Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Безгә ярдәм кирәк!» — Илсөя Бәдретдинованың Башкортстан концертлары күчерелә

«Бу хәлләрне аңлатырга минем акылым җитми», — ди авыр хәлдә калган җырчы.

news_top_970_100
«Безгә ярдәм кирәк!» — Илсөя Бәдретдинованың Башкортстан концертлары күчерелә
Расих Фәсхетдинов

Илсөя Бәдретдинованың апрель аенда Башкортстан районнарында булачак концертлары ноябрь һәм декабрь аена күчерелә. «Мин килергә әзер! Сез дә билетлар алгансыз! Электр уты да бар! Дөньялар үзгәрде», — дип яза җырчы инстаграмда.

Илсөя Бәдретдинова тамашачылардан гафу үтенгән. «Без чынлап та хөрмәт итеп, яратып, очрашулар өмет итеп калабыз! Концертларны көзгә кучереп карыйбыз… Кертерләрме-юкмы, билгесез…» — ди ул. Җырчы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм мәдәният министры Ирада Әюповага ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

«Кайгырма, брат, мин синең белән. Барыбер чишәбез бу проблеманы, Аллаһ теләсә! Артка чигенү юк!» — дип юаткан сәхнәдәшен үзе дә шушы проблема белән күзгә-күз очрашкан Фирдүс Тямаев.

Илсөянең посты астына 600дән артык комментарий калдырганнар. Бу хәлләргә кайбер артистлар һәм шагыйрьләр да аптырашларын белдергән. «Концертлар да булыр, берзаман бар да хәл ителер. Ләкин кемнең кем икәнлеге дә ачыкланыр. Бар да бер вакыт кына», — дигән Гөлүсә Шаһбан. «Менә сиңа вәт. Нәрсә дигән нәмә инде бу?» — дигән Булат Бәйрәмов. Ренат Галиәскәр комментарийларда Башкортстан Башлыгын билгеләп, аның игътибарын җәлеп итәргә тырышкан.

Ә халык башына беренче килгән уйны язган. Комментарийларның ниндиләре генә юк: «Борындыклар һәм бәрәннәргә игътибар итмәгез. Без сезне яратабыз. Сез Башкортстанга килә алмасагыз, без сезгә килербез. Мондагылар асларына т… ятсыннар»;

«Ужас, эт печән ашамый, сарыкка ирек бирми була инде бу. Үзләре җырлау тугел, татарча сөйләшә дә белмиләр»;

«Алайса әйттеләр, Фирдүс пиар ясый дип. Юк икән шул, безнең татарны кысалар икән дөрестән дә. Сәясәт»;

«Пиар түгел инде бу. Хурланып үләрсең! Шул ук вакытта Башкортстан артистлары премияләр, атказанган исемнәр алып китә. Оят! Татар 1552 елдан бирле сатылып яши!»;

«Кырын гына эшләнгән Элвин Грейның сәясәте инде бу. Тәүфыйклы песи булып йөри»;

Мин бер нәрсәне аңлап бетерә алмыйм: бары ике артистны гына кертмиләрме, әллә алар икесе генә гастрольләргә бертуктамый йөреп торалармы? Башка Татарстан жырчылары кайда соң?» — дигәннәр һәм тагын әллә ниләр язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100