Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Без вакытында кердек» – Мәмдәлдә батыр егетләр өч кешене янгыннан коткарган

Халыкта янгынны «кызыл әтәч» белән чагыштыру бар. Менә шул рәхимсез «кызыл әтәч» Биектау районы Мәмдәл авылында яшәүче, өч баласын ялгызы тәрбияләүче Гөлназ Камалиева ихатасына да үтеп кергән. Бәхеткә, батыр авылдашлары ялкынны вакытында күреп, Гөлназның һәм балаларының гомерен коткарып кала. «Интертат» батыр егетләр белән сөйләште.

news_top_970_100
«Без вакытында кердек» – Мәмдәлдә батыр егетләр өч кешене янгыннан коткарган

Янгын 13 ноябрьгә каршы төндә төнге 12ләр тирәсендә чыга. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан буенча Баш идарәсенең «балаларны ата-аналары алып чыккан» дигән хәбәре дөреслеккә үк туры килеп бетмәде. Мәмдәл авыл җирлеге башлыгы Фәрит Сафиуллин әйтүенчә, «берничә егет төтен тулган өйгә тәрәзәне ватып кергән һәм йорттагы хуҗабикә белән аның гарип балаларын тәрәзә аша алып чыккан». Янгынның сәбәбе «тузган кабельдә кыска ялганыш булган» дип фаразлана.

– Төтен иде анда, чамалап, капшанып кына бардык, диләр. Янгын лапас ягыннан башланган, шуңа ишектән кереп булмаган. Мин ул егетләр белән янгынның башыннан ахырына кадәр булдым. Бәхет очрагы белән генә шунда эләккәннәр алар. Бик уңай егетләр, алар бердәм, алар – бер тирә яшьтәге кешеләр. Иҗтимагый эшләрдә дә алар һәрвакыт актив катнашырга тырыша, – диде Фәрит Сафиуллин.

Быел 42 яше туласы Гөлназның өч кызы бар. Янгын чыккан төнне 16 яшьлек Айзилә Питрәчтә коррекцион мәктәптә булган. Ул шунда торып укый икән. Олы баласы – 20 яшьлек Адилә – тумыштан инвалид. Эпилепсия, шизофрения белән авыруы билгеле. Кече баласы Алинәгә 15 яшь, ДЦП диагнозы белән урын өстендә генә ята. Гөлназ беркайда эшләми, авыру баласын карый.

«Без вакытында кердек»

Өч кешенең гомерен саклап калучыларның берсе – 29 яшьлек Марат Касыймов. Гаиләле кеше: хатыны, баласы бар.

– Без өстәге күршеләрендә кунакта идек. Капка төбенә чыктык та шунда күреп алдык. Түбәгә ут капкан иде. Дүрт кеше идек. Чабып бардык, ишегалдыннан кереп караган идек – булмады, төтен, кире чыктык та бетон коймасын ваттык. Күршеләреннән балта алып чыгып, балта белән тәрәзә рамын ватып керергә уйладык.

Хуҗабикә аңсыз, сөйләшми иде. Әллә исерек, әллә егылып төшкән – идәндә иде, мин анда матрас ята дип торам, ул матраска төренгән кеше булып чыкты. Башта балаларны, аннары әниләрен тәрәзәдән алып чыктык. Кемнәрдер «анда тагын бер кеше калды» дип кычкыргач, кухняга пәрдә белән башны каплап барып карамакчы идем – булмады. Анда беркем булмаган икән, ул хатын белән яшәгән ир үз өенә кайтып киткән булып чыкты.

Ике кыз – инвалид. Кемдер аларны эчтән биреп торды, кемдер тыштан алып торды. Без вакытында кердек булып чыкты инде. Ул хатын-кыз, аңына килеп, өйгә яңадан кермәкче булган – аны туктатып калганнар.

Кешеләрне чыгарып бетергәч, күрше егетнең гаражына ут капмасын дип, су сибеп тордык. Аннары янгын сүндерүчеләр килде. Өй тулаем янып беткән, аны торгызып булмый инде.

