Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөйгәненә балконда җырлап тәкъдим ясаган Нияз Сабиров: «Юк» дисә, урлый идем»

news_top_970_100
Сөйгәненә балконда җырлап тәкъдим ясаган Нияз Сабиров: «Юк» дисә, урлый идем»

15 сентябрь көнне социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә бик тә матур, гадәти булмаган видео таралды. Анда бер егет 4 каттагы балконда оркестр белән татарча җырлап, сөйгәненә тәкъдим ясый. Күпләр егетнең тавышына игътибар итсә, кайберәүләр исә бу вакыйганы оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде.

«Интертат» әлеге яшь парны эзләп тапты. Кияү егете – Нияз Сабиров, аңа 28 яшь. Ул – берничә проектның продюсеры һәм «Хыял» продюсерлык үзәге хуҗасы, татар бизәкләре төшерелгән сувенир чәйләр ясау белән шөгыльләнә. Ә кәләшнең исеме Зөлфия. Аңа 27 яшь.

«Тәкъдим ясарга бик озак әзерләндем, чөнки июль аена ук ниятләштергән идем. Аннары, оркестр булдыра алмау аркасында, августка күчерелде. Августта да булып чыкмагач, 13 сентябрь, дигән идея бар иде. Ул көнне без очрашып йөри башлаган идек. Шуңа күрә 13 сентябрь көнне тәкъдим дә ясарга булдым», – дип уртаклашты Нияз.

Видеодан күренгәнчә, булачак кәләш аның бармагына йөзек туры килгән очракта гына риза булачагын әйтә. Нияз сүзләренчә, ул йөргән кызының тәкъдимне кабул итмәү очрагына да әзер булып барган.

«Зөлфия «юк» дип әйткән очракка да, тәкъдим ясар алдыннан, әзер булып бардым. Элек-электән татар халкында кыз урлау булган. Бер дә уйлап тормаган булыр идем, урлар идем дә китәр идем. Шуның белән вәссәләм, – диде яшь кияү егете.

Аның сүзләренчә, бу видео чыккач, кайтавазлар бик күп килгән. «Котлыйлар, тәбрикләү сүзләре ирештерәләр», – ди ул.

Яшьләр якын арада никах укытырга, туйны киләсе елда уздырырга җыена.

Яшь парга бәхет телибез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100