Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Безне иҗатка, халыкка хезмәт итү берләштерә»: «Риваять» этно-төркеменә ун ел

«Риваять» этно-төркеменең оешуына быел 10 ел тулды. Шул уңайдан «Татар-информ» агентлыгында матбугат очрашуы узды. Очрашу борынгы музыка кораллары тавышы, җыр-биюләр белән башланды.

news_top_970_100
«Безне иҗатка, халыкка хезмәт итү берләштерә»: «Риваять» этно-төркеменә ун ел
Солтан Исхаков

Ун ел элек «Риваять» фольклор төркеме буларак оешкан. Борынгы фольклор белән дә кызыксынып киткәч, этно-төркем булып куйганнар. Этно-төркем борынгы мирасны заманча форматка салып, тамашачыга җиткерә. Төп максат — халык иҗатын, борынгы уен коралларын пропагандалау һәм онытылган гореф-гадәтләрне кире кайтару.

Берничә ел элек төркем риваятьләр һәм мифологик хикәяттән торган аудиоҗыентык тәкъдим иткән иде. Бу юнәлеш өчен төркемнең җитәкчесе Руслан Габитов җаваплы. Ул «Тәртип» радиосында чыга торган «Риваять» тапшыруында халык авыз иҗаты, «Манзара» тапшыруы кысаларында күрсәтелә торган «Моң сандыгы» сәхифәсендә музыка кораллары белән таныштыра.

«Риваять»нең ун еллыгына багышланган альбом да чыккан. «Анда борынгы музыка, борынгы әдәбият заманга туры китереп, романтик формада эшләнде. Киләсе елда ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы узачак. Бу әсәрләр дә анда катнашыр дип уйлыйм», — дип сөйләде төркем җитәкчесе.

Төркем составында булган артистлар, музыкантлар борынгы музыканы пропагандалауга аерым өлешен дә кертә. Курайчы кыз Ләйсән Гәрәева курай турында балалар өчен дидактик материал бастырып чыгарган. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Ләйсән төркемгә дә, иганәчеләргә дә мөрәҗәгать итмәгән, барысын да үз акчасына эшләгән.

«Татар булмаган осталар да татар милләтенә күп файда китерә»

Бүгенге көндә коллективта унөч кеше эшли. Барысы да профессиональ музыкантлар.

«Коллектив бик мобиль. Без төрле форматта эшлибез. Бездә — тере башкару. Мондый форматны чит илләрдә бик әйбәт кабул итәләр, анда фонограмма дигән әйбер юк. Икенчедән, без зур шоу-программалар ясыйбыз. Радио, телевидение, газета-журналларда пропаганда эшен алып барабыз», — дип аңлатты Руслан Габитов.

Быел гына төркем «Маңкорт» дип аталган клип төшерү эшен тәмамлаган. Аны журналистларга да тәкъдим иттеләр.

«Без элеккеге һәм бүгенге «маңкорт» төшенчәсен бәйләдек. Элеккеге маңкорт үзенең кем икәнен, тарихын, милләтен, шәҗәрәсен, динен, телен белми. Бүгенге маңкорт та шундый.

Ул табигатьтә уяна. Аның куллары, аяклары богаулы, башлыгы бар. Маңкорт мәгарәгә керә, анда диварлардан моң, музыка агыла. Борынгы уен кораллары тавышы яңгырый. Ул үзенең кем икәнен аңлый башлый. Шул музыканы ишетеп, нормаль халәтенә килә.

Без борынгы милли уен коралларын барлау, торгызу һәм халыкка кайтару юнәлешендә эшлибез. Уен кораллары бик күп. Бу кораллар борынгы махсус сызымнар буенча эшләнелде. Кубыз, мәсәлән, Кытай остаханәсендә ясалды, безнең осталар думбра ясый. Мин шуны аңладым: татар булмаган осталар да татар милләтенә бик күп файда китерә», — ди Руслан.

«Руслан безгә өеп-өеп акча түли дип әйтә алмыйм»

«Риваять» этно-төркеме солисты, халыкара бәйгеләр лауреаты, алып баручы Илмир Ямалов төркемдә, нигездә, фольклор өчен җавап бирә. Төркем барлыкка килү белән ул анда эшли башлаган.

Мин күңелем белән фольклорга бирелгән кеше. Миңа калса, ансабль өчен ун ел — ул бик күп. Безнең коллектив яшь. Беренче итеп һәрвакыт ансамбльнең финанс ягын сорыйлар. Костюмнарга барып җиткәнче, хезмәт хакы мәсьәләсе кузгатыла. Гаиләне алып бару өчен акча кирәк. Коллективның һәр әгъзасы кайдадыр төп кәсептә эшли: кем укытучы, кем балалар бакчасында. Руслан — ансамбльнең йөрәге. Ул безгә өеп-өеп акча түли дип әйтә алмыйм. Безне иҗади процесс бәйли. Иҗатка, халыкка хезмәт итү дигән әйбер безне тотып тора. Мин, мәсәлән, Русланда эшләмәсәм, башка коллективта эшләр идем.

Безнең эшчәнлектә тагын бер юнәлеш бар — бәйрәм, мәҗлес үткәрү. Ул безнең өчен төп кәсепнең берсе. Без ул юнәлештә үзебезнең йөзне таптык: борынгы музыка коралларын, йолаларны күрсәтәбез.

Руслан белән икебез дә эшчәнлекне «Сорнай» ансамблендә башлап җибәргән идек. Шунысы сөенечле… Данис әфәнде, әйтергә рөхсәтме икән ул әйберне? (көлә)

Мөмкин.

Бәлки, аның хыялы булгандыр. Аның туен шушы йолалар белән эшләдек. Ничәнче еллар булганын әйтмәсәк тә ярыйдыр…

Уникенче ел.

Без бәйрәмнәргә карата булган стереотипларны сындырабыз. Без татар бәйрәмнәрендә гармун һәм баян булуга өйрәнгән, ә монда думбра, курай, сыбызгылар, гөслә… Яшерен-батырын түгел: кайбер җирдә автор элементларын кулланабыз, безгә композиторлар ярдәм итә.

Коллективка килгәндә, һәр кешенең үз урыны бар. Без төбәкләргә дә еш йөрибез. Ни өчен бүгенге көндә кадәр ябышып эшлибез? Безгә иҗат процессы ошый. Халкыбызның мирасын сәхнәгә чыгарырга тырышабыз, — дип сөйләде ул.

«Безнең мирасны икенче яктан тоемлап, аңлап эш итәләр»

Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров «Риваять» этно-төркеменең халкыбызның милли-мәдәни мирасын саклауда һәм үстерүдә зур роль уйнавын ассызыклады.

Без еш кына татар халык авыз иҗаты дибез, ул — безнең рухи мәдәни мирасыбыз. Анда безнең туган тел, әдәбият, мәдәният, тарих, сәнгать, гореф-гадәт, йола кушылган. Халык авыз иҗатын яшь буынга җиткерү мәсьәләсе бар. Ул иҗатны заманча итеп, югары сәнгать дәрәҗәсендә яшьләргә җиткерү өчен мин төркемгә аерым рәхмәтләр җиткерер идем.

Халкыбыз яшәгән төбәкләрдә әлеге рухи мирасны заманча форматта тәкъдим итә ала торган коллективлар арасында «Риваять”не аерып әйтер идем. Төркем үзенең сулышы белән яши. Безнең мирасны икенче яктан тоемлап, аңлап эш итәләр, — дип сөйләде ул.

Данис әфәнде сүзләренчә, төбәкләрдә яшәүче татарлардан «Риваять» төркемен сорап мөрәҗәгатьләр килә. Коллектив ун еллык юбилейны бик зурлап үткәрергә ниятләгән булган, әмма пандемия һәм яңа чикләүләр булу сәбәпле, кичектерергә туры килгән. Киләчәктә ул бәйрәм булыр дигән өмет бар.

Данис Шакиров ни өчен туен шундый форматта үткәрүен аңлатты.

Килгән кунаклар югары сәнгатьнең нәрсә икәнен аңлап китә. Алар барлык гореф-гадәтләрне, йолаларны заманча рәвешкә китереп, тулы бер сценарий ясый. Хәзер «хәләл туй» дип әйтәләр дә, ничек үткәрергә дип куркып калалар. «Риваять» төркеме хәләл туйда да үз эшен башкара, тамашачы татар дөньясына кереп китә.

Бүген аларга җиңел түгел. Алар — профессионал. Монда үзешчәннәр, һәвәскәрләр дәрәҗәсе түгел. Барысы да яшь йөзләр. Монда яшьлек бөркеп тора, — ди ул.