Икенче көнне без Казанга киттек. Бу атнада шимбә көнне өмә була, шул янган йортны җыештырачакбыз, – дип сөйләде Марат.

 

Фото: © Марат Касыймовның шәхси архивыннан

Андый каударлы, санаулы минутларда егетләр, үз-үзләрен аямыйча, җәрәхәтләр дә алган. Марат кулында перчаткалар булганлык белән яраланмаган, ә ике егетнең тәрәзә аша йөргәндә куллары киселгән. Чыннан да, секундына хәтле кадерле мизгелләр. Ир-атларның янгын сүндерүчеләр килгәнче түземлеге дә җитмәгән.

– Башта каушап калдык, аннары, «йортта кешеләр бар» дигәч, уйлап тормадык, кердек тә киттек. Янгын сүндерүчеләр килгәнне көтеп торып булмый бит инде, – ди Марат Касыймов.

«Бер кыз тәрәзәдән карап, «коткарыгыз» дип кычкырды»

Рәниф Ихсанов сүзләренчә, башта өй эченә ул дусты Айнур белән бергә кергән, аннары берсе йорттагы балаларны күтәреп биреп, икенчесе урамнан алып торган.

Гараждан менеп килә идем, малайлар белән машинаны караган идек. Төтен чыкканын күреп, куркудан күршеләрендәге Айнурны чакырып чыгардым. Бер кыз тәрәзәдән карап, «коткарыгыз» дип кычкырды. Ишектән керә торган түгел иде, пластик тәрәзәне башта кул белән ватып карадык, аннары егетләр балта белән ватты. Тәрәзәдән өйгә кердек. Аннары «Айнур, бар, син тышка чык, мин моннан бирәм», – дидем. Ул кыз хәйран гәүдәле, аны тәрәзәдән көчкә сөйрәп алдылар. Икенчесе йөри алмый, карават өстендә ята. Шул кызны бирдем дә, аннары әниләрен эзләдек. Ул идәндә, аңсыз егылып яткан. Бу вакытта өй шактый куәтле яна иде, ничек түшәмнәре ишелеп төшмәде инде... – дип искә алды Рәниф ул төнге вакыйгаларны.

Өй эченә кергәндә, ул үзләренә дә куркыныч янаганын яшермәде. Шулай да, Рәниф тыйнак, үзләрен бер кеше эшләмәслек каһарманнар дип санамый.

– Башта куркудан нишләргә белми торган мизгел булды. Тәрәзәне ачкач, өй эченә һава кереп, ут көчәйде. Аннары ул курку югалды, өй эчендә кеше калганын белә торып, бөтен кеше дә курыкмыйча керер иде, дип саныйм. Әйе, без вакытында кермәсәк, ул кешеләр әллә исән калыр, әллә юк иде – анысы хак, – диде.

 

Фото: © Рәниф Ихсановның шәхси архивыннан

Рәниф ул төнне үзе дә, киселеп беткән кулларын бәйләтергә дип хастаханәгә төшеп киткәнен әйтте.

«Ни булса, шул була, дип, кире кереп киттем»

Коткаручыларның тагын берсе – Айнур Хөснетдинов. Ул – Гөлназ Камалиеваның күршесе. Казанда яшәп, ялларга әниләренә кайтып йөриләр.

– Тәрәзәне ватып, өйгә кергәндә, хуҗабикәнең гарип баласы ята иде. Башта бик куркытты, сулап булмый, куе төтен, чыгып киттек… Ята торган баласы кычкыра, ыңгыраша башлады – жәлләтте. Ни булса, шул була, дип кире кереп киттем. Өйгә өчәү кердек, баланы ничек тә күтәреп, тәрәзә аркылы чыгардык. Башка күршеләр урамнан алып торды. Аннары олы баласын чыгардык. Куллар әзрәк киселде дә, пеште дә, – дип сөйләде.

Айнур да үзен «герой» дип санамый. «Шулай туры килде дә, булыштык инде», – ди. Айнурның үзенең дә балалары бар. Бәлки, шул бала кадерен белгәнгә, куркуын җиңеп кире кергәндер дә. Үзе дә шундыйрак фикердә.

