Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Безнең Җиһан апа: ТАССР наркомы, репрессия корбаны Кыям Абрамов хатынының язмышы

Тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәэминә Биктимирова татар хатын-кызлары арасында беренче сәясәтчеләрдән булган ханым - 1930-1937 елларда ТАССР халык комиссарлары шурасы рәисе булган Кыям Абрамовның хатыны Хөсниҗамал Байдамшина-Абрамова хакында яза.

news_top_970_100
Безнең Җиһан апа: ТАССР наркомы, репрессия корбаны Кыям Абрамов хатынының язмышы
Зөһрә Баимбетова архивыннан.

Ник күңелемә тынычлык бирми газаплыйлар икән 1930 елларда гаделсезгә хөкем ителгән асыл зат шәхесләребезнең фаҗигале язмышлары? Архивлар карап утырганда ник килеп чыга икән алар хакында мәгълүматлар? Еллар буе язмаска тырышып йөрим-йөрим дә тагын тотынам. Менә Хөсниҗиһан апа Байдамшина-Абрамова белән дә шул ук хәл…

Аның хакында Мәскәүдә яшәгән Зөһрә апа Баимбетова 1980 елларда бик яратып, сагынып сөйләгән иде. Зөһрә апа хакында матбугатта минем мәкаләләрем басылды. Ул — ТАССР төзелгән чорларда партия өлкә комитетының хатын-кызлар бүлеген җитәкләгән, бу эш өстенә ачлык вакытында балаларны коткару комиссиясенең рәисе дә булган хөрмәтле зат. «И, кызым, ике бик тә уңган, ышанычлы таянычларым бар иде эшемдә. Берсе Җиһан Байдамшина, икенчесе Былбыл Ильясова иде. Алар кебек һәр эшне җиренә җиткереп башкарган ярдәмчеләрем булмады минем. Яз әле шулар хакында» дип үтенә иде. Никтер һаман сузылды бу эш. Һәм менә 1990 елда Евгения Гинзбургның «Крутой маршрут. Хроника времен культа личности». (М.: Советский писатель, 1990 ел) дигән китабында тагын Җиһан апага багышланган юлларны укыдым да хәйраннар калдым. Бөтенләй башкача бәя бирә автор Җиһан апа хакында.

Әйтеп үтим, Евгения Соломоновна Казанның югары уку йортларында марксизм-ленинизм фәнен укыта. 1937 нче елда кулга алына, 1955 елда аклана. Ире Павел Васильевич Аксенов (1890-1991), партия, хуҗалык, профсоюз эшлеклесе. Шулай ук кулга алына. Исән-сау әйләнеп кайткач, «Последняя вера» дигән китабын язды. Китабында татарлар хакында, бигрәк тә Осман Дивеев, Әминә Мөхетдинова һ.б. хакында хөрмәт белән язды. Рәхмәт аңа. Аны гаепләү, ялгышмасам, хатыныннан баш тартмаган, аннан ваз кичмәгән өчен башланып китә кебек.

Солтангалиевчелектә гаепләнеп кулга алынган Җиһан Байламшина белән Евгения Гинзбург Казан төрмәсенең бер камерасында очрашалар. Бу очрашу хакында «Крутой маршрут» китабында мондый юллар бар. «Нет, совсем невозможно узнать в этой до нутра потрясенной женщине вчерашнюю „совнаркомку“, с ее сановитой осанкой. Она больше похожа сейчас на ту провинциальную татарскую девчонку, торговавшую папиросами в сельской лавке, девчонку, на которой лет за двадцать до этого женился Каюм Абрамов. Выражение ужаса смыла все детали показного грима. Обнажились и классовые (простая крестьянка) и национальные черты. Татарский акцент, с которым Зина боролась, проступил с особой силой, в первых же сказанных ею словах… Я никогда не симпатизировала вельможной Зинаиде…» (83 бит).