Ул төркемдә эшләүче кызлар - Ләйсән Зарипова, Мальвина Кадырова, Айгөл Галәветдиновага Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатларын тапшырды. Төркемдә төбәкләрдән килгән татар кызлары да бар икән. Мальвина Пермь өлкәсеннән кайткан, егетләр яратып, аңа Мәдинә дип эндәшә икән. Айгөл Архангельскидан кайткан.

«Бездә музыкант булу гына җитми»

Республиканың мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин төркемнең мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертүен әйтте.

«Зур чарада борынгы гадәтләрне, мәдәниятне күрсәтү максаты булса, аны «Риваять”тән башка күз алдына китереп булмый. Шиһабетдин Мәрҗани һәр милләтнең нигезендә өч багана бар дип әйткән: тел, гореф-гадәтләр һәм милли кием. Сезнең төркем барысын да үз эченә ала. Тикток, Инстаграм вакытында гадәтләрне, милләт нигезен яшьләргә җиткерү бик кыен дип саныйм. Сез бу эшкә зур өлешегезне кертәсез, — диде ул. 

Руслан Габитов һәм Илмир Ямалов «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнде.

Мине «Төркемдә эшлисем килә, дип килүчеләр бармы икән?» - дигән сорау кызыксындырды.

«Ал әле мине», — дип килүчеләр бар. Үзен сынап карагач, эшли алмавын аңлаучылар да бар. Бездә музыкант булу гына җитми. Теләгән бөтен кешене дә алып булмый, без чикле. Анда буй белән дә туры килергә кирәк. Кыяфәт, сәхнәдә үз-үзеңне тоту — барысы да мөһим. Бәлки, киләчәктә дәүләт карамагында булырбыз, Алла бирса…

Дамир әфәнде «ишеттем» дип куйды.

Илмир Ямалов та өстәп әйтте. «Ансамбльгә кирәкле“ дигән сүз бар. Мәдинә безгә биюче буларак килде, без бер биюне дөрес биемәгән булганбыз. Ул күрсәтте, төзәтте. Без шулай бер-беребезне тулыландырып торабыз. Кеше санын арттыру мәгънәле булырга тиеш», — ди ул.

«Төрки халыклар белән уртаклыгыбыз нык күренә»

Төркем җитәкчесе сүзләренчә, сайлап алуның бер рецепты юк. Ул очраклы танышу, чарада очрашу яки киңәш булырга мөмкин.

«Без гади дәүләт ансамбленнән ничек аерылып торабыз? Тамашачы белән элемтә саклана. Бәйрәм беткәч тә, без алар белән җырлыйбыз. Шул төбәк өчен хас җырлар белән танышабыз», — ди Илмир Ямалов.

Төркемдә дә төрле төбәктән килгән кешеләр булуның өстенлекле ягы бар, әлбәттә. Мәсәлән, Пермь яки Архангельск төбәкләренә барганда инде барлык үзенчәлекләр дә исәпкә алынган була.

Журналистларны аларның киемнәре дә кызыксындырды. Илмирның күлмәге сорау тудырмады, ә Русланның күн һәм мехтан эшләнгән киеме татарныкымы соң?

«Без татар мәдәниятен никадәр борынгырак карасак, төрки халыклар белән уртаклыгыбыз шулкадәр ныграк күренә. Шуңа күрә безнең киемнәр башка төрки халыкларныкына охшаш», - дип аңлатты ул.

Руслан Габитов күннән, мехтан эшләнгән костюмнарны традицион татар киеме, дип атап булмавы белән килеште. Алар борынгырак чорны чагылдыргач, халык аларны күреп ияләнмәгән. «Камзол белән түбәтәйне традицион татар киеменә кертергә була. Этно-төркем аларны да киеп чыгыш ясый. Борынгырак җырларны башкарганда костюмнар да борынгырак булырга тиеш», — ди ул.

Төркемнең балалар белән эшенә карата сораулар булды. Балалар ансамбле булмасмы?

«Балалар белән эшләргә мөмкинлек юк. Бәлки, киләчәктә студия кебек әйбер булыр», — ди җитәкче. Данис Шакиров аларның татар балалар бакчалары, мәктәпләрдә чыгышлар ясавын хуплады. Төбәкләрдәге татар балалар бакчаларына мөрәҗәгатьләр җибәреләчәген әйтте. Төркемнең балалар өчен ясалган программасы булган да икән, әмма әлегә ул эшчәнлек туктатылып торган. Киләчәктә булыр дип өметләнәбез.



Галерея: «Риваять» этнотөркеменең юбилеена багышланган матбугат очрашуыннан фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100