 

Фото: © Айнур Хөснетдиновның шәхси архивыннан

«Алар йокы күлмәгеннән генә калган кешеләр бит»

Гөлназның тагын бер күршесе Дания Вәлиева егетләрнең кыю гамәлләре өчен рәхмәт белдерелергә тиеш, дип саный.

– Ярый, бу яшьләр урамда булган да күреп алган. Айнурның куллары пешкән, кайсының куллары киселгән. Молодцы малайлар, коткарып калганнар, алар булмаса, янып та үлгән булырлар иде. Бүләкләргә кирәк, нужәли берсенә дә рәхмәт белдермәсләрме икән, дип гаҗәпләндек инде. Янгынга кергәннәр бит алар.

Гөлназ хәзер вакытлыча күрше Юртыш авылында туганнарында тора. Аларга хәзер торырга урын кирәк. Урын булганчы, Дөбьяз хастаханәсенә дә урнаштырып торырга, диләр аларны. Алар йокы күлмәгеннән генә калган кешеләр бит. Документлары да янып беткәч, шулар артыннан йөри әле, баласын калдырырга кеше юк бит. Торырга өй кирәк инде, мунчасында тора торган түгел аның. Инвалид бала белән анда яшәп булмый бит. Социаль хезмәткәрләр дә акча җыя, берәр йорт булмасмы, дибез инде... – ди Дания ханым.

Дөбьяз хастаханәсенә урнаштырып тору кирәклеген авыл җирлеге башлыгы да раслады.

– Документларны әзерләп бетерсәләр, вакытлыча, бер атнага хастаханәгә салып торабыз. Бөтен документлары янып бетте. Паспорт эшләткәндә, Гөлназ гел юлда булачак. Баланы карап торырга кеше юк, ә тегендә санитаркалар карый ала, – дип аңлатты Фәрит Сафиуллин.

«Өйләре ялт иткән, суыткыч тулы ризык аларның»

Дания Вәлиева Мәмдәлдә яшәүчеләр янган гаиләгә көченнән килгәнчә ярдәм итүен әйтте. Акчалар да җыялар, кирәк-ярак, кием-салымын да бирәләр, бу атнаның шимбәсендә янгын харәбәләрен җыештырып, артык тимер-томырларын тапшырып чистартырга уйлыйлар.

Язманы әзерләгәндә, берничә кешедән Гөлназның спиртлы эчемлекләр белән мавыкканы турында ишетергә туры килсә дә, Дания Вәлиева аның даими салмыш тормыш рәвеше алып баруы турындагы сүз белән килешмәде.

– Һаман эчеп йөрми ул, эчеп йөри торган ана булса, 15 ел урын өстендә яткан баланың тәне чиләнер иде, бер җәрәхәт юк анда. Өенә керсәң, һәрвакыт чисталык, пөхтәлек, суыткыч тулы әйбер. Балаларны ач, ялангач итмәде. Балаларын карамый торган начар хатын, димәс идем. Еш керәм, янган көнне дә көндез кереп чыктым әле мин, өйләре ялт иткән, суыткыч тулы ризык. Янгыннан соң күрдем мин аны – ул төнне ашарга пешердем дә телевизор карадым, аннары йоклап киткәнмен, диде, – дип уртаклашты Дания Вәлиева.

Гөлназ Камалиеваның әти-әнисе мәрхүмнәр, Казанның Осиново бистәсендә апасы Гөлнара, сеңлесе Гөлия яши. Алар Гөлназ янына кайтып-китеп йөргәннәр. Гөлназның үзенең телефоны өйдә янганлыктан, аның белән сөйләшеп булмады, бертуганнары белән элемтәгә кердек.

«Газ баганасына сөялеп еладым да, кайнанама төшеп утырдык та, китеп бардык»

Гөлия, апасын коткаручыларны әле күрмәсә дә, шалтыратып, рәхмәтләрен җиткергән.

– Ул егетләргә зур рәхмәтләремне белдерәсем килә. Аллаһының рәхмәтләре төшсен, минем белән бергә уйнап үскән егетләр алар. Алар булмаса, сеңелкәшләр дә, апа да исән калмас иде.