Репрессия еллары, ул вакытта рәнҗетелгәннәр хакында күп укыдым. Әмма бертөрле бәхетсезлеккә дучар булган кешеләрнең исән-сау кайткач, бер-берләре хакында начар итеп язган сүзләрен бүтән укырга туры килмәде, шөкер. Киресенчә, аерым шәхесләргә начар характеристика бирү алар гадәтендә юк төсле. Рәхмәт, рус язучысы Ю.И.Чирковның «А было все так» китабында (М.: Политиздат, 1991) татар хатыны табибә Хәдичә апа Ямашеваның Коми АССРның Ухтижим лагеренда, үзенә куркыныч янаса да, бүтән тоткыннарга ярдәм итүе хакында бик җылы сүзләр белән язылган иде.

Мин, үз милләтемнең баласы. Евгения Соломоновна сүзләре белән һич тә килешә алмыйм. Шуңа күрә Җиһан апа Байдамшинаның тормыш юлы хакында язуны бурычым дип саныйм.

Уз 1898 елда хәзерге Тәтеш районының Кече Әтрәч авылында туа. Әтисе Мортаза аганың гаиләсендә ишле бала-барлыгы 9 җан. Өлкәнрәкләр балаларга гаиләдә тормыш алып барырга булышу гадәти хәл булган бит инде. Бәләкәй Хөсниҗиһанга да Тәтештәге земство начальнигы гаиләсендә бала караучы да, йорт эшләрендә булышучы да булырга туры килгән.

Әмма әтисенең китаплар белән кызыксынган кызын укымышлы кеше итеп күрәсе килгән, шуңа күрә Тәтештәге русча-татарча мәктәпкә илтеп биргән. Мәктәп үрнәк мәктәпләрдән саналган, ә аның директоры булып күренекле педагог, журналист һәм революционер булып танылып өлгергән Исхак Казаков эшләгән вакыт була бу. Җиһан үзенең тырышлыгы, сәләте белән укытучыларны, бигрәк тә Исхакның хатыны Нәфисә ханымны сокландырган. Алар Хөсниҗиһанны үз гаиләләренә алганнар, укуда матди ярдәм дә күрсәтеп торганнар. 1917 елда алар киңәше белән кыска сроклы укытучылар курсларында укыган кыз бала.

1918-1919 елларда, курсларны тәмамлагач, яшь кыз Тәтеш кантонындагы Бәби авылы, Барыш, Тенкәш авылларында укытучы булып хезмәт итә башлый. Авыл укытучылары өстенә өелгән эшләрнең барысын да башкарган, барысын булдырган ул. Совет властен яклап халык арасында аңлату эшләре алып бару, үзешчән сәнгатькә яшьләрне тарту, спектакльләр, концертлар оештыру, наданлыкны бетерү мәктәбе алып бару — барысы да ул эшләгән эшләрнең бик азы гына әле.

Шушы елларда Татарстанда хатын-кызлар хәрәкәте дә җәелеп китә, аның бурычы — хатын-кызларны социалистик төзелешкә тарту. Булдыклы кыз Җиһан да мондый хәрәкәттән читтә кала алмаган билгеле. Аны Тәтеш кантонында хатын-кызлар бүлегенең башта инструкторы, соңрак җитәкчесе итеп билгелиләр. Ачлык вакытында ачларга ярдәм оештыру, ач балаларны икмәкле өлкәләргә озату, Кызыл армия өчен ярдәм йөзеннән кием-салым җыю, ачлар өчен ашханә пунктлары оештыру — барысы да ул елларда хатын-кызлар оешмалары эшләгән эшләр.

1922 елның январенда Х.Байдамшинаны Казанга эшкә чакыралар. Ул Берләштерелгән Бистә (Объединенный городской) районында эшче хатын-кызлар бүлеген җитәкли башлый. Нәкъ менә шунда эшләгән эшләрен, кешеләрне эшкә тарта белүен Зөһрә апа күреп, иң югары бәяне бирә дә инде. 20 нче еллардагы ачлык газабын да, хатын-кызлар оешмаларындагы чиксез авыр хезмәт хакында да кабат язып тормыйм «Казан утлары» журналының 2013 ел № 1 санында укырга мөмкин.

Ул еллардагы ачлык, авыр хезмәт Җиһанның сәламәтлеген какшата. Ул хезмәтеннән китәргә, җиңелрәк эшкә күчәргә мәҗбүр була. 1927 елда, бераз сәламәтләнгәч, 14 яшеннән шахтада эшләп, революциядән соң дәүләт, партия эшендә үзен таныткан, Казан шәһәренең Түбән шәһәр район комитетын җитәкләгән Кыям Алимбәк (Галимбәк) улына (1897-1938) кияүгә чыга. Өйләнешкәч Кыямны партия Өлкә комитеты Мәскәүгә марксизм-ленинизм югары курсларына укырга җибәрергә карар кыла. Ире белән бергә башкалага киткән Җиһан тиз генә эшче яшьләр факультетына укырга кереп белемен күтәрә.

1929 елда аларны шул ук Өлкә комитеты карары белән Казанга кайтаралар. Кыям — Халык Комиссарлары Советын җитәкли, ә Җиһан сәнәгать страховой кассасында башта инструктор, соңрак җитәкчесе булып эшли. 1930-37 елларда республика сәнәгать советы Президиумы, Пленумы әгъзасы булып сайлана. Аның тырышлыгы белән шифаханә, сырхауханәләр, «Крутушка» ял йорты, олылар һәм балалар өчен санаторийлар, балалар яслеләре, бакчалары, ятимнәр өчен интернатлар ачыла.

Бу тигез, матур, ялкынланып эшкә бирелгән тормыш 1937 елда чәлпәрәмә килә. Бөтен күңеле белән тырышып эшләгән ире дә, Җиһан ханым үзе дә кулга алыналар. «Өстемдә бары бер кат күлмәкчән килеш илтеп яптылар» дип яза үз истәлекләрендә Җиһан апа. Бер гаепсез көе төрмәгә китереп тыккач «до нутра потрясенной» булмый хәлең булмас, Ходай күрсәтмәсен, төрмә белән танышырга язмасын. Кулга алынганчы бер ятим баланы алып тәрбияли башлаган булалар әле. Ул бала да урамда кала. Истәлекләрендә ул хакта үзәге өзелеп язган Җиһан ханым.

Аны милләтчелектә, солтангалиевчелектә гаеплиләр. Кыямыннан баш тартырга, аны Совет власте дошманы итеп күрсәтергә таләп итәләр. Ул баш тартмый, нык тора. Әйтергә кирәк, ирләрен халык дошманы итеп таныган, органнар белән эшләргә риза булган хатыннарны кулга алмаганнар ул чакта. Ирләренә хыянәт итмәгәннәр барысы да үзләре төрмәгә озатылганнар. Раббем, дусыңа дошманынга күрергә язмасын кабат.

Кыям Абрамовның шахтада эшләгән вакытта авария булып, бер кулы сынган була. Төрмәгә эләккәч, җәзалап аның бердәнбер сәламәт кулын да сындырганнар. Шулай, 1938 елда революциягә, Совет властена чын күңелдән бирелеп, халык файдасына эшләгән эшләре өчен ике тапкыр Ленин ордены белән бүләкләнгән татар баласы атып үтерелгән. Җаннары җәннәттә булсын.

Җиһан Абрамованы 5 елга дип утырталар, әмма ул биш ел тугыз елга сузылган.

Казахстан лагеренда вакытта ул терлекчелектә эшләгән. Көтү дә көткән, башка төрле эшләрдә дә эшләгән. 1946 елдан 1956 елга кадәр хокуклары чикләнгән «вольнонаемная» (янәсе, үзе теләп ялланган) кеше буларак эшкә калдырылган. Ветеринария фельдшеры, аптека эшчесе булып эшләгән.

