«Без тарихта эзлебез»: сәүдәгәр Ахунҗан бабай варислары ничек яши?
Менә инде дүрт ел рәттән «Без тарихта эзлебез» бәйгесе республикабызның шанлы нәселләре белән танышу мөмкинлеге бирә. Ишле, бай тарихлы гаиләләр, шәҗәрә бәйрәменә әзерлек сылтавы белән, җиде генә түгел, дистәләгән буын ата-бабаларын барлап, үзләре дә шаккатырлык әллә нинди яңа мәгълүматларга тап була.
Мин моны каян чыгып әйтәм, диярсез – узган елда әти ягы туганнары белән Гаттаровлар фамилиясе астында катнашып, «нинди абруйлы нәселдән икән бит без» дип, горурлык хисләре өермәсендә йөреп алган идек. Күпме яңа мәгълүмат белдек! Чыннан да шулай бит ул: күп тармаклы шәҗәрә төзү нияте күңелдә күптән йөри кебек, ә дөнья мәшәкате белән һаман архивка барып җитә алмыйсың…
Ахунҗанныкыларда сәүдәгәр каны ага...
Быел исә фестивальдә сабалыларга тиңнәр табылмаган. Олы Шыңар авылыннан Ахунҗановлар нәселе башта зона этабында, аннары финалда җиңү яулаган. 1605 елдан башланган шәҗәрәләрен алар 16 май көнне Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында фестивальнең финал өлешендә тәкъдим иткән. Бәйгедә катнашкан һәр гаилә үз шәҗәрәләре, йолалары, нәселнең гореф-гадәтләре, үзенчәлекләре белән таныштырып, сәхнәләштерелгән чыгышлар әзерләгән.
Ахунҗановлар шәҗәрәләрендә 13 буынны барлап, анда нәселнең 707 кешесен ачыклауга ирешкән. Әйтергә кирәк, бәйгедә катнашу нәтиҗәсендә, эзләнә торгач, беренче шәҗәрәдәге 550 кешегә тагын 200 кеше өстәлгән. «Өстәмә биш буын табылды. Буыннар чылбырында яңа тармаклар барлыкка килде», - ди алар.
Ахунҗанныкыларда сәүдәгәр каны ага дияргә буладыр. Ахунҗан Әхмәтҗан улы 1869 елның 24 гыйнварында дөньяга килә. Алар хатыны Бибифатыйха Ярулла кызы белән Олы Шыңарда иген игеп, мал асрап көн күргәннәр. XIX гасырның икенче яртысында сәүдәгәр Ахунҗан бабай кибет тоткан, ат белән йөреп, товар ташыган. Ачлык елларында халыкка ярдәм итеп, михнәт чиккән шактый авылдашларына игелек кылганнар.
Авырлыклар әле алда көткән була икән: сигез малай, ике кыз – барлыгы ун бала атасына, кулак ярлыгы тагылып, 1931 елда Магнитогорск якларына сөргенгә озатыла. 1933 елда Ахунҗан агай чит җирләрдә тиф авыруыннан вафат була.
Ахунҗановлар нәсел җебе еллар узу белән тагын да озая: бүген дәвамчылары Россиянең Кемерово, Алабуга, Чаллы, Казан, Иркутск калаларында яши.
– Иң мөһиме – буыннар чылбыры өзелми, бүген дә бербөтен булып, аралашып, нәсел җебен елдан-ел ныгытып яшибез. Бәйгедә 70ләп кешелек делегация белән чыгыш ясадык. Әле ун ел элек Ахунҗан нәселен җыеп, авылда Сабан туен да уздырган идек. Быел да туганнар белән милли бәйрәмебезне үткәрү нияте бар, - дип сөйләде «Татар-информ» га Ахунҗановлар нәселе вәкиле Миләүшә Галәвина.
Конкурста катнашу нәтиҗәсендә, кызыклы тарихи фактлар ачылган.
– Олы Шыңарда гаиләсе белән яшәүче Ришат абый Ахунҗанов йортында Маһруй әбинең бирнә сандыгы сакланган. Ул Ахунҗан бабайның килене була инде. Тал чыбыгыннан үрелгән шушы сандык эчендә бик күп документлар бар: Ахунҗанның хатыны Бибифатыйха әбинең күлмәге, Ахунҗан бабайга сәүдәгәрлек итәргә рөхсәт биргән кәгазь. Ахунҗан бабайның Фәйзрахман исемле оныгы Бөек Ватан сугышында катнашып, Берлинга кадәр барып җиткән. Сталинның тугыз Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Алар барысы да сакланган, - диде Миләүшә.
«Үзебезнең нәсел тамгасы бар»
Шәҗәрәләрне төзегәндә, нәсел тамгасы да ачыкланган.
– Бу тамганың төгәл генә нәрсә аңлатканын әле һаман да ачыклап бетерә алмыйбыз. Төрле фаразлар бар, төгәл расланган факт юк. Ул, күрәсең, башкаларныкы белән буталмасын өчен кирәк булган, - ди Миләүшә Галәвина.
Ахунҗановлар нәселендә килен тиешле Алия Мөхетдинова сүзләренчә, 1864 еллар тирәсендә Гайнан Габделгалим улының никах хөтбәсендә дә, ризалыкны дәлилләп, шул тамга куелган. Эш коралларында да булган ул тамгалар. Ахунҗан балалары ул тамганы ат сыртына да салганы мәгълүм икән.
– Шушы бәйгегә әзерлеккә тотынганда, беркем урын алу өчен тырышмады. Нәрсәдер вәгъдә ителгән әйбер түгел бит ул – күңел кушып эшләнгән эш. Башта катнашыйк дип ирләребезне күндердек, аннары кыскача гына сценарийларын төзедек. Бер көн дә калмыйча, Сабадан да көн саен репетициягә төшеп йөрделәр. Шаккаттым мин шунда. Ә бит арада олы кешеләр дә бар. Ураза вакыты иде, кем уразада, кем намазда – бер көн дә калмыйча ныклап әзерләндек.
Кешенең күңеле ун өлешкә бүленгән: дин, туганлык җепләре дә бар... Менә шул өлешләр тагын да тулыланды дияр идем. Урын алуда түгел хикмәт, безгә бу бәйгедә катнашу үзе бер канәгатьлек бирде. Иркутск, Кемеровода яшәүчеләр кайтып йөри алмый бит, аларга да һәркайсына шәҗәрәләр ясадык. «Авылда яшәүчеләрнең тармаклары нык. Безнең агач бетә инде, өйләнмиләр, кияүгә чыкмыйлар», - дип ачыргаланалар. Хәйран гыйбрәтле язмышлар белән дә очраштык… Шулай кайнап алдык, - дип сөйләде Алия ханым.
Итек басып, шәл бәйләп тормыш иткән безнекеләр...
Өч ел эчендә инде шактый эчтәлекле күргәзмәләргә бәя биргән жюриның күңелен ярлы күргәзмә белән генә яулап булмавы көн кебек ачык. Ахунҗанныкылар да моны аңлап, зурдан кубып әзерләнгән, дип нәтиҗә ясарлык.
Әллә ничә төрле милли камыр ризыклары янына, өстәл күрке итеп, аеруча дәрәҗәле табыннарның сый-нигъмәте булган талкыш кәләвә дә әзерләп килгәннәр. Миләүшә аны үз куллары белән ясый. Ә нәселнең төп ризыгы – казанда пшерелгән сарык итеннән шулпа. Аны күргәзмәгә казаны белән бергә алып барганнар.
Ахунҗан бабай нәселендә 20ләп танылган көрәшче исәпләнә, Россия чемпионнары да бар. Күргәзмәдә спортчылар уңышларын аерым стендта күрсәткәннәр.
– Безнең нәсел итекчеләр, шәлчеләре белән дә дан тота. Ирләр гомер-гомергә итек басып, әле без үскәндә, 1990-2000 елларда да, Башкортстанга чыгып китеп, язга кадәр шунда итек басып, сатып кайтканнары хәтердә. Хатыннары шәл бәйли. Шәлләрне ирләренә биреп җибәреп, аларын да сатып кайталар иде. Шулай тормыш алып барганнар.
Күргәзмәдә дә хатын-кызлар шәлләр бәйләп утырды. Сабада күргәзмәдә әле итек басып, түшәп тә күрсәткәннәр иде. Казанда Камал театрында вакыт кысан булганлыктан, анысы күрсәтелмәде, ләкин бөтен коралларын алып барганнар иде.
Ат арбасын да, Маһруй әбинең 1920нче еллар тирәсендә эшләнгән бирнә сандыгын, табылган медальләр, документларны, Бибифатыйха әбинең күлмәге, хәситәләр, чигүле аяк чолгауларын да алып бардык.
Һәвәскәр җырчылар, биючеләр, гармунчыларга бай без. Гармун уйнаган өйдә тынлык була димени: олырак абыйларыбызга дәвамчылар булып, гармунга хирыс кечкенә малайларыбыз да үсеп җитте. Барыбыз да кечкенәдән сәхнәдә үскән кешеләр без. Музыкаль өлештә кыска гына итеп ул сәләтебезне дә күрсәттек.
Сәхнәләштерелгән күренешкә килгәндә, иң элек «Ахунҗанныкылар сәүдә итә», - дип, ярминкә өлешен күрсәттек. Аннары Ахунҗан бабайны сөргенгә сөргән мизгелләр дә тасвирланды.
Нәселдән чыккан күренекле кешеләрне күрсәттек – атказанган артист, урманчылар, чишмә ачучылар бар бездә. Нәселдә ике кеше чишмә төзекләндерде. Ришат Ахунҗанов Олы Шыңарда ял итү урыннары белән бергә «Барый» чишмәсе ачты. Мичән авылында Раил Мәкъсудов әнисе исемен биреп, «Зөбәрҗәт» чишмәсенә яңа сулыш өрде.
Чит җирләрдә яшәүчеләрдән видеоязмалар да тәкъдим ителде. Сүз уңаеннан, нәсел җепләрен барлап, шәҗәрәләр төзүне дистә еллап элек Татарстанның атказанган артисты, мәрхүм Илһам Мөхәммәтов башлаган иде. Аның улы Айнур Кореядә яши, видеоязма аша сәламнәрен җиткерде, - дип сөйләде Миләүшә.
Ирем белән икебез дә – Ахунҗан бабай нәселеннән
Галәвиннарның бәйгегә ирле-хатынлы бик җитди әзерләнүенә аптырыйсы юк – алар икесе дә Ахунҗан бабай нәселеннән икән.
– Мин – Ахунҗанның Габдулла исемле малае ягыннан оныкчык, Фәргать – Җәмилә исемле кызының оныкчыгы.
Без Фәргать белән очрашып йөри башлаганда, туганнар икәнлегебезне белми идем. Бер нәсел кешесе дип, әни башта өнәп тә бетермәде. Соңрак, дүртенче буын якын туган түгел, аның каравы, үз кешебез, дип әни ризалашты, - дип искә алды Миләүшә.
Ул бәйгегә әзерлек барышында Ахунҗановлар нәселе турында бик күп мәгълүмат туплаган кеше – Ахунҗан бабайның оныгы Әминә Ахунҗанованың керткән өлеше зур булуын ассызыклады.
– Әминә апа электән тарих белән кызыксынып, бөтен нәрсәне язып барган, белгәннәрен көндәлегенә теркәгән, архивтан да бик күп мәгълүмат тапкан. Аның көндәлекләре шушы чарага әзерләнгән вакытта бик зур ярдәм булды. Әминә апа әле берничә көн генә элек 98 яшендә вафат булды. Безнең нәселнең иң олы кешесе иде ул, - дип искәртте Миләүшә Галәвина.
Ахунҗановлар нәселен җиңүләре белән тәбрикләп, буыннар арасындагы бәйләнешләре ныгысын, дип телик.