«Без тарихта эзлебез» – Яңа Кенәр авылына Исәнкол бабам нигез салган
Студент чакта Арча якларына кунакка кайтырга туры килгәләде.Иске Кенәр, Яңа Кенәр дигән авыллары бар икән... Еш ишетәм бит инде, «кара, нинди матур сүз, кенәриләр очып йөридер ул авылда» дигән әллә нинди фантазияләр дә килеп китә иде башка... Шәҗәрәмне тикшергәндә үземнең шул авылга нигез салган Исәнкол бабайның ерак оныгы булачагымны кем уйлаган?
Әти-әниләр икесе дә Сабадан булгач, борынгы ата-бабаларның тарихы Арча, Балтач якларына барып тоташадыр дип, башка да килми инде, билгеле. Шәҗәрәмне өйрәнү миңа үземнең ерак бабаларымны ачыкларга һәм нәселебезнең мәшһүр шәхесләргә барып тоташуын ачыкларга мөмкинлек бирде.
Менә шушы шанлы нәселебез белән, узган елда Саба районы Кызыл Мишә авылыннан, Гаттаровлар фамилиясе астында, «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – тарихта без эзлебез» нәсел шәҗәрәсе фестивалендә Саба данын яклап чыгыш ясадык һәм өченче урынны алдык. Иң нәни – бер яшьлегеннән алып барлык онык-сабыйларны төядек тә кузгалдык Теләчегә. Зональ тур шунда узды.
Бәйгенең күргәзмә өлешендә – нәселнең тарихы белән бәйле истәлекле, тарихи, уникаль әйберләр, китаплар, милли ризыклар тәкъдим итәсе. Аннары кыскача гына шәҗәрә агачы турында мәгълүмат белән таныштырасы. Милли ризык дигәннән, безнең нәсел казга мөкиббән – каз бәлеше, каз ашы, каз тәпиләреннән койка, каз итеннән пәрәмәчләр... Ояда утыра торган «каз» да ияреп барды, дөрес, кычкырмый, хәрәкәтләнми торганын алып бардык, юкса, болай да тиктормас бихисап нәниләрне генә түгел, казны да тыясы булып, өстәмә мәшәкать тудырыр иде.
Күргәзмәдән соң, жюри игътибарына нәселнең тарихы, язмышын чагылдырган 10 минутлык сәхнәләштерелгән күренеш күрсәтелә. Бабаларыбыз репрессиягә дучар булган михнәтле чорны да, каз өмәсе йоласын да, бала-чагага тәрбия өлешләрен дә чагылдырырга тырыштык. Сәхнә тутырып дәррәү чыктык – әби-бабайның биш баласы, кияү-киленнәре, гаиләләре белән 15 онык, 17 оныкчык…
Шөкер, әле бүген дә исән-сау булып, безгә хәер-фатихаларын биреп торган Тәлгать бабам һәм Зәләфрүз әбием гозере буенча, сезгә дә нәселем турында кыскача мәгълүмат тәкъдим итәм. Шәҗәрә төзегәндә, Россиянең Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдиннең җәмәгате Сания ханым, ТР Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, Яшел Үзән районы имам-хатыйбы Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин да – җиденче буын Ихсан бабамның оныкчыклары, дигән мәгълүматка тап булдык.
Яңа Кенәргә нигез ничек салынган?
Бабамның әнисе ягыннан нәсел җепләре Арча һәм Балтач районының Бөрбаш авылына барып тоташа. Алар ул заманның бик затлы мулла нәселеннән булган. Уникенче буын Исәнкол бабабыз – Арча районының Иске һәм Яңа Кенәр авылларына нигез салучы. Бу мәгълүмат «Татар халык риваятьләре һәм легендалары» китабында урын алган. Фирдәүс Гарипованың «Авыллар һәм калалар тарихыннан» китабында да шушы хакта язылган.
«Әүвәлге заманда Әтнә районындагы Күшәр якларыннан Исәнкол атлы бабабыз, тугыз улы белән, буш җир эзләп, хәзерге Иске Кенәр авылы урнашкан бер аланлыкка юлыгалар. Бу җирне ошатып, иген игеп, көн күрә башлыйлар. Вакытлар үтү белән ишәяләр, җир кытлыгы сизелә башлый. Шул вакытта Исәнкол бабай улларын Яңа Кенәр ягына җибәрә. Авыл корырга яраклы урын булырга тиеш, барып карап кайтыгыз, ди. Уллары барып, хәзерге Яңа Кенәр промкомбинаты тирәсенә килеп чыга. Бер алан һәм бер күл күрәләр. Бабай «ул тирә ташлыкмы, абагалыкмы» дип сорый. Тегеләр «юк» дигәч, «арырак барып карагыз, ташлык, абагалык булырга тиеш» ди. Уллары Яңа Кенәрнең Мәмсә очындагы бер ташлы елгага барып чыгалар һәм бу турыда Исәнкол бабайга хәбәр итәләр. Исәнкол бабай барып, урынны яраклы табып, улын Яңа Кенәр урынына күчереп утырта. Яңа Кенәр авылына нигез шулай салына». (Татар халык риваятьләре һәм легендалары. Казан: «Раннур» нәшрияты. – 163 бит).