Мин пекарняда эшлим, 4нче яртыда эшкә торам. Гадәттә, телефонның тавышын төнгә сүндереп куям, ә миңа иптәш кызларым янгын турында хәбәр итәргә шалтыраткан булган икән. Уянгач, ватсапка керсәм, дустым өйнең янып беткәнен язган. Безнең әти-әни йорты ул, өч кыз шунда туып үстек. Торып, 8ләрдә кайттык. Анда кайтып, әллә нәрсә эшли алмадык. Газ баганасына сөялеп еладым да, кайнанама төшеп утырдык та, китеп бардык.

Сишәмбе апа янына кайтып килдек. Аларны вакытлыча туганнар сыендырды. Без алып китәр идек, бөтен документлары янып беткәч, алар артыннан йөрергә кирәк. Без гел эштә булгач, баланы калдыра алмый.

Ялларга кайтып йөри идек. Уйламаганда шулай килеп чыкты бит. Ике баласы инвалид, уртанчысы укуда калды. Олы кызында эпилепсия, шизофрения.

Апа шок хәлендә, нәкъ безнең кебек. Бер кат кием белән калу бик авыр бит инде. Гел кеше өстендә ятып булмый бит, озакламый берәр урын булыр иде, – дип ышанычын белдерде Гөлия Гыйззәтуллина.

«Якыннарыбызны коткарган егетләргә Аллаһы Тәгалә исәнлек-саулык, тигезлек бирсен»

Бер бәла мең мәшәкать алып килә. «Документлар артыннан йөрим» дигәч тә, яңа проблемалар килеп чыккан. Гөлназның апасы Гөлнара Чумарина әле кичә генә янгын урынында фонтан булып су чыкканын, шул суны басарга дип, сеңлесе шунда барганын әйтте.

– Фатир кечкенә булса да, монда алып килмәкче идем сеңлемне, тик эштән кала алмыйм. Монда килсә, документлар артыннан йөрү читен булачак, шуңа бер туганыбызга урнаштырып тордык. Иң кирәкле әйберләрне кайтарып барам инде. Әле инвалид балага памперслар күп кирәк булды. Стресстан булгандыр, эче китеп тә азапланды.

Ул төнне йоклый алмадым, кайчак төнлә дә шалтыраталар, телефонны сүндереп торган идем. «Апа, шундый хәл, әйтергә дә куркам, апа янып беткән бит», – дип сеңлем Гөлия шалтырата. «Үзләре исән-саумы?» – дип сорыйм...

Якыннарыбызны коткарган егетләргә Аллаһы Тәгалә исәнлек-саулык, тигезлек бирсен. Бәхетләренә, ул балалар күргән, түбә ишелеп, шунда калалар иде... Аллаһка шөкер, шул балалар булган. Ничек кенә бәхилләттәсе, Аллаһы Тәгалә сакласын аларны. Аларны районнан бүләкләү дигән нәрсә бар икән, ике куллап-аяклап риза инде без.

Бик авыр хәл инде. Ул өй 6 елга якын бикле торды, әни үлгәннән соң, мәрхүм ирем «әти-әни йортын бетермибез, карыйбыз» дигән иде, кулыннан эш тә килә иде, тик озак та тормады, 48 яшендә кисәк үлеп китте шул. Шуннан йортны бикләп, газны өзеп куйдык.

Сеңлем, берничә ел элек ире үлгәч, бер ир белән никахлашып, Усадта торды. Анда тар булгач, Мәмдәлдәге өйгә кайтып торам, диде. Быел май аенда кайтты. Ничә ел каралмаган йорт бит ул. Бервакыт «электр чыбыгында кыска ялганыш» дип әйткән иде инде ул, килеп эшләп киткән булганнар, аннары тагын ялганыш булган, тиешенчә эшләп бетермәгәннәрдерме...

Лапас ягыннан ут чыгып, түбәгә күчкән. Лапаста коры печәннәр дә күп иде, шул коры печәнгә күп кирәк булмаган инде. Малайлар күргәндә, түшәм яна башлаган булган, кергәч, ишелеп төшә башлаган иде, диләр, секундлар эчендә өлгергәннәр. Алып чыкканда, балалар инде зәңгәрләнә башлаган булганнар, йоклаган кешене төтен тиз ала ул.

Балалар тумыштан инвалид, алар минем күз каршымда үсте. Иң олысына 21 яшь тулып килә, нәселдән шизофрения, эпилепсия белән авырый. Кичә Казанда Ершов урамында хастаханәгә алып барып салдылар, ул шунда шизофрения белән учетта. Өянәкләре булып тора аның.

Уртанчы балага инвалидлык артыннан йөрмәде Гөлназ. Бик кечкенә булып туды ул. Әнисенең бөерләре дөрес эшләмәгәнлектән, вакытыннан алда таптырдылар. Үпкәләрендә пневмония булып, көчкә коткардылар, аның үпкәләре сау түгел, шуңа Питрәчтә коррекцион мәктәптә укый ул.

Кече баласы ДЦП диагнозлы, урын өстендә, аның белән сеңлемне дә хастаханәгә салырга тиешләр. Торырга җирләре дә юк, аннары бераз дәваларга да кирәк. Сулыш юлларына төтен кергән бит, сеңлем һаман йөткерә, баллончик белән генә тора.

Беркайчан башын ташлап эчкәне булмады. Алай булса, тормышын алып та бара алмас иде. Усадта теге ирендә торганда, ул фатирдан «чәчәк» ясап, кыйбатлы җиһазлар куйдырды. «Синең фатирың түгел, анда ятма», – дип тә орыштым инде. «Апай, гаилә бит инде, торырга кирәк», – дия иде, – дип сөйләде Гөлнара ханым.

Аның сөйләвенчә, Гөлназ беренче баласының әтисе белән озак тора алмаган, аннан соңгы ике кызының әтиләре авариягә эләгеп үлгән. Алар Ташсу авылында яшәгәннәр. Соңрак тагын бер ир-ат белән тора башлаган, янгын көнне ул ир Мәмдәлдә кунмаган.

Гөлназ Мәмдәлдәге йортны зурайту, төзекләндерү хыяллары белән дә яшәгән.

– Гөлназ шул өйгә дип акча җыя башлаган иде. Лапасларны чистартам, нигезләрне күтәртәм, өйгә бәдрәф, душ кертәм, балаларга уңайлыклар кирәк, дигән иде. Яз җиткәч, планнар шундый иде, әти-әни йорты бит инде. Янды планнар...

«Акчаң белән сак бул, өеңдә җыйма», – дигән идем. Банкта да калдырырга курыкты ул. Әле ул 100 мең акчаны алган гына булган. Аңына килгәч, акчаны алам дип, ут эченә тагын кереп китеп барган бит әле ул. Хәзер шулар янганга кайгыра. «Ярар, елама, Аллаһы Тәгалә бирер», – дидем инде.

Уртанчы кызын ялларга үземә алып кайтырмын, дип торам. Аңа әйтмәгән булганнар, мин әйткәч кенә белде. Борчылган инде, нәрсә булды соң аңа дип, мәктәбеннән дә шалтыраттылар. Көзге кием белән киткән бала инде ул, катып үләм бит хәзер, дип борчыла. Тынычландырдым: иптәш кызымның киемнәре аңа ярый, монда табып әзерләп куйдым инде. Шөкер, улымның классташ кызы да хәлле гаиләдән, капчык-капчык кием китергәннәр, – дип рәхмәтләр әйтеп сөйләде Гөлнара ханым.

«Бурдан кала, уттан калмый» диләр. Гөлназның да нинди хәлдә калуын күз алдына китереп, кулдан килгәнчә ярдәм кулы сузсак иде. Булышырга теләүчеләр Гөлназның бертуган апасы Гөлнара Чумарина счетына акча күчерә ала. Ул Сбербанк картасы үзенең телефон номерына беркетелгән булуын әйтте. Телефон номеры: 8-953-496-50-92.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100