1956 елда ул Казанга кайта алган. Идел буе райсобесына учетка куелган. Сәламәтлеге какшаган, элек бергә эшләгән хезмәттәшләре, дуслары кайсы кулга алынган, кайберәүләр мәңгегә югалган вакыт бит инде. Өр-яңадан яши башларга кирәк булган Җиһан апага. Югалтуларны, йөрәктәге сызлануларны нәрсә белән булса да бераз онытырга, кешеләр арасында булырга кирәк бит инде. Ул җәмәгать тәртибендә, хәзерге Идел буе районындагы № 22 йортлар идарәсе каршында китапханә оештыра, квартираларга йөреп китаплар җыя башлый. Бер меңгә кадәр укучылары, 9000 артык китабы була бу китапханәнең. Бәхетенә, 20 гасырның 60-70 елларында халык китап укый иде әле, шунысы файдалы булган. Күпме макулатура җыеп, никадәр чиратларны үтеп китап сатып ала идек бит.

Тагын бер файдалы шөгыльләре бар иде ул вакытта Җиһан апа кебек пенсионерларның. Йорт идарәләре каршында оешкан балалар мәйданчыкларына килеп, балаларга әкиятләр укыйлар, төрле-төрле уеннар оештыралар иде алар. Менә Җиһан апа да шундый эшлекле, актив пенсионер булып гомер иткән, үзенә шундый юаныч тапкан. Ул чактагы Мәдәният министрлыгы аның бу активлыгын югары бәяләп, Мактау грамотасы белән бүләкләгән, рәхмәт.

Җиһан апаның дуслары белән сөйләшкәнем булды. Аны бары яхшы яктан гына искә алалар иде. Шулай матур булып кала алды ул замандашлары күңелендә. Урыны җәннәттә, рухы шат булсын.

Ә Евгения Соломоновнага, исән булса, бары бер генә сүз — «ялгышасыз» дип кенә әйтер идем. 

Хөсниҗиһан Мортаза кызы Байдамшина — татар хатын-кызлары арасында беренче сәясәтчеләрдән, ТАССР сәнәгате страховой кассасы рәисе (1930-1937), 1930-1937 елларда ТАССР Халык комиссарлары шурасы рәисе Кыям Абрамовның (1897-1938) хатыны. ВКП (б) әгъзасы (1919 елдан).

1898 елда Казан губернасы Тәтеш өязе (хәзерге Тәтеш районы) Кече Әтрәч авылында туган. Гаиләсе Тәтешкә күчеп килгәч, Хөсниҗиһан шәһәрнең земский начальнигы гаиләсендә хезмәтче булып эшли. Тәтештә рус-татар мәктәбендә (мөдире Исхак Казаков) укый. Инкыйлабтан соң, кыска сроклы курсларда укып, укытучы була. Тенеш, Барыш авылларында укытучы булып эшли. 1919 елда фиркагә кабул ителә. Фирканең Тәтеш кантоны комитеты аны хатын-кызлар белән эшләү бүлеге мөдире итеп билгели.

1922 елда ВКП (б) ның Казан шәһәре Берләшкән Бистә райкомының эшче хатын-кызлар бүлеге инструкторы. 1928-1930 елларда ире ВКП (б) үзәк комитеты каршындагы марксизм-ленинизм югары курсларында (Мәскәү) укыганда, рабфакның кичке бүлегенә укырга керә. Казанга кайткач, җаваплы вазифалар башкара: Татарстан АССР сәнәгате страховой кассасы рәисе булып эшли. Аның катнашында Казанда әртилләргә берләшкән сәнәгать һөнәрчеләре өчен хастаханә, балалар өчен ясле-бакчалар, «Крутушка» ял йорты ачыла.

1937 елда ире фиркадән чыгарылганда, июнь аенда Байдамшинаны да фиркадән чыгаралар. Иреннән бер елга алданрак, «инкыйлабка каршы милли оешма белән бәйләнеш»тә гаепләп, хөкем итәләр. Аның эшен караганда, 1923 елда «солтангалиевче», ТАССР ХКШ рәисе К.Г. Мохтаровны яклавын исенә төшерәләр. 5 елга Казакъстанга төзәтү-хезмәт лагерена җибәрәләр. Ул анда 9 ел була.

18 елдан соң гына, 1956 елда, ТАССР югары суды аны аклый, фирка сафларында да торгызалар. Х. Байдамшина, ире, ул кулга алынгач, үзенең сәркатибе Зинаида Давыденкога өйләнгән булса да, аның исемен аклау өчен эш башлап, аклауга да ирешә. Улы Рим исеменә ТАССР министрлар шурасы каршындагы КГБ ярдәме белән 12 572 сум күчерелә. Казанда Киров урамында фатир алуга да ирешә. Мәгълүмат татарча Википедиядән.

Кыяметдин Алимбәк улы Хәсәнов[ (Кыям Абрамов) 1897 елның 26 маенда (7 июнендә) Сембер губернасы Буа өязе (хәзерге Буа районы) Иске Тинчәле авылында туган. 1911-1916 елларда (14 яшеннән) Екатеринослав губернасында француз күмер компаниясенең 1- санлы ташкүмер шахтасында забойчы ярдәмчесе, аннары забойчы булып эшли. Шахтада җимерелү булып, гарип кала: сул кулын кисәләр.

1918 елда Сембердә рус-татар мәктәбен, Буада укытучылар курсын тәмамлый. 1918-1920 елларда Иске Тинчәледә укытучы булып эшли. 1920-1921 елларда Буа кантоны Мунчәли волостенда азык-төлек комитеты инспекторы. 1925 елдан фирканең Алабуга кантоны Бондюг район комитетының үгетләү-пропаганда бүлеге мөдире. 1927-1928 елларда ВКП (б)ның Казан шәһәре Берләшкән Бистә райкомының беренче секретаре. 1928-1930 елларда ВКП (б) үзәк комитеты каршындагы марксизм-ленинизм югары курсларында (Мәскәү) укый.1930 елда ВКП (б) Татарстан өлкә комитетының оештыру-инструкторлар бүлеге мөдире итеп билгеләнә. 1930-1937 елларда Татарстан АССР [[Татарстан хөкүмәте рәисләре|халык комиссарлары шурасы (ХКШ) рәисе].

1936 елда ССРБ конституциясе проекты тикшерелгәндә, ТАССРга союздаш республика статусы бирүне сорый.

1937 елның 31 июлендә кулга алына. ССРБ югары судының хәрби коллегиясе тарафыннан «Инкыйлабка каршы троцкийчы-милли террор оешмасы оештыру»да гаепләнеп, атарга хөкем ителә. 1938 елның 9 маенда Казанда атып үтерелә. 1956 елның декабренда аклана. Кабере билгесез.

Кыям Абрамов хөкүмәт рәисе булганда, ТАССР аграр-сәнәгать республикасына әверелә, җөмһүрият зур төзелеш мәйданын хәтерләтә: Казанда синтетик каучык, авиация, моторлар төзү, СК-4, кинотасма заводлары, ТЭЦ-1, ТЭЦ-2, районнарда электр станцияләре төзелә. ТАССРда нефть табу эше дә К. Абрамов җитәкчелегендә башлана. Казан химия-технология институты, Казан авиация институты ачыла.

Кыям Хәсәнов бабасы Ибраһимның исемен үзенә фамилия итеп (Абрамов) ала. Аның улы Рим Абрамов та, балалар приютына эләккәч, «халык дошманы улы» исеменнән качу өчен, Юрий Сергей улы Стрельцовка әйләнә. Кыям Абрамовның оныгы – Рафик Юрьевич Стрельцов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100