Шулай ук, Гарифҗан Мөхәммәтшинның «Балтач мәчетләре. Үткәне һәм бүгенгесе» китабында да безнең нәселнең ата-бабалары турында мәгълүматлар табарга була.
Гомәр улы Ихсан бабам
Ихсан бабабыз (7 нче буын) Арча районы Мәмсә авылында туган, Мәчкәрә мәдрәсәсендә укып гыйлем туплаган. Мәчкәрәдә укыган чорында, туган авылына кайтканда, юл өстендә булган Бөрбаш авылында туктап ял итә торган булган. Авыл кешеләре аны көтеп алган. Ул биредә тукталгач, ир-атларның сакалын кыра, чәчләрен ала торган була.
Ихсан шәкерткә авыл шулкадәр ошый ки, мәдрәсәне тәмамлагач, бирегә килеп төпләнергә карар кыла. Әлеге чорда авыл халкының наданлыгы көчле була, укый-яза белүчеләр бөтенләй булмый. Яшь имам Бөрбаш халкын укырга, язарга өйрәтә.
Дин эшлеклесе, шагыйрь, Бөрбаш авылының имам-хатыйбы, мәдрәсә мөдәррисе Ихсан хәзрәт Шиһабетдин Мәрҗанинең дини-фәлсәфи карашлары тарафдары була.
Күренекле замандашларына багышлап мәдхияләр, мәрсияләр язган. 1823 елда, Ихсан хәзрәт имамлык иткән чорда, Бөрбашта яңа, зур, мәһабәт Җәмигъ мәчете төзелә. Бөрбаш авылының 1828 елдан башланган беренче метрикә кенәгәләре Ихсан бабам кулы белән тутырылган була.
Аның Бөрбашта имамлык чоры ярты гасырдан артып китә. 1845 елда вафат була.
Шәҗәрәне барлаганда ерак бабамнарның һәрберсенең зур-зур казанышларга ирешкәне мәгълүм булды. Үзеңнең шушындый нәселдән чыгуыңа, ерак бабаңнарның шундый дәрәҗәләргә ирешкәнен белүе зур горурлык өсти.
Ихсан улы Мөхәммәди бабам
Имамлыкны Ихсан хәзрәтнең икенче улы, 1820 елда туган Мөхәммәди (6 нчы буын) дәвам итә. Башлангыч белемне әтисеннән, абыйсы Әхмәдтән ала. Алардан алган белем белән генә чикләнмичә, Мәчкәрә мәдрәсәсендә гыйлем туплый, Бохарага китеп, белемен тирәнәйтә.
Ризаэддин Фәхретдин Мөхәммәди хәзрәткә «Асар» исемле язмаларының өченче китабында шактый тәфсилле язма багышлый. Аның турында, зирәк, ләззәтле вә шаян сүзле, фарсыча дөрес сөйләшә, шул телдә күп бәетләр укый, дигән.
Мөхәммәди әтисеннән дин нигезләрен генә түгел, башка күптөрле һөнәрләр дә үзләштерә. Авылда алтын куллы балта остасы булып таныла. Аның тирә-як байларының заказлары буенча тарантаслар ясавы, сәгатьләр төзәтүе, бизәкләп-уеп, төрле футлярлар ясавы билгеле.
Ихсан мулла һәм аның дәвамчысы булган Мөхәммәди хәзрәт авыл халкын яңача фикерләргә, яңача тормыш итәргә өйрәтәләр, алар чын мәгънәсендә авыл тормышының әйдаманнары була. Мөхәммәди Ихсан улына имам-хатыйб һәм мөгаллимлеккә 10079 санлы указ Казан губернасы идарәсе тарафыннан 1845 елның 9 октябрендә бирелгән. Ихсан улы Мөхәммәди хәзрәт Бөрбаш авылының имамы булып 55 елдан артык хезмәт итә. Ул имамлык иткән чорда махсус мәдрәсә бинасы салына, балаларны укытуга нык игътибар бирелә.
Ризаэддин Фәхретдин язмаларында аның 8 баласы булуы теркәлгән: Мөхәммәтгариф, Мөхәммәтсадыйк, Мәфтүха, Фатыйх, Гафифә, Фатыйма, мулла Җәләл, ахунд Йосыф. Ихсан улы Мөхәммәди хәзрәт 1901 елның гыйнварында (Рамазан аенда) 81 нче яшендә вафат була. Кабере, әтисенеке кебек үк, Бөрбаш авылы зиратында.
Мөхәммәди улы Мөхәммәтгариф бабам
Мөхәммәди улы Мөхәммәтгариф бабам (5 нче буын) 1863 елның 18 гыйнварында Бөрбаш авылында туган. Әтисенең вафатыннан соң, имамлыкны ул дәвам итә. Башлангыч дини белемне, башка ир туганнары белән бергә мәчет тормышында кайнап, әтисеннән алган. Дөньяга киң карашл, яңалыкка, техниканы аңлауга омтылышы, күп һөнәрләргә оста булуы да әтисеннән килә.
Истәлекләрдә Мөхәммәтгариф бабамның хәрби хезмәттән унтер-офицер булып кайтуы раслана. Хәрби хезмәтен үтәве турында 1921 елгы «Мәчетләр һәм аның имамнары» турындагы ведомостьта да билгеле. Татар баласына әлеге чорда бу – бик зур дәрәҗә була.
Шулай ук, әлеге истәлекләрдә Мөхәммәтгариф бабамның Курса мәдрәсәсендә укыганлыгы, Коръән-шәрифне яттан белүе (Коръән-хафиз булуы), рус телен, дәүләт низамнарын камил белүе әйтелә. Ул, авыл кешеләренә дини тәрбия бирү белән бергә, үз куллары белән гармун һәм сәгатьләр ясаган. Үзенең йорты чарлагына һәм мәчет түбәсенә ясап куйган зур ике герле сәгате авыл халкына төгәл вакытны күрсәтеп торган. Тегү-чигү эшләренә дә оста булган.
Мөхәммәтгариф бабам Мөхәммәдиевка имам һәм мөгаллимлеккә указ (№4810) 1890 елның 27 июнендә бирелә. Шул рәвешле, әтисе Мөхәммәди бабам янында икенче имам булып, ун елдан артык эшләгән, балалар укыту өчен җаваплы булган, зур тәҗрибә туплаган. Җәмәгате Бибифәрдәнә әби белән 7 бала үстергәннәр, дүртенче балалары – минем Карт Әбием Рокыя абыстай (1900-1983).
Мөхәммәтгариф бабам 1924 елның 6 гыйнварында вафат була. Бөрбаш авылы зиратында җир куенына иңдерелә.
Мөхәммәтгариф кызы Рокыя әби
Мөхәммәтгариф бабамның кызы Рокыя әби миңа дүртенче буын була. Ул – бабам Тәлгатьнең әнисе, миңа Карт Әби була. 1900 елның 7 гыйнваренда Бөрбаш авылында туа. Кызлар гимназиясендә укып, үз чоры өчен тирән белем ала, алдынгы карашлы була.
1916 елда Саба районы Бөкмеш (хәзерге Кызыл Мишә) авылы егете Касыймулла улы Гаттар (Карт Бабам) белән никах укыталар. 11 балалары туа.
Гаттар бабай белән Рокыя әби 1928 елга кадәр Кукмара районының төрле авылларында балалар укытып йөриләр. Ә җәй көне исә, төп нигезгә кайтып, иген иккәннәр. 1928 елның апрель аенда, Әхмәтҗан углы Касыймулла вафатыннан соң, Гаттар бабай, әтисенең васыяте буенча, укытучылык эшен ташлап, авылга кайтып мулла булырга, йортка хуҗа булырга тиеш була. Ләкин указ алырга өлгермәгән Гаттар мулла өч айдан соң конфискациягә эләгә. Аңа «кулак» дигән исем тагалар. Өйләреннән куып чыгарып, бар булган мөлкәтләрен тартып алалар. Шул вакыттан аларга тормышның төрле авырлыкларын кичерергә, бик күп күләмдә салым түләргә туры килә. Гаттар бабай, колхозга алуларын сорап, бик күп тапкырлар гариза язып караса да, аны башта кире кагалар. Соңыннан ризалашалар. Алар әбиебез Рокыя белән төрле эшләрдә эшләп көн күрәләр. Морҗа чыгарырга өйрәнеп, әбиебез белән икесе авыл халкына морҗа чыгарып йөриләр. Һәм иң оста морҗачы да булып китәләр. Аларның бу сәләте уллары – безнең бабабыз Тәлгатькә дә күчеп кала. Гаттар бабай итек басарга да, тимерчелек эшенә дә, сәгать төзәтергә дә оста була.
Әбиебез Рокыя олыгайган көннәрендә авылның абыстае вазифасында, авыл халкының хөрмәтлесе булып, 1983 елда 83 яшендә вафат була.
Аларның 11 балалары туа, шуларның 6сы, бала һәм үсмер чакларында ук, бу дөньядан төрле сәбәпләр аркасында китеп бара. Калган биш балаларына, шул исәптән, җиденче бала булып дөньяга килгән Тәлгать бабама да матур гына тормыш корып яши башлау насыйп була, 18 оныклары туа.
Гаттар улы Тәлгать
Гаттаров Тәлгать Гаттар улы (3 нче буын) 1932 елның 28 октябрендә Саба районы Кызыл Мишә авылында дөньяга килә. Дүрт еллык белемне Кызыл Мишә башлангыч мәктәбендә алганнан соң, хәзерге Теләче районы Баландыш мәктәбенә барып укып, 7 класс белем ала. Аннары Тимершык авылында хезмәт артелендә эшли. 18 яше тулгач, армия сафларына чакырыла, 3 ел хезмәт итеп кайта. Аннан кайткач, Арча районында урнашкан Үрнәк совхоз училищесен тәмамлап, тракторист-машинист һөнәрен үзләштерә.
Тәлгать бабам белән Зәләфрүз әбием 1956 елның 26 декабрендә бергә тормыш корып җибәрәләр, өч малай, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Бишесенә дә югары белем бирәләр. Бүгенгесе көндә 15 оныклары, 17 оныкчыклары бар.
Тәлгать бабам, Зәләфрүз әбием – икесе дә Хезмәт ветераннары. Әбием – авылның Акъәбисе – авылда абыстай булып тора.
Бүгенгесе көндә алар булганына шөкер итеп, биш вакыт намазларын калдырмыйча, кече уллары Айдар гаиләсе белән, Кызыл Мишә авылында гомер кичерәләр.
Әйтергә кирәк: безгә шәҗәрәне төзегән вакытта, нәсел җепләрен барларга Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев ярдәм иткән иде. Шәҗәрә бәйгесендә катнашуга үзенә күрә йомгак итеп, Зәләфрүз әбием башлангычы белән, Кызыл Мишәдә Коръән мәҗлесе уздырдык. Җәлил хәзрәт шушы мәҗлесебезнең зур кунагы булды. Ул «Балтач мәчетләре» дигән китап чыкканы, анда имам булып торган шушы безнең бабаларыбыз хакында мәгълүмат кертелгәне турында сөйләгән иде.
– Бездә 1742 елда мәчетләр җимерелгәч, яңа мәчет салынып, Диния нәзарәте төзелеп, дин тотарга рөхсәт бирелгәннән башлап, 30 елга кадәр фәкать бер генә нәсел имам булган. Ихсан хәзрәт 50 еллап мулла булып торган, улы Мөхәммәди хәзрәт 55 ел имам булып торган. Улы Мөхәммәтгариф хәзрәт 1924 елга кадәр мулла булып хезмәт иткән. Улы Мәсгут абый куылганчы, атылганчы мулла булып торган. Минем остазым Габделхак абзыйның әтисе Мөхәммәтсадыйк мөәзин дә – Мөхәммәтгариф хәзрәтнең туганы. Ике гасыр диярлек бары тик бер нәсел, иң гаҗәбе, барысы да диярлек 50 шәр ел имам булып торганнар, –- дип чыгыш ясады Җәлил хәзрәт.
Шәҗәрә төзегәндә, Бөрбаш авылының метрика кенәгәләре дә табылды. 1828 елда патша муллаларга мәхәллә кешеләренең гражданлык хәле актларын теркәтү турында указ чыгара, һәм күп муллалар 1829 елдан метрика кенәгәләрен тутыра башлаган. Метрикаларда баланың әтисе, әтисенең әтисе, әнисе исемнәре дә язылган, ә кайбер муллалар фамилиясен, ягъни әтисенең бабасын да язган (Җәлил хәзрәт сөйләгәннәрдән).
Без – ИСӘНКОЛ оныклары, диеп,
Горурланып сезгә әйтәбез.
Тарих буйлап данлы эзләр салып,
Киләчәккә әле үтәрбез.
ИСӘНКОЛЛАР, ничә меңнәрдер без,
Мөмкин түгел санап бетерү.
Безнең бурыч – шушы шәҗәрәне
Килер буыннарга җиткерү.