үзе дә: «Коридордан барганда очраклы рәвештә очраттым, ярдәм итәргә тырыштым», — дигән. Әлбәттә, ул баланы барыбыз да кызгана, читтә калып булмый. Бала үзенә мөрәҗәгать иткән олы кешегә эндәшергә тиеш, ләкин моны динне алмаштыру дип әйтү дөрес түгел. Теләсә кайсы диндә мәрхәмәтлелек төшенчәсе бар.
Әмма миндә, салым түләүче буларак, икенче сорау туа: поп чит илдә нәрсә эшли? Ни өчен дәүләт казнасы хисабына мулланы Пекинга Олимпиадага җибәрмәгәннәр?
Безнең имамнар бу өлкәдә пассив. Мине шул мәсьәлә борчый. Спорт командасы поп белән Пекинга барган — факт. Димәк, башка дин әһелләрен дә бюджет хисабына алып барырга кирәк, ләкин бездә дин дәүләттән аерылган. Безнең дин әһелләре булган очракларга реакция белдерү белән генә шөгыльләнергә тиеш түгел, мондый вазгыять килеп чыкмасын өчен алдан чарасын күрсеннәр иде. Алар инде диндә булган өлкәннәр белән генә очрашып калмасын, яшьләр, шул исәптән спортчылар белән дә очрашсыннар иде.
Олимпия җыелмасына «духовник» билгеләнгән, ә ислам дине вәкиле кертелсен өчен безнең Диния нәзарәтләре нәрсә дә булса эшләгәнме дигән сорау туа, — дип сөйләде Миләүшә Хәбетдинова.
«Кызларның гаурәте ачык, хәрәмне яклыйсың дигән сүз килеп чыгачак, шуңа дин әһелләре дәшми»
Көнчыгыш илләр белгече Азат Ахунов фикеренчә, спорт белән ислам динен бергә карап булмый.
Хәзрәтләрне анда кем кертә соң? Кем чакыра? Анысы да бар. Революциягә кадәр тарихны карасак, гаскәрләрдә муллалар булган. Спортта андый күренеш юк. Икенчедән, исламда «исповедь» дигән әйбер юк. Ислам динендә төп принцип — кеше Аллаһы Тәгаләгә турыдан-туры үзе мөрәҗәгать итә ала, кешегә арадашчы кирәк түгел. Монда нәрсә булырга мөмкин? Мәсәлән, хәзрәтнең Коръән укуы яки үгет-нәсыйхәт әйтүе, ислам дине тарихыннан, Пәйгамбәр тормышыннан мисаллар, үрнәкләр китерүе начар булмас иде, әлбәттә. Коръән аятьләрен уку төп тынычландыру юлы булыр иде.
Монда икенче мәсьәлә килеп чыга. Спортчы кызларның гаурәте ачык бит инде. Ир кешегә хатын-кызларга карарга рөхсәт ителми. Бу очракта хәзрәт ничек аралаша?! Якын да тора алмый. Хатын-кыз тиешенчә киенергә тиеш булыр иде, ул спортчыга туры киләме?
Спорт ислам дине белән бөтенләй бәйле түгел. Ватанны саклау кебек мәсьәләләр дә юк. Ул кызның рухын күтәрү өчен ислам дине тарихыннан төрле мисаллар китереп тынычландырырга була, әлбәттә, әмма спортны ислам дине белән бәйләп булмый. Поп армиядә, башка оешмаларда да бар, ул элек тә бар иде. Гомумән христиан динендә чикләүләр әзрәк. Алар спортчылар белән эшли, ислам динендә бу хупланмый. Нинди генә спорт төре булмасын — хупланмый.
Фигуралы шуу бигрәк тә ислам динендә кабул ителми, шәрә килеш диярлек халык каршына чыгалар бит инде. Хәрәмне яклыйсың дигән сүз килеп чыгачак, шуңа дин әһелләре дәшми. Алар эчтән бу вазгыять өчен борчыладыр, әмма аларга карарга да ярамый, — дип сөйләде ул.
«Олимпия уеннарында хәзрәтләр булырга тиеш»
Мәскәү журналисты, язучы Равил Гайсин фикеренчә, мөселман кешесе катнаша икән, димәк, анда ислам дине әһеле дә булырга тиеш.
Олимпия уеннарында хәзрәтләр булырга тиеш. Алар алдан күрергә тиеш, койрык кебек арттан сөйрәлеп барырга тиеш түгелләр. Аларның барлык хокуклары да бар. Алар дәүләттән акча ала. Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды елына илле миллионнан артык акча күчерә. Хәзрәтләр христиан дине әһелләре белән бергә йөрергә тиеш. Алар шул поп белән сөйләшү булганнан соң гына акылга килделәр. «Духовник» Камилла белән сөйләшкән дигән сүздән соң гына уяндылар. Бездә Камиләгә багышлап билбордларны Олимпия уеннары тәмамланырга өч көн кала куйдылар, — диде ул.
Олимпия уеннарына хәзрәтләр җибәрелмәүдә кем гаепле?
Диния нәзарәтләре Олимпия уеннарына хәзрәтләр җибәрелсен өчен нинди дә булса чара күргәнме? Дин һәм сәясәт институты президенты Антон Игнатенко фикеренчә, Олимпия уеннарында ислам дине әһелләре булмаган Россия мөселманнары Диния нәзарәте өлешчә җаваплы. Ул Диния нәзарәтләрен турыдан-туры үзләрен гаепләп чыкты.
Ни өчен Пекинга ислам дине әһелләре бармады, олимпия уеннары комитетына мөрәҗәгать иттегезме дип өч Диния нәзарәтенә дә шалтыраттым.
«Сочидагы Олимпиадага имамнарны җибәрдек»
Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтеннән мөфти Тәлгать Таҗетдин ярдәмчесе Рөстәм Шәрифуллин җавап бирде:
Бу сорауны Диния нәзарәтләренә бирү дөрес түгел. Бездә бит Олимпия уеннарының оештыру комитеты бар. Бу мәсьәләләрне алар хәл итә. Алар бит җыелманың составын, анда кайсы дин вәкилләре булуын белеп тора. Кайсы дин әһелләре булачагын, шуннан чыгып, алар хәл итәргә тиеш. Анда бер батюшканы «духовник» дип алып барганнар, ә башка дин әһелләре юк.
Ул комитетка да халык яки спортчылар мөрәҗәгать итәргә тиеш. Җыелмага кергән спортчыларның теләге булырга тиеш: алар анда имамны, батюшканы яки башка традицион дин әһелләрен күрергә телиме. Без халыкка «навязываться» итә алмыйбыз.
Сочида Олимпиада узган вакытта безнең Диния нәзарәтенә олимпия комитетыннан мөрәҗәгать иттеләр. Имамнар бирегез әле, дип сорадылар. Ул вакытта барысы да җиренә җиткерелеп эшләнелгән, намаз бүлмәләре дә бар иде. без имамнарны җибәрдек, дини китаплар да җибәрдек. Бернинди сорау тумады. Шуны әйтәсем килә, бу — Олимпия комитеты компетенциясе», — диде ул.
«Олимпия комитетыннан рәсми җавап килмәде»
Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов:
Безнең Конституция нигезендә дүрт динне традицион дип әйтәбез икән, дүрт вәкилне дә чакырырга кирәк. Анда мөселман кешесе була икән, ислам дине әһелен чакырырга кирәк, башка дин кешеләренә карата да шулай булырга тиеш.
Соңгы көннәрдә Диния нәзарәтенә бик күп тәнкыйть сүзләре килде. Нигә имамнар катнашмады, нигә Олимпия уеннарына бармадылар, дип сорыйлар. Без ул фикерне Олимпия уеннарының оештыру комитетына бик күптәннән әйткән идек.
Олимпия уеннары тәмамланганнан соң спортчыларны храмга алып керәләр, Җәмигъ мәчетенә дә керсеннәр, без кабул итәбез дип тәкъдим иттек. Паралимпия уеннары башлангач та, язган идек. Әмма, кызганычка каршы, системалы рәвештә гамәл кылу юк. Без комитетка мөрәҗәгать иттек, берничә тапкыр очрашулар булды. Алардан рәсми рәвештә бернинди җавап ала алмадык.
Камиләгә килгәндә, кем белән очрашса да, һәр кешенең үз теләге, фикере, ихтыяры бар» — ди ул.
«Олимпия уеннарында Россиянең җыелма командасын дин әһеле озатып йөрүе нәзарәт өчен ачыш булды»
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән матбугат хезмәте җитәкчесе Резеда Закирова җавап бирде.
Камилә Вәлиева белән протоиерей сөйләшкән дигән хәбәрләрне укыгач, Нәзарәт өчен Олимпия уеннарында Россиянең җыелма командасын дин әһеле озатып йөрүе ачыш булды. Кызганычка каршы, безнең мөфтияткә мондый тәкъдим белән мөрәҗәгать итүче булмады. Белүебезчә, делегация составын Россиянең олимпия комитеты һәм спорт министрлыгы билгели. Татарстаннан Пекинга бу юлы бары тик спортчылар һәм аерым тренерлар гына киткән. Әгәр Татарстан мөфтиятенә андый мөмкинлек бирелгән булса, һичшиксез, безнең вәкил спортчылар янында булыр иде. Чөнки мөселманнарда спортка кызыксынуны һәм сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү безнең яшьләр сәясәтенең мөһим бер өлеше булып тора. Әлбәттә, спорт төрләренең мөселманнарга ярый һәм ярамый торганнары барлыгын исәптә тотып.
Россиядә танылган мөселман спортчылары бар, һәм алар белән Нәзарәт элемтәдә тора. Димәк, спортчылар, башка кешеләр кебек үк, нәсихәт бирүгә, рухи ярдәмгә мохтаҗ. һәм бу ихтыяҗны канәгатьләндерергә кирәк, дип уйлыйбыз, — ди ул.