Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Без сынмадык» — Ильмира Нәгыймова «ут хатын» Гүзәл Хөснетдинова белән дуслашкан

Баштарак Ильмира кая килеп эләккәнен дә аңламыйча шаккатып торган.

news_top_970_100
«Без сынмадык» — Ильмира Нәгыймова «ут хатын» Гүзәл Хөснетдинова белән дуслашкан
Александр Эшкинин

Ильмира Нәгыймова блогер, «ут хатын» Гүзәл Хөснетдинова белән дуслашкан. Гүзәл җырчыны үзенең «Ут белән уйнама» проектының бишенче сезоны ачылышына багышланган кичәгә чакырган. Әллә Ильмира да бу проектта катнашып, соңгы арада болай да ишелеп килгән популярлыгын тагын да арттырырга уйлаган инде?

Гүзәлнең сторисларыннан күренгәнчә, Ильмира баштарак кая эләккәнен дә аңламый тора. Чөнки үзенең проектындагы башка сыймаслык биремнәре белән танылган Гүзәл Хөснетдинованың «вечеринка»лары да башкаларныкына охшамаган. Проекта катнашучылар һәм чакырылган кунаклар ял базасында бик шәп күңел ача, сәер уеннар уйный. Хәтта 25 градус салкында бассейнда су керүдән дә тайчынып тормыйлар.

Ильмира бәйрәмдә үзенең берничә җырын башкарганнан соң, Гүзәл-блогер аңа карата соклануын белдергән.

«Без бик авыр вакытларда да сынмадык. Бер ара пабликларда иң актив сөйләнгән кешеләр без булдык. Мин үземнең проектлар белән, син аерылышып танылдың. Күпме пычрак сүзләр яуды. Әмма син түздең. Алга таба да кеше сүзенә карама. Мине тыңла», — дигән аңа блогер.

Узган сезонда мөселман блогеры Гүзәл Хөснетдинованың «Ут белән уйнама» проектында катнашучыларга тәкъдим иткән чираттагы биреме бөтен интернет дөньясын шаулаткан иде. Ул проектта уйнаучыларга зират янына барып, үз-үзләренә кабер казырга, шул кабердә төнге сәгать 12дән 1гә кадәр ятарга һәм инстаграм аша туры эфирга чыгарга кушты. Бу биреме белән Гүзәл халык игътибарын гына түгел, прокуратураны да үзенә җәлеп итте.

«Ут белән уйнама» проектының бу сезоны да гаҗәп биремнәргә бай булырга охшап тора. Гүзәл бу сезонны популяр «Игра в кальмара» Корея сериалы мотивы буенча оештырмакчы. Проектта катнашучыларга сериал геройларыныкы кебек форма тектереп, проект тәмамланганчы салмаска дигән бирем бирелгән инде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100