news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Без хәзер өчәү» - продюсер Нияз Сабиров куанычлы хәбәр җиткерде

news_top
«Без хәзер өчәү» - продюсер Нияз Сабиров куанычлы хәбәр җиткерде
Фото: Нияз Сабировның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«Хыял» продюсерлык үзәге җитәкчесе, татар бизәкләре төшерелгән сувенир чәйләр ясау белән шөгыльләнүче Нияз Сабиров һәм аның тормыш иптәше, ТМТВ телеканалы директоры Зөлфия Гыйльметдиновалар беренче тапкыр әти-әни булачак.

Яшь пар куанычлы яңалыкны үзләренең сәхифәсендә хәбәр итеп: «Без хәзер өчәү», – дип язды. Иҗади яшьләр бу уңайдан бик матур видео да төшергәннәр. Машинада барганда Нияз белән Зөлфия икесе дә баш киемнәрен борып киеп куялар. Кепкаларда исә «әти» һәм «әни» дип язылган. Зөлфия исә туачак сабыйның УЗИ фотосурәтен дә күрсәтеп ала.

Нияз белән Зөлфияне әлеге искиткеч матур вакыйга белән тәбрикләүчеләр бик күп булган. Дуслары Ниязны «яшь әтиләр рәте»нә кушылуы белән котлыйлар. Әни белән бәбигә исә сәламәтлек телиләр.

Зөлфия белән Нияз 2024 елда никахлашкан иде. Нияз сөйгәненә 4 каттагы балконда оркестр белән татарча җырлап тәкъдим ясады, әлеге романтик ролик социаль челтәрләрдә бик күп караулар җыйды. Бу хакта биредә